Дөнья бу
11 Декабря 2024, 06:17

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (7)

Авылда маллар, алай гына түгел хатыннар да уртак була икән, дигән сүз таралган, имештер, синеке-минеке юк...

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (7)Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (7)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (7)

(Дәвамы.)

Хезмәт юлына аяк басу

 1929-30нчы уку елы башланды. Мин елдагыча Кырмыскалыда укыйм. 1930нчы елның гыйнварында кышкы каникулга кайту минем тормышыма зур үзгәреш кертте. Шушы кыш мине мәктәптән аерды. Бишенче гыйнварда мине авыл Советына язучы (секретарь) итеп сайлап, эшкә куштылар. Шушы көннән башлап мин хезмәт юлына аяк бастым. Авыл Советында секретарь, кызыл почмак мөдире, китапханә һәм кичке укулар белән җитәкчелек итү минем өстә. Көненә бер яки ике тапкыр гына кайтып ашап килергә вакыт була. Күп вакыт эш өстәленә баш салып йоклап алам. Өйгә кайтып йокларга вакыт булмый.

 11нче гыйнвар көнне бер төркем ирләр hәм хатыннар, мәктәпне басып, бөтен җиhазларын чыгарып ыргыттылар. Бу вакыйга әйбер вату белән генә чикләнмәде, комсомол Шәрипов Гәрәйне имгәткәнче тукмадылар. Хатын-кызлар арасында коткы тарату бигрәк көчәйде. 12нче гыйнвар көнне, бик күп халык белән, Гайнуллин Хәлиулла иң алдан авыл Советын басып керде. Шкаф, өстәл, урындыкларны тәрәзәдән ыргытып, ватып беттеләр. Авыл Советында бу вакытта ике башкаручы белән мин генә идем. Чыкканда, колхоздан чыгам дигән гаризаларын минем алга ташладылар. Азак колхоз дворындагы атларын, сбруйларын йортларына алып кайтып киттеләр.

 Тагын көрәш башланды. Халык арасында дөреслекне күрсәтә белү, аң тарату кирәк иде. Комсомолга ярдәмгә ул вакыттагы ВКП(б) кандидаты булган бердән-бер кеше – Әбсәләмов Әгъзәмне волком үзенең вәкиле итеп беркетте. Тагын өйләргә йөреп, хөкүмәт программасын аңлатып чыгарга туры килде. 15нче гыйнварда колхозга керүчеләр өстәлде, 73 хуҗалык булды.

 1930нчы  елның 16нчы гыйнвар кичендә Рәхмәтуллин Кырмыскалыдан кайтты. Аның белән бергә волисполком рәисе Дәүләтбаев Сәлимҗан hәм күрше Үтәгән авылы “Идел” колхозы рәисе (ул 25 меңчеләр исәбендә Ленинград шәhәреннән колхозлар төзүгә авылга партия тарафыннан җибәрелгән эшче-коммунист Иван Муллин иде) килеп керделәр. Волком Рәхмәтуллинны волостька колхоз-союз рәисе итеп билгеләгән. Безнең колхозны “Идел” колхозына кушуны яхшы тапкан. Шунда ук колхозчыларны җыеп алып бу мәсьәләне хәл иттек. Авылда ике бригада төзедек, бригадирлар итеп Йөзлекбаев Әхмәт белән Мөхәммәтов Абдулланы билгеләдек. Аларга атлар, сбруйлар бирдек. Бригада йортлары итеп Кулькаманов Мәгъсүм hәм Фаезов Садретдин йортын билгеләдек. Шул көннән башлап “Идел” колхозы бригадирлары бездә булды. Колхоз рәисе Иван Муллин, өлкән хисапчы Гайсин Әхмәтгәрәй, аның ярдәмчесе Нафиков Шәрәфетдин, партия ячейкасы секретаре Галиев Солтан Үтәгәннекеләр иде.

 Байлар игеннәрен яшерәләр. Безгә табарга кирәк. Шуңа авыл тирәсенә сакчы кешеләр куйдык. Акчалата да җыем җыярга кирәк. Авыл Советында ике эшче, барысына да өлгерергә hәм бик уяу булырга туры килә иде. Комсомолларның бу вакыттагы эшләрен ничек мактасаң да, әз булыр төсле. Бу вакытта комсомол оешмасында 24 кеше, 20 пионер булды. Пионерлар да нык ярдәм иттеләр, алар кулакларның, яңа тормышка каршы кешеләрнең мәкерле эшләрен кисәтеп тордылар.

 Бу дәвер авылдагы вак хуҗалыкларны бергә оештырып, бердәм хуҗалык (колхоз) төзегән һәм сыйнфый көрәш вакыты. Халык арасында бергәләшергә чакырып пропаганда алып барабыз. Халык бу яңалыкны тиз генә кабул итми, курка. Яңалыкны аңлатыр кешеләр дә санаулы гына. 1930нчы  елның башында авыл ярлыларыннан актив группасы төзелде. Укытучы Котлыбаев аңа ярдәмгә Әбсәләмов Әгъзам һәм партия сафына кандидат итеп кабул ителгән бер-ике кешедән тора группа иде. Әбсәләмов Әгъзам районда беренчеләрдән булып авылда кулланучылар кооперативы төзегән кеше. Гайнуллин Зариф магазинының бер почмагын контора итеп аңа бирә.

