(Дәвамы.)
Җирләре күп булган, магазин тоткан баерак кешеләрнең өй түбәләре калай белән ябылган иде. Алар күршегә ут сорап йөрмиләр, аларда керосинлы лампа. Аларның өс киемнәре дә башкалардан аерыла. Кайбер авылдашларының умач ашап кына көн күрүләрен алар аңламый да иде, чөнки үзләренең тамаклары тук.
Әтиемә дә, әниемә дә уку эләкмәгән. Шулай булуларына карамастан, алар бик тәртипле, уңган иделәр. Безне, балаларын да тәртипле булырга, олыны олы, кечене кече итәргә һәм гадел булырга өйрәттеләр, тәрбия бирделәр. Әти-әнидән эшкә өйрәнү, тырыш булу миңа киләчәктә бик ярап калды.
Әти-әни үзләре укый-яза белмәсә дә, безгә белем бирергә теләпме, яттан шигырьләр, вак хикәяләр, әкиятләр сөйли торган иделәр. Гомумән, ул вакытларда телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп халык иҗады йөрде. Радио кебек нәрсә юк, гәзитне авылда берничә бай гына алдыра. Халыкның 95 проценты надан. Шуңадырмы, әти-әнинең авызыннан чыккан һәр сүз безгә кадерле, авыз ачып тыңлыйбыз. Алар сөйләгән әсәрнең эчендә йөргән кебек хис итә идем үземне. Шуңамы мин балачактан белемгә тартылдым, шул әсәрләрне үзем укыйсым килде. Авылның үткәне дә миңа тынычлык бирмәде, беренче кемнәр килеп утырган, дип гел уйланып йөрдем.
Мин бала чакта авылның көнчыгышында, Агыйдел елгасының аръягында тугайлык, көньягында урман, төньяк-көнчыгышында урман сазлыгы, көнбатышында яланлык, бер километр юл үткәч, тагын урман башлана иде. Көнбатышка ярты километр юл китсәң, иске зират буралары, анда 8-9лап каберлек. Бу урынны картлар "изгеләр зираты" дип йөртәләр. Авылны урталайга бүлеп аккан Каран елгасы Агыйделгә коя. Ул – Кәчүән урманыннан агып чыгып, авылга килеп җиткәнче, ике ягы киңәйгән, тирән, ярлары агачлар белән капланган караңгы елга.
Авылның кайсы ягына чыксаң да, самавыр кайнап, ашарга әзерләнгән арада, берәр савыт җир җиләге, карлыган, кара җиләк җыеп керә торган идек. Урманында балан, шомырт күп үсте. Тугайлыкта, авыл турыннан чыккач та шәп баланлык булды. Аны авыл халкы бер көнне генә чыгып җыя hәм Агыйдел буена өеп куеп, көннәр суыткач, боз өстенә салып сугып ала иде. Аннан атларга төяп Бәләбәй, Дәүләкән якларына алып барып, бодайга алыштырып кайта иделәр. Бер капчык баланга, бер капчык бодай. Атсыз кешеләр, алып барып сата алмаганнар, баланнарын хәлле кешеләргә очсыз гына бәягә сатып куялар иде. Ул елларда авылда бодай чәчүче булмады.
Мин шул чакларда гүзәл табигатьле авылыма сокланып туя алмый, монда башлап нигез салучы бабаларыбыз кемнәр булган, изгеләр зираты нәрсә турында сөйли дип хыяллана идем. Үсә төшкәч тә, бу хыяллар борчыды. Әти-әниемнән сорасам да, алар бер нинди мәгълүмат бирә алмадылар. Тик 1922нче еллар тирәсендә, ул вакыттагы Харис мулла йортында “Мөхәммәдия” китабын актарып утырганда, китап битенең ачык урынына язылган язу очраттым. Язу иске гарәп телендә язылган. Күпме генә азаплансам да, үзем укый алмадым. Бары кайбер кешеләрнең исемнәре hәм ниндидер санны гына аңладым. Бу мине тагын да кызыксындыра төште. 1923нче елның көзендә, Хәрис мулла җомга намазыннан кайткач, минем “Мөхәммәдия” китабын укуым белән кызыксынды. Күңеле нигәдер бик күтәренке иде. Шушы уңайлы вакыттан файдаланып, үземнең нәрсә белән кызыксынуымны сөйләдем. Шуннан ул миңа бу язуның мәгънәсе, улым, шулай була дип сөйләп китте.
“Бу язуга бик күп еллар үткән,1801нче елда язылган. Монда сүз бу авылга тәүләп күчеп килгән кешеләр турында бара. 1794нче елны Кыешкы авылыннан Әбделмән исемле кеше күчеп килгән (хатыны, дүрт улы, ике кызы белән). Ә менә монысы әтисе Хәйретдин, бертуган абыйсы булган, энесе Җәмил hәм тагын бер энесе Әбсәләм исемле. Ул боярның крепостной крестьяны (бакчачы), иреккә җибәрелгән кеше. Ул 1795нче елда килеп урнаша. Тагын монда Кәйси исемле чукындырылмаган чуваш кешесе, бер гаилә казак, бер гаилә кыргыз хакында сөйләнелә. “Изгеләр зираты” дип, соң гына атала башланган, авылга нигез салучыларны хөрмәт йөзеннән шулай зурлаганнар”, – диде.
Белемгә беренче адымнар
Ничә яшьләрдә булганмындыр хәтерләмим, Мостафин Закир абыйларның йортына барып Рәкыя җиңгидән хәреф танырга (гәрәпчә) һәм “Иман шарты” укып йөрүем хәтеремдә калган. Анда унлап бала йөрдек. 1921нче елдагы ачлык һәм холера чире башлану сәбәпле уку тукталды. Шул елның көзендә яңача уку мәктәпләре эшли башлады. Күп балалар яңача укуга йөрде. Мин дә алар кебек яңача укыйсым килә, ләкин әни анда бармас өчен бөтен мөмкинчелекләрен кулланды. Аның теләге мине искечә укыту иде. Минем теләк яңача уку, чөнки анда күп фәннәр укытыла, мин шунда тартылам. Минем теләкне әти дә бик хуплап бетми. Миңа калса әти күңеле белән яңа тормышны кабул итә кебек. Чөнки ул шәһәрдә заводта эшләгәндә, 1905нче елгы баш күтәрү дә катнашкан. Шуның өчен бераз утырып та чыккан.
Беркөнне әти өйдә юкта уйнарга чыккан булып, яңача укыткан мәктәпкә киттем. Өч көн шулай уйнарга чыгам дип укып йөрдем. Бу эшем дүртенче көн беленде. Хәтеремдә мәңгелеккә уелып калган бер кызыклы (әле генә кызык, вакытында кызганыч иде) хәл булмаса, укып йөрүемне тиз генә белә алмаслар иде дип уйлыйм.
Мәктәп дигәнең иске мәдрәсә бинасы. Безне Галиәхмәтов дигән мөгаллим укытты. Ул көннәрдә гарәп хәрефләрен язарга өйрәнә идек. Миңа хәрефләрне өйрәнү авыр булмады, тиз генә төшенеп алдым. Укырга йөреүмә дүртенче генә көн булса да мөгаллим мине тактага, “б” хәрефен язарга чыгарды. Миңа йодрык зурлыгы акбур тоттырып язарга кушты. Мин зур итеп бу хәрефне язып куйдым. Яхшы белүемнән масаеп китепме, “б” хәрефенең астындагы ноктаны бик каты итеп, шап иттереп куйган идем кулымдагы йодрык зурлык акбур кисәге вакланып идәнгә коелды. Мөгаллим минем колактан эләктереп алды да почмакка өстерәп алып барып, өч кырлы бер шакмакка тезләндерде. Шунда, белмим, күпме вакыт торганмындыр, ыштаным киселеп, ит аша сөяккә кадәр үтеп әрнеткәнен әле дә оныта алмыйм. Ул укытучының миңа башка начарлыгы тимәсә дә, дөньяда иң усал кешеләрнең берсе булып күз алдымда тора.
Ул елларда мәдрәсәдә тәртип бозганнарга җәза бирү бар иде. Тал чыбыгы белән сугу, ә ныграк тәртип бозганнарны өч кырлы шакмакка тезләндерү. Миңа шушы каты җәза эләкте. Чөнки ул вакытта акбур бик аз. Дәрес алып бару өчен акбурны кайдан алганнардыр, анысын белмим.
Менә шул ыштаным ертылып, тездән кан чыгу әти-әнигә мәктәпкә йөрүемне белдерде дә инде. Ул вакытта алмаш ыштан да юк. Әнием ертык урынын ямап бирде. Шушы хәлдән соң әни, йөрмә, балам, дип әйтеп караса да әти, бер башлагач укысын, бөтен иптәшләре дә йөри бит, диде. Шуннан миңә унбиш тиен көмеш акча биреп, мә улым, атнакич хәере итеп мөгаллимгә бир, диде. Икенче көнне мөгаллимне кунакка чакырып алдылар. Шулай итеп, минем укулар бик күңелле булып китте.
Мәдрәсә бик иске булганга (яксаң да җылы тормый) кешеләрнең йортларында укулар оештырылды. Гайнуллин Вафа, Мөхәмәтов Гариф (алар байлар иде), соңрак Садыйков Әхтәмнәр йортында укып йөредек. Ул вакытларда безне Мостафин Гарифулла укытты. Гарифулла абый укыткан чорда чыбык белән сугу бар иде. Тал чыбыклары җыяр өчен безне, укучыларны алып бара. Ул вакытта Үтәгән авылына бара торган авыл очыннан Корманай авылына чаклы талчыбык үскән сазлык иде. Шулвакыттагы табигатьнең матурлыгын сүз белән генә аңлатырлык түгел. Без талчыбыгын кискән чакта төрле бөҗәкләрне күзәтәбез, әллә нинди кошлар да сайрый. Сазлык ни өчендер гүләп торган кебек. Күрәсең бака тавышы булгандыр. Әле шулай дип уйлыйм. Ә ул вакытта ниндидер бер серлелек ята иде. Без малайлар белән шаярып та китәбез. Ул чакта тәртип бик каты, мөгаллим күреп, белеп калса эләгә инде. Ул елларда кызлар укырга йөремәде, аларга ярамый.
Талчыбыкларны укыган йортның ишек алдында өеп куябыз. Начар укыган, тәртип бозган малайларның арт сынына ул чыбыклар байтак эләкте. Мин яхшы укыгач миңа чыбык татып карау бик сирәк кенә төште. Мәктәптә (шулай дип атап йөртелә башлады) мин иң яхшы укучы булып исәпләнәм. Күп вакыт укудан артта калганнарны өйрәтү миңа тапшырыла иде.
1922нче елны көз укулар башлангач КОНОдан (Кантонның халык мәгариф бүлеге) инспектор килеп төшеп, безнең укулар белән кызыксынды. Ул кайтып киткәч, икенче көнне безгә Гарифулла мөгаллим урынына Котлыбаев Әдһәм исемле укытучы эшкә килде. Ул килгәч чыбык белән суктыру бетерелде. Без Гайсин Мансур ( ул авылның соңгы старостасы) абый йортында укый башладык. Ә икенче елның кышында Атнабаев Минһаҗетдин йортына күчтек. Азак Кәримов Вәлимөхәмәт йортында укыдык. Шуны әйтеп китү кирәктер. Без тәүге елларда укып йөргән йорт хуҗаларын һәм мөгаллимнәрне колхозлашу елларында раскулачить иттеләр. Шуңа безне акрынлап алардан аерып, ярлырак кешеләрнең йортында укытырга тырыштылар.
Котлыбаев укыткан вакытта мин инде бөтен фәннән дә алдынгы булып киттем. Миңа ни өчендер уку тиз бирелә иде теләгем зур булгандыр күрәсең. (Алга китеп шуны әйтеп үтим, белемле булуым миңа тормышта бик ярап калды, шулук вакытта газапларда күрергә тура килде.) Укытучы эш буенча берәй җиргә китсә миңа укытырга куша иде. Мин бу эшне бик ихластан кабул итеп үти торган булдым.
1924-25нче елда зурлар өчен кичен русча уку мәктәбе эшли башлады. Аны Котлыбаев оештырды. Мин көндез дә укыйм һәм кичке укуга да йөрим. Тиз арада урысчага өйрәнеп алдым. Һәм язына инде кичке укуда миңа да укытырга тура килде. Кичке мәктәпкә миннән күпкә зурлар йөрде (1900, 1905, 1908нче елда туганнар). Араларында мин яшь буенча иң кечесе һәм алдынгы укучы булып танылдым. Күп укучылардан бәләкәй булсам да минем укытканымнан беркем көлмәде. Киресенчә миңа хөрмәт белән карыйлар иде. Яңача укулар башлангач авыл малайларында укырга теләк уянды, белемгә тартыла башладылар.
(Дәвамы бар.)