Гыйнварның өчлəрендə
генə “Ашыгыч ярдəм” чакырттылар.
Фельдшер, Илсурны карагач: “Абзый,
хəлең бик авыр, синдə грипп түгел,
пневмония, хəзер үк алып китəбез!”
– диде. Хатыны белəн кызы елап
ук җибəргəннəр иде. Илсур аларны
үзенчə тынычландырган булды. Хəле
тагы да мөшкеллəнгəч, реанимациягə
салып куйдылар. Калганын хəтерлəми.
Һушына килгəндə, ялангач тəненə
җəймə ябылган, кулындагы энəгə дару
тамчылап тора, ə палатада тып-тыныч,
эңгер-меңгер. Каяндыр читтəн, чаршау
артыннан күгəрченнəр гөргелдəгəн ке-
бек кенə ике хатын-кызның гаплəшкəне
ишетелə. Шундый таныш авазлар!
“Монда минем нинди танышым булуы
мөмкин?” – дип уйларга да өлгермəде,
чаршау ачылып, мөлаем гына, кара
чəчле, ак халат һəм ак калфаклы бер
кызыкай күз салган иде ул чакта.
– Исəнмесез, чаршау артында да
кояш чыккан! Гөлчəчəк, кара əле! – дип,
иптəшен чакырды кызыкай. – Урамда
суык булса да кояшлы көн безгə дə ки-
леп җиткəн! – Шундый ук ак калфакта,
ак халатта икенче кызыкай пəйда бул-
ды. “Əллə күземə күренə инде?! – дип
уйлап куйды Илсур һəм:
– Кызлар, сез кайсы яктан? Карагай
якларыннан түгелме? – дип дəште.
– Ə сез каян белдегез? Шул яклар-
дан без, аптырап карамагыз, без –
игезəклəр, – дигəч кенə, Илсурның
күңеленə җылы кергəн иде.
– Мин үзем дə Карагайдан.
Сөйлəшүегез күгəрченнəр гөрлəве ке-
бек, шундый таныш!
Кызлар, бер-берсенə карашып,
елмаешып куйдылар. Илсур үзенең
күпме ятканлыгын сораша башлады.
Кан басымы бик түбəн төшкəн булган
икəн, аяклары баш бармагыннан баш-
лап күгелҗем-зəңгəр төскə керə баш-
лаганнар, йөрəге бер эшлəп, бер тук-
тап типкəн. Табиблар тəүлеккə якын
яныннан китмəгəннəр. Хатыны белəн
улы таңга кадəр реанимация ишеге
төбендə утырганнар. Айга якын ятты
Илсур шул ятудан. Дəвалап, аякка ба-
стырып чыгаргач та, ике айлап өйдə
генə торды. Инвалидлык бирделəр.
Алтмышы да тулмаган, кырык
елдан артык төзелештə эшлəгəн
Илсурны өйдə утыртып буламыни
инде, хуҗалары белəн сөйлəшеп эшкə
чыкты. Үз егетлəре бит, җиңел эштə
генə тотарга тырыштылар. Уйлап
карасаң, төзелештə нинди җиңел эш
булсын инде. Илсур да карап торырга
өйрəнмəгəн.
Менə хəзер, бер ел үткəч, инвалид-
лыкны раслау өчен комиссия үтəргə,
ятып чыгарга кирəк, дилəр. Кирəк икəн
– кирəк, аларның бригадасы бу айда
административ ялда, шул вакытта үтеп
калыйм комиссиясен дə дип, бирегə
килүе иде аның.
Кабул итү бүлмəсендə кəгазьлəрне,
анализларны караганнан соң, терапия
бүлегенə салуларын əйтеп, кичкə кадəр
коридорда ятарга туры килəчəген
аңлаттылар. “Коридор тек коридор”, –
дип, Илсур дүртенче катка күтəрелде.
Анда тагын кəгазьлəрен тикшергəч,
җыелма карават бирделəр... "Ял ите-
гез, ятып торыгыз, черем итеп алы-
гыз, көн үткəне сизелми дə калыр",
– дип, урын əзерлəделəр. Чынлап та,
уйланып ята торгач, ул үзенең йокы-
га киткəнен сизми дə калды. Кемдер:
“Төшке аш вакыты җитте, ашханəгə ба-
рып ашап килегез, бер палатада урын
бушады, шунда күчəрсез”, – дигəнгə
күзен ачса, янында шəфкать туташы
басып тора икəн.
Ул ашап килгəч, шəфкать туташы
əкрен генə итеп:
– Гафу итегез инде, олы яшьтəге бер
абыйны “Ашыгыч ярдəм” белəн алып
килделəр, сезгə шушында, фойеда ку-
нарга туры килер, – диде.
