(Дәвамы.)
Икенче көнне мәктәпкә барырга булгач иртүк тордым. Әбием чәй эчереп, бабам белән икесе капкадан чыгарып озатып калдылар. Мәктәпнең кайда икәнен беләм, чөнки килгән көнне әти шул мәктәп янынан алып барды.
Мәктәпкә шатланып барсам да, беренче көнне үк мине кайдан килгәнне белеп алгач, төрле сүзләр әйтеп, мыскылларга тотындылар. Миңа күңелсез булып китте. Түзмәдем, тәүге көнне үк, бер тәнәфес вакытында сугышырга тура килде. Моның өчен мин алдан план корып тәнәфес булганын көттем. Шылтырау булгач та, беренче коридорга йөгереп чыктым да аяк киемемне салып кулыма алдым да кемнәр миннән көлгән шуларны дөмбәсләргә тотындым. Укучылар ни булганын аңлап өлгергәнче, ике малайның (Латыйпов Барый белән Исхаков Явдәтнең) авыз-борынын канатып та өлгердем. Бу эшем өчен мине директорга керттеләр (директор Шәрәфетдинов Зөфәр иде).
– Килүеңнең тәүге көнендә үк, ни өчен сугыштың инде, – дип сорады директор. Мин нәрсә булганын, ни өчен тукмаганымны аңлатып бирдем. Директор мине игьтибар белән тыңлап торды да:
– Бар классыңа. Шулай да башка сугышырга тырышма, тагын шулай дип көлсәләр миңа әйтерсең, – дип, мине чыгарып җибәрде. Ә теге тукмалган малайларның үзләрен чакыртып шелтәләде. Минем беренче көндә үк үземнең кем икәнлегемне күрсәтү ярдәм итте бугай, берничә көннән минем янга килеп, үзләре дуслашырга теләүләре сизелә башлады. Минем эшләр көйләнеп, күңелләнеп китте. Күп тә үтмәде мин класста алдынгы укучылар исәбендә йөри башладым.
Математика дәресеннән Гобәйдулла Хөснетдинович дигән укытучы керә иде. Ул һәркөн үзе белән кәнфит-бүләк алып килә. Кәнфит-бүләкне иң яхшы өлгәшкән балага бирә. Ул кәнфит-бүләкне миннән башка беркем ала алмады. Мине бөтен класс алдында мактый. Аның мактаганнын ишетү рәхәт булса да, классташларым алдында кыенсына идем.
Кышын мине комсомол сафына алдылар. Комсомол сафына кергәч, мәктәптәге комсомол ячейкасы секретаре итеп сайлап куйдылар. Шул ук вакытта мәктәп кооперативы рәисе вазыйфасында алып барам. Шулай итеп Кырмыскалы мәктәбендә дә җәмәгать эшләрен алып баручы булып киттем.
Кырмыскалыда малайлар гына түгел кызлар да укый иде. Минем танауга ис кергән вакыт, кызларга күз салгалыйм. Аларның күбесе миңа битараф түгел, бу сизелеп тора иде. Дәрес сорашкан булып минем янга килеп сүз кушалар, серле генә итеп елмаеп куялар. Бу карашның нәрсә аңлатканын бик яхшы тоям. Безнең класта Зәйнәп исемле бик матур кыз бар иде. Минем күзем аңа төште. Үзем күбрәк аңа якынырак булырга тырышам. Миңа аны берничә тапкыр озатып куярга тура килде. Күңелдә моңа чаклы кичермәгән яңа хисләр уяна башлады.
Һәркөн мәктәптән кайтуга әбием ашарга әзерләп, капка төбенә чыгып, сөеп каршы ала. Өйгә керү белән минем бүген алган билгеләр турында сорашмый ашарга утыртмый.
– Йә, балам, бүген укулар ничек булды, ничәле алып, бүген сөендерәсең? – ди.
– Әйбәт. Бүген бишле алып булмады әле, дүртле генә, – дим үземне гапле кеше кебек хис итеп.
– Ярый, башка көнне бишлегә тырыштырырсың, – дип, аркамнан кагып ала.
Уңышларымны сөйләп биргәч, мескенем шатлана-шатлана мине сыйлый башлый (Алланың рәхмәтендә булсын). Ул миңа тәртипле, әдәпле булу турында өйрәтә. Минем һәр уңышыма балалардай сөенә иде.
Мәктәптән кайтып ашап алгач, утын кисәм, малларын эчерәм, төнгелеккә малларына ашарга биреп ябып керәм. Кичен өчәүләп ашарга утыргач әби безгә кызыклы сүзләр, әкиятләр, мәкальләр шулай ук ислам дине хакында сөйләп, берничә дога укып ишеттерә. Гадәттә безнең кичке аш ике-өч сәгатькә сузыла. Аннан соң мин дәрес хәзерләргә утырам. Бабам ката, галушлар төпләргә үз урынына утыра. Әбием җон эрләргә тотына. Эш арасында минем янга килеп китапларымны карый, нәрсәләр язуым белән кызыксына да аркамнан сөеп үз урынына барып утыра. Алар белән миңа бик рәхәт булды. Мин аларга ниндидер шатлык, куаныч китердем бугай.
