Бу документаль повестька Кырмыскалы районы Яңа Кыешкы авылында гомер иткән Шәрәфетдинов Гыйльметдин абыйның (1912-1975) кулъзмалары, әткәйдән, картатайдан ишеткәннәр һәм шулай ук шул заманда яшәгән олы буын кешеләрнең сөйләгәннәре файдаланылды. Повесть бер генә кешенең язмышын үз эченә алса да, шул заманда яшәгән миллионнарның язмышын гәүдәләндерә. Авыр һәм буталчык елларга туры килгән повестьтагы геройның язмышы. Шулай булса да ул тормыштан ямь табарга, яшәргә тырышкан, бервакытта да тормыш авыр дип зарланмаган.
Балачагым
Җырларда җырланган, әкиятләрдә сөйләнгән, бормаланып-бормаланып аккан ямьле Агыйдел буенда, табигатьнең иң матур, иң хозур урынында урынлашкан минем туган бишегем – Яңа Кыешкы авылы.
Мин бу якты дөньяга 1912нче елда туганмын. Әтием Сәләхетдин, әнием Гатия исемендә булып мин үсеп җиткәнче, 1927нче елга кадәр аларның җылы кочакларында тәрбияләндем. Минем бер абыем, өч туганым бар. Мин туып-үскән урамны "Базар урамы" дип атыйлар, чөнки Гайнуллин Зарифның кибете янындагы ачык урында базар бар иде. Авылда сәүдә итү урыны булса да, авыл халкы егерме чакрым ераклыкта урынлашкан Кырмыскалы базарына йөрде. Минем дусларым Лотфрахман, Шәрифулла да шунда йөри. Алар бик ярлы яшиләр: өсләрендә кырык ямаулы иске ак чикмән, аны юкә бау белән буып алганнар, киндер ыштан, сәләмә чүпрәкләр урап аякларына чабата кияләр. Әтиләре үргән чабаталарны биштәрләп иртән үк юлга чыгалар. Базарга сату итәргә баручылар чабаталарын яки башка әйберләрен уңышлы гына сата алып, аның акчасына бер әчмуха чәй, бераз шикәр, икмәк алып кайта алса бу алар өчен шатлык. Ул елларда күпләрне шушы базар туйдырды, киендерде дисәм бердә арттыру булмас.
Күпләрнең үз җирләре булса да эшкәртә алмагач җирләрен хәлле кешеләргә я биреп торалар, я бөтенләй сатып куялар иде. Җир эшкәртү кораллары ул вакытта бик сирәк кешедә генә булды. Шуңа күрә күпләр чабата, талдан каз оясы үреп, чана эшләп аларны базарга алып барып сатып көн күрде.
Авылда базар ачылгач (базар 1905нче елдан соң ачылган булырга тиеш, бу турыда беркемнән дә сорашып калынмаган) без, үсеп килгән малайлар олыларның әйбер сатканын карарга бара идек. Күпчелек базарда ит, сөт, каймак, катык һәм кием сатыла торган иде. Без, малайлар күп вакыт кызык эзләп барабыз. Кайчакта аскы урам малайлары белән “танышып” алырга да туры килә. “Танышу” вакытында авыз-борыннан кан китсә дә, кайтып әти-әнигә сөйләп йөрмәдек. Андыйлар була калса, көлкегә калдыра идек. Шул вакыттан ук үзебездә рух ныклыгы тәрбияләгәнбез һәм дөрес тә эшләгәнбез. Ныклы характер тормышта яшәгәндә бик ярап калды, авырлыклар алдында бөгелеп төшмәскә, сынмаска булышты. Миңа түбәнге оч кызы Сәлимә бик ошый иде. Күпчелек түбәнгә аны күрер өчен генә төшә идем. Йортлары янына барып, арлы-бирле йөренәм, Сәлимә мине күреп калыпмы урамга чыга. Аны күргәч, минем бөтен кыюлыгым юкка чыга да куя. Шуны аңлапмы ул үзе сүз башлый.
– Кичә мин базарга бара алмадым, базар яхшы булдымы? – ди.
– Яхшы булды, күрше авыллар да килгән иде, – дим аның күзләренә карап. Байтак кына шулай сөйләшкәннән соң, мин аны Агыйдел буена барып йөреп килергә чакырам. Чакыруын чакырдым, ләкин шөрләтә, малайлар килеп чыгып Сәлимә янында тукмап көлкегә калдырулары бар. Ул көнне бар да уңай булды.
Берничә тапкыр минем ни өчен килгәнемне белеп тукмап та кайтардылар. Аның өчен базар буенда үзләренә дә эләкте инде. Ни өчендер аскы урам малайлары усал, сугышырга әвәс булдылар. Бу гадәт озак елларга чаклы сакланып килде. Үсә төшкәч түбән оч малайлары белән дуслашып алдык, шуннан борын төбенә эләгүләр кимеде.
Авылда ике мәчет булды. Берсе базарның артында ә икенчесе аста, Каран елгасының борылышында урнашкан иде. Һәр көн иртән азан яңгрый. Ул азан тавышына күнегелеп бетте, ниндидер сәбәп белән ишетелми торса шомлык туа иде. Без малайлар барында аңлап бетмәсәк тә азан тавышы яңраганда туктап тыңлый идек. Олылар шулай куша иде. Олылар сүзе безнең өчен закон.
Мин балачакта да, соңрак та урам тулы бала-чага була торган иде. Чөнки һәр гаиләдә биш-алты бала. Кайбер гаиләләр дә аннанда күбрәк. Шуңа күрә күп вакыт урам малайлары белән генә уйныйбыз. Башка урам малайларын урамга бик сирәк кертәбез. Кергән хәлдә дә берәй уенда хәрәмләшеп китеп, азагы сугышу белән тәмамлана иде.
Кырмыскалы һәм Җилем-Каран авылларында зур базарларның булуы, безнең авыл базарына кешеләр килми башлавына сәбәпче булды. Шуңа кырыгынчы еллар башында авылдагы базар ябылды.
Безнең йортыбыз артык зур түгел, шулай булса да сыя идек. Өй эчендә ике сәке, сәке өстендә паласлар. Бер сәке дә әти белән әни йоклый. Бәләкәй туганымны да үз янына алалар. Ә без барыбыз да икенче сәкедә йоклап йөрибез. Өйнең уртасында тимермич. Ул ягып җибәргәч кып-кызыл булып кыза, суына төшкәч урамда чыланып кайткан киемнәрне янына киптерергә куябыз. Тимермич өстендә зур казан шуннан җиз самовар, балчык тустаклар, ашлау (аш сала торган), агач кашыклар, бишле яки җиделе лампа, куыгы да бар менә шулар өй эчендәге әйберләр.
Казанда әнием ашарга пешерә. Нәрсә пешерсә дә зур табакка салып өстәл уртасына куя, без барыбыз да шул бер савыттан ашыйбыз. Казан ул елларда бердән-бер ашарга пешерә торган савыт булды. Аңарда су кайнатыла, кер дә юа иделәр.
Без шым гына әнинең ашарга пешергәнен көтеп йөрибез. Өйгә тәмле ис тарала. Бу ис безнең борынны кытыклый. Түземсезләнеп бер тышка чыгабыз, бер өйгә керәбез. Әни пешеп чыккан ризыкны өстәлгә куймыйча өстәл янына якын да килмибез. Әти белән нәнәй өстәл артына утыргач кына әни безне чакырып китерә. Бу үзенә күрә бер тәртип булган икән, олыларны хөрмәт итү белән сабырлык тәрбияләнгән. Шушы минутлар иң күңелле һәм бәхетле булып хәтердә калган.
Ике атыбыз, сыерыбыз, үрдәк, тавыкларыбыз, мал тотар өчен абзарыбыз (абзар читәннән үрелеп салынган), иген салырга келәтебез бар. Каралтылар башы салам белән ябылган. Үзебезнең тәгаен җиребезгә тары чәчәбез. Әтиләр язын тары чәчкәндә мин дә барам. Ат тотып йөрергә дә туры килде. Әлбәттә бөтен эшнең авырлыгы әтигә, абыйга төшә иде. Яз көне басуда чыдап була әле, җәй игенне утаганда, көзен тары урганда бик эссе көннәр була, анда чыдап кара. Түбәдәге сап-сары кояш безгә кайнар нурын сибә генә. Бик чыдап булмаганда, якындагы урманга йөгерәм. Анда рәхәт, җиләс. Анда да черкиләр сагалап кына тора. Агач арасына барып керү була черки көтүе сырып та ала. Агач ботагын сындырып алып кугач кына бераз тын алып каласың. Иң рәхәте көзгә табандыр ул, черкиләр кими, я булмаса бөтенләй юкка чыгалар.
Шулчактагы бер күренеш күңелемдә әлегәчә саклана. Җәйнең эссе бер көнендә бөтен гаилә белән басуга тары утарга киттек. Миңа тары утарга түгел, бәләкәй туганымны карап торырга куштылар. Мин агач ботагы алып, бәйләүдә яткан туганым янында очып йөргән чебен-черкине куам. Туганымны бер агач ышыгына салып куйганнар иде, кояш төшми, ышык, җиләс. Ул йоклап китте. Мин шуннан файдаланып, урманга барып килергә булдым. Әти-әниләр басуның теге очында йөриләр, безне күрмиләр. Их, балалык, озак йөрелгән, кояш өскә күтәрелеп, туганымны кыздырган гына. Күпмедер вакыттан, искә төшеп йөгереп килсәм, әни туганымны күтәреп йөри ә ул елый.