“Бер көнгə, бер төнгə əтəч тиресе дə
түзгəн”, – ди торган иде əнисе мəрхүмə.
Илсур, язмышына күнеп, як-ягына күз
салды. Əнə, Булгаковның “Эт йөрəге”
исемле əсəре буенча төшерелгəн ки-
нофильмдагы “Шариков”ка охшаган
бер кеше. Ул, иелеп, Илсурның тум-
бочкасы өстенə карады. Анда татар
журналлары ята иде. “Эндəшим əле,
бəлки, журнал кирəктер, – дип, Илсур
тегенең янына ашыкты.
– Исəнмесез, укыйсыгыз килсə, алы-
гыз, журнал кирəкме сезгə? – диюенə
“Шариков”:
– Алыр идем дə, татарча икəн, –
дип, һəрбер почмакны карый-карый,
үз юлын дəвам итте. Кыланышы, буе-
сыны, йөзе белəн нəкъ “Шариков”,
бу кадəр охшаш булырлар икəн!
Коридорның теге башындагы ширма-
га барып җиткəч тə үзенең иснəнүен,
ярыктан каравын туктатмады.
– Авыру, сезгə анда керергə ярамый,
– дип кисəтте дежур шəфкать туташы.
– Анда нəрсə яшерəсез икəн, шуны
күрəсе килə.
– Үзегезгə анда барып элəгергə яз-
масын! – дип көлеп куйды кызыкай.
Илсур үткəн ел күргəн иде анда нəрсə
барын – мəетлəрне, катафалк килгəнче,
шунда тоталар. Аңлагандырмы, юкмы
“Шариков”, палатасына кереп китте.
Кич тə җитте. Бүген НХЛның соңгы
уены, шуны радиодан булса да
ишетергə кирəк, больницада телевизор
юк бит, хəтта түлəүле бүлмəлəрдə дə.
Монда да хоккей белəн “чирлəүче”лəр
күп икəн. Бер яшь егет телефоны аша
интернетка керде, уенның ничек бар-
ганын кычкырып укып, аңлатып тора.
Ниһаять, Казанның “Ак Барс” коман-
дасы “1:0” исəбе белəн Ярославльнең
“Локомотив” командасын җиңде!
Михаил Задорнов əйтмешли: “Бу
төнне исерек водительлəр белəн
ГИБДД хезмəткəрлəре кочаклашып,
бер-берсен мактап үткəрерлəр инде”.
Икенче көнне иртəнге аштан соң,
палатага күчерделəр. Биш урынлы
палата, күптəн түгел генə косметик
ремонт ясаганнары күренеп тора:
идəнендə яңа линолеум, асма түшəм,
тəрəзəлəрендə жалюзи, матур обой-
лар ябыштырганнар, хəтта суыткыч
та яңа, бер якта – өч карават, икенче
якта – ике. Шуларның берсе пөхтə
итеп җыештырылган, ə күршесендə
Илсурдан күпкə өлкəнрəк абзый ята.
– Рəхмəт, улым, мине коридорда
йоклатмаганың өчен! – дип дəште ул
Илсурга, исəнлəшергə дə өлгермəс
борын. Палатадагы өч ирнең исеме
гадəти-таныш булса, бабайның исеме
ят иде. “Габдерəшит”, – дип таныш-
тырды ул үзен. Буйга метр сиксəнлəп
булыр. Эре сөякле. Чəчлəре бөтенлəй
агарып бетмəгəн, уртача кыскалык-
та пөхтə итеп алынган. Куллары,
гəүдəсе кебек үк, озынча. Учлары киң.
Сиксəн яшь өчен нык, таза карт дип
əйтергə була, тик менə сул күзе юк. Ə
яшьлəнебрəк торган зəңгəрсу уң күзе
гүя иркəлəп, елмаеп карый. Туры ая-
кларын киереп атлый. Сөйлəшкəндə
һəрбер сүзен ачык, кабатлап сорарга
урын калдырмаслык итеп, аңлатып
сөйли.
Төшке аштан соң ял итеп ятканда,
Илсур, Габдерəшит картны əңгəмəгə
чакырып:
– Габдерəшит абзый, гафу итегез,
тумышыгыз белəн кайсы яктан сез?
Исемегез дə бик борынгы, матур исем?
– диде. Карт сыңар күзе белəн түшəмгə
карап эндəшми ята бирде. Илсур, əллə
ишетмəде инде, дип, соравын кабатла-
макчы булды.
– Ишеттем, улым, мин Пермь кра-
еннан. Үз туган якларымнан чыгып
киткəнгə дə кырык, юк, хəтта кырык
биш еллап. Пермь краенда татар,
башкорт авыллары да бар бит. Безне
“Пермь татарлары”, дип сөйлəсəлəр
дə, чыгышыбыз Казаннан булган. Явыз
Иван вакытында ук чукындырудан ка-
чып күчкəннəр бабаларыбызның баба-
лары. Картлар сөйлəвенə караганда,
биш-алты гаилə, арбаларына төйи
алганча мал-мөлкəтлəрен төягəннəр
дə хатыннары, балалары белəн Пермь
якларына чыгып киткəннəр. Көндезен
олы юлдан читкəрəк тайпылып, ур-
ман буенда, салкын сулы чишмəлəр
янында хəл алганнар, төнлə юлла-
рын дəвам иткəннəр. Эзəрлеклəүдəн
курыккан булганнардыр инде. Шулай
бара торгач, урман эчендə зур бул-
маган күл янына барып чыкканнар.
Бу матур күлгə биек тау башыннан
чишмə дə килеп суларын коя икəн.
Ошаган аларга бу урын, лəкин кем
җире икəнен белмəгəннəр. Үзлəре ара-
сыннан ике ир-егетне якындагы авылга
сөйлəшергə җибəргəннəр. “Илчелəр”
кичке якка гына əйлəнеп кайткан-
нар. Авылда коми халкы яшəгəн.
Пермь краенда элегрəк Коми-Пермяк
автономияле округы бар иде бит,
шуларның ата-бабалары булганнар-
дыр инде. Авылыбызның старостасы
бабаларыбызга тукталган җирлəрендə
төплəнергə рөхсəт биргəн. Тик бер
шарт белəн: күл тирəсендəге тугайлык-
ны зурайтырга уйлап урман киссəлəр,
эшкə ярарлык агачларны авыл старо-
стасына бирергə. Юлчылар шатланы-
шып риза булганнар. Атларын тугарып,
казаннарын асып ашарга əзерлəргə
керешкəннəр. Чишмəгə Кыскаелга
дип, күлгə Мүклекүл дип исем дə куш-
каннар. Менə шулай башланып китə
безнең авылның тарихы, – дип ты-
нып калды Габдерəшит абзый. Илсур:
“безнең Карагай татарлары да шул за-
манда бу якларга килеп төплəнгəннəр
бит”, – дип уйлап куйды.
Иртəнге обход вакыты җитте.
Габдерəшит абзый да монда йөрəк
белəн килеп элəккəн икəн. Табиблар
палатадан чыккач:
– Шатлыктан, бəхеттəн дə йөрəк чире
алырмын дип уйламаган идем, – дип
əйтеп куйды.– Кырык биш ел көттем
мин бəхетне. Тынычланырга, ярсудан
туктарга кирəк иде дə бит, юк, тыныч-
ланмый, кысып-кысып ала, чыдарлык
түгел.
– Нəрсə булды соң, Габдерəшит аб-
зый?
– Əй, улым, аны сөйлəсəң бик озак,
əнə шул мин туып-үскəн Мүклекүл,
Кыскаелга якларыннан башларга
кирəк.
– Безгə кая ашыгырга? Сөйлəгез əле
иркенлəп, – диде Илсур.
(Дәвамы бар.)
***
Ирек ХӨСƏЕНОВ үзе турында
Чыгышым белəн Бүздəк райо-
ныннан мин. Урзайбаш авылында
1951нче елның 2нче гыйнварында
дөньяга килгəнмен.
Туган авылымда сигез сыйныф-
ны тəмамлагач, Туймазы районы
Серафим поселогындагы төзүчелəр
училищесына укырга кердем. Ике
ел укып, ташчы-монтажчы һөнəрен
алгач, Чишмə шикəр заводына эшкə
җибəрделəр.
Шул вакыттан башланган хезмəт
юлым менə инде кырык ике елга
сузылды. Эретеп ябыштыручы,
штукатурчы, плитка, гипсокар-
тон ябыштыручы, түбə ябу оста-
сы кебек һөнəрлəрем дə бар. Кичке
эшче-яшьлəр мəктəбен тəмамлап,
урта белем алдым. Күп еллар брига-
дир булып эшлəдем. Хатыным да –
төзүче, ул хаклы ялда, бергəлəп бер
малай, бер кыз үстердек, оныгыбыз
бар.
Тумыштан “тургай” мин – таң
белəн уянырга яратам. Иртə
таңнан торып кулга калəм алам да
баштан үткəннəрне, туганнар, дус-
лар турында язам, кəкре-бөкре бул-
са да рифма төзегəн булам.
1971нче елдан бирле Уфада яшим.