Дөнья бу
13 Декабря 2024, 05:50

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (9)

Минем көнем дә, төнем дә эш белән үтә, шуңа өйдә торырга, дөнья көтәргә бер вакытым юк. Кайтып ашап кына килә идем, туйганчы йоклау да бик сирәк эләгә. Ә йортта бер сыер, 15 баш каз, 40лап үрдәк бар.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (9)Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (9)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (9)

(Дәвамы.)

Тагын хезмәт вахтасында

 Унбиш көнләп ял иткәннән соң “Лесасплав”ның Карташовка гаваньына вакытлыча мөдир булып эшкә кердем. Җәй көне анда эшләп алдым да ике айлап авылда яшәп көзгә “Бүләк” колхозына бухгалтер булып эшкә киттем. Бу колхозның баш бухалтерын Гайнуллин абыйны МТСка инструктор-бухгалтер итеп эшкә алганнар иде. 1935нче  елның февраль азагында Гайнуллинны үз урынына кайтарып, аның урынына мине куйдылар. Минем эш колхозлардагы бухалтерия эшен юлга салу һәм тикшерү. Ул елларда әзрәк белемле кешеләр була башлаган иде. Кайберләре беренче баскыч мәктәп тәмамлап кичке курсларда әзерләнеп, аннан соң райондагы колхоз мәктәбен тәмамладылар. Безнең авылдан Әбсәләмов Әгзам, Маскулов Мотаһар, Әбсәләмов Насретдин, Әдият, Мөхәммәтгали Шәймардановлар шул укуларны тәмамлап эшкә ярый башладылар.

 1935нче елның язында колхозларда еллык отчетны үткәреп беткәч, МТСта инструктор-бухгалтерлар челтәре һәм МТС янындагы политотделлар бетерелде. Мин МТСтан вәкил сыйфатында “Идел” колхозына килеп аны икегә, Малай авылын “Байкал” колхозына бүлеп, шушы колхозда баш бухгалтер булып калдым. Бу колхозда 1936нче елның җәенә кадәр эшләдем. Шул җәйне бик каты чирләп, хәлсезләнеп киткәч, мине Кырымга шифаханәгә җибәрделәр. Миңа беренче тапкыр җылы якта булырга, диңгез күрергә һәм диңгездә су керергә туры килде. Монда яшәп яткан кешеләргә ниндидер бер көнләшү белән карадым. Табигате матур, җылы, һаваның сафлыгы һушны алырлык. Их, шундый урында яшәсәң икән дигән уй баштан үтте. Ләкин ничек яхшы булса да туган як, туган авыл сагындыра. Шифаханәдә дәваланып, ял итеп көз октябрь башында гына кайттым. Кайту белән Нархоз учетның район инспекторы итеп эшкә чакырып алдылар.

 1936нчы елның унынчы октябрендә без гаилә белән яшәргә Кырмыскалыга күчтек. Бу вакытта улыбыз Маратка биш ай тулмаган иде әле. Маратка кадәр 1934нче елны Әнисә исемле кызыбыз һәм 1935нче елны ир бала туып үлгән иде. Ул балаларның үлеме Гөлсемне дә мине дә какшатты. Шуңа Марат улыбыз тугач аны ничек булса да сакларга тырыштык.

 Кырмыскалы да минем төп эшем Нархоз учетта булса да, шуның белән бергә район комитетының инструкторы, түбәнге оешмаларда сәяси укуларны юлга салучы, Райсовет кырындагы комсомолларны сәяси укытуда пропогандист идем.

 Партия тарихы буенча дәресләр үткәрәм. Минем көнем дә, төнем дә эш белән үтә, шуңа өйдә торырга, дөнья көтәргә бер вакытым юк. Кайтып ашап кына килә идем, туйганчы йоклау да бик сирәк эләгә. Ә йортта бер сыер, 15 баш каз, 40лап үрдәк бар. Аларны карау, тәрбияләү Гөлсемнең өстендә. Җитмәсә улыбыз күкрәк баласы гына. Шулай булса да мин дә, Гөлсем дә зарланмады. Яңа тормышны көйләп җибәрү безнең буынга төшкәч, шулай эшләргә тиешбез дип дәртләнеп, киләчәккә зур өметләр куеп эшләдек тә эшләдек.

 1937нче елның октябрь аенда мине район финанс бүлегенә Госстрах инспекторы итеп күчерделәр. Уфада ике айлык курс тәмамлап кайттым. Укып кайткач Госстрахның район инспекциясендә өлкән инспектор һәм район финанс бүлегенең урынбасары булып эш башладым. Райсоветның бүлек мөдирләре белән бертигез хезмәт хакы ала идем (400 сум). Ул вакытта бодай онының бер поты (16 кг.) 15 сум, итнең килосы 10-12 сум иде. Киемнәрне күпчелек алып-сатарлардан (спекулянтлардан) ала идек. Магазиннарга киемнәр кайта кайтуын, ләкин бик аз, аның өчен озын чират була. Күпләр ала алмый кала.

 1937нче елның кышында, мин белгәне беренче тапкыр, халык исәбен алу үткәрелергә тиеш иде. Мине халык исәбен алу буенча мөдир итеп билгеләделәр. Ләкин исәп алу булмады, туктатылды. Бары ике елдан соң гына, 1939нчы елда халык исәбен алу үткәрелде. Ул вакытта инде мин Авыргазы районында финанс бүлеге мөдире идем.

 

 Яңа алымнар белән

 Башкортстан финанс халык комиссариаты 1939нчы елның декабрь аенда Авыргазы районына эшкә җибәрде. Район финанс эшләре Башкортстанда иң артта барганнар исәбендә. 1940нчы елның беренче кварталы буенча акча туплау планын үтәп, республикада өченче урынга чыктык. Безнең РайФОны бүләкләделәр. Башка кварталларда да алдынгыларның берсе булып бара башладык.

 Билгеле, миңа барган көе бик нык эшләргә туры килде. Иң беренче хезмәткәрләр составын яңадан карап чыктым, күпләрен алмаштырдым. Авыл Советлары эшләрен активлаштыруны да үз өстемә алдым. Район буенча бик күп йөрергә тура килде. Шуңа күрә бер җиңел автомашина, җигәр өчен күк пар ат булдырдым. Минем болай тиз генә эшне көйләп җибәрүем, районны алдынгылар рәтенә чыгаруым кемнәргәдер охшамады. Бу турыда соңрак.

 Бу РайФОга эшкә килгәндә хезмәткәрләр өчен 13 ат булган, шуның дүртесе ачтан үлгән иде. Калган тугыз башы да ябыклар, җигәрлек түгел. Атлар ятса тора алмый, күтәреп торгызабыз. Ә ашатырга фураж түгел, печән дә юк. Мин озак уйлап тормадым, күтәртә торган дүрт атны авыл халкына 200-300 сумга саттым да, калганнарына азык сатып алдым. Шулай итеп биш баш атны саклап калдым. Алар ашагач хәлләнде, җигергә ярый башладылар. Яз чыккач, үлгән һәм азык өчен сатылган атлар урынына колхозлардан тегеләй-болай итеп биш баш ат алдым.

 Җиңел машинаны Горький исемендәге автомобильләр заводыннан кеше җибәреп андагы эшчеләр аша аерым частьлардан җыйнатып кайтарттым. Ул вакытта җиңел машиналарны бары план, рөхсәт буенча гына бирә иделәр. Ә безгә каралмаган. Машина алырга акча банк аша түләнмәгән, кулдан гына бирелгән. Шуңа күрә җиңел машина исәптә (баланста) тормый, штатта шофер да каралмаган. Шулай булса да кредит бирүләренә өметләнеп шофер алган идем. Мәскәүгә дә язып карадык, ләкин кредит бирмәделәр.

 

 Тагын иркемнән мәхрүм

 Менә шушы эшләрем өчен 1941нче елның 30нчы маенда мине 109нчы статья белән өч елга иркемнән мәхрүм итеп Уфа төрмәсенә озаттылар. Төрмәдә миңа барлыгы дүрт кенә көн булырга туры килде. Шушы дүрт көн дүрт елга сузылгандай тоелды. Дүрт көнен шулай үткәргәч калган елларымны ничек үткәрермен дип уйланам. Дүрт көннән соң мине алып чыгып ачык машина арбасына утыртып хезмәт белән холык төзәтү колониясенә алып киттеләр. Машина башында мин бер үзем генә түгел. Кояшлы матур көн иде. Кошлар сайрый. Җәйнең иң ямьле вакытларының берсе, җир ямь-яшел үләнгә капланган. Ә мин иректән мәхрүм. Янымда утырган иптәш миңа сүз кушса да мин сөйләшерлек түгел, уйларга чумганмын. Табигатьнең матурлыгын бүген генә күргән кеше кебек сокланып барам. Берничә көн элек кенә иректә шатланып яшәп ята идем бит. Шушы уйдан күз алларым караңгыланып китте. Машина туктагач төшәргә команда булды. Безне Черниковкага алып килгәннәр икән. Каршыдагы тимер капка ачылгач, безне санап бер катлы тактадан гына эшләнгән баракка кертеп яптылар. Кеше күп, кырмыска иләвен хәтерләтә. Ул көнне йоклап булмады.

 Килгәннең өченче көнендә мине производства бүлегенә бухгалтер итеп җибәреп картотека эшенә куштылар. Анда ун биш көнләп әшләгәч, участкага озаттылар. Декабрьнең 25нче числосына чаклы палаткада яшәдек. Ул елны көннәр суык, буранлы иде. Иртән уянганда өстебездә 10-15 сантиметр кар була. Җылыныр урын юк. Эчәргә су җитешми. Ашау ачка үлмәслек кенә. Халык кырыла башлады. Бәхеткә каршы мине 25нче декабрьдә ирекле (конвойсыз) утын әзерләү участкасына, җигәр өчен бер ат биреп, начальник итеп җибәрделәр. Анда эш яхшырды. Мин үз-үземә хужа. Ике сунарчы ялладым, алар көндә 2-3 баш поши атып торалар. Участкада 15 кенә кеше, ит күп. Кешеләр хәлләнеп китте. Мин барып эшли башлагач утын әзерләү дә артты. Элек көненә ике кубометр гына кискән булсалар, без башта алты, соңыннан унбер кубометр утын әзерли башладык. Ял көннәрендә оешкан рәвештә якын-тирә авылларга барып киләбез. Рус авылы булса да, безне татар-башкортны җылы каршы алдылар. Безнең арада төрле милләт кешеләре бар иде. Үз-ара бик тату булдык, милләт аеру кебек нәрсә булмады. Чөнки безнең язмышыбыз уртак иде. Авылның кызлары, ирсез хатыннары безнең хәлне аңлап ашаттылар, эчерделәр. Мунча ягып керттеләр. Мунчадан чыгуга аш, аракы, чәй әзер. Азак төнгә кадәр авыл халкы белән уеннар уйныйбыз. Шушы рәвешле кыш көне үтеп китте.

 Яз (30нчы май) мине аннан кайтарып, Үзәк зонада агитбригада төзергә куштылар. Татар, башкорт егетләре һәм кызларыннан, ун алты кешедән агитбригада төзеп, спектакльләр, концертлар бирә башладык. Авылда оештыру эшләре белән шөгыльләнү миңа төрмәдә бик ярап калды. Кеше белән сөйләшә белү дә төрмәдә утыручылар белән тиз уртак тел табарга ярдәм итте. Шулай итеп язмыш мине көннән-көн ныграк сынады һәм чыныктырды.

 Монда да озак эшләргә туры килмәде. Икенче июль көнне Башкортстан Эчке эшләр халык комиссириятының кадрлар бүлегеннән, Дәүләтгәрәев дигән капитан мине лагердан үз машинасы белән килеп алды. Мине НКВДга тәэмин итү бүлегенә мөдир итеп эшкә алырга теләүләре турында әйтте.

 – Барып кунар урының бармы?– дип сорады капитан.

 – Бар, – дигәч мине төшерде дә, иртәгә Наркомга килерсең диде. Мин шатланып Зөфәр кайнагаларга киттем. Хатыным Гөлсем, улым Марат анда иде. Алар мине кочаклап каршы алдылар. Без төн буе сөйләшеп, кунак булып утырдык.

 Икенче көнне чакыру вакытына, көндезге сәгать уникегә Наркомга (министрга) приемга киттем. Министр миңа эш тәкдим иткәч мин эшкә керүдән баш тартып фронтка җибәрүләрен сорадым.

 – Минем эш монда түгел, фронтта, – дидем. Миңа каршы килмәделәр, Ленин районы военкоматына барырга куштылар. Барып күреним дә бер-ике көнгә сорап кайтып әти-әнине, балаларны күреп килермен дип уйлаган идем. Ләкин мине кайтарып тормый, икенче көнне үк артиллерия училищесына озатырга булдылар. Мин бары хатыным белән Марат улымны гына вокзалга алып барып, авыл ягына китә торган поездга утыртып җибәрә алдым. Аларны вагонга кадәр озатып куеп саубуллаштым. Бер елдан кайтырмын дип калган идем дә, сүземдә тора алмадым, юлларым озагракка сузылды.

(Дәвамы бар.)

Автор стиле сакланды.

 

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (9)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (9)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас