Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 ноябрь , 10:36

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Кызлар уйлана... (1)

...Сәмәрия кичен тиз генә йоклап китә алмый озак интекте. Яшь чаклары исенә төште. Рәхиләне кызганудан күзләре яшьләнде.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Кызлар уйлана... (1)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Кызлар уйлана... (1)

Сәмәрия әле шифаханәдә ял итә. Их, шунда бергә
укыганнардан я булмаса авылдан берәрсе очраса! Рәхәтләнеп
сөйләшеп йөрерләр иде. Танышлар очрамасмы
дип, берничә көн рәттән үтеп-сүтеп йөрүчеләрне игътибар
белән күзәтте. Кайда инде ул! Өмете өзелде.
Ә менә бүген бөтенләй көтмәгәндә (Аллаһы Тәгаләнең
кодрәте киң) Фауза килеп чыкмасынмы! Ул алдан күреп,
йөгереп диярлек, якынаер-якынаймастан кычкырып җибәрде:
«Сәмәрия, син дә мондамыни?!» Кочаклашып
күрештеләр. Бу очрашуга икесе дә шултиклем шатлан-
ды – кайтып киткәнче аерылышмадылар. Җитмәсә, Фауза
бергә укыган төркемдәшләрнең һәрберсе белән телефоннан
аралашып тора, һәммәсе турында хәбәрдар икән.
Алар шифаханә белән танышып, урман-яланнары
белән кызыксынып, тауларга, үрләргә менеп, тирә-якның
гүзәллегенә сокланып, хозурланып, чыганакларның, санап
беткесез вак чишмәләрнең гөрләвек кебек челтерәп агуларын
күзәтеп, шул чыганакларның суларын эчеп, күк
бөрлегән ашап йөрделәр. Биредә ул бик күп икән.
Килүләренә яңалары пешеп, аларның килгәнен көтеп
утыра. Алар рәхәтләнеп һәр көн бөрлегән ашадылар,
чыганаклардан сулар эчтеләр. Тирә-якның гүзәллегенә,
табигатьнең байлыгына сокланып туярлык түгел. Рәхәтләнеп,
күңелләре булганчы сөйләштеләр, сөйләшеп сүзләре
бетмәде.
– Рәхиләнең үлгәнен ишеткән идеңме? Үлүе дөрес
булдымы? – дип сорады Фауза.
– Үлдемени? Кайчан? Нишләп? Үлүе чыннан да хакмы?
– Әллә берни дә белмисең инде?
– Төрле имеш-мимеш ишеткән идем ишетүен. Ышанмадым.
– Аның күзләре зур булып ачылган. Карашында
борчылу, кызгану, аптырау, тагын да әллә ниләр хис-
тойгылар чагыла.
– Синең берни белмәвең гаҗәп! Сез дуслар идегез бит.
– Берни дә белмим, дип әйтеп булмый. Кемдер әйткән
иде. Әмма әйткән кеше үзе дә икеләнә иде. Шикелле,
дигән булды. Өзеп кенә ышандырырлык итеп берни әйтә
алмады. Имеш-мимештер инде, дип әллә ни игътибар
бирмәгән идем.
Безнең дуслык кызык кына башланды ул. Шулай
исемлек янында басып торабыз. Фамилияләребез янәшә
булып чыкты. Икебез дә барбыз. Шатланыштык. Сөйләшеп киттек,

таныштык. «Әйдә, дус булыйк!» – дип, ул үзе
тәкъдим итте. Мин ризалаштым.
Безнең дуслык дуслык булдымы икән? Ул берьяклы
гына булган, дип уйлыйм. Ул гел генә миннән аңлап
җиткермәгән дәресләрне аңлатуны үтенә иде. Каршы
килми идем. Миннән дәресләргә әзерләгән язмаларны
күчереп ала торган иде. Бергә йөрмәдек. Бергә бер тапкыр
да беркая да бармадык. Андый урыннарга башкалар
белән йөри иде. Эч серләрен миңа сөйләмәде.
– Анысы шулай. Син кыюсыз булдың шул. Рәхилә
белән күбрәк аралашкач, дусларсыз дип уйлый идек. Син
бит аңа гел ярдәмләштең, аны гел жәлләп, Рәхилә дип
өзелеп тордың.
– Аны жәлләмәү мөмкин түгел иде. Ул бит баш өянәге
белән җәфаланды. Дөресен әйткәндә, аның турында берни
белмим дә. Имтиханнар тәмамлангач, мин аны эзләдем.
Авылга кайтып китте, диделәр.
Абыйсы белән җиңгәсен бер концерт залында тәнәфестә
очраткан идем. Сеңлесе турында нидер әйтү түгел,
бөтенләй сөйләшергә теләмәде. Әйтми торган сере булгандыр,
бәлки. Психик чир булса, кемнең әйтәсе килсен
инде. Я хатыны көнчел булса, мине ул нинди хатын, дип
бәйләнүеннән курыккандыр. Шулай да булуы мөмкин.
Эшләгән заводында профсоюз буенча үрләткәннәр, дип
сөйләгән иде туганы. Дөрес булгандыр. Үзен эре тотты,
минем белән сөйләшергә теләмәвен тойдым да башкача
дәшмәдем. Югыйсә, мине яхшы белә иде. Безне сеңлесе
таныштырган, өчәүләп озак кына сөйләшеп утырган идек.
Ахырда, шифаханәдә ял иткән бер хатын белән сөйләшә
торгач, аның Рәхиләнең якташы икәнен белдем.
Авылдашы ук булып чыкты. Шул хатыннан сораштырган
идем. «Эшли башлагач та, башы авыртып чирләп, эшли
алмады, каядыр киткән, диделәр. Кая киткәнен белмәдем,
башкача күрмәдем, кызыксынмадым. Исәндерме,
юктырмы, белмим, авылда күренми», – дигән иде.
Башкача Рәхилә хакында берни белә алмадым. Дөрес,
оныта да алмадым, гел исемдә булды. Тик ни булганын
барыбер ачыклап булмады. Авылына барырга да уйлаган
идем. Икенче бер авылдашын очратып, шуны белдем:
әнисе дә, апасы да теге дөньяга күчкән, авылда беркемнәре
юк. Абыйсы авылда түгел. Ә Рәхилә каядыр киткәнме,
алып киткәннәрме, йөрмәгез, авылда юк ул, – диде.
– Үлгән ул. Аның чире дә, үлеме дә – Аллаһы Тәгаләнең
аңа биргән җәзасы.
– Кит, алай димә! Ник алай дисең? Аллаһ үзе сакласын
барыбызны да. И Аллаһым! Югалды шул. Соңгы
елда ул миннән качып йөргән кебек тоела иде. Кирәгем
беткәндер. Бәлки, икенче сәбәп булгандыр. Очрашырга
куркып, миннән качып йөрде микән?..
Берәү булса, дустының хәлен белергә тырышыр, килер
иде. Теләге булмаган икән шул. Бермәл, коридорда китеп
барганын күреп, янына барырга омтылган идем. Бара
торгач, югалттым. Әллә кая булды да куйды. Имтиханнар
биреп йөри идек әле ул чакта. Шул гына. Менә әле син
әйткәч, уйлап-уйлап куям да, мин хастаханәдән чыккач,
очрашмаганбыз кебек. Шулай шул, очрашмаган булганбыз
икән. Мин муеннан укуга баткан идем. Күзгә ак-кара
күренмәде, тирә-якта беркемне күрмәдем, күп нәрсәләр
белән кызыксынырга вакытым булмады.
Язгы имтихан вакытында хастаханәдә калдым. Имтиханга
әзерләнәм, лекциягә йөрим, семинарларда да
катнашырга кирәк. Аннары – кышкы имтиханнар. Алар
башланганчы, шөкер, язгыларын (үткән елныкын) биреп
өлгердем. Диплом эше язу, аны яклау, өстәвенә – дәүләт
имтиханы. Вакыт бөтенләй булмаган. Шуларны барыбер
дә ерып чыктым. Төркемдәшләрдән калышырга теләмәдем.
Укуны алар белән бергә тәмамлыйсым килде.
Фауза аны бирелеп тыңлады.
– Һай, тырыш та булгансың икән. Бер кышта шулкадәр
җаваплы эшләр башкаргансың.
– Башыңа төшсә, башмакчы буласың икән. Яшь чакта
ихтыяр көче дә, физик көч тә җитәрлек була шул, – дип
көрсенеп куйды.
...Сәмәрия кичен тиз генә йоклап китә алмый озак
интекте. Яшь чаклары исенә төште. Рәхиләне кызганудан
күзләре яшьләнде. Фауза кызык кына әйтеп куйды әле.
Сәмәрия ул чактагы вакыйгаларны бөтенләй оныткан булган
икән дә. Әйе, Рәхиләнең башы еш авырта иде шул.
Елый-елый, башына тастымал урап, караватка аякларын
күтәреп утыра да тезләрен кочаклап ыңгыраша, шыңшый,
калтырана иде. Әллә психик чире булып, шул көчәеп,
психбольницага салганнармы? Каядыр китте, диделәр
бит. Бәлки, уңайсызланып, ул турыда беркемгә дә әйтмәскә
булганнардыр. Сөйләшергә, әйтергә теләмәүләре
шуңардан түгелме? Бик мөмкин.
Күпме уйларга, уйланырга мөмкин! Йокларга иде.
Ә йокы үч иткәндәй килми дә килми. Сәмәрия хәзер генә
төшенде: ә бит Рәхилә хастаханәгә аның хәлен белергә
бөтенләй килмәгән булган икән дә! Кызлар, күчтәнәчләр
күтәреп, бер генә түгел, берничә тапкыр күмәкләп тә,
берәмләп тә хәл белешеп тордылар. Авырсынмадылар.
Мөгаен, берсе дә килми калмагандыр. Ә алар арасында
Рәхилә булмый иде бит. Азаккы килүләрендә: «Башкача
килә алмабыз инде. Имтиханнар башлана. Сиңа шифаханәгә
юллама бирергә карар иткәннәр. Терел! Йоматауда
сәламәтлегеңне ныгытырсың», – дип, күңелен күтәрергә
тырышканнар иде. Сәмәрия: «Ә Рәхилә нигә килмәде?» –
дип сорашкан иде дә, кызлар бер-берсенә серле генә карашты.
Нәфисә генә: «Ул ни, зачетларын тапшыра алмый
йөри әле», – дигән булды.
Рәхилә килмәсә килмәгәндер, Сәмәрия аның һәр имтихан
алдыннан зачетларын бирә алмый каңгырып йөргәнен
белә, имтиханда шунсыз булмый. Һәр семестрда бер,
я ике провал. Азак аларны яңадан тапшырып йөрергә
кирәклеге көн кебек ачык. Ул шуңа күрә аптырамады да.
Ә менә Надя Русакова, икенче факультеттан булса да,
килгән иде. Җитмәсә, авырып яткан кешегә иң кирәкле,
затлы әйбер – ярты литр бал алып килгән. Сәмәрия
күчтәнәчне алырга уңайсызлангач, Надя: «Ал, Сәмәрия,
ал! Синең хәлдә иң кирәкле нәрсә ул. Ал, кыенсынма!» –
дигән иде. Менә бит ничек дөньяда, нинди мәрхәмәтле
кешеләр дә була. «Борчылма! Тырышып дәвалан, терел!» –
дип, изге теләкләрен әйтеп, аны юатып киткән иде.
Надяны ул онытмады. Аны гел сагынды, күрәсе, хәлләрен
беләсе, рәхмәтләр әйтәсе килеп йөрде. Тик аны ничек
табасың? Кайсы районнан, авылдан икәнен дә, хәтта
факультетын да белми. Ул кайда икән хәзер? Фамилиясе
дә икенчедер. Бер Аллаһ Тәгалә генә белә, ул барысын
да белеп торучы. Аллаһу Тәгалә җәзасын да биреп тора.
Тик адәм баласы аны уйламый да, хәтта сиземләми дә.
Аңлаганнарга аңларлык, уйланганнарга уйланырлык.
Ә бит уйланмыйча, гамьсез генә йөри бирүчеләр дә бихисап.
Фауза дөрес әйткәндер, ахрысы. Рәхиләнең чире дә,
үлеме дә – Аллаһы Тәгаләнең аңа биргән җәзасы, диде
бит. Бәлки, шулайдыр. Сәмәрия Рәхиләгә рәнҗемәгән дә
иде кебек. Аны гаепләү түгел, киресенчә, гел жәлләп искә
алды. Рәхилә, комиссия керәсен белеп, бүлмәдәшенең
берни белмәвеннән файдаланып, аны төп башына
утырткан булып чыга түгелме?
(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Кызлар уйлана... (1)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Кызлар уйлана... (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: