Барлык яңалыклар
Дөнья бу
4 декабрь , 09:34

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (3)

Мин шушы көнне беренче тапкыр әти-әнидән аерылдым. Укырга килеүем өчен шатлансам да, күңел төбендә ниндидер бер моңсулык та бар...

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (3)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (3)

 (Дәвамы.)

Агитация эшен җанландырып

 1924нче елның май бәйрәме алдыннан авылда тәүге пионер отряды оештырылды. Вожатый итеп мине билгеләделәр. Маскулов Мотаhар, Шәймарданов Минегали, Мөхәммәтов Лотфулла, Биктимеров М., Әбделманов Сафалар – тәүге пионерлар. 1913нче елда салынган Зариф бай магазинының яртысында кызыл почмак ачтык. Бу кызыл почмак пионерларның, балаларның, яшьләрнең җыелышып сөйләшү урыны иде.

 1925нче елның март аенда мин мәктәп балалары белән драма түгәрәге оештырып, авылда беренче тапкыр “Юньле бай” дигән пьеса-комедияне үзебез укып йөргән Минһаҗетдин абыйларның йортында куйдык. Халык бик күп килде. Шул төнне, театрдан соң авыл яшьләрен алып калып драма түгәрәген дәвам итергә, аның өчен иске мәдрәсәне рәтләп алырга кирәге турында сөйләштек. Икенче көнне үк мәдрәсне ремонтлый башладык. Искергән тәрәзә рамаларын алып ташлап, аның урынына кибәк тутырып, такта белән каплап куйдык. Драма түгәрәге эш башлады. Мин суфлерлык эшен башкардым һәм декламациялар (яттан шигырь сөйләү) сөйли идем. Яшем дә, буем да бәләкәй булгач миңа пьесаларда роль юк. Пьесалар табу минем өстә булды. Пьеса табу бик рәхәт эш түгел. Аның өчен миңа күрше-тирә авыл укытучыларына барып сорарга, эзләргә тура килә иде. Әгәр дә алар пьеса басылган китапны биреп тормасалар, күчереп алырга тура килә.

 Бер күренеш хәтеремдә уелып калган. Пьеса эзләп кышкы салкын көндә безнең авылдан 15 чакырым ераклыкта яткан авылга киттем. Өстә кием начар гына, башымдагы иске бүрегемнең колакларын бәйләдем дә юлга чыктым. Әти белән әнигә кайда барачагымны әйттем. Алар, йөремә, көн салкын, өшеп куярсың дип әйтеп карасалар да, җәмәгать эше мөһимерәк иде. Атлап баргач артык өшетмәде. Ул вакытта барда җәяү, яки ат белән йөри иде. Ярый укытучы апа минем өшегәнемне күреп ашатты, чәй эчерде, эчемә җылы йөгереп, күңелем күтәрелеп китте. Китапны бирә алмавын әйткәч, күчереп алырга тура килде. Мин күчереп алгалаганчы кич була язган. Җитмәсә көн бераз җылыта биреп, буран чыга башлаган. Укытучы миңа кунып калырга тәкъдим итсә дә кайтырга булдым. Мине авылда көтәләр, дидем. Укытучы апа мине кызганыпмы, кулыма бер кисәк икмәк тоттырды. Өши башласаң ашарсың, диде. Ни өчен шулай дип әйткәнен азак кына, буранда адашып йөргәндә генә аңладым. Кеше өшегәндә яки куркып калганда нәрсә булса да ашаса, хәл кереп киткәндәй була һәм вакытлыча гына булса да начар уйлардан арынып тора икән. Авылдан чыгып бер-ике чакырым үткәч буран котыра башлады. Юлларга кар салган. Юлдан язмаска тырышып аяк астындагы катыга басып барырга тырышам. Тирә-як күренми, диярлек. Юлны да югалтым бугай. Туган авылны кайсы яктарак икәнен чамалыйм. Ләкин авылга чаклы ерак кына әле. Буранга бик артык исем китмәс иде дә ул, ничек булса да кайтырмын кебек. Ул елларда бүреләр бик күп иде. Бүредән куркыта. Күпме барганмындыр, кар ерып килә торгач арытты, бер зур гына агач төбенә терәлә биреп утырдым да кесәмдәге икмәк кисәген алып ашый башладым. Әкрен генә, тәмен белеп кенә чәйним. Бер кисәк икмәк булса да озак кына ашадым. Хәл кереп китте. Торып бар көчемне җыеп авыл ягына атладым. Куркуым да кимегәндәй итте. Буран бераз тынгандай булды, әллә миңа гына шулай тоелды. Авылга көчкә кайтып җиттем. Әти мине эзләргә чыккан. Драма түгәрәгенә йөргәннәр борчылып мине көткәннәр. Шул көннән башлап, мине суыкта, буранда беркая җибәрмәделәр. Шулай итеп 13-14 яшьлек укучы бала, уку белән бергә җәмәгать эшендә алып бардым. Бу эшләр мине ялыктырмады, киресенчә кешеләрне, дөньяны таный белергә өйрәтте. Кешеләрне өйрәтү, җәмәгать эшендә катнашу белемемне артырырга ярдәм генә итте.