– Кайда йөрисең, туганың кояшка эрегән бит, – ди, ачуланып. Туганыма үрелеп карасам, ул кып-кызыл, битләрен черки талап беткән. Әни аның битен эчәргә дип алып килгән су белән югач кына, ул бераз тынычланды. Шушы хәлдән соң, кушылган эшне кыен булса да төгәл үтәргә кирәк икән дигән фикергә килдем. Шушы хәл җаваплылыкка бер дәрес булды. Азак тормышта гаделлегем, җаваплылыгым өчен авырлыклар кичерергә туры килде килүен.
Урам малайлары белән бот арасына агач тыгып (ат итеп), тузан туздырып урам буйлап йөгереп йөрүләр, күңел төбендә бүген дә иң күңелле һәм кадерле вакытлар булып саклана. Ул вакытта урам аралары яшел чирәм. Урам уртасында гына ат һәм арба эзе ярылып ята. Шуңа яңгыр яуса да урам буйларының пычрак булып ятканын хәтерләмим.
Авыл йортлары бәләкәй генә, бар да салам түбәле, кайберләренең өй кыегы да юк. Берничә гаилә җир казып, аны ныгытып, өй кебек эшләп алып җир астында яши. Яз көне аларга су керә. Күп вакытлары стенадан сыркып кергән язгы суны түгеп үтә. Алар бик фәкыйрь. Өй кыегы булмаганнарның түбәгә салынган туфракта алабуталар үсә. Тәрәзәләр дә пыяла урынына карындык тарттырылган, анысы булмаса чүпрәк эленгән. Аларның өй эченә керсәң хәерчелек тагында ачыгырак күренә. Төтенгә караеп беткән стеналар, мич артында тараканнар көтүе, бүрәнә ярыкларында кандалалар – авыл кешесенең гомерлек юлдашы, котыла алмаслык бәхетсезлеге булды. Авыл күренешенең тышкы һәм эчке күренешләре менә шундый.
Фәкыйрьлектән, акча юклыктан күпләр шырпы сатып ала алмыйлар. Алар иртән торгач та балаларына соскы тоттырып күршегә ут сорарга җибәрәләр. Җәй көне аның авырлыгы әлләни булмаса дә, кышын андыйларга бик авырга төшкәндер. Безнең урамда да утлары сүнеп күршегә малай-кызларын йөгертүчеләр булды. Әле дә хәтеремдә күрше малаеның елый-елый сөйләгәннәре. Аны әнисе (әтисе үлгән иде) күршегә утка кертеп җибәрә, бу хәл кышның бер көнендә була. Ул вакытта кышын кар күп ява иде, бураннар шундый көчле, урамга чыксаң бер-береңне күрә алмыйсың. Малай соскы белән ут алып кар сырынтысы аша чыкканда егылып китә дә утбашлар тирә-якка сибелә. Ә кардан аларны җыеп алу мөмкин түгел. Ул яңадан күршегә йөгерә. Ләкин икенчегә килгән малайга күршесе башка ут бирми. Әлбиттә аңа әнисеннән яхшы гына эләгә. Менә шуннан калган да инде "ут күрше" дигән әйтем.
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)
Автор турында
Риф Хаҗиәхмәт улы Йөзлекбаев Кырмыскалы районы Яңа Кыешкы авылында туган, бүгенге көндә дә шунда яши. 1991 елда Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Туган авылында урта белем ала. Комсомол оешмасы секретары, рәссам-бизәүче, мәдәният йорты директоры, Кырмыскалы районы гәзите хәбәрчесе булып эшли.
Проза, поэзия, сатира-юмор жанрларында актив иҗат итә. Башкортстан “Китап” нәшриятында “Кайту” исемле беренче китабы 2003 елда басылып чыга. 2004 елда “Илһам чишмәләре” фестивалендә катнашып, “Елмаю” номинациясендә җиңүче була. Бүгенге көндә ул – дистәдән артык үзнәшер китап авторы. Аның сүзләренә егермегә якын җыр иҗат ителгән. 2015 елда район “Илһам” әдәби берләшмәсен оештыра һәм аның рәисе итеп сайлана. Русия һәм Башкортстан Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Тарих, рәсем һәм фото сәнгате белән кызыксына. Яңа Кыешкы авылы һәм “Урал” колхозы тарихын язды. Картиналары ил күләмендә үткәрелгән күргәзмәләр лауреаты булды.