Уйларым мине ерак балачакка, Илешкә алып кайта. Без үскәндә Түбән Яркәйдәге Кечесу урамында сигез генә өй булды. Туган авылымның яңа урамына яшь гаиләләр бик шатланып күченә. Сандык өстенә менеп баскан бер яшь килен: “Ко-тыл-дык!!!” – дип кычкыра. Ике-өч кенә өйлек яңа урамга шулай итеп Котылдык исеме кушалар. Яшь килен үзенең кемнәрдән котылганын кычкырып әйтмәсә дә, күршеләре яхшы аңлый: үзләре дә шул халәтне кичерә. Ниһаять, үзаллы яшәп, яңа корган ояларда рәхәтләнеп дөнья көтәргә була. Якында гына Кечесу елгасы агып, Базы елгасына коя. Каз-үрдәкләр үрчетү, карау өчен менә дигән урын! Чирәмендә бала-чагалар, әниләр, картәниләр бәбкә саклый. Тугайларда көтүгә йөрмәгән бозаулар, тышаулап җибәргән атлар, шаян колыннар өчен хөррият. Без әнә шул тугайларда уйнап, үләннәрендә аунап үстек. Җилләре дә, яңгыры да җылы, шифалы була иде.
Күршене сайлап алмыйлар, ди халык. Бәхетеңә нинди кешеләр туры килә, шулар белән озын-озак еллар яшәргә кирәк була. Күршеләрнең үзара мөнәсәбәтенә багышланган әллә күпме әсәрләр язылган. Муса Җәлилнең ”Күршеләр“ шигырен укымаган кеше бар микән? Тиктормас, әрсез кәҗә тоткан күршесенә үч итеп, авторның лирик герое бүре асрый башлый. Бу күренешкә без чынлап ышанабыз, чөнки тормышта да бик күпләр күршесенә ачу саклый -күңелләрендә ”бүре асрый”.
Туйлар, туган көннәр, яки башка бәйрәмнәр үткәргән вакытта күршеләренә аерым хөрмәт күрсәтүчеләр бар. Без андыйларны аңлап та бетермибездер. Ничек инде туганнарың янына күршеңне утыртасың, аны бары тик мактап сөйлисең? Һәрнәрсәнең үз вакыты, һәркемнең үз урыны булырга тиештер. Шулай да туганнар ерак, күршеләр якын дигән сүзләр йөрүен дә онытмыйк. Якында гына яшәүчеләр ышанычлы булса, аларга йорт-җиреңне, күз-колак булыгыз, дип, күпмедер вакытка калдырырга була. Юлда, кунакта йөргәндә, җан тынычлыгы кирәк. Күңелеңдә шикле уйлар уралып кына торса да, ялың ял, эшең эш булмый: гел өең, мал-туарың, яки караучысыз калган бала-чагаларың искә төшә. Мондый чакта тизрәк кайтырга ашыгасың.
Әнием бик кеше җанлы иде. Күршеләр аны үз итте, яратты. Безнең аяк очындагы Сабит абыйлар белән ике арадагы койма читәннән булды. Әнә шул читәннәрен үзләре сыярлык кына итеп аерып, әни белән күрше апа бер-берсенә йомышка яки хәл белергә йөрештеләр.
Нинди генә хәл килеп тумасын, күршеләр шунда ук йөгереп килеп керә. Кулдан килгәннең барысын да эшләп, бер-берсенә ярдәм итешеп яшиләр. Кемнең өендә нинди вакыйга була, күршеләр шунда ук белеп тора. Бер-береңнән сер саклау дигән нәрсә бөтенләй юк. Һәркемнең эчендәге тышында, дигәндәй. Әнә шулай бер-беребез белән дус-тату яшәдек.
Без үскәндә бәрәңге бакчаларын атка сабан тагып сөрделәр. Беркем дә бакчасына трактор кертмәде. Бакчаны бозып бетерер, җире каты булыр, дип фикер йөртте авыл кешесе. Бәрәңге утырту эше язларын матур йолага әверелә иде. Бөтен күрше-күлән җыелышып, бер-беребезгә ярдәм итешәбез. Һәркемнең үз бурычы була. Әтием сабанга ябышкан, күрше абый дилбегә тоткан. Без, малай-шалай, ат артыннан йөгереп, бәрәңге төртәбез. Хәзерге заман балалары кебек, иренеп кенә, әллә кайдан орлык ыргыту түгел ул. Трактор сөреп ташлаган бакчада ашык-пошык кына төртеп чыга күпләр хәзер бәрәңгене. Ничек төшә көрәк белән казыган чокырларга орлык: капланып дөрес салынамы, әллә киселгән ягы белән өскә карап, ялтырап ятамы? Беркем дә моны тикшереп тормый шикелле.
Ә без бәрәңге утыртуның рәтен белә идек: орлыкны буразнага каплап куясың, араларын дөрес итеп калдырырга тырышасың. Күрше апа мине гел мактап тора: “Әнә ничек матур итеп эшли Илшат. Сез дә ашыкмагыз”, Күмәкләп эшләгәч, 25-30 сутый бакчада бәрәңге утыртылып та бетә.
Ә менә Саимә әби күрше булмаса да, бакчасы безнең урамга ук килеп чыккан, озын булып, буйга сузылган иде. Йорты безнең тапкырда булмаса да, аны күршебез дип санадык. Ялгыз яшәде ул, без белгәндә беркеме дә юк иде. Балаларын да күргәнем булмады. Бәрәңгесен, өмә оештырып, бергәләп утыртып бирү матур гадәткә әверелгән. Эштән соң бәләкәй генә өенә җыелабыз. Аның пешергән бәрәңгесе искиткеч тәмле була: “ярмалы” дип, яратып ашыйбыз. Ул бәрәңгене күрше апалар белән әнием пешергәндер, башка ризыкны да алар хәстәрләгәндер инде. Рәхәтләнеп утырып ашый идек. Күмәкләп эшләгәч, ризыгы да тәмле, тәнгә сихәт була.
Әһлия апа белән Сабир абыйны чибәр әби, чибәр бабай дип йөртә идек. Үзләре шулай әйтергә өйрәтте, ә без яратып эндәштек. Өлкәннәргә ихтирам, игътибар кебек яхшы сыйфатларны күрше абый-апалар яшь буында әнә шулай тәрбияләде. Алар безнең тәртипне гел күзәтеп, хаталарны төзәтеп, ялгыш адымнарны кисәтеп тордылар. Кырын эшләребез күренде исә, турыдан-туры үзебезгә, яки безнең әти-әниләргә әйтәләр иде. Өлкәннәр һәм яшьләр, балалар арасында әнә шундый рухи бәйләнеш булды.
Тормыш юлымда берничә урында яшәргә туры килде, төрлесен күрдек. Чын мәгънәсендә дуслар, дип әйтеп булмаса да, яңа фикердәшләр таптым. Кайда гына яшәсәм дә, күршеләрем әйбәт булды, аларның миңа начарлыгы тимәде...
Ә менә Түбән Яркәйдәге күршеләрне беркем дә алыштыра алмый. Әйләнә-тирәдә, яки бер йортта яшәүчеләрнең берсе белән дә шулай тыгыз аралашмадым. Заманалар үзгәреп, араларга биек коймалар куелды, ниндидер күзгә күренмәс пәрдәләр корылды. Турыга да, урап та керә алмаслык...
Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы, ихлас күңелле Кечесу урамындагы күршеләрем, балачагымның иң матур истәлеге булып, гомер буе күңелемдә яши. Совет заманы, “Башкортостан” колхозының чәчкә аткан чагы, үзебезне бәхетле итеп тойган вакытлар иде ул.
Кечесуның чирәмнәре
Тапталган да югалган.
Әллә кайлардан күченеп,
Кемнәрдер өйләр салган.
Кечесуга алып төшкән
Сукмакларым кайда соң?
Өзелеп калган сукмакларны
Хәзер таба алмассың.
Без үскәндә бу урамның
Исеме Котылдык иде.
Исеменең искесеннән
Котылдык бугай инде.
Күңелемдә йолдыз булып,
Балкып янды яңасы.
Сигез өйле Кечесуым –
Гомеремнең юл башы!
Куергазы районының Шәбагыш авылы.