(Ахыры.)
Дүртенче хат
Госпитальдән чыккач, сезнең белән күрешкәнгә кадәр тагын бер хат язып салмакчы булдым. Язган хатларым барып җиткәнче, сезгә минем турыда я хәбәрсез югалды, я булмаса үлгән дигән кара хат килгәндер инде. Сез мине күптән күмгәнсездер. Елый-елый, күз яшьләрегез кипкәндер. Балаларым минем фото сүрәтемне карап, бу безнең әти, дип үлем турында бернәрсә аңламасалар да моңсуланалардыр. Әти-әни күз яшьләрен күрсәтеп еламаса да кайгыдан борчылып бәләкәйләнеп калганнардыр. Көндә иртә-кичен капка төбенә чыгып, улым кайтып килмиме икән, дип кулларын каш өстенә куеп өмет итәләрдер. Мин исән. Ничек кенә имгәтелгән булмасын, бәхетсезлекләр кичерсәм дә яшәү туйдырмый икән. Менә әле сезгә хат язганда урамда яз, төпсез күк йөзе зәп-зәңгәр. Кояш нурларын шундый мул сибә ул да җиңү килгәнгә шатлана кебек. Бөтен тирә-як ямь-яшел. Бу яшеллек күзләрне иркәли.
Минем ачык тәрәзә алдындагы агачта, яз килгәнгә сөенеп, талпына-талпына пар сыерчык сайрый. Миңа бүген бөтен дөнья матур күренә. Табигать тә минем куанычымны күреп мине иркәли төсле. Әй, дөнья син шундый матур икәнсең дә!
Бүгенгә җитеп торыр, мине гафу итегез. Керфекләрегезне башка чылатмагыз, аның кирәге юк. Иң мөһиме мин исән. Җәйгә булмаса да көзгә кайтырмын. Сабырлык белән генә көтегез. Очрашканга кадәр.
1945нче ел, май. Германия.
Сугыштан соң да җиңел тормыш көтмәгән икән
1945нче елның 10нчы сентябрьендә Бад Пирмонт шәһәренә коминдатурага эшкә килдем. Ноябрьнең берендә төнге сәгать икеләр тирәсендә демоблизоваться итеп йортка кайтып кердем. Әти-әнием, хатыным, балаларым шатланышып каршы алдылар. Ул вакытта Маратка тугыз яшь ә Ринатка җиде яшь иде. Бу ике балага канат куйган кебек булды, шундый шатландылар. Минем муенга асылынып кына тордылар. Исән-имин туган авылыма кайтып әти-әниемне, гаиләмне күрүгә үзем дә чиксез шат идем. Күңел ышанмый.
Авылда да эшләр әйбәт түгел, халык ач. Барда фронтка озатылган. Безнең өйдә дә мин кайтып кергәндә 3-4 потлап бәрәңгедә башка берни дә юк иде. Шуңа күрә йортта артык ятырга ярамый, колхозга эшкә чыктым. Ике ай ярым эшләп язга җитәрлек иген, ягу өчен утын әзерләдек.
Гыйнвар аенда мине Башкортстан финанс Министры приказы белән Благовар районының финанс бүлегенә эшкә җибәрделәр. Ул вакытта барырга телисеңме, юкмы сорап тормыйлар иде. Кушылган барасың. Сугыштан соңгы авыр еллар иде шул.
Эш башларга дип район финанс бүлегенә барып керсәм, бүлмәдә этләр торырлык түгел суык, ягарга утын юк, хезмәткәрләр өшеп, бөрчәеп утыралар. Миңа яшәп торырга фатир бирделәр, анда кунарга киттем. Иртә белән райсовет рәисе Абдекеев һәм райком секретаре Долгов белән сөйләшеп эш кабул итә башладым.
Районда эш бик начар, бер миллионнан артык килем алып бетелмәгән. Аппаратта тәртип юк. Кыскасы, ташландык участок. Мин инде бер килгәч, кире борылып кайтып китәргә гарләндем. Кайтып китәргә дә мөмкин булмагандыр. Бик авыр булса да эшне көйләп җибәргәч, икенче урынга күчәрмен әле дип, эшкә тотындым.
1946нчы елның беренче апрелендә гаиләне күчереп алып килдем. Шулай итеп без Благовар районы үзәге Языковада яши башладык. Марат улымны рус мәктәбенә укырга бирдек.
Халыкны тәэмин итү бик начар. Азыкларны базардан сатып алабыз. Онның бер поты 600-800 сум тора. Шулай булса да зур тырышлык белән арттан баруны бетереп алдынгылар рәтенә бастык. Эш хакыннан соң ай саен берәр меңгә якын премия алып тамак туйдырырга мөмкинлек туды. Өч баш ат алып җибәрдем. Утынга кытлык бетте. Ат булгач чыгып-йөрү дә җиңеләйде. Халыкның көнкүрешен беразга гына булса да җиңеләйтә алдым. Бары бернәрсәне генә эшли алмадым. Элекке тәртипсезлеккә, хуҗасызлыкка өйрәнеп, тамырланып алган юха җитәкчене генә алмаштыра алмадым. Маннанов дәүләтнең килем инспекторы булып эшли иде. Алыштырсам да алыштырыр идем, министерство рөхсәт бирмәде. Күрәсең, алар белән алыш-биреш эшләп өлгергән булгандыр. Ул минең һәр адымымны тикшереп, яшерен дошманлык кылып, эшкә мөмкин кадәр комачаулык итте. Башта бу миңа конфисковать итеп алынган (сугыш елларында), беркайда да исәптә тормаган, колхоз фермасында сакланган бер сыер китереп бирде.
– Мә, савып сөтен эчегез, хуҗа бул, барыбер сиңа сыер кирәк бит, – диде. Мин алмый аны кире борып чыгардым. Аны аңлап булмый иде, бәлки ул шулай минем белән килешү төзергә уйлагандыр, я булмаса начарлык. Ул тагын әллә күпме әйберләр тәкъдим итеп карады. Мин берсен дә алмадым. Киресенчә аларның барында исәпкә алып теркәп куйдым. Шул ук вакытта минем өстән ялулар язып яткан.
Ул кеше шулай да үз этлеген эшләде. Бер авыл Советы рәисе һәм секретаре белән сөйләшеп, ялган акча операциясе ясыйлар. Минем култамга белән хөкүмәт банкы аша чек белән 3500 сум акча урынсызга түләнә. Менә шуның өчен һәм тагын ялган нәрсәләр сөйләп 1947 елның 9 июль көнне кулга алдыра. Тикшерү башлана. Җиде ай төрмәдә бер үземне тоталар. Соңыннан акчаның кем кулына кергәне билгеле була. Ялган шаһитлар сүзләреннән баш тартып, без белмибез диләр. Шулай булса да 1948 елның 30-31 гыйнварь көнне котылырга торганда, мине 12 елга иркемнән мәхрүм итәләр һәм Уфа төрмәсенә озаталар. Соңрак шундый фикергә килдем, төрмәгә ябып үзләре теләгән урында бушка эшләтү бик отышлы булгандыр. Минем белән бергә булганнарның күбесен юк-бар эш өчен утыртканнарын белдем. Барында аңласак та берни эшли алмыйсың.
Сигезенче июньгә кадәр анда тоттылар да Черниковка шәһәре янындагы Благовещенга барган юл буенда урынлашкан 5нче лагерь пунктына җибәрделәр. Монда килү белән мин инвентаризация вакытын үткәргәнче бухгалтериядә штабта эшләдем. Беренче августан 45нче номерлы бригадага мәдәни-тәрбия частьына оештыручы булып производствага йөри башладым. Беренче айдан ук производствоның Стахоновчы отличнигы дигән исем алдым.
Урау-урау юллардан соң, авылга кайтыуым
Шулай итеп беренче май бәйрәме килеп җитте. Гулаг приказы белән мине һәм тагын өч кешене иреккә чыгаруны юллап хөкүмәт алдына җибәрделәр. Моңа нинди җавап килгәнен белмим, тиздән мине махсус наряд белән 18нче төзелешкә (Салават поселогына) тимер юл һәм авто юллар төзү өчен прораб итеп эшкә җибәрделәр. Бу 1949нчы елның 25нче июле иде.
Мин бер генә ай прораб булып эшләгән идем Мәскәүдән бер ирекле инженер килеп мине алмаштырды. Мин бригадир булып калдым. 1949нчы елның сентябрь аеннан башлап 1952нче елның июнь аена кадәр минем бригада һәр ай саен производство планын 160-240% үтәп килде. Июнь аенда 4нче ЛОга (шул ук Су-18) ТО төзелешенә җибәрделәр. Монда мин 1953нче елның апрель аена кадәр өлкән диспетчер булып эшләп, 20нче апрельдә амнистиягә эләгеп, судимостны алып ташлап кайтарып җибәрделәр.
Йортка 25нче апрель көнне поездга утырып кайтып киттем. Тазлар станциясендә төшеп калдым. Язгы таң җилләре әкрен генә, җанга рәхәтлек биреп исә. Бәстән елгасының суы челтерәп агып тынлыкны бераз бозгандай итә. Ләкин мин елганың челтерәп агып ятуыннан шатлык күрәм, аның тавышы бәйрәм бүген, бәйрәм бүген дигәндәй ишетелә. Бүген минем алты елга якын түземсезлек белән сагынып көткән көнем. Мин иректә. Ашыга-ашыга хатыным, балаларым янына кайтып киләм. Шатлыгым эчемә сыймый. Шатлык хисләре мине исертә. Әллә мин атлыйм, әллә йөгерәм – үзем дә белмим. Әнә каршымда туган авылым, бишегем минем, балачакта тәгәрәп уйнап үскән җирләрем. Алар миңа шултиклем кадерле һәм якын. Авылым минем күземә шундый матур, гүзәл булып күренә. Әйтерсең, дә, беренче тапкыр күреп торам. Хисләр дулкыныннан күңелем тула. Мин, ниһаять туган җиремдә. Җиргә сузылып яттым да үксеп елап җибәрдем. Бу минем үзем белә башлаганнан бирле беренче елавым иде. Күп-күп авырлыклар үткәрдем, куркыныч хәлләр дә калдым, берничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштым, ләкин күзләремннән яшь чыкканы булмады. Ә бүген аларга ирек бирдем. Шатлыкның чиге юк. Ирексездән, яшь ага да ага. Туйганчы бик озак еладым. Туган җиремә кайту куанычын бернинди сүзләр белән дә аңлатырлык түгел. Туган җирем, изге туган авылым, синең туфрагыңны кайтып үптем мин. Мин бит сине шундый сагындым.
Туган җиремнән гәүдәмне күтәрдем дә өстемне каккалап алырга да онытып, ашыгып авылыма таба атладым. Каршымда – авылым, иң кадерле җирем. Авыл очында уйнап йөргән бала-чага, мине күреп калып, йортларына йөгерде. Бер-ике кеше миңа каршы йөгереп килеп кочаклап алдылар ә берсе, мине таныгач, авылга кире чапты. Минем гаиләмнән сөенче алган икән. Хатыным, улларым миңа каршы йөгерә ә мин аларга каршы. Кочаклашабыз, елашабыз. Төпчек улым Радигымны күтәреп алдым. Ул “Әти, әти!” – дип бәләкәй куллары белән минем күп газаплар күреп җыерчыкланып, тупасланып беткән битемне сыйпап, мунымнан кочаклый. Шушы минутта тормышымда күргән бөтен газапларым онытылды. Бу вакытта миннән дә бәхетлерәк кеше юк иде...
Фото: Freepik.