Бик олы, әзмәвердәй гәүдәле, ачык йөзле Назыйф безнең авылныкы түгел иде. Күрәсең, яхшы белгеч буларак миллионер колхозга эшкә чакырылып килгән. Ике катлы йорттан аңа бушка фатир биргәннәр, беренче хатыны укытучы булган. Яшь кенә көенә хатыны яман шеш авыруы белән чирләп китеп, Назыйфны тол калдырып вафат булды диләр. Ул вакытта Назыйф колхозыбызның эре мөгезле мал үрчетү комплексында үгезләр янында эшләгән, директор Фәтхетдинов Фәнил Кыямовичның замы булган. Анда эшкә кергәнче үк Назыйфта «компрессионный перелом позвоночника» булган икән. Комплекста эшләгәндә дә үгезләр берничә тапкыр сөзеп еккан аны. Шуңа карамастан олы гәудәле Назыйф урамны яктыртып дәртле итеп исәнләшеп эшкә йөреде, авыл тормышы мәсьәләләрен чишүдә актив катнашты. Олы корсагы, буе зур булганлыктанмы, бик куренеп тә тормый иде кебек. Әнием Назыйфны бик якын күреп, мактап сөйли иде, чөнки Назыйф авылдагы һәр кешене белә, тормышы белән кызыксынып ярдәм күрсәтә торган булган.
Аралашучан hәм көләч Назыйфны Кандра авылында ялгыз яшәүче тол калган укытучы Рима Миндияр кызы белән таныштырганнар. Бер-берсен ошатып, алар тиз арада өйләнешеп тә куйганнар. Тормышлары матур гына көйләнеп киткән. Икесенең дә балалары әтиләре hәм әниләре сайлаган кешене яхшы кабул иткәннәр. Бигрәк тә Риманың уллары Назыйф белән нык дуслашып киткән, чөнки үги әтиләре төрле эш белән кызыксына hәм хәмер эчми торган кеше булып чыккан. Балыкка йөрергә яратканын белеп, Рима Назыйфка авточана алырга тәкъдим иткән. Сөенешеп, җитмеш меңгә ул чананы алганнар. Февраль аенда Назыйф шул чана белән күлдә балык тотканда кар эрегән урынга батып киткән.
“Шуннан бирле билем озелде”, – дип сөйли Назыйф. Кетонал уколының ампулаларын ватып эчәргә туры килгән кайчак, чөнки биленең авыртуы хәтәр булган. Тотынып та басып булмаган. Риманың бертуган сеңлесе врач Венера Миндияровна киңәше белән КТ үткәргәннәр. КТ ның капсуласына олы гәүдә сыймаганнан больницаның КТ лары ватыла язган. Шулай да белгечләр карап нәтиҗәсен язып биргәннәр. “Аена бер эчә торган кыйммәт дару яздылар, – ди Назыйф. – Сөякләрне савыктыра торган кальцеминнар бирделәр”, дип өсти. Бераздан Туймазы больницасына яткырганнар, андагы хирург тагын КТ үткәреп, "Кабыргаларың ычкынып беткән бит, абый", – дигән. Рима шунда көнен-төнен караучы булып утырган. Инде хәзер өйгә алып кайтканнар.
Авырлыгы зур шул Назыйф гәүдәсенең, гел 100 килодан артык булды. Әле инде кимегән. Гел ятканга күрә аппетиты югалган. “Гәүдәсен уңга-сулга әйләндерүе кыен, күршеләр ярдәме белән генә булдырабыз”, – дип сөйли Рима.
Минем классташым Нурия Григорьева Назыйф белән күптән таныш булган икән. Аның белән бергәләп Назыйфның хәлен белергә бардык. Назыйф белән минем дә танышасым килде. Ул зал бүлмәсенең диванында ятып торган җиреннән безгә шатланып сәлам бирде.
– Кызлар, исәнмесез! Түрдән узыгыз. Элек мин артыгыздан йөри идем, хәзер менә кызлар үзләре өемә килә. Сөенәм шуңа! – дип шаяртып та алды.
Рима йөгертеп кухнядан коймакларын алып чыгып зал өстәленә куйды, чәй әзерли башлады. Назыйф шаяртуын дәвам итте:
– Нурия, син миңа кияүгә чыкмыйча ялгыштың түгелме, иркәм?
Нурия бу шаярудан көлеп җибәрде. Рәхәтләнеп көлә торган матур гадәте бар безнең Нуриянең.
Назыйф инде миңа карады:
– Наҗия, мин Сезне электән белмәвемә үкенәм. Сезнең шагыйрә, җырчы икәнегезне ишеткәнем бар иде, тик күргәнем булмады. Таныш түгелбез. Ә менә китабыгызны укыдым, – диде Назыйф.
Мин җавапсыз калмадым:
– Үзегез турында бераз сөйләсәгез, бәлки, урындагы гәзитебезгә очерк, я хикәя язып җибәрермен.
Бу сүзләремә Назыйф баладай сөенде. Риманы чакырып аның белән сөенечен уртаклашты:
– Кара әле, Рима, Наҗия минем турда гәзиткә очерк язам ди бит, күбрәк сөйлә инде минем яхшы якларымны мактап!
Рима ике катлы фатирлары белән таныштырып чыкты. Ул да минем кебек пенсиядәге тел hәм әдәбият укытучысы икән. Вакыты булганда укучыларны имтиханнарга әзерли икән. “Изге hөнәр, изге эш”, – дип уйлап куйдым мин. Дәресләренең бәясен дә Рима бик аз итеп куйган. Сөйләшеп сүзебез бетмәсә дә без беренче катка төштек hәм кайтырга җыена башладык. Назыйф алып килгән күчтәнәчләр өчен рәхмәт әйтеп, безне тагын да күрергә шат булачагына ышандырды.
Ул көннән соң инде берничә ай үтте. Быел җәй бик эссе килде. Дүрт ай буе һава температурасы плюс кырыктан төшмәде дисәң дә була. Назыйфны тышка чыгара алдылар микән? Хәзер хәле ничек икән? – дигән уйлар борчый башлады. Яңа ел бәйрәме дә килеп җитеп бара. Авыл урамнарын бизәп, өй тәрәзәләрендә, ишек алларында гирляндалар балкый. Назыйф нихәлдә икән? Икенче тапкыр барып хәлен белеп булмады. Классташыма шылтыратыйм әле. Бергәләп барсак әйбәтрәк, Назыйфка да күңеллерәк булыр. Яңа ел – тылсымлы бәйрәм бит ул. Ни сорасаң – шул кабул була, тик сорый белергә кирәк.
Берәр могҗизалы дару табып Назыйфны аягына бастырып булыр микән? Эх, шушы изге теләгебез кабул булсын иде!