Бу кыз нәрсә эшләп тора соң? Катты да калды. Елга күргәнең юкмы әллә. Ташла инде шул нәрсәңне, ташларга килгәч. Күп уйлама. Соңыннан бәхетең булмас. Эченнән шулай дип үртәлеп торган малайның, ниһаять, түземлеге сынды, йөгереп барып Рәгьдиянең кулыннан чүпрәк курчакны тартып алды да, аны бар көченә селтәп торып елга уртасына, берсен-берсе этә-вата ашыгып аккан бозлар эченә очырды. Вәт шәп булды, курчак барча кызларныкыннан шактый ераккарак барып төште, димәк, бәхете булыр бу кызның.
Камил, яхшы эш эшләгәндәй үз-үзеннән канәгать булып, кыз янына борылып килде. Ә анысы елап тора иде.
– Нигә син минем курчакны суга ыргыттың. Мин хәзер кем белән уйныйм. Әни минем бәләкәй күлмәгемнән эшләп биргән иде, – дип сыктый.
– Соң, башка кызлар күптән ыргытып бетте бит инде, ә син йоклап торасың. Озак йоклаучыны Аллаһ яратмый ди минем әни.
Кызыграк шул бу кыз. Исеме дә, җисеме дә. Чөнки ул килмешәк, ягъни, сәрмәк кызы. Әнә бит ничек сөйләшә, кем белән уйнармын, ди. Нәрсә белән дими. Җитмәсә, Камилгә үпкәләгән була. Син юньсез булганга әллә мин гаепле.
Ә бит алар моңача бер-берсен бик яхшы аңлыйлