Дөнья бу
6 Декабря 2024, 05:25

Гөлчирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Төшлектәге төш. Хикәя (2)

Сафуан үзенең лерт-лерт юрткан ат арбасында чəчəкле болыннар аша соңгы тапкыр кайчан үткəнен дə оныткан икəн.

Гөлчирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Төшлектәге төш. Хикәя (2)Гөлчирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Төшлектәге төш. Хикәя (2)
Гөлчирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Төшлектәге төш. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

– Сəмига җиңги, əйдə, җилдертеп
кенə алып барам, – дип, өтек бичəне
чакырдылар. Ул башта ымсына биреп
куйган иде дə, арба төбенə тырма-
фəлəнне җайлап булашкан иренə ка-
рап:
– Куй, ярар, – диде, баш тартты.
“Əллə ире көнлəр дип шөбһəлəнə,
байгыш”. – Сафуан көлемсерəде.
Хатын, аның уен аңлагандай:
– Рəхмəт, кайнеш, минсез абыеңа
күңелсез була, – дип өстəде.
Арбаларга урнашкан арада
Сафуанның күзе “кара чутырның” бал-
тырларына төште. Кан тамырлары
каракучкыл күк булып калкып чыккан,
кайбер урында хəтта кансырап тора.
Карарга имəнгеч. Кодасы, Сафуанның
карашын абайлап:
– Əйе, – дип баш чайкады. – Ə бит
кемдер аны да матурым дип ярата...
Келтер-келтер генə юлландылар.
Кодасы алдан, Зəбихулланың аты арт-
тан төшеп алды. Сафуан үзенең лерт-
лерт юрткан ат арбасында чəчəкле
болыннар аша соңгы тапкыр кайчан
үткəнен дə оныткан икəн. Ə машина
тəрəзəсеннəн дөнья бөтенлəй икенче
төрле күренə, хуш исе югала.
Кодасы урындагы тəртипсезлеклəр
турында сөйлəп бара. “Ил кайгысы, ха-
лык мəнфəгате” дигəн нəрсə бөтенлəй
бетте”. Сафуан ялт иттереп карап
куйды. “Бу сүзлəр күптəн үз кесəсен
кайгырткан хəйлəкəрлəр өчен байрак-
ка əйлəнде, бəялəре юкка чыкты бит
инде?” Аннан кем арбасында утыр-
ганын, бу төшенчəлəр изге саналган
урыннар да барлыгын чамалады. “Эш
буенча барасың – бəлəкəч кенə дəрəҗə
иясе булганы да ришвəт көтеп өметен
сəлберəтə. Килеп утыралар да урлаша
башлыйлар”.
“Əгəр ил буенча миңа мəгълүм
булганның барысын белсə, нəрсə дияр
иде икəн? – дигəн уй җилдереп үтте
Сафуанның башыннан. – Əмма икен-
че ягы да бар бит, – дип эчтəн генə
бəхəслəшеп китте. – Бердəн, югарыда
да бик ансат түгел”.
Бу даирəдə уңыш кулыңнан эш килү-
килмəүгə генə бəйлəнмəгəнен аңлаган
əнисе, улының фəн юлыннан китми,
җитəкчелеккə омтылуына, Брежнев за-
манында ук: “Əллə инде, балам. Түрə
булыр өчен сарыклар арасында – бүре,
бүрелəр арасында сарык була белергə
кирəк”, – дип шиклəнгəн иде. Əнисе
шуны күз уңыннан ычкындырган:
бүрелəр арасында бүре – койрыкны
бот арасына кыстырганы түгел, тешен
ыржайтырга əзер торганы – була белү
дə мөһим. Еш кына, урысча əйтмешли:
“Йə, бу юлы кемгə каршы дуслашабыз?”
– дигəн хəлгə каласың. Корбанлыкка
тəгаенлəнгəн ул берəүне йолкып ыр-
гыткач, һəркем үз юлына китə. Икенче
тапкыр инде корбан – син үзең булуы
ихтималы аңыңда һəрчак калтырап
тора. Гелəн шул хəвеф белəн яшисең.
Ə власть, байлык, дəрəҗə – үлемечле
чир. Аны йоктырдыңмы, бетте. Власть
белəн дəрəҗəңне кайчан ычкындыруың
билгеле булмагач, ичмасам, астыңа
пул җыеп алып каласы килə, үзеңə,
балаларыңа, оныкларыңа җитəрлек
итеп.
Сафуанның бу җəһəттəн башы авыр-
тмый хəзер. Вакытында селкенеп кал-
ган. Үзенең кечкенə генə бизнесын
җайга салган иде. Законлы юл белəн,
əлбəттə. Хəзер шул, яхшы сəгать ке-
бек, текелдəп эшлəп тора.
“Ничек күрмилəр, ничек белмилəр ур-
лашканнарын?!" – дип аптыраган була
кода. Нигə күрмəсеннəр? Кесəңдəге
тиенеңə кадəр белəлəр. Артык хəттин
ашмасаң, итəк-чабуыңны җыеп йөрсəң,
тиешле кешегə ярый, иң мөһиме,
бүлешə белсəң, əлбəттə, азмы-күпме
үз бурычыңны аткарсаң, түрəлегеңне
озынайтасың.
Комсыз карашы белəн гөлгə күмелгəн
болынны сөзеп барган Сафуан:
– Əһə, кода, анавы сарана түгелме
соң? – дип кычкырып җибəрде.
– Шул, – дип җөплəде кодасы канəгать
тавыш белəн. – Сугыш елларында без-
не ач үлемнəн коткарып калган сарана.
Бик сирəк, бетү чигендə иде, соңгы ел-
ларда күренə башлады.
Кода янə əченеп шушы табигать
могҗизасы булырлык җирлəрне читтəн
килгəн байларга сатарга маташкан
түрəлəр хакында сөйлəргə кереште.
Битарафлыгының сəбəбен зирəк ко-
дасы дөрес аңлап куймасын дип хафа-
ланган Сафуан, ниһаять:
– Тормыш арбасы артык шəп китеп,
аумасын өчен, тəгəрмəчкə таяк тыгу-
чылар да кирəк дигəн фəрман күктəн
үк җибəрелмəдеме икəн, кода? Соңгы
чорда, аптырагач, шулай дип тə уйлап
куела, – дигəн булды.
Кодасы, күзлəрен сирпеп:
– Ул таяк тыгучылар үтə күбəеп кит-
те бит əле, – дию белəн чиклəнде. –
Арбаны бөтенлəй җимереп куймасын-
нар, дип куркыла.
– Куркытырсың сине!
Əкəмəт кеше инде ул кода. Исеме
дə бит аның җисеменə тап килгəн –
Гаделгəрəй.
Гомере буе түрəлəр белəн борчагы
пешмəде. Күзлəрен чыгарганчы əйтə
дə, үзе дөрес санаганны эшлəп тик
йөри. Түзəлəр-түзəлəр дə куып чыга-
ралар. Ул җитəкчелек иткəндə гөрлəп
эшлəгəн коллектив башта көйлəнгəн
юл белəн бара бирə дə, озак та тормый
аксый. Моны янə чакырып алалар. Үзе
килə тагы. “Беткə үч итеп тунны утка
ягып булмый инде”. Менə аның яраткан
əйтеме. Янə эшне җайга сала. Соңгы
берничə ел – авыл мəктəбендə дирек-
тор. Инде ничə тапкыр чыгаралар да,
ялынып кире чакыралар.
– Соңгы чакырганнарында туп-
туры сорадым: “Йə, бу юлы нинди
мохтаҗлыгыгыз бар?” “Мəктəпнең ба-
шын яптырырга кирəк тə, бүленгəн акча
җитəрлек түгел”, – дип, ачыгын əйтеп
утыралар. Спонсор табып, яптыр-
дык. Инде котельныйга ремонт кирəк.
Шуңа күрə əлегə тоталар. Шул арада
мəктəпкə бəлəкəй генə икмəк пешергеч
алып кайтып кордык. Ярыйсы зур гына
урыннарда элекке укучыларым байтак
бит. Шулар ярдəм итə. Умарталыгыбыз
бар. Шул аркада быел балаларны
түлəүсез ашаттык, авыр яшəгəннəргə
китап-дəфтəр, кием-салым алырга да
җитə, – дип сөйлəп утырды əнə кичə
генə.
Шулай булгач, илдə вөҗданлылар
калмаган дип һич тə əйтеп булмый.
Булдырам, эшлим, дигəннəр дə күп.
Əнə, Гаделгəрəйнең үзе кебек.
Ихлас соклана Сафуан аңа.
Ихтирамын кадерлəгəн, санлаган бик
сирəклəр арасында шушы кодасы иң
беренче тормый микəн. Депутатлыкка
тырышып йөргəндə бик көчле, бай, хая-
сыз конкурентларын кодасы аркасында
җырлап дигəндəй үтте дə китте бит ул.
Кайсы гына авылга бармасын-
нар: “Гаделгəрəй димлəгəч, сайлый-
быз аны”, – ди дə куя иде халык. Тик
аклый алдымы соң Сафуан ышаныч-
ны? Гомумəн, аны аклау мөмкин түгел
икəнен аңлый микəн кодасы?
Сафуан, җилегенə төшкəн уйларын-
нан арып, янə арткы арбада килгəн
икəүгə борылды. Зəбихулласы бик
мəрəкə икəн. Балалар шикелле шар-
кылдап көлеп җибəрсə, кушылмый-
ча чараң юк. Əле дə өтек бичəсенең
көңгер-каңгыр нидер сөйлəвенə ба-
шын артка ташлап торып көлə дə
җибəрə, көлə дə җибəрə. Ə теге нəрсə
сөйли икəн? Сафуанның да тыңлыйсы,
рəхəтлəнеп көлəсе килеп китте.
Менə ир, атын туктатып, якындагы
тау итəгенə атлады. “Нəрсə тапты икəн
анда?” – дип кызыксынган Сафуан
аның шул арада бер учлам тəлгəшле
җилəк өзеп кире йөгергəнен күрде.
Сəер булып китте: “Əллə үзлəренчə
яратыша инде болар чынлап та”, – дип
көлемсерəде.
Аның бу карашын күзəткəн
Гаделгəрəйнең ирененə сизелер-
сизелмəс елмаю кунды. “Яратышу əллə
кыска итəкле, кызыл тырнаклы дорфа
секретаршалар белəн “мин дə мин –
Мөхəммəтəмин” дип кəпрəйгəн юан
корсаклы түрəлəр арасында гына була
дисеңме?” – дигəнне аңлатмадымы
икəн бу мут елмаю...
Печəнлеге ифрат матур урында икəн
коданың. Ашамлыкны, кирəк-яракны
бушаткан арада ук Сафуан ни өчен
коданың балалары бу икəүгə: “Сез юкта
яланның яме буламыни ул?” – дип,
салпы якка салам кыстыру сəбəбен
төшенде.


(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөлчирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Төшлектәге төш. Хикәя (2)
Гөлчирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Төшлектәге төш. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас