(Ахыры.)
Соңгы тапкыр кайчан күрде соң әле ул аны? Әллә бер
төркемдә укып йөреп, соңгы елда бер тапкыр да очрашмаганнар
да булса кирәк? Ул елда Сәмәриянең иң мәшәкатьле,
укуының тыгыз чагы булды шул. Уйлана торгач,
Рәхилә белән очрашмаганнар булып чыга. Ул хастаханәгә
дә килмәгән булган икән шул. Рәхилә аның белән очрашырга
теләмичә, качып йөргән түгелме? Качып котылырмын,
димә. Барыбер бер тотыласың. Кеше арасында хур
итәр, йөземә ябышыр дип куркуы булганмы? Үзенең
гаебен танып, аның чирләп китүенә сәбәпче булуын тоеп,
эчтән борчылса да, Сәмәрия үзе сүз кузгатмаса, Рәхилә
бу вакыйганы онытырга булгандыр, күрәсең. Ул галәмәтләр
Сәмәриянең башына да килмәде, уена да кертмәде.
Фауза әйтмәсә, мәңге ислисе дә юк, ул вакыйганы
бөтенләй оныткан иде инде. Аңа әһәмият тә бирмәде,
уйламады да, уена да кермәде.
Сабакташлары белән очрашканда, алар, гадәттә, Рәхиләнең
хәлен сорашалар иде. Рәхилә турында нинди дә
булса берәр сүз әйтмәсме дип, кызыксынулары булгандыр.
Сәмәрия аларга берни әйтә алмады. Үзе дә хәбәрдар
түгел иде бит. Исәнме, юкмы, беркем дә өзеп кенә
әйтә алмаган иде шул. Суга баткан шикелле юк булды, югалды.
Ниһаять, төрле уйлардан, кичерешләрдән тәмам талчыгып,
таң атар алдыннан гына йокыга талды. Йокы җиңде.
* * *
...Октябрь бәйрәме алдыннан яңа ятак, ниһаять, әзер
булып, аннан урын бирә, бүлә башладылар. Бөтен уңайлыклары
бар. Ике, өч, иң күбе дүрт кеше яшәрлек иркен
бүлмәләр, җитмәсә, институт белән янәшә дә әле. Сәмәрия
белән Рәхилә бер бүлмәгә урнаштылар. Өченче кыз
шул ук курстан, икенче төркемнән иде. Мәрхәбә исемле,
җирән чәчле, сабыр, акыллы кыз. Атналап дежур итәләр,
тату яшиләр иде кебек. Күпме яшәделәр икән? Озак та
түгел бугай. Берничә ай гына. Беркөнне Рәхилә аһылдап
йөгереп кайтып керде. Ул бу көннәрдә бүлмәдә дежур
иде. Сәмәрия әле генә кайтып кергән, капкалап алырга
да өлгермәгән.
– Син кайткансың икән, Сәмәрия. Бик әйбәт булды бит
әле. Минем ашыгыч эшем бар. Бүгенгә генә минем өчен
дежур итеп тор әле!
– Нинди ашыгыч эш?
– Авылдан киләләр. Аларны каршы алырга, магазиннарга
алып барасы иде... Тын алырлык вакытым да юк.
Риза бул инде!
– Ярар, алайса...
Рәхилә ничек ашыгыч кайтып кергән булса, шулай
куян кебек атылып, чыгып та йөгерде. Аның артыннан
ишек ябылып та өлгермәде, яңадан ачылып, бүлмәгә берничә
кеше килеп керде. Сәмәрия тәрәзәгә таба елышты.
Ул аларның кемнәр икәнен дә аңлый алмады. Теге кешеләр
карават асларын, тәрәзә төпләрен, тумбочкаларны
ачып-ачып карап, тикшереп йөрделәр.
– Кем дежур? – дип сорадылар аннары.
Кыз ни әйтергә дә белми торды. Ык-мык итте. Мин,
дисә, ул дежур түгел. Мин димәсә, Рәхиләгә хәзер генә
алыштырырга вәгъдә биреп калды. Сүздә торырга кирәк.
Вәгъдә биргәч, кирәк аны үтәргә. Әйткән сүз – аткан ук.
Баш тарту хыянәт буладыр.
– Мин... – дигән булды.
Аның исем-фамилиясен язып алдылар да сөйләнә-
сөйләнә чыгып киттеләр. Сәмәрия бүлмәгә күз ташлады.
Һәм йөрәге жу итте. Идәндә тузан, тумбочка өсләрендә
тәртипсезлек. Өстәлдә иртәнге чәйдән соң чайкатылмаган
чынаяк, ипи валчыклары, тәрәзә төбендә кап-кара
чәч... Кит, монавы Рәхилә чәчен шунда ташламаса. Аның
чәчләре, аның чәче генә чем-кара. Мәрхәбәнең чәче җирән.
Сәмәриянеке ачык соргылт, кара да түгел, сары да.
Ул чәчен теләсә кайда калдырып ташлап йөрми. Әнисе
һәрчак: «Чәчеңне утырып, алдыңа яулык җәеп, шунда
гына тара. Чәч идәнгә, аяк астына төшсә, баш авыртучан
була. Яулыгыңнан чәчләреңне җыеп алып ягучан бул!» –
дия торган иде.
Кыз ни булганын да аңлый алмый калган иде. Их, юкка
гына Рәхилә урынына дежур булырга ризалашкан. Ул,
комиссия йөриячәген белеп, җыештырырга дип йөгереп
кайткан да, Сәмәрияне күргәч, эшен аңа йөкләп, чыгып
качкан.
Кызның кәефе кырылды. Бүлмәне тиз-тиз җыештырды
да үз-үзен көчләп кенә чәй эчкән булды. Аннары,
семинарга әзерләнергә дип, уку залына китте.
...Бу хәлдән соң аны бүлмәсеннән чыгардылар. Икенче
ятактан, төрле курста, төрле факультетларда укыган унбишләп
кыз торган бүлмәдән урын бирделәр. Караваты
тәрәзә янында булып чыкты.
Сәмәриянең электән дә бик сөйләшеп бара торган
гадәте юк иде. Аралашуын аралашса да, беркем белән
дә якынаеп китә алмады. Ул үзен гел чит утрауда итеп
хис итте. Кызлар да аңа каты кагылмадылар, берни
төпченмәделәр дә. Кагылып-сугылып, этелеп-төртелеп
үскәнгәдерме, ул барына канәгать иде. Кайтып керергә –
почмак, йокларга карават бар, аның янында тумбочка. Ни
кирәк тагын? Булганына риза. Әнисе акча җибәрә алмый
– мөмкинлеге юк. Ике көнгә бер тары боткасы
пешерә дә шуны җылытып ашый. Бүлмәдәге утын ягышлы
плитәгә, күп дигәндә, берьюлы ике кәстрүл куярга
була. Шуңа көн дә тавыш, көн дә тартыш, талаш. Ә кызлар
унбишләп. Бер көтү, дияргә мөмкин.
Кыз беркемгә дә кушылмый, беркем белән тиргәшми,
талашмый, кырлы почмакларны урап үтәргә тырыша. Үзе
беркемгә кысылмагач, аңа да бәйләнүче юк. Аның белән
янәшә караватта Надя исемле марҗа кызы. Ул бик сабыр,
акыллы, ягымлы, ихлас. Күп сөйләми. Һәр көн саен ике
төркем үзара кычкырыша. Надя аларга кысылмый, дәшми.
Бүлмәнең төбендәгеләр: «Һава җитми, форточканы
ачыйк!» – дисә, тәрәзәгә якыннары: «Юк! Ачмыйк, тышта
әче җил, салкын, тегеләй дә болай», – дип шаулашалар.
Берсе килеп ачып куйса, икенчесе ялт итеп ябып китә.
Ә ул тәрәзә янында ятса да, бер сүз дәшми. «Сез
ачтырмаган буласыз. Сәмәриягә суык булса, әйтер иде.
Ул дәшми бит», – диләр. Надя кайчак Сәмәриягә карап-
карап ала. Дәшми инде, түзә, өшесә дә түзә, дип, аны
жәлләп куя. Ул Сәмәриянең төнлә өшеп уянып, еш кына
юрганын әле бер яктан, әле икенче яктан кыстырып маташуын
тоя башлады. Ә беркөнне иртән урыныннан тора
алмады. Надяга кулын изәп, үзе янына килергә чакырды.
Ул Сәмәриягә торырга булышкач, бәдрәфкә, дип ымлады.
Надя аны җитәкләп алып китте.
Бәдрәфкә барып килгәч:
– Надя, син фельдшерга кереп әйт инде. Килеп китсен
әле, – дип, бүлмәдә ятып калды.
Сәмәрия шул ятудан өч тәүлек буе тора алмый ятты.
Аяклары бөгелеп тора, атлый да, баса да алмый башлады.
Бәдрәфкә стенага тотынып, стена буйлап кына йөрде.
– Надя, фельдшерга әйттеңме? Ник килми икән?
– Әйттем. Үзе килсен, ди. Мин аңа сине, үзе килә
алмый, дидем.
Өченче тәүлек ахырында, ниһаять, фельдшер килде.
Ул, авыруга күз ташлау белән, эшнең хөрт икәнен аңлады.
Кызның тәне яна, кайнар, күкрәге горкылдап тора,
аннан гыжылдаган, сызгырган тавышлар килә. Авыруны
тыңлап карады да йөгереп чыгып та китте. Тиздән яңадан
кереп, җәһәт кенә киенергә кушты.
– Ашыгыч ярдәм машинасы чакырттым. Сезгә һич
кичекмәстән хастаханәгә ятарга кирәк. Минем сезнең
чакыруыгызга игътибар итмичә, өч көн буена килмәгәнемне,
зинһар, беркемгә дә әйтмәгез инде, – дип үтенде.
Сәмәрия «ярар» дигәндәй баш какты. Шулай итеп, ул
хастаханәгә эләкте. Аннан чыкканда язгы имтиханнар
тәмамланган, төркемдәшләре өйләренә таралышкан иде
инде. Табибның аны чыгарасы килмәгән иде:
– Сезгә тагын кимендә ике-өч атна ятарга кирәк, –
дигән иде.
– Миңа шифаханәгә юллама бирәләр. Моннан чыккач
та анда китәм, – дип, аңлаткач, өч-дүрт көн ялынгач,
табиб ризалашты.
Кыз расписка язып, чыгып та китте. Әмма баскычтан
төшкәч үк хәленең мөшкеллеген аңлады. Кире борылып
керергә уңайсызланды. Шулкадәр тырышып чыгаруларын
үтенеп, кире борыл, кабаттан ят, имеш. Ул озак уйланып
торды. Кире керергә гарьләнеп, ничек кенә булса да
тулай торакка кайтырга булды.
Ничек кайтып җиткәнен үзе генә белә. Этләнеп, көч-
хәл белән кайтып керде. Аякларының хәле бөтенләй юк,
атлый алмый. Егылып китүе бар. Их, берәр мәрхәмәтле
кеше булса, беләгенә тагылып, өстерәлеп булса да кайтыр
иде! Үч иткәндәй, ник бер кеше очрасын! Юк инде,
юк. Икеме-өчме сәгать үткәндер, чак бусагадан атлап кереп,
караватка егылды. Бәхеткә, ике кыз кайтмый калган.
Берсе имтиханын кабаттан биреп карарга булган икән.
Икенчесе экспедициягә җыена. Шуңа әзерләнеп йөри.
Икенче көнне профкомга килде. Берничә егет бәхәсләшә-
бәхәсләшә сөйләшеп утыра. Өстәл янында утырганына
юллама турында әйткәч, ул егет гаҗәпләнебрәк
куйды, никтер уңайсызлангандай тоелды. Аны таныды
микәнни? Сәмәриянең моңарчы аларның берсен дә күргәне
юк иде. Аның бит профкомга бөтенләй кергәне булмады.
Ярдәм үтенеп яки тегене-моны сорап, хәерчеләп
йөрмәде. Профком дигән нәрсәнең барлыгын да белми иде.
– Ул путевканы икенче кешегә бирдек бит әле. Сезне
хастаханәдән тиз генә чыкмый дип, үзенә сорап алды.
– Ничек инде?! Кемгә бирдегез?
– Хәтерләмим... Бирдек инде. Киткәндер дә инде. Шул
көннәрдә башлана иде бугай... – дигән булды.
Сәмәрия чыгып китте. Даулашырга, үз хакын хакларга
батырлыгы җитмәде.
Күк җимерелеп төшкәндәй булды. Күз аллары караңгыланып
китте, башы әйләнде, йөрәге авырта башлады.
«Ничек инде? Миңа хәзер нишләргә? – дип сөйләнде үзалдына.
– Монда чак килдем. Кая барырга? Нишләргә?»
Бер-ике көннән ул авылына, әнисе янына кайтып китте.
Ә авылда саф һава, яңа сауган, парлары чыгып торган
сөт, каймак, йомырка... Әнисе төрле шифалы үлән
төнәтмәләре, бал, сары май, алоэдан дару ясап эчерде.
Әмма авылда беркемдә дә бал юк. Умарта тотучылар
юк, имеш. Бөтен авылны бер итеп эзләп, сыңар умарта
тоткан бер апаның алдына тезләнеп, кортларының ризыгын
өзеп, күпмедер бал сатып ала алган иде. Шулай итеп,
аны әнисе терелтте. Аның тырышлыгы аркасында терелде.
Шифаханәләрең бер читтә торсын! Аңардан һич тә
ким түгел. Кыз аруланды, аңа хәл керде, төсе үзгәрде,
терелгәндәй булды. Һәм институтта укуын дәвам итәргә
китте. Аңа бер ел ял итәргә тәкъдим иткәннәр иде. Ул
каршы килде, катгый баш тартты. Рөхсәт иттеләр. Яңа
ятактан икенче бүлмәдән урын бирделәр. Дүрт кыз бер
бүлмәдә рәхәтләнеп тату яшәделәр.
* * *
Фауза Сәмәриягә текәлеп карап торды да:
– Син белә идеңме? Ул синнән көнләшә иде бит, –
дип куйды.
– Көнләшергә бернәрсәм дә искитәрлек түгел бугай.
Кем белә инде, бәлки, көнләшкәндер дә. Шөкер, гел
стипендиягә укыдым. Провалсыз укыдым. Аңа хәлемнән
килгәнчә булышырга тырыштым. Аның өчен имтихан бирә
алмыйм бит инде. Һәркем хәленнән килгәнчә тырыша
инде. Ул еш кына сөйләнә иде. «Сиңа рәхәт, уку җиңел
бирелә. Тиз эләктереп аласың. Урыс телен су кебек
эчәсең», – дия иде. Кайчагында: «Их, синдәге бил миндә
булса, егетләрне биетер идем. Бөтен егетләр минеке
булыр иде. Ә син беркемгә дә карамаган буласың», –
дип, билемне тасма белән үлчәргә тотына иде. «Сиңа
бөтен егет кирәкме? Берәү җитмимени», – дип, көлә генә
идем. Гомумән, аның бу сүзләрен көнләшү дип кабул
итмәдем. Эч пошканнан шаярта, дип уйлап, бик игътибар
да итеп бармадым. Ул бит үзе дә сөйкемле кыз иде.
Сипкеле дә үзенә килешеп тора. Кара чәчләре бөдрәләнеп,
колакларына уралып йөзен матурлыйлар. Елмаюы
да килешле. Буе гына кыскарак, гәүдәсе калын, биленең
кайдалыгы беленми, сизелми дә. Ямьсез түгел иде, туп
кебек түгәрәк булса да, матур гына кызыкай иде. Шул
гына. Минем артта нәрсәләр сөйләп йөргәндер, белмәдем,
сүз юллап йөрмәдем.
– Кара әле. Безнең очрашу бик фәһемле булды бит
әле, син ничек уйлыйсың?
– Әлбәттә. Файдалы очрашу булды. Күп нәрсәне ачыкладык.
– Синең өстән йөк төшкән. Ул эшкә урнашкач та сиңа
хәбәр итәргә тиеш булган. Син аны эзләгәнсең.
– Өркетмәгән булсам. Тик шунысы – кайдалыгын ачыклый
алмадым шул. Әмма нәтиҗә ясадым: ул психик чир
белән авырган. Әле без сөйләгән вакыйгадан соң авыруы
көчәйгән. Терелә алмыйча, китеп барган. Чир бер эләксә,
котылу һәркемгә дә эләкми шул.
– Әйе, әйе! Шулай. Син хаклы.
...Кырын эш кырык елдан соң да беленә, диләр. Дистә
еллар үткәч, Сәмәрия үзен борчыган сорауга җавап алды
һәм тынычланды. Аллаһы Тәгаләнең Рәхиләгә биргән
җәзасы билгеле. Әйе, юкка гына качып йөрмәгәндер.
Ә бәлки, төркемдәшләр җыелып, аны сүккәннәрдер дә
әле, акылга утыртканнардыр. Шуңа чире көчәеп, китеп
баргандыр да, юкка гына түгелдер.
Фото: freepik.