 Икмәк әзерләү, налоглар җыю, орлык туплау безнең өстә. Җитмәсә мине икмәк әзерләү комиссиясенең рәисе вазифасында үтим. Бу эш бигрәк авыр булды. Җирләре булган кешеләрдән орлык өчен иген җыярга кирәк. Игенне бирмәс өчен яшерәләр, җиргә күмәләр. Безгә йорт саен йөреп, игеннәрен алып, хөкүмәт амбарына салырга тура килә иде. Менә шул елларда инде үзе яки кеше яллап эшләткән тырыш кешеләрне кулак дип атый башладылар. Аларга аңлатып, көйләп тору өчен вакыт юк иде. Шуңа бәлки катырак та булырга тура килгәндер. Тиз елларда бердәм хуҗалык төзергә кирәк дигән әмер бирелгәч без шуны үтәргә тиеш идек.

 Авылда маллар, алай гына түгел хатыннар да уртак була икән, дигән сүз таралган, имештер, синеке-минеке юк. Халык, колхозга бирмәс өчен, төннәрен дәррәү малларын суя, кыра башлады. Кайберләр хатыннарын яшереп тота башлады. Әлбәттә бу күренеш халыкка да, хөкүмәткә дә файда бирмәде. Язга авыл хуҗалыкларын берләштереп колхоз төзелеп килә иде инде. Иптәш Сталинның “Уңышлардан баш әйләнү” дигән статьясы “Правда” газетасында басылып чыкты. Бу инде җибәргән хаталарны төзәтү өчен киләчәккә юл күрсәтте. Көчләбрәк колхозга кергән кешеләр чыгар өчен гаризалар ташый башлады. Биргән атларын, авыл хуҗалы корамалларын килеп алып киттеләр. Шулай итеп колхозда барлыгы 15 кенә хуҗалык калды. Күпчелек батраклар, әти-әнисенең сүзенә бирелмәгән берничә яшь кеше, урта хәлле крестьяннардан Мәгъсүм һәм Минегалим абыйлар гына калды.

 Язгы чәчүгә алты ат, ике сабан, ике тырмадан башка берни дә юк. Бу язны Үтәгәннәр белән, “Идел” колхозына кушылып ике гектар бодай, бер гектар солы чәчтек.

 Көзгә инде безнең авыл 43 йорттан торган бер колхоз бригадасы булды. Игеннәрне җыйнап алдык. Трудоденьга (хезмәт көнлеге, кемнең күпме эшләүенә карамый) барына да бер төрле итеп, эшкә чыгу көненә карап, чиләк белән иген бүленеп бирелде. Ул вакытта Ихсанов Фәйзелкадыйр бригадир иде.

 1931нче елның язында, май аенда авылның иң байлардан берсе булган Мөхәмәтов Гарифның (аның улы Мөхәмәтша) хуҗалыгына конфискация үтте. Аның малларын “Идел” колхозына тапшырган вакытта авылда гауга күтәрелде. Халык волисполком рәисе Дәүләтбаевны, “Идел” колхозы рәисе Муллинны, ике милиционерны кыйнап базга япты. Шушы көнне авыл Советы рәисе Гаеткулов Нурмөхәмәт абыйны эштән алып, аның урынына Ишкаев Ягафәрне сайлап куйдылар.

Авылда тәртипсезлек көчәйде. Халыкка аңлату эше алып бару өчен җыелыш җыйсак, хөкүмәт декретын тормышка ашыру турында сүз чыкты исә тавыш куба. Контком вәкиле иптәш Таеповны үтерергә теләп аңа ябыштылар. Ләкин ул укытучы Котлыбаев белән җыелыш барган клубның тәрәзәсеннән чыгып качты. Ул вакытта клубта ут сүнгән иде. Алар безнең авылдан җиде чакрым ераклыкта урынлашкан Тазлар авылына чаклы йөгереп барып котылалар. Клубтан халык, алар артыннан куып, чыгып бетте. Куып карасалар да тота алмыйлар. Сәхнәдә, президиум өстәле янында баскан килеш укытучы Сәгыйтова Хәдичә белән мин генә торып калганбыз. Без дә тәрәзәдән сикереп төшеп кычыткан, алабута арасына посып утырдык. Шушы көннән авылда тавышлар тагын да кискенрәк төс ала башлады. Безнең өчен кичен, төнлә йөрү куркынычлык тудырды.

 Мин яшькә бәләкәй булгангамы миңа халыкның ачуы бик килмәде шикелле. Алар шуны яхшы аңлый иде, авылда башка белемле кеше булмаганлыктан, язу-сызуны әйбәт белгәнгә эшләп йөрүемне. Ул вакытта авыл халкы надан, берәй кәгазь тутырырга, яки язарга булса күпләр миңа килә. Мин шулай итеп авылда алдынгы карашлы, белемле (заманына карата минем белем ярыйсы яхшы гына) кешеләрнең берсе булып саналдым. Шуңа яшьләр дә, олылар да минем сүзгә игътибар бирделәр. Аларга киләчәктә матур тормыш булачагын, барыбыз да тигез яшәү турында сөйли идем. Әлбәттә, минем халык арасында мондый пропаганда алып баруым байларга, кулакларга охшамады. Берничә тапкыр кисәтү дә ясадылар. Язу-сызуыңны башкар, ләкин халыкка аң-белем бирмә, наданнар белән идарә итүе җиңел диләр иде.

 1930нчы елның җәендә авыл Советын Үтәгән авылына кушып куйдылар. Зур сайлау үткәрелеп, Байназаров Рахматулланы авыл Советы рәисе, мин секретарь булып сайландым. Үтәгән авылына йөреп эшлим. Ул елларда Үтәгән авылы белән Яңа Кыешкы авылы арасында, сирәк булса да агачлык бар иде. Таң белән эшкә барып соң гына эштән кайтасың. Активистларга ул елларда һөҗүм итү, хәтта атып үтерергә маташулар да булды. Бик сак булырга тура килде.

 1931нче елда Волком ВЛКСМы аша юллама алып укырга барырга теләгем бар иде. Ул вакытта уку йортларына укырга керү бары Волком аша гына рөхсәт ителә. Мине укырга җибәрми район конференциясенең бюро әгъзасы итеп сайлап, Карламан совхозына комсомол секретаре итеп эшкә җибәрделәр. Анда мин комсомол оешмасын җитәкләү белән бергә исәп-хисап эшенә дә өйрәндем. Һәм читтән торып бухалтерлар курсын яхшы билгеләр белән тәмамладым.

 Мин җитәкләгән комсомол оешмасы Карлыман совхозында гына түгел, тагын уннан артык авыллардагы (Бишул-Уңгар, Кабак, Иске Кыешкы, Түбәнге һәм Үрге Тимке, Сихонкино, Николаевка һ.б.) комсомолларны берләштерә иде. Мин бер генә авылның түгел берничә авылның көндәлек эшендә катнашам. Авылларга чыгып сәяси компаниялар үткәрү, докладлар сөйләү, партиягә ярдәм итү эшләрен башкардым. Ләкин бу эштә озак эшли алмадым, совхоздан киттем. Аның сәбәбе, волостны бүлеп, түбәнге оешмалар белән җитәкчелек итү Волком өстенә калды. Ә мине 1931нче елның көзендә Сахай икмәк әзерләү пунктына (“Сахай союзхлеб”, соңынан “Заготзерно” исеме бирделәр) бухгалтер итеп моблизовать иттеләр.

 Мин ике еллап үз көчем белән көн күрәм. Монда эш хакы да берникадәр югарырак. Авыл Советында секретарь булып эшләгәндә 17 сум түли иделәр, совхозда 75 сум, монда 115 сум хезмәт хакы алып эшлим. Ул вакытта яхшы хром итекләр 28 сум тора, бодайның поты 29 тиен, югары сортлы попиросның кабы 27 тиен иде. “Союз хлеб”ка баргач мин яңадан бухгалтерлар әзерләү курсына укырга Уфага киттем. Курсны уңышлы тәмамлап кайткач мине Кабак пунктына өлкән бухгалтер итеп күчерделәр. Монда миңа аена 165 сум хезмәт бәясе түләделәр.

 1932нче елның язында мине Уфага Башкортстан Өлкә Комитетына чакырып алып Архангел районына язгы чәчү үткәрергә уполномоченный (вәкил) итеп җибәрде. Ул елларда бу район чәчү буенча бик артта бара һәм анда яңалыкка аяк чалу көчле иде. Озыннар һәм Тирәкле авылларында чәчү үткәрү бик авырга төште. Орлыкны җиргә чәчми шул көе генә күмдереп китәләр. Колхозга һәр яклап начарлык эшләргә тырышалар. Сыйнфый көрәшне котырынган чагы. Озыннар авылына барып төшкән көнне үк авыл Советы рәисен алмаштырырга тура килде. Һәм шул төнне партия ячейкасы секретарен тәрәзә аша мылтыктан атып үтерделәр. Ул төнне без берничә кеше канцелярияда утыра идек. Партия секретаре тәрәзә төбендә лампа яктысында язып утыра. Мин атлап йөрим. Төнге сәгать икеләр тирәсе. Тыштан мылтык аттылар, тәрәзә пыяласы коелып төште. Партия секретаре күкрәген тотып идәнгә егылды. Янына килеп карасам ул үлгән иде инде. Шундый хәлләр дә булгалады.

(Дәвамы бар.)

Автор стиле сакланды.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (7)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас