(Дәвамы.)
Саклык белән генә йорт эченә күз йөгертеп чыктым. Ярлы гына җиһазлы, искерә башлаган йорт. Ишек кырында сул яклап зур мич утыра. Түрдә, почмакта зур, ләкин иске генә шкаф. Стена буенда озын скамейка, аның урта төшендә өсте ябылган өстәл тора.
Үзләренә сиздермәскә тырышып дошманнарга күз йөгертеп алам. Алар өчәү иде. Зур килбәтсез күзле, ябык кына буйлы, еланныкына охшаган куркыныч, салкын карашлы обер-лейтенант минем сөйли башлаганны көтепме, идән буйлап йөренә. Икенчесе юан, кыска гәүдәле, симез, ике катлы иякле, олыгая баручы солдат автоматын миңа төбәгән килеш ишек төбендә һәйкәл кебек басып тора. Өченчесе әлеге яшь, чибәр хатын.
Мин бер сүз эндәшми бүлмә буйлап күз йөгертәм. Алар да сүз башламыйлар. Капыл йөрәгем җу итеп киттеп туктап калгандай булды. Түрдә төзек килеш минем рациям тора. Шунда мин хәлемне ни тиклем мөшкел һәм котылгысыз икәнен аңлап алдым.
Алар ашыкмыйлар. Куркудан минем ялварып сөйли башлаганны көтәләр күрәсең. Башымда төрле буталчык уйлар. Бер генә уйга килеп зиһенемне туплый алмыйм. Бар көчемне салып тынычлана төштем. Үлем куркынычын баштан куалап, дошман алдында ничек булырга кирәклеген, аның төрле вариантларын күз алдымнан үткәрәм.
– Башлый аласыз, мин әзер, – дидем. Ничек кенә кыйнасалар да, язаласалар да, дар агачы янына китереп бастырсалар да берни эндәшмәскә дип үз-үземә горурлык белән сүз биреп куйдым. Бары тик бүре тешләренә эләккән сарык бәрәне булмаска! Чыдый алырмынмы, ансын белмим. Немецләрнең сорау алгандагы ерткычлыклары турында ишеткәнем булды. Менә хәзер үземә шушы дөнья тамугын үтергә туры киләчәк. Бөтен тәнем шушы уйлардан чымырдап китте. Иң авыр сынауга әзерләнәм, башка чарам юк минем.
– Мин әзер, рәхим итегез, – дидем тагын да. Обер-лейтенант ашыкмыйча гына мич буендагы утыргычка килеп утырды. Аның әмерен көтеп торган әлеге чибәр хатынга ымлап алды. Аннан соң усал карашын миңа төбәп сораша башлады. Хатын тәрҗемә итә.
– Исемегез? Эндәшмим.
– Фамилиягез? Эндәшмим. Обер-лейтенант үз алдына нидер сөйләнеп алды. Телеңне барыбер ачырбыз ди микән? Иреннәрен кыймылдатып, ямьсез карашын һаман миңа төбәп мыгырдавын дәвам итә. Мин берни дә аңламыйм. Ләкин шул вакыт минем колак төбендә теге хатын сәхнәдән мәхәббәт турында сөйләүче артистка кебек ягымлы тавыш белән:
– Обер-лейтенант тискәреләнеп торса, бик начар булачак ди. Аның сорауларына дөрес сорау бирсәгез берни дә булмаячак. Киресенчә, фюрер исеменнән зур бүләк алачаксыз, – ди. Мин берни эндәшмим. Үзем бу фашист кайсы яктан, ничегрәк тондырыр икән дип тыныч кына көтәм. Ашыкмый, кәбәхәт. Түземлеге күпмегә барыр? Көтәм.
Ул арада обер-лейтенант кулларын артка куйды да, шул ук котырынган карашларын миңа төбәп якыная башлады. Минем янда бераз тукталды да, иреннәрен дерелдәтеп, мәсхәрәле тавыш белән теш аралаш кына коммунист, большевик, диде. Мин менә-менә китереп суга дип, авыртудан кычкырып җибәрмәс өчен тешләремне кыстым. Ләкин ул бу юлы да сукмады, салкын канлы булып кала алды. Шул ук җан өшеткеч тавыш белән нидер сөйләп китте. Хатын аның сүзләрен миңа тәрҗемә итә.
Мин нинди частьтан элемтә тотканмын, группаның бурычы, ул частьларның командирларының, политработникларының исем фамилиясен, радио аша кемнәр һәм нәрсә турында сөйләшкәнмен шул турыда сөйләп бирергә куша. Ул гына җитмәгән, элек бәйләнеш тоткан урыннар белән обер-лейтенант кушканча гына сөйләргә тиеш булам. Кыскасы, мин фашистлар файдасына эшләргә тиешмен. Обер-лейтенант уйларга биш минут вакыт бирде. Мин ул кушканча эшләсәм иң яхшы бүләк, яхшы шартлар булачак, әгәрдә ризалашмасам үлем язасы көтә.
Алар минем сөйли башлаганны көтәләр. Мин берни сөйләмәячәкмен, бу азагынача хәл ителеп куелган. Шулай булгач минем язмышым ачык. Аның шулай ачыкланган булуы үлемнән куркуны җиңә бара. Мин тынычмын. Дошман алдында тез чүкмичә тыныч булуыма эчтән куанам. Ә вакыт үтә.
Шулчак башымнан сезнең һәм балалар белән шатланып-куанып үткәргән иң кадерле минутлар күз алдымнан үтте. Әле гомеремнең соңгы минутларын үткәрәм. Мин туган илемне һәм сезне саклап үлүдән курыкмыйм. Күпме кеше шуның өчен башын салды. Ә минем гомер нәрсә инде. Шул вакыт минем башка алар үтергәнче радио аппаратны ватып калырга кирәк дигән дуамал, кыю уй килде. Туган ил хакына, җиңү хакына һәм сезнең өчен шушы соңгы бик кечкенә булса да өлешемне кертергә өлгерерменме? Ничек булсада өлгерергә кирәк. Миңа үлем булачак, башка чарам юк минем.
Мине бары бер нәрсә борчый. Агыйдел буендагы авылларның берсендә туып-үскән гади бер татар баласының Польша җирендә, дошман тырнагына эләгеп, үзен ничек тотуын һәм ничек һәләк булуын балаларым да, хатыным да, әти-әнием дә башкалар да белмәячәк. Шушы борчулы уйларым үлемнән күпкә авыр иде. Иң аянычлысы менә шул. Аның каравы намусым саф. Бу тынгысыз дөньядан тыныч күңел белән хушлашачакмын.
Уйлаган ниятемне тормышка ашырып калырга кирәк. Вакыт үтә тора. Бала чактагы кебек Агыйделнең көмеш дулкыннарына беренче сикергәндәгечә бер, ике, өч дип санадым да бар көчемне җыеп, атылып барып рациямне күтәреп алдым.
1945нче ел, Германия.
Өченче хат
Кадерлеләрем минем. Үткәнендә хатымны язып бетерә алмадым, чакырып алдылар. Менә әле бераз буш вакытым бар, шул арада дәвам итәргә булдым.
Кайдан көч килгәндер, хәлем булмаса да рацияны күтәрә алдым. Күземә ак-кара күренми. Обер-лейтенант ашыгып нидер сөйли. Мин шул арда рациямны аңа таба күтәреп бәрдем. Ул берякка ялтаеп калды, рация теге хатынның башына барып бәрелде дә шап итеп идәнгә килеп төште. Хатынның башыннан кан бәреп чыкты. Ул кычкырып, чырылдап башын тотты. Обер-лейтенант үз телендә сүгенеп миңа ташланды. Ишек төбендә һәйкәл кебек басып торганы аңа ярдәмгә килде. Икесе ике яктан тотып кулларымны бора башладылар. Бөтен тәнемне дер селкеткән тупас авырту тоям, сөякләр урыныннан кубалар кебек. Күз алларым караңгыланып китте дә идәнгә авам. Идәндә яткан килеш мине типкәлиләр, кыйныйлар ә мин берни тоймыйм. Авыздан җылы булып кан агып чыкты шикелле шуны бераз беләм. Якты дөнья белән хушлашып күзләремне йомам...
Бу юлы да үтермәгәннәр, ләгънәтләр. Ниндидер салкын подвалда аңыма килдем. Юеш, караңгы. Чалкан ятам. Бөтен тәнем авырта, кул-аякларымны кузгалта алмыйм. Күзләремне ачып озак кына каранып ята торгач, күз алдыма зәгыйфь кенә яктылык чыганагының нур сибүен күрдем. Шул ноктага карый торгач, моның түбә тишегеннән, җимерелеп калган урыннан ерак йолдызның җемелдәве икәнен аңладым. Димәк, әле төн.
Канлы, юеш кием эчендә аңымны югалта язып, сызланып ята торгач, мин күңелем белән сезнең янга кайттым. Мин йортта имеш. Ерактагы йолдыз син хатыным булып ә янындагы вак йолдызлар балалар булып күренә. Күзләремне ачып-йомып карадым, барыбер шулай күренә. Тын алуым авырлашты, күкрәк авыртуына түзә алмаслык булып чәнчә башлады. Җир әйләнә. Күз алдымда ут-ялкын, мин янам кебек.
Тагын аңыма киләм. Әкренләп чын барлыкка кайтып үземнең ни хәлдә икәнемне аңлыйм. Башта бер генә уй, кырык могҗиза белән үлемнән котылып кала алсам да бу тиклем кыйналудан соң кеше була алмам инде дим. Бу кадәр газап чиктергәнче тиз генә атып үтерүләрен телим. Шушы уйлар белән оеп яткан җирдән баягы күзгә чалынган яктылык кызгылт булып яңадан күзләремә чагыла. Болытларга төшкән таң кызыллыгы түгелме соң? Ә бәлки, немец ут төрткән поляк авылы янадыр? Аңлый алмыйм. Хәер, аның әллә ни кирәге дә юк. Менә-менә үлем көткән кеше өчен нәрсә булса да барыбер.
Бу кызыллык таң яктылыгы булып чыкты. Күпме вакыт үткәндер, тышкы яктан ишек биге ачылганын ишеттем. Кемдер керде. Мин борылып керүчене күрә алмыйм. Ачык калган ишектән минем караңгы зинданга яңа көннең зәңгәр яктылыгы ыргыла. Ә миңа үлем вакыты җиттеме әллә яңадан кыйнаумы? Баш очында кичә миннән сорау алгандагы хатын тора. Аның башы бинт белән бәйләнгән, йөзе агарып шешенә биргән. Кичә аңа ярыйсы гына эләктергәнмен ахыры. Аның шундый кыяфәттә килеп керүе мине куандырды. Ул озак кына миңа карап торды да ачу китергеч йомшак тавыш белән:
– Хәерле иртә, – дип эндәште. Мин иремнәремне кысып, ачу белән аңа карап торам. Ул сүзен дәвам итә – Кичә рацияны миңа юкка бәрдең, юкка... Сине бит мин эләктермәгән. Мин бары гади тәрҗемәче генә. Алар ни куша шуны үтим. Ярый бу турыда онытыйк. Мине синең янга обер-лейтенант җибәрде. Аның чибәр, оятсыз йөзенә төкермәкче булам, ләкин булдыра алмыйм. Шуны эшләргә дә хәлем калмаган.
– Ягез, сөйләшәсезме, мин көтәм, – дип сорый. Кан сауган тамагым белән хырылдап, мин аңа иң әшәке сүзләр яудырам.
– Сатлык җан. Немец кәнтәе, фахишә... Хәзер үк чыгып кит минем яннан.
Аның һич исе китми. Алар тырнагына эләккән совет солдатларының мондый сүзләрен беренче тапкыр ишетүе түгелдер күрәсең.
– Хәзерге хәлеңне тагында яхшылап уйлап кара. Обер-лейтенант минем аша сезне соңгы кат искәртә. Үзең аңлыйсың, вакыт көтми, – дип тагында ягымлырак тавыш белән сүзен дәвам итә. Мин аның сүзләрен тыңламаганны аңлатып, күзләремне йомам.
– Ул кушканча эшләсәгез, исән калачаксыз. Кеше өчен гомердән дә кадерлерәк, кыйммәтрәк нәрсә юк бит ул...
Хатын минем хисләрем белән уйнарга булды бугай. Ачу килүдән нәрсә эшләргә белмим. Бар көчемне җыеп:
– Чык моннан, фашист себеркесе, бар чык тизрәк! – дип бөтен көчемә хырылдыйм. – Туган ил, СССР гражданины булу намусы көчлерәк! Әйт эт хуҗаңа, тизрәк атсыннар. Ләгънәтләр...
– Тагын уйлагыз, – ди ул кызмый гына, – ныклап уйлагыз. Әлегә соң түгел...
Мин аны иң әшәке сүзләр белән кумакчы булам, юк барып чыкмый. Тамакка тыгылган кан комачаулый. Ул җанымны өзгәли. Һич аңлатып булмый, һаман үзенекен тыкылдый.
