(Дәвамы.)
Туган илне сакларга, фронтка
Дүртенче июль безне Уфадан Чкаловкага алып киттеләр. Анда ун биш кенә өйрәттеләр дә фронтка җибәрделәр. Карачево станциясенә якын тәүге сугышларда катнашырга туры килде. Минем сугыштагы тормышым башланды. Тыныч хезмәттә күпме авырлыклар күрсәм дә, аларның берсен дә сугыш белән чагыштырып булмый. Сугышта тормышка караш үзгәрә. Әле генә яныңда сөйләшеп барган дусыңның җан биргәнен күрү күңелне катыра, дошманга нәфрәт артыра. Үзең дә сизмәстән үч алу тойгысы уяна. Тәүге көннәр дә генә үлемнән куркып йөрисең дә, соңынан бу уйлар юкка чыга. Шул тормышка ияләшә башлыйсың. Атышлар вакытында исән калсаң туган як, әти-әни, хатының, балаларың, туганнар, күрше-тирәләр искә төшә. Уйнап үскән урам, Агыйдел буйлары, бары-быры сагындырып куя. Аларны бер мәртәбә булса да күрү теләге туа. Иптәшләр белән гаиләләрне искә алып сөйләшеп аласак, шушы сөйләшү дә күңелгә рәхәтлек бирә.
283нче гвардия полкы штабында писар (язучы) вазифасын, аннан радистлар бүлегенең командиры, батарея белән идарә итүдә взвод командиры ярдәмчесе булдым. Полк командиры подполковник Шерман, политчасть урынбасары Кузнецов, строевой часть буенча майор Федотов, батарея командиры лейтенант Нельзин иде.
Орлов-Курск дугасындагы сугышлардан соң Кырымга киттек. Сибашта, Бакчасарай янында сугышып Севастопольны, аннан Кырымны тазарту операцияларында катнаштым. Ул вакытта мин радистлар бүлегенең командар вазифасын үти идем. 1944нче елның июль башларында безнең 33нче артбригада 10нчы дивизия составында Брянск урманына килеп урнаштык. Карачев станциясе ерак түгел. Монда дүртенче августка чаклы яңа килгәннәрне кабул итеп, яңа машиналар белән таныштырып, сугышу алымнарын өйрәттек.
Дүртенче августа безне Гомель шәһәре аша Брест керепостын үтеп Польшага китеп барганда Бедильно дигән тимер юл станциясен сугышып алдык та алга киттек.
Разведкада
Полкның hөҗүмгә әзерләнгән чагы. Дошман тылына разведка үткәрергә кирәк. Моның өчен 20 солдатны сайлап алдылар. Алар арасында мин дә бар. Мин радист буларак барачакмын. Лейтенант Динисов разведка төркеменең командиры итеп тәгаенләнде. Бурыч үтә җаваплы: 200 чакрым ераклыкта урынлашкан дошман штабына үтеп, фашистлар турында мәгълүмат алып кайтырга.
Кичен безне фронт сызыгы аша үткәреп җибәрү өчен дивизиябез башка урыннан дошманга ут ачты hәм аның игътибарын үзенә җәлеп итте.
Без, разведчиклар, үзебезнењң алда фашистларның ныгытылган позициясе урынлашканын бик яхшы белә идек. Фронт сызыгын үтеп, дошман тылына омтылдык. Прожекторлар артта калды, атыш тавышлары ерагайганнан-ерагая бара.
Унике сәгать үткәч, тиешле урынга барып урынлаштык. Бераз хәл алгач, юлны дәвам иттек. Юл авыр, сазлык, куе урман, караңгы. Сызгыру ишетелгәч, командир туктап калды. Тавыш яңадан кабатланды. Әкрен генә дүрткә бүленеп җиргә яттык. Таң атып килә. Карасак, дошманның тирә-якны күзәтеп торучы махсус частьына барып төртелә язганбыз.
Биш тәүлек дигәндә, картада күрсәтелгән күл буена килеп җиттек. Анда бер йорт бар эчендә немецлардан калган вак-төяк әйберләр табылды. Шунда ук полк командованиесе белән радио элемтә урынлаштырып, төркемнең хәрәкәте турында хәбәр иттем. Мин элемтәгә кергән арада өлкән сержант Волков кемнедер күреп кала hәм өстенә сикерә. Ул кеше финнәрнең кече офицеры булып чыкты. Сечельник дигән солдат немец hәм фин телләрен яхшы белә иде. Әсирдән сорау алдык, тагын бер офицер киләчәге турында белдек. Саклап торып, аны да кулга төшердек. Берүк сорауларга икесе ике төрле җавап бирә. Алар разведкага җибәрелгән немец hәм фин солдатлары өчен шушы йортны әзерләп куярга тиеш булганнар.
Лейтенант Динисов белән әсирләрне алып киткәч, күл буена немец солдатлары килә башлады. Офицерлар күренмәгәч, нидер сизенеп, 12 солдат hәм өч эт белән эзгә төшәләр. Эз яздырып, мөмкин кадәр тизрәк хәрәкәт итә башладык. Арттан эт өргән тавышлар ишетелә. Старшина Байтурин hәм солдат Михайлов, уңайлы урын сайлап, дошманнарны каршы алырга калалар. Без алга ашыгабыз. Сечелников әсирләрдән сорау алуын дәвам итә. Алар тагын бер немец полкы өчен урын әзерләргә, задание алулары турында әйтәләр. Иртән топографлар взводы күлдән ерак түгел урында аэродром була торган урынны төшерә башларга тиешләр икән. Бу яңалыкларны белү белән без, эз яздырып, мөмкин кадәр тизрәк алга хәрәкәт итә башладык.
Атыш башланды. Берни тиклем вакыттан Байтурин белән Михайлов исән-имин безне куып җитте. Шул билдәле булды, дошман отряды аларга якынаю белән икесе бер юлы ут ачканнар. Берсе этләренә, икенчесе дошманнарга каршы. Алар шулай тиз генә унике дошманны юк итеп өлгерә.
Без зүр күл буена барып чыктык. Озынлыгы 5-6 чакрым чамасы, киңлеге 500 метр. Сал ясап, күл аша чыкканда, әсирләрнең берсе качам дип суга сикерә. Аның артыннан Волков сикереп төшә дә кадап үтерә. Атырга ярамый, тавыш чыга. Аның үлгәнен күргәч, икенчесе шунда ук телгә килде. Рус телендә яхшы гына сөйләшә икән. Безгә ярдәм итә башлады. Якында, ике күл тоташкан урында, 50 метр озынлыкта күпер бар икән, аны фин часте саклый. Немец офицерлары алар өстеннән күзәтә. Безнең юл нәкъ шушы күпер астыннан үтә. Вакыт әз калган. Күлне урап үтү мөмкин түгел. Кояш баеганын көтәбез. Солдат Сечельник әсир фин белән сакчылар янына барып, аларны юк итә. Алар фин телен ишеткәч атмыйлар, шуңа бу операция җиңел үтәлә.
Штаб күл буенда ике йортта урынлашкан. Ерактан күзгә күренеп тормасын өчен, бар яктан яшеллек белән капланган. Йорт су эчендә утыра, унлап бүлмәсе бар. Немец офицерлары шунда эшли hәм яши. Өй кыегында сакчы утыра. Йорт бик нык саклана, берничә тапкыр тимер чыбыклар белән уратылган. Көньягы гел сазлык булгангамы, анда сакчылар юк.
Этләр өрә башлавына карасак, җиңел машиналар килә. Күрәсең, ниндидер мөhим киңәшмәгә җыелдылар. Ул көн буена барды. Шул вакыт дошманның борын төбендә, урман эчендә, безнекеләр бик мөhим киңәшмә узгарды. Монда кичләтеп штабка үтеп керү, тел алу hәм яшерен документларны кулга төшерү планы тикшерелде.
Офицерлар таралды, без көткән минутлар җитә. Өлкән сержант Волков белән кече сержант Павлов яр буена яшеренеп баралар да суга чумалар. Аларның планы – күл аша идән астына үтү. Алар 150 метр араны йөзеп барып идән астына барып чыгалар. Суга тиеп чери башлаган урынын табып, аны үзләре сыярлык итеп тишеп, коридорга барып чыгалар. Коридорда ут тонык кына янган була. Бер бүлмәдә ут көчле яна. Шул бүлмәгә әкрен генә керсәләр анда бер офицер гырылдап йоклап ята. Аны теге дөньяга озатып кесәсеннән ачкычлар алып, почмакта торган сейфны ачып, бөтен документларны да бер папкага салып алып, безнең янга юнәләләр.
Тетрәндергеч минутлар, билгесезлек бәгырьне өзә. Күпме вакыт үткәндер, безгә бик озак тоелды, Волков безнең янга исән-имин килеп җитте. Павловның аягын көзән җыерган булган, озак йөзә алмый интеккән. Аны сакчы күреп кала hәм ут ача. Ул, яраланган булса да, ярга чыга. Аны тиз генә сөйрәп алдык та юлга чыктык. Тревога күтәрделәр. Этләр белән урманны капшый башладылар. Без инде байтак ара үтеп өлгергән идек. Павловны каты яраларыннан коткарып кына калып булмады, җирләп китәргә туры килде.
Без, дошман тылындагы күл буена килеп җиткәч, аны танымай тордык. Күл фашистларның ныгытылган лагерына әйләнгән. Динисов Волковны чакырып алды да штабтан алынган документларны аңа тапшырды. Ничек булса да алып кайтырга, тапшырырга боерды. Безгә бөтен төркем белән кыенрак булачак, диде. Азак белдем: бик күп авырлыклар үтеп, документларны алып кайтып тапшырган.
Җиде көн дигәндә, дошман белән каты алышлардан соң, без алты солдат фронт сызыгын үтеп чыктык. Унике дусыбыз үлеп калды. Динисовны hәм тагын өч солдатны сөйрәп дигәндәй алып чыктык. Аларны ялан госпиталенә, тагын өч солдатны тылга дәваланырга озаттык.
Лейтенант Динисов, унҗиде көн дәвалангач, кире полкка кайтты. Шушы операция өчен күпләребезне Кызыл байрак ордены белән бүләкләделәр.
Бу озын фронт юлларының дәhшәтле вакыйгаларын, совет солдатларының күрсәткән үлемсез батырлыкларын сурәтләгән бер вакыйга гына.
Контузия алуым
1945нче елның алтынчы феврале. 12нче танк курпосы генерал майор Теляков командалыгында Штонград районында сугышлар алып бара. Мин бу вакытта шушы корпус составында радистлар командиры. Полк штабы начальнигы майор Ниженский радио телефоннан сугышчы артиллеристлар исеменә мактау сүзләре әйткәләп куя, күрсәтмәләр бирә.
Дошманның безнең участкага тупланган танклары безгә һөҗүм итә. Арабыз да үлүчеләр, яраланучылар бар. Окоп һәм траншеяда гадәттән тыш киеренкелек.
Кичкә табан дошман яңа өстәмә көч белән атакага күтәрелде. Бу вакытта көтмәгәндә дошман танклары борылып кире китә башлады. Без аптырашта калдык. Ни булды? Баксак, безнең танклар дошманнарның уң флангасына кереп, безнең белән сугышкан немец частьларын кысырыклый башлаганнар. Шуңа алар камауда калмас өчен чигенә башлап Штонгард шәһәренә юл алганнар.
Шулчак безнең дивизияның командиры генерал капитан Милованов дивизияны хәзер үк алга барачагы Штонгард шәһәренә якын ук барып ут позициясенә урынлашырга дигән приказ җиткерде. Һәм без төнлә шәһәрдән ике километр чамасы урында туктап ут сызыгына урынлаштык. Шулвакыт батарея командиры мине үз янына чакырып алды. Бөтен командирлар аның янында иде. Монда сүз разведкага бару турында булды. Безне, ундүрт солдатны шәһәргә разведкага җибәрергә әзерләделәр. Билдәле, мин радист буларак барам.
Төн булгач, шәһәргә керә торган юлның сул ягыннан, пычрак кисеп, кайда атлап, кайда түшләп шәһәргә якынайдык. Караңгы, вак кына яңгыр ява. Бакча кебек агачлык арасыннан барабыз. Шулвакыт кычкырган тавыш яңгырады. Без җиргә яттык. Атыш башланды. Берничә минут барган бу алышта, безнең көч бетте. Тирә-якта үле гәүдәләр, ыңгырашулар. Мин дә контузия алганмын, башка берни белмим.
Соңыннан билгеле булуынча, безнең атыш башлану белән безнең танклар шәһәргә бәреп кергәннәр, шуның өчен без дошманнар кулына эләкми калганбыз. Безне икенче көнне иртән генә табып алганнар. Ун ике солдат үле, ефрейтор Гарнастаев авыр яралы ә мин һушсыз булганмын. Гарнастаевны тылга госпитальга, мине санбатка озатканнар. Санбатта 23 көн ятып савыккач, мин яңадан үзебезнең полкка кайттым.
(Дәвамы бар.)
Автор силе сакланды.