(Дәвамы.)
Дошман тылына үтеп керү
Атакага әзерләнгән көннәрнең берсендә безнең батареяга дошман тылына 120 километр ара үтеп, Висла елгасының көнбатыш ярындагы бер урынны биләргә һәм безнең төп көч килеп җиткәнче шул урынны тотып торырга приказ килде. Без барыбызда дошман тылына үтеп керү үлемгә тиң булганын яхшы белә идек. Шулай булса да үлем аша, меңәрләгән пулялар яңгырын үтеп барырга һәм кушылган урында плацдарм (сугыш мәйданы) алырга тиешбез. Без әгәрдә бу операцияны башкарып чыга алсак без беренче уңышлы башкаручы булып исәпләнәчәкбез дип танк истребитель полкының командиры генерал подполковник Ширман дәртләндереп җибәрде.
Безнең батареяда танклар, 50дән артык танкка каршы мина, 2 кул пулеметы, “Студебекер”ларга снарядлар тутырдык, һәрберебездә гранаталар. Колоннага тезелеп Висла елгасына юл алдык. Польша юлларының тарлыгын штабта искә алмаганнар бугай, алар бары бәләкәй арбалар өчен генә. “Студебекер”лар сугыш кирәк-ярагы һәм солдатлар белән нык тулы, җитмәсә яңгыр явып үткән, юл тайгак. Баруы бик авыр. Шулвакыт безнең комбат колоннаны туктатты да орудиялардан чехларын ачырга, сугыш коралларын, снарядларны кулга алырга приказ бирде. Дошман килеп чыкса күз ачып йомганчы, яшен тизлеге белән ут ачырга әзер булырга кирәклеген белдерде.
Билдәле юл белән шоссега килеп чыктык. Бу шосседан немец танклар үтмәячәге билдәле. Алар башка юлдан бара. Төнен алар начар күрә, без шуннан файдаланып алга омтылабыз. Барганда шул билдәле булды безнең алдан немецларның машиналары хәрәкәт итә. Без аларны шәп тизлек белән урап узып китеп, Висла елгасының ярына барып җиттек. Батареяны җәеп куеп, тоткан урында ут ачырга әзреләндек. Висла елгасы әлегә тыныч. Дамба һәм ике бәләкәй утраулар яшел үлән белән капланган, астарак комлык. Елганың арягында Дольна, Гурна һәм Гнездкув исемле авыллар бар. Мин радионы немецләр дулкынына көйләп куйдым. Алар безне эзлиләр, кая булды бу урыслар дип аптырыйлар. Без инде танклар белән сугышка әзер.
Елга буенда суга баткан көймә табып алып, аның белән безнең взвод елганың икенче ярына чыгып урнаштык. Ике тәүлек эчендә немецлар 16 тапкыр һөҗүм итте. Без нык тордык. Көч бетеп барганын сизә идек. Безне икенче ярдан яхшы сакладылар. Үзебез сакланып торган дамба буенда байтак дошманны егып салуга ирештек. Безнең яктан взвод командиры Васин, разведчик Волков, телефонист Греко, Шакиров (ул Татарстаннан иде), радист Павлов үлеп калдылар ә лейтенант Нильзин, безнең яраткан старшина Злобин һәм Усковлар авыр яраланды.
Өченче тәүлек бетеп барганда безнең якка ярдәмгә чыга башладылар. Ләкин аларның барысы да чыгып җитә алмады, дошман пулясыннан һәләк булдылар. 55 солдатның бары 25е генә чыга алды. Безгә ярдәм килә торды. Без атакага күтәрелеп Дольна авылына юл алдык. Шушында безне немецлар уратып алды. Мин бу вакытта авыл янындагы башняда идем. Безне кыса башладылар. Шулвакыт командир миңа үзеңә каршы утны алырга кушты. Мине башня башында икәнне белеп, күтәрелә башладылар. Аптырап тормадым, биш метр биеклектән аска сикердем дә үзебезнең группага йөгердем.
Шушы вакытта безнең орудиялар бар көченә дошманга каршы ут ачты. Висла елгасын кисеп чыгу тукталмады. Безнең көч арта бара. Шуны сизепме дошманнар түзми кача башлады. Без сугыш мәйданын киңәйтеп Гурно, Гнездкув авылларын, Ладзь, Познань һәм Магнишев шәһәрләрен алдык. Магнишев шәһәрендә бер генә йорт җимерелми исән калган иде. Без дошман тылына үтеп плацдарм алдык, ул җирне дошманнардан арындырдык. Бу күренеш сугышның бәләкәй генә эпизоды.
Мин шушы сугыштагы коточкыч хәлне күреп, иптәшләремне югалтудан акылдан яза язганмын. Командирлар хәлемне аңлап санчастька җибәреп 12 көн яткырып чыгардылар.
Сугыштан гаиләмә язган хатларым
Беренче хат
Исәнмесез минем кадерлеләрем! Сезнең белән бергә үткәргән иң кадерле, гомергә онытылмас минутлар миңа иң авыр вакытларда, өч ел буена күргән михнәт, яфа чигүләрдә көч биреп, үлеп беткәч яңадан терелергә мәҗбүр итте. Бер төн эчендә 4700 сугышчыдан без бары 7 генә кеше исән калдык. Ул төнне искә төшерсәм әле дә бөтен тәнем калтырый, бизгәк тота башлый. Адәм баласы авырлыкка түзсә түзә икән. Минем бу сүзләремне бары сугышны күргән кеше генә аңлый һәм күз алдына китерә ала.
Сугыш кырларыннан сезнең янга исән-сау кайтуны теләп, сугыш тынган арада салкын блиндажда, төннәр буе йоклый алмый, сезне уйлап, сагынып өзгәләнүләрне, хатыгызны тилмереп көткән чакларны барысын да яңадан бер кат кичереп, җанымны өзгәләп сезгә хат язам.
Бәлки, сез инде мине күптән салкын кабергә күмгәнсездер. Өзгәләнеп елап, исән кайтудан өмет өзгәнсездер. Дөньяда шундый могҗизалар да була икән, мин һаман исән. Күптән көткән җиңү көннәрендә мин яңадан сафта, сәламәтләнеп яңадан солдатмын. Иң авыр вакытларда, куркыныч астында калганда да мин бернидән курыкмый, калтыранмый түздем. Чөнки мин күңелем белән һәрчак сезнең янда идем. Сезнең акыллы карашларыгыз миңа көч бирә иде.
Безнең буынның язмышы шундый булгач, барына да түзергә кирәк иде. Илебезгә килгән бәла бит. Мин һичтә үкенмим. Үлем белән көрәшкәндә сезне һәм илемне уйладым. Шушы уйлар белән тешемне кысып түзәргә тырыштым һәм мин яшәргә тиеш дип кат-кат кабатладым.
Беләм, сезгә дә авылда җиңел түгелдер. Көн-төн ирләр урынына эшлисездер. Бәләкәй генә өч почмаклы хатны зур түземсезлек белән көтәсездер. Шушы өмет сезгә көч һәм дәрт бирәдер. Безне гафу итегез инде, һәр чак хат язып сала алмыйбыз, явыз дошманны артка да борылдырмый куабыз. Дошманны үз бугазына китереп тыгылдырдык инде.
Хәтерлисезме, мин сугышка киткән чакта, аерылганда өметсезлеккә бирелмәскә, көтегез мин исән-сау, җиңү яулап, язгы җиңелчә томанлы иртәләрнең берсендә, яшь үләнле юллар буйлап, җырлый-җырлый кайтырмын дидем. Хатыным, сиңа нинди авырлык кичерсәң дә балалар алдында күз яшеңне күрсәтмә, түзергә тырыш дидем. Мин беләм, син шулай эшләгәнсеңдер дә.
Бәгърем, мин әйткән язгы иртәләр күп кенә үтте, мин тиз генә кайта, вәгъдәмне үти алмадым. Дошманны үз өңенә алып барып тыгарга кирәк иде. Дошман илебезне тапаганда без, сугышчылар да, сез тылда ал-ял белми эшләгәннәр дә тыныч йоклый алмас иде бит. Без явыз дошманны җиңдек. Монда сезнең дә өлеш бар, рәхмәт сезгә. Мин исән, шулай булгач яз көне булмаса да кайтырмын, сезнең белән күрешү бәхете бәлки, көзгә булыр.
Сезгә бәхетле һәм куанычлы көннәр килүен теләп калам.
1945нче ел. Германия
Икенче хат
Саумы хатыным, балаларым! Бәлки син җәфа чигүләрең турында элек язган хатларыңда бердә искә алмый идең бит диярсең. Барда яхшы, әйбәт, мин исән-сау дип кенә яза идең бит дип бәлки үпкәләп тә куясыңдыр. Үпкәләмә, сезнең үзегезгә дә җиңел түгеллеген бик яхшы аңлап торам. Сезне сугышның явызлыклары турында язып кәефегезне төшерәсем килмәде. Хәзер язсаң була, ул көннәр артта калды.
Күпме сугышчы һаләк булды, күпмесе хәбәрсез югалды. Шәһәрләр дә, авыллар да күпме бала ятим калды. Хатыннар сөйгәннәрен, улларын көтеп ала алмады. Һәр йортка диярлек килгән кара хатлар, өзгәләнгән күңелләр. Илебезгә, халыкка килгән кайгы-хәсрәтне берни белән дә аңлатырлык түгел.
Сугыш мине үлемнән курыкмаска, дошманга нәфрәт белән карарга, аны үтерергә-үтерергә, бөтен көчне, энергияне шуңа гына багышларга өйрәтте. Ул вакытта гомерем әллә ни кыйммәт түгел иде. Шуңа күрә сугышта иң куркыныч урыннарны сайладым, үзем теләп дошман тылына разведкага киттем. Разведкага бару, үлемгә баруга тиң. Чөнки аннан бик сирәк кеше генә исән-имин кайта ала. Сугышта мин үземне яхшы радист итеп таныттым.
Ул вакытта оборона сугышлары алып барган, кышкы көннәрнең берсендә, безне, 14 кешене дошманнар тылына озаттылар. Без Варшава шәһәренә якын участкаларда дошманның тупланган көчләрен ачыкларга, бу районда партизаннар белән бәйләнеш булдырып, аларга безнең командованияның күрсәтмәләрен тапшырырга тиеш идек.
Ун көн буена зур юллардан качып, кар ерып агачлар арасыннан гына барабыз. Көндезләрен агач төпләренә сөялеп, алмашлап йоклап алабыз да караңгы төшү белән юлны дәвам итәбез. Һәр белгән яңалыкны, дошманның оборона сызыгын, ныгытмасын билдәле код белән үзебезнең штабка радиограмма җибәрү минем эш иде.
Сугыш йомшак күңелләрне яратмый. Үзенән-үзе күңел тупаслана, бары алдыңа куелган максатка ирешергә генә тырышасың. Мин башта үземнең эшем белән канәгать түгел идем. Калган сугышчылар кебек кулга корал тотып дошманнарны дөмектерәсем килде. Ә минем эш радио күтәреп аның белән элемтәгә керүдән ары китмәде. Бары соңыннан гына минем эшнең ничек кирәк булуын аңладым.
Беркөнне без торган участкадагы дошманнарның радиосы безнең дулкынга кергән. Һәм безнең кайда урнашканны сизеп калып эзләү оештырганнар. Сазлыклы урында чак камауда калмадык. Чая каршылык күрсәтеп котылып кала алдык. Ләкин шунда ук икенче капканга килеп эләктек. Атыш башланды. Иптәшләрем атыш барышында берәм-берәм үлә башлады. Үлгән иптәшемнең автоматын алып мин дә ут ачтым. Атыш тукталды, карасам бөтен иптәшләрем үлеп беткән. Рациям һәм үзем өчен сакланган бер граната белән бер үзем калганмын.
Безнекеләр менә-менә килеп җитәргә тиеш дигән өмет белән посып ятам һәм бу өмет мине нык рухландыра, түзәргә, нык торырга көч бирде. Миңа таба килгән дошманнарны ашыкмый гына атып ега торам. Шул арада агачлар артына поса-поса килгән фашист солдатын күреп калдым. Аңа төзәп атып җибәрдем. Ләкин ул егылганчы миңа таба граната ыргытып өлгерде. Колак төбендә дәһшәтле шыҗылдау ишетелгәндәй булды. Шундук җиргә сыендым. Шартлау гөрселдәде. Колак тонды. Үземне ниндидер төпсез караңгылыкка күмелә башлагандай кебек сиздем.
Белмим, күпме ятканмындыр, аңыма килеп күзләремне ачсам, җылы өйдә, пычрак идәндә аунап ята идем. Күңел болгана, баш әйләнә. Авыр йөк белән бастырылып куйгандай, тәнне кузгалтып булмый. Күз алдымда тонык шәүләләр чагылып кала. Чит кешеләр шикелле, ниндидер телдә сөйләшәләр. һушымны җыеп барында хәтерләргә тырышам. Минем янга чибәр, бик яхшы киемле яшь кенә бер хатын килде.
– Минем белән ни булды? – дип сорыйм кипкән иремнәремне чак-чак кыймылдатып.
– Борчылмагыз, акыллым, – ди бу хатын саф рус телендә, ягымлы, йомшак тавыш белән – хәвефләнмәгез, тыныч булыгыз.
– Мин яралымы?
– Юк, акыллым, контузия генә.
– Минем эчәсем килә.
– Хәзер бирербез.
– Рәхмәт. Мин әле кайда? Шушы сораудан соң хатын кем беләндер нидер сөйләшеп алды да, азак миңа карап ягымлы тавыш белән:
– Борчылмагыз, тыныч булыгыз, сез бөек империя гаскәрләре кулында, – диде.
Күз алларым тагын караңгыланып китте, янымда сөйләнеп торган хатынны күрми башлап һушымны югалттым. Ниндидер әшәке дару иснәтеп һушыма китерделәр. Мин һаман зиһенемне җыя алмый хәлсез утыра бирдем. Дошман кулына килеп эләккәнемне бик ачык аңладым.
(Дәвамы бар.)