– Син, солдат, кешегә бер генә гомер бирелүен онытма. Теге дөньядан якты тормышка башка юл юк. Аңла, син исән калып, тыныч кына тормышыңны дәвам итә аласың, тик хәйлә кирәк. Дуамаллыкка барып гомереңне бер дә юкка әрәм итмә. Безнең өчен кем җиңсә дә барыбер түгелмени? – дип, күзләрендә йоммый сүзен дәвам итә.
Мине барыннан да элек бу хатынның үз сүзләренә үзе ышанып сөйләве чиркандыра. Башка җирдә, башка шартларда очрашкан булсак, бу сүзләре өчен генә дә мин аны өзгәләп ташлар идем. Шулай да мин аңа:
– Иректә булып, хәлем булса, иң беренче мин сезне үтерер идем, – дип әйтә алдым.
Сүзләремә бер дә исе китмичә, елан кебек миңа карап торды да чыгу ягына китә башлады. Ишек төбендә тукталып соңгы сүзләрен әйтте:
– Үзегезгә үпкәләгез, бүген сезне атачаклар.
Минем өчен бу сүзләр яңалык түгел иде, бары тик озакка сузмасыннар.
Күпмедер вакыт үткәч, тышта атыш башланды. Чү, бу ни хәл? Мине саклап торган сакчының да чыгып тайганы ишетелде. Шау-шу купкандай булды. Төштә саташкан кебек дөнья әйләнә башлады. Капыл гына торырга уйлап хәрәкәтләнгән идем, авыртудан һушымны югалтканмын. Калганын берни белмим.
Һушыма килгәндә минем янда безнең танкистлар тора иде. Азак шуны белдем, безнекеләр танклар белән көтмәгәндә һөҗүм итеп бәреп кергәннәр. Дошманнар аңнарына да килә алмый калганнар. Барда үлеп беткән. Миннән сорау алган тәрҗемәче хатын турында бер кем бернәрсә әйтә алмады. Берсе дә аны очратмаган. Күрәсең табанын ялтыратырга өлгергәндер. Бәлки әле дә шым гына берәй ары яши торгандыр, елан.
Немец гаскәрләренә каршы көне-төне тынгысыз, авыр сугышлар алып барган чаклары булса да безнең танкистлар минем өчен вакыт бүлделәр. Мине үзебезнең частьларның берсенә чыгарып санчастька алып барып тапшырганнар. Мин сөйләшә дә, кузгала да алмаган авыр хәлемдә алар минем җанымны саклап алып кала алдылар. Рәхмәт аларга. Тик аларның берсенең дә исемен дә, фамилиясен дә, адресларын да белмим. Бары 12нче гвардия танклар корпусыннан икәннәрен генә беләм.
Мин әле язгы кояш нурларына, алсу таңнарга, айлы кичләргә, яшәрә башлаган урманнарга, яшел тугайларга сокланып карый алуыма, балалар көлешкәнен, кошлар сайравын, чылтырап аккан суларның җырлавын ишетә алуыма һәм шушы тормышка соклана алып яшәп ятуыма, мин бары аларга гына бурычлымын. Кадерлеләрем, мине коткаручы дусларым, әйе, әйе мин бары сезгә бурычлы. Бары сез генә мине яңадан бу тормышка кайтардыгыз, рәхмәт сезгә.
Өч ай дигәндә мин сауыктым. Мин бит үлгән идем. Яңадан яши башлармын дип башыма да китермәдем, өмет тә итмәдем. Мин сезнең барыгыз белән дә күңелдән бәхилләшкән идем инде.
Каты сугышта үлеп, салкын кабергә кереп яткан совет сугышчылары җирдә тормыш матур булсын дип башларын салдылар. Аларның күбесе кызлар сөеп тә карамаган иде бит. Ә күпләре балаларын ятим, хатыннарын тол калдырып китте. Уйласаң исең-акылың китәр. Без исән калганнар барыбыз да илебезне саклап гомерләрен биргәннәргә мәңгегә бурычлы. Шуны бервакытта да онытмасак иде.
Җиңү таңын күрдек. Бу хатны язганда әледән-әле күңелем тула. Тулышкан күңелемне басар өчен папирос кабызам, кулларым калтырый. Нинди генә авыр хәлдә калсам да күңелем болай йомшарганы юк иде әле. Бу хатымны тәмамлыйм, хуш булып торыгыз, минем кадерлеләрем.
1945нче ел, май. Германия.
(Дәвамы бар.)
Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.