Йорттан әти атна саен (базар көнне) килеп кунып китә. Миңа азык алып килә, кайткан чакта чикләвеккә дип акча биреп калдыра. Өстемдәге киемнәр бик яхшыдан булмаса да тамагым ач булмады. Укулар белән кыш та үтеп китте. Миңа җәйге каникулга авылга кайтырга вакыт җитте.
Авыр вакытлар
Ул вакытта НЭП (яңа экономик сәясәт) дәвере иде. Хәрби коммунизм эпохасы үткән. Вак хосуси милекчелекнең котырынып шашкан дәвере. Авылдагы кулаклар, югары һәм урта хәлле, фәкыйрь һәм батрак катламнар кооператив төзелгән булса да спекуляция, вак сәүдәгарлек белән шөгыльләнеп яткан вакыты.
Авыл халкының тормышы турында берничә сүз. 1918нче елда гражданнар сугышы башлану илнең нык артка китүенә китерде. Ул вакытта яңа хөкүмәт авылларда урнашып өлгермәгән. Керосин булмау сәбәпле йортларда ут янмый. Кичке ашны чыра яндырып, шуның яктысында гына тамак туйдыра идек. Ашка салырга тоз юк. Бары 1920нче елның көзендә генә авыл халкы Красноусольскийга барып тоз кайнатып алып кайта башлады. Ә 1920нче елның кышында авылга тиф авыруы килеп керде. Бөтен халык түшәккә егылды. Кайбер гаиләләр дә ашарга пешерерлек кеше калмады, барда түшәктә. Медицина ярдәме юк. Авыл халкы кырыла. Үлгәннәрне күмәрлек кеше юк. Күпләр йортларында яки урамда өч-дүрт көн ятты.
Ул чир безнең гаиләне дә читләтеп китмәде. Әти, әни, абый, туганнарым ай буе чирлиләр. Мин генә ни сәбәп беләндер чирләмим. Ул вакытта картәниемдә бар. Ул да чирли. (Ул 1922нче елда 102 яшькә җитеп үлде). Мин сәламәт булгач аларны тәрбиялим. Шундый авырлыклар белән 1920нче ел үтеп китте. 1921нче ел да халыкка куаныч алып килмәде бары авырлык кына китерде. Ачлык башланды. Ачлыкка түзә алмый халык эт-песиләрне суеп ашап бетте. Халык тагын кыйрала башлады. Ачлыгы җитмәгән холера чире башланды. Бу авырудан күпләр үлде. Кайбер гаиләләр бөтенләй үлеп бетте. 1918-1921нче елларда халык ачлыктан, чирдән кыйралса, икенче яктан байлар котырына башлады. Совет власте ярлы кешегә яңа тормыш, азатлык бирсә дә, җирләрнең иң яхшысы һәм җир эшкәртү кораллары алар кулында иде.
Яңалыкны пропагандалау, байларны кысрыклау гражданнар сугышыннан кайткан солдатлар башлап җибәрде. Шул елларда авылда фәкыйрьләр комитеты төзелде.
Көзге айларда авылның югарырак катламнары (байлары) Совет властеның җир декретын хуплаучы, яңалыкка тартылыучы фәкыйрьләрне, үзләренә ошамаган кешеләрне дошманнары итеп таныдылар һәм аларны мал урлауда гаепләп кыйнап үтерә башладылар. Шушы сылтау белән яңа тормышка риза булган үчле кешеләрдән котылдылар. Сыңар тәртә дип йөртелгән урам халкын (бу урамда гел фәкыйрьләр яши иде) үтереп беттеләр. Бары ике малай гына урманга качып котыла алган. Олы кешеләр белән беррәттән сабый балаларны да кызганмадылар. Барлыгы 43 кеше үтерелде. Шуларның берсе имчәк баласы иде, аны тереләй кабергә салдылар. Агыйдел яр буена (Тутакма яр башына) кабер казып күмделәр. Тере көе салынган баланың елау тавышы күмү өчен ташланган балчык тавышыннан шәбрәк иде. Әле дә, күп еллар үтсә дә, Агыйдел буена барсам, шул сабый елаган тавыш ишетелә төсле, йөрәгем ярсып тибәргә тотына. Бу кешеләрнең каберләре яз, боз киткәндә, яр җимерелеп агып китте.
Шундый ачлык, вәхшилек белән көз һәм кыш үтеп китте. 1922нче елның язында халыклар бик тырышлык белән җирне бераз эшкәртеп, тары чәчтеләр. Шул елны тары шундый уңды, искитәрлек иде. Минем әтиләр дә 0,32 гектар тары чәчкәннәр иде шул җирдән 100 пот уңыш алдылар. Шул көзне Стәрлетамак шәһәренең аръягындагы бер авылга барып күп кенә кешеләр, 6-7 пот тарыга ат алып кайттылар. Ул вакытта шырпы кабы меңнәр, акча миллионнар белән йөртелде. Кәгазь акчаларны капчык белән йөртә иделәр.
1923нче елда акча реформасы үткәрелде. Элекке акчалар бернәрсәгә ярамаган кәгазьга торып калды. 1924нче елда яңа экономик сәясәт киң колач алды. Авыл саен базарлар ачылды. Авылдагы базарга безнең авыл кешеләре генә түгел читтән дә килә иделәр. Кемдер сөт-каймак сата, кемнәрдер мал алып килә. Ул көнне авыл гөрләп тора. Шул елларда халык бераз хәлләнеп калгандай булды. Тырыш кешеләр шушы чорда активлык күрсәтте. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр. Сәүдәгәрләр төрле әйберләр алып кайта башлады. Хәллерәк кешеләр мал арттырды. Ә фәкыйрьләр сата да алмыйлар сатып та ала алмыйлар алар тагын бөлгенлеккә төште. 1928нче елга чаклы авылда хәлле кешеләр тиз генә тагын байлык туплап өлгерде. Ә күпләр аларга ялланып, көнлеккә эшкә чыгарга мәҗбүр булды. Кулаклар көннән-көн ныгыды. Совет законнары юлга салынган кебек булса да, закон байлар кулында иде. Байлар үзләре я аларның балалары закон башында булды.
1928нче елның җәй айлары авылда утау утап, печән җыюда ярдәмләшеп, урак уруда катнашып үтеп китте. Әти белән әнием булгач эштә мин артык ватылмадым. Әти күп вакыт бар улым, уйна, дип, эшкә алмаска тырыша иде. Шулай булса да аларга ярдәмләшергә тырыштым. Өйдә каласым килми, чөнки өйдә калсаң бала карарга тура килә. Көзенә мин тагын Кырмыскалыга укырга киттем. Минем уку яхшы бара. Барлык фәннәрдән дә тик яхшы билгеләргә генә өлгәшеп киләм. Укытучылар да, мәктәп директоры да мине еш кына мактап ала. Мин өйрәнеп беттем аларның мактаганына масаеп йөрмим. Шуңамы мине укучылар да хөрмәт итте. Мөмкин кадәр аларга ярдәм итергә, дәресләрен хәзерләшергә дә булышам. Кырмыскалы да укып йөрү минем дөньяга карашымны үзгәртте, күп нәрсәне аңлый башладым.
1929нчы елның гыйнвар аенда кышкы каникулга кайтып мәдрәсәнең бер почмагында кызыл почмак ачып җибәрдем. Шул ук вакытта билгеле йортларда зурлар өчен укулар оештырыдым. Каникул вакытында үземә байтак кына ярдәмчеләр әзерләп алдым. Каникул тиз генә үтеп китте. Эшлисе эшләр байтак, ләкин укуны дәвам итергә кирәк.
1929нчы елның март ае. Минем язгы каникулга кайткан вакыт иде. Авылда колхоз (бердәм хуҗалык) төзү җыелышы үтәргә тиеш икән. Шуңа миңа бу җыелышта булырга, активист буларак ярдәм итәргә туры килде. Ябалаклап җепшек кар явып тора. Кешеләр төркем-төркем булып иске мәдрәсәгә (мәчетнең бер ягын комсомол оешмасы, ремонтлап клуб итеп файдалана иде) агылалар. Без бу көнгә зур әзерлек белән килдек. Бу җыелышны бөтен комсомол әгъзалары белән оештырып каршыладык. Бу көн искелекне бетерү, яңа тормыш башлауга имтихан булып мәңгегә истә калды. Җыелышка халык моңа чаклы булмаганча бик күп җыелды. Менә җыелыш башланды. Президиумга авыл Советы рәисе Гаеткулов Нурмөхәммәт, Шәрәфетдинов Гыйльметдин, Әбсәләмов Әгъзәм, Котлыбаев Әдhәм, Хакимов Хөснетдиннәр утырды. Җыелышны алып баручы Гаеткулов Нурмөхәммәт көн тәртибен игълан итә hәм бу мәсьәлә буенча доклад өчен партиянең Уфа кантоны вәкиле иптәш Сәгыйтовка сүз бирә. Доклад бик ачык, аңлаешлы булды. Ләкин кулаклар hәм аларга иярүчеләр колхоз төзүгә ярсып каршы чыктылар.
– Безнең авылда байлар, фәкыйрьләр бүлә торган төркемнәр юк, барыбыз да бер тигез, ә җирне кисәкләргә бүлергә хакыбыз юк. Колхозның безгә бер файдасы да булмас, – дип сөйләделәр.
(Дәвамы бар.)