 1924нче елда авылда 245 хуҗалык исәпләнде. Шулардан атсызлар – 191, малсыз 19 кеше иде. 1924-25нче елларда Совет хөкүмәте, крестьян хуҗалыкларына кредит биреп, ат, сыер авыл хуҗалыгы инвентарьлары алырга ярдәм итә башлады. Бу елларда хуҗалык тормышы күзгә күренеп алга китте. Кайсы кешеләр йорт тирәсен тәртипкә китереп өлгерде, җирләр фәкыйрьләргә дә бүлеп бирелде. 1926нчы елда Гайнуллиннардан 460 гектар җир тартып алынды.

 1926нчы елда авыл Советына сайлаулар үтә. Бу сайлауда авыл байлары йогынтысына чик куюга ирешелә. Рәис итеп Кадыйров Мансур, секретаре Бакиев Борханетдин. Әгъзалары: Гайсин Яхъя (1937нче елга кадәр), Гаеткулов Яхъя 1941нче елның июненә кадәр), Хакимов Хөснетдин, Әбделманов Нуретдин, Уразбаев Лотфрахман, Йөзлекбаев Әхмәт, Гаеткулов Нурмөхәммәт, Шәрәфетдинов Хәлфетдин hәм Ишкаев Әхмәтләр сайлана.

 1926нчы елның кышында комсомол ячейкасы төзелде, аның тәүге секретаре мин булдым ә әгъзалары: Шәймарданов Мөхәммәтгали, Маскулов Мотаhар, Мөхәммәтов Лотфулла, Әбсәләмов Насретдин, Гайсин Мотаhар hәм Биктимеров Имаметдин иде.

 1927нче елда авыл Советына яңадан сайлаулар үткәрелә. Авыл Советы рәисе булып Кадыйров Мансур кала, ә әгъзалары итеп Гайсин Яхъя, Гаеткулов Нурмөхәммәт, Хәкимов Хөснетдин, Әбделманов Садрислам, Йөзлекбаев Әхмәт, Ишкаев Әхмәт hәм Шәрәфетдинов Гыйльметдин сайлана.

 

Белем артыннан

 Миңа унбишенче яшь киткәч әти Кырмыскалыга барып мине урта мәктәптә укытырга сөйләшеп кайткан. Ул вакытта безнең волостьта бер генә урта мәктәп иде. Мине Кырмыскалыга җибәрү турында укытучы Әдһәм абый әтигә тәкъдим иткән.

 – Сәләхетдин абый, улың Шәрәфетдин бик тырыш укучы. Тиз арада бөтен фәнне өйрәнеп алды, русча да матур гына сукалый, син аны Кырмыскалыга урта мәктәпкә алып бар, бик өметле бала, – дигән.

 – Анда алырлармы соң?

 – Алырлар. Үзем юллама язып бирәм. Илебезгә белемле, яңа тормышка яңача карашлы кешеләр кирәк. Минем сиземләвем буенча, улың шундый кешеләрнең берсе булачак.

 – Улым белән сөйләшеп карыйм, ул нәрсә дияр, – дигән әти. Бу сөйләшүне әти миңа берничә елдан соң гына әйтте. Ә миңа кайтты да:

 – Улым, син Кырмыскалыга укырга барасың, сөйләшелгән, – диде. Мин шатланып риза булдым. Әни генә җибәрәсе килмәгәндәй итте.

 – Анда балама кем күз-колак булыр соң? Чит кешеләр арасында бәрелеп-сугылып йөремәсме? – дигәч, әти:

 – Ул хәзер зур инде, ким-хур булып йөрмәс, – дип кырт кисте.

Шулай итеп, минем Кырмыскалыда укуым хәл ителде.

Мин укырга китәргә әзерләнәм. Эчтән генә канатланып йөрим. Кырмыскалы дигән зур авылны тизерәк күрәсем килә. Әни Кырмыскалыга алып китәргә тиешле әйберләрнең барында капчыкка тутыра, үзенең күзләреннән яшь тама. Күрәсең, бала белән аерылу авыр булгандыр. Әнинең хәлен соңрак, үзем әти булгач кына аңладым.

 Икенче көнне иртән үк, көн яктырып та бетмәгән иде, әти белән Кырмыскалыга юлландык.

 – Улым, анда тәртипле генә бул, укытучыларның сүзен тыңла, тырышып укы, – дип безне әни яулык очы белән күзләрен сөртә-сөртә озатып калды.

 – Борчылма, әни, тәртипле булырмын, – дидем дә, эчтән генә шатланып, әти артыннан йөгерәм.

 Кәчевән дип аталган урманга барып җиткәндә офык сызыгыннан алсуланып һава ачыла башлады. Урманда кошлар сайрый. Сентябрь аеның башлары булса да көн җылы тора. Агачлар, үләннәр әлегә ныклап саргая да башламаган. Ул елларда Кырмыскалыга бару турыга, Кәчевән урманын чыгып Покровка дигән рус авылы аша үтеп, Өметбай (Шәрипкул) авылы яныннан йөрелә иде.

 Атлап бару арытса да әтигә сиздермим. Шулай да Өметбай (Шәрипкул) авылын үткәч, вак куаклык төбенә утырып хәл җыеп, әни пешереп салып җибәргән күмәч белән тамак ялгап алдык. Бу якларга килгән булмагач, мин тирә-якны күзәтеп барам. Табигатьнең матурлыгына сокланам.

 Кырмыскалы авылына килеп кергәч тә байтак кына атлап барып урамның икенче очында яшәп ятучы, безгә нәсел булган Гәләветдин бабайларга барып кердек. Исәнлек-саулык сорашкач, әти:

 – Менә шушы инде минем улым, – дип минем белән таныштырды.

Бабайның әбисе өстәлгә чәй әзерләде. Чәй эчеп алгач, сөйләшеп утырдык. Әти бу көнне кунарга калды. Икенче көнне кайтырга чыгар алдыннан:

 – Улым, син бабаңнарда яшәп торырсың, алардан мәктәпкә йөрерсең. Аларны тыңлап тор, ярдәм итеш, – дип, кулыма илле тиен акча биреп, саубуллашып кайтып китте.

Мин шушы көнне беренче тапкыр әти-әнидән аерылдым. Укырга килеүем өчен шатлансам да, күңел төбендә ниндидер бер моңсулык та бар.

 Бабай белән әби – яшькә олы кешеләр. Аларның ике кызларыннан башка бүтән балалары юк икән. Алар кияүгә чыгып читтә яшиләр. Бабамнар бик таза торган, әйбәт кешеләр булып чыкты. Мине бик шатланып каршы алдылар. Шул көннән башлап мин аларда яши башладым.

(Дәвамы бар.)

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (3)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Маңгайга язылган язмышым (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: