Табигый булыгыз – чəчкə атарсыз.
Чжуан-цзы.
Ялангач табаны шома тактаның
рəхəт җылысын тою белəн балачак,
уйсыз, иркə студент вакыт, əни йорты
келт итеп исенə төште. Җилəс җилдəй
генə булып моңсулык тойгысы кагылып
китте.
Кичə кызу мунчада кинəнгəнче ча-
бынып, соңыннан чыршынлы бал
белəн баштан-аяк шифалангач, са-
быйдай изрəп йокланылган. Соң
торганына уңайсызланыбрак чыгып
килə иде, яшел чирəм баскан киң
ихатада өмəгə əзерлəнүнең кызып
кына барганын күреп тынычланды.
Техникага салышкан авыл кешесе эш
дип өтелеп-кырылып бармый хəзер.
Əнə, кодасы, бар тасылын салып,
печəнгə симертелгəн тəкəне туный.
Өмəгə əйтелгəн күрше хатыннарыдыр,
ахры, эчəк юарга китəргə тора. Берсе,
шəһəрчə ак чалбардан килеш күтəрмəгə
чыгып баскан Сафуанга сирпелеп кара-
ды да, өлкəнрəгенең бөеренə төртеп,
тоттык дигəндəй, җирдəге эчəк-карын
тутырылган таска ымлады. Уенчак
кызыксыну чагылган карашын капка-
дан чыгып барышлый янə бер ташлап
алырга өлгерде яшь хатын. Авыл хал-
кы өчен Сафуанның тормышы əкият
кебек күренə инде. Кичə дə:
– Шоферы якшəмбе килеп ала, ди.
Əй рəхəт яшилəр дə инде, китереп
куй, килеп ал, – дип сөйлəнəлəр. –
Машинасының матурлыгы – курчак
кебек. Утыру түгел, карап торуы бер
гомер.
Ə кодагые, канəгать елмаеп, эндəшми
генə тыңлый. Аның утырып йөргəне
бар, өлкəн улы Себердəн үк машинасы
белəн кайтып төшкəн.
Ничəмə еллар инде дөнья йөген
берүзе тартып, абый, əти, хəзер инде
хəтта картəти булып киткəн Сафуанга
бер көнгə генə булса да үзен һич
хəсрəте булмаган кадерле кунак итеп
тою рəхəт. Əнə, кодагыеның алачыктан
йөгереп чыгып кадерлəп чəйгə чакы-
руы хас та əнисенең өлтерəп торуын
хəтерлəтə.
Өстəлдə сепараттан яңа гына
үткəрелгəн җылы каймак, əле генə ча-
лынган тəкəнең осталап кыздырылган
бавыры хуш ис аңкыта.
Сафуан үзенең кичə кинəт кенə уй-
лап монда борылганына янə бер тап-
кыр сөенде. Ул бу тату гаилəне яхшы
белə. Хатыны, балалары белəн дə, үзе
генə дə булганы, аларның да күмəген
дə, ялгыз-ярымлап та йортында сый-
лаганы бар. Əле дə хуҗаларның, печəн
мəшəкатенə карамыйча, ул дип өзелеп
торуларына тамчы да уңайсызлык
кичерми. Чөнки алардан күргəн ях-
шылыкны унлата арттырып изгелек
күрсəтергə кулыннан килə, күрсəтə дə.
Əмма белə: кодасы белəн кодагыеның
хөрмəтендə аның билəгəн вазыйфа-
сына ярамсаклану, кылган һəм кыла-
чак ярдəмнəренə рəхмəт кенə түгел.
Алар Сафуанны кеше буларак та их-
лас якын күрə. Əле аңа менə шунысы
əһəмиятлерəк.
Əйе, кичə кыр казлары кебек тезе-
лешеп Башкортстан юллары буйлап
тирбəлə-тирбəлə җилдергəн затлы
машиналар көтүеннəн Сафуанның
“Тойота”сы Сөендек авылына илткəн
чуерташ юлга каерылды да калды.
Уйламаганда гына аерылды, чөнки
тагы ярты көн чыдарлык та тəкате
калмаган иде. Шултиклем туйган иде.
Бугазына килеп тыгылган иде гарык
булуы. Хəер, бу Сафуанның соңгы
вакытта гадəти халəте – кешелəрдəн
тую. Кешелəрдəн генə булса икəн əле?
Гомумəн, тормышның үзеннəн булып
куймагае...
Күпчелекнең карашыннан чыгып
фикер йөрткəндə, барысы да ал да
гөл, ашаганы бал да май – ə ул толка
тапмый. Йогышлы чир кебек кадалды
бер кəеф – яшəүнең кызыгы бетте. Бу
дөньяда аны мавыктырыр бер генə
сер дə калмаган кебек. Барысын да
белə, аңлый. Ниндидер вакыйга баш-
ланып кына тора, ə Сафуан аның ахы-
рын күрə. Кеше авызын ачып өлгерми,
ə ул ни əйтелерен генə түгел, нинди
яшерен ният белəн əйтелгəненə ти-
клем төшенə. Башына: “Яшəүдəн ни
мəгънə?” кебегрəк уйлар керə-чыга
йөрергə əвəслəнеп бара. Ə “ни өчен?,
“нигə?”лəр борчый башлаган икəн,
тиккə түгел. Тере мəетнең сораулары
бит бу. Тормыш сулкылдап кайнап тор-
ганда юк-бар башка килми.
Картлык шулай үзен сиздерəдер,
дигəн иде башта. Күзгə төбəлгəн карт-
лыктан сөю артына качмакчы булып,
гыйшык яңартырга да уйлап куйган
иде. Тик моннан да файда чыкмаяча-
гын чамалый. Гашыйк булганы юкмы-
ни аның? Башта кызык, əйе. Ə бераз-
дан, балга баткан сагызак шикелле,
канатың сəлберəп, ничек котылырга
белеп булмый. Хатын-кызның аңа тал-
пан кебек ябыша торган холкы бар. Юк,
бу мəшəкатьнең дə кирəге юк.
Тагы нинди кызык бар соң бу
дөньяда? Элек югарырак үрлəү телəге
чəмлəндерə иде. Инде югарыда да
йөрелде, депутат та булып утырылды.
Дөресен əйткəндə, җайга салынган
тормышын үзгəртəсе дə килеп тормый.
Зарланмый ул. Зарланырлык та түгел.
Кызык түгел, дип, кешегə сөйлəп бул-
мый бит инде. Гомер бакыена җене
өзелердəй булып эшлəп тə очын-
очка ялгый алмаган күпме карт-коры:
“Нəрсə, туганым, очаңа май үрдеме
əллə?” – дип күзеңне чəчрəтер.
Лапас астындагы җилəстə өмəгə
соңгы əзерлекне күзəтеп утырган
Сафуан ялкау гына шул хакта уйлана.
Хəер, шушы ямьле җəй көнендə баш
катыра торган нəрсə дə түгел инде
бу. Хəтта уй да түгел, йончыткан бер
халəт.
Хатыннар, əнə, йөгереп йөреп маши-
нага ашамлык төйи. Əйтерсең, печəн
чабарга түгел, туй ясарга барулары.
Хəер, эштəн бигрəк, бер мəрəкə инде.
Коданың ике улы, бер кызы гаилəлəре
белəн кайткан. Алар өчен ялан күрү,
саф һава сулау мөһим.
– Бу кымызны кайда куйыйм, улым?
Берəрегез тотып утырмаса, түгелеп
əрəм булыр.
– Кымыз буынны ала бит ул, сусынга
əйрəн яхшырак. Əче катыгың юкмы?
– Катык та салдым. Барсын кымызы
да, машина сөйри лəса.
Ул арада урам якка озын арбага
җигелгəн бер ат килеп туктады. Ишек
алдындагылар капкадан килеп кергəн
бу ир белəн хатынны шулай куанып
каршы алмаса, Сафуан, мөгаен, алар-
га игътибар да бирмəгəн булыр иде.
Икесе дə йончу. Киемнəре ярлы. Ире
очсызлы спорт чалбары, сүсəргəн фут-
болка кигəн. Ябык кына хатыны шул-
тиклем кояшка янган. “Кара чутыр”.
Сафуанның исенə күптəн онытылган
шушы сүз килеп төште. Күлмəген дə
матур булсын дип түгел, кер күтəрсен
өчен сайлаган, ниндидер пычрак төс.
Бары башына каерып ябынган яулыгы
гына ак тап булып күренеп тора. Гомум
игътибардан икесенең дə йөзе якты-
рып, авызлары ерылып китүгə, алгы
тешлəренең дə төгəл булмавы күзгə
ташланды.
– Котла, карендəш, – дип шарылда-
ды ир каршыларына йөгереп килгəн
Мəчтүрəгə, коданың Мəскəүдəн кайткан
фəн кандидаты кызына. – Зəбихулла
абзыең да картəти булды! Малай, өч
кило җиде йөз!
Янында шулай ук балкып торган ха-
тыны Сафуанның гаҗəплəнгəн кара-
шын тоеп тартынды, яулык очы белəн
авызын каплады.
“Хəерче үрчеткəнгə дə шултиклем
куана икəн кеше”. Көтмəгəндə башы-
на килгəн усал уена Сафуан үзе дə
гаҗəплəнде. Тик нигəдер, əллə хөрт
кыяфəтлəре белəн гадəттəн тыш шəп
кəефлəре туры килмəгəнгə, канык-
ты да куйды бу икəүгə. Бигрəк тə өтек
бичəсенə.
– Җитешсезрəк яшилəр шул, – дип
куйды сəнəк-тырма тотып яныннан
үтеп барган кодасы, Сафуанның уен
төшенгəн кебек. – Алты малай. Өлкəнен
былтыр өйлəндереп башка чыгарган
иделəр. Əнə, бүген оныклы булып тору-
лары. Икенчесенə быел туй ясадылар.
Өченчелəре армиядə. Игезəклəре во-
енкомат юлында. Төпчеклəре мəктəптə
укый. Балаларының берсе дə ныклап
аякка басып китə алмаган шул əле.
“Шушылар да дөньяда яшибез, дигəн
була инде, – дип уйлады Сафуан
үзеннəн чак кына яшьрəк бу икəүне
жəллəүдəн аңлаешсыз лəззəт кичереп.
– Нинди генə рəхəт күрделəр икəн, ба-
хырлар?”
Үзе дə авылдан чыккан малай – азрак
күз алдына китерə Сафуан аларның
тормышын. Җəен-кышын резина итектə
мал арасында. Авырырга да ярамый
хəтта. Малның тамагы тук булсын,
сыерың вакытында савылсын. Гомерең
буе малга кол. Кыш көрт басып китə,
язлы-көзле тездəн пычрак. Өч ай җəйне
күзлəре чыгардай булып көтеп алалар
да, янə печəн, утын. Җəйге җəннəтең
дə инде ташка үлчим: чебен дə черки,
кигəвен дə сыер койрыгы.
Авыл кешесенең тормышын эт
көнедəй күрəсе килүе үзен бернəрсə дə
куандырмаган, күңеле үзəктəн корыган
агач кебек булып барган өчен үч алу
идеме? Аңламады.
Урынлы-урынсызга бер мəзəк исенə
төште. ...Теге дөнья, имеш. Дəүлəт
җитəкчелəренең төрлесе төрлечə
сыек баткакка баткан. Ленин билдəн,
Сталин муеннан, Андропов тубыктан,
ə Брежнев табаныннан гына тора,
ди. Барысы да: “Бəй, син шултиклем
гөнаһсыз түгел дə лəбаса”, – дип апты-
раганга: “Шауламагыз, Мин Хрущевның
башына басканмын”, – ди икəн.
Шуның кебек, Сафуан да үзе батып
барган күңел сазлыгыннан бу авыл
бичəсенең башына басып калкырга ма-
таша иде, ахры.
Ниһаять, əзерлек тəмамланды. Азык-
төлекне, казанны машина багажнигына,
чалгыларны ат арбаларына төяделəр.
– Сафуан абый, кайсы машинага
утырасың? – дип гөрлəшкəн яшьлəрне:
– Машинада йөргəн бар ул... – дип
шаяртты да Сафуан, кодасының арба-
сын сайлады. Əтисез үскəч, гомере буе
утын-печəнгə ат белəн йөргəн яшьтəш
малайларга кызыгуын исенə төшерде.
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Гөлчирə Гайсарова-Гыйззəтул-
лина Зианчура районыннан. Баш-
корт дəүлəт университетының
филология факультетын тəмам-
лаганнан соң, озак еллар респу-
блика матбугатында эшли. Соңгы
чорда башлыча тəрҗемə һəм əдəби
иҗат белəн шөгыльлəнə.
“Һəдия” романы 2005нче елда “Иң
яхшы башкорт романы” конкур-
сында җиңү яулады. “Тормыш шау
чəчəктə” китабы 2008нче елда
“Елның иң яхшы башкорт китабы”
республика конкурсында “Иң укым-
лы китап” номинациясендə беренче
урынны алды.
“Төшлектəге төш” хикəясе,
мəшһүр төрек галиме Мəхмүт
Кашгарыйның тууына 1000 ел тулу
уңаеннан, Төркия тарафыннан бар-
лык төрки миллəтлəр язучылары
арасында үткəрелгəн хикəялəр
конкурсының региональ этабында
җиңеп чыкты һəм төрек телендə
нəшер ителгəн китапта дөнья
күрде.
Əдибə – “Өметемне калдыр”, “Юл
яфрагы белəн тамчы”, “Йөз дə бер
гомерем”, “Тормыш шау чəчəктə”
дигəн китаплар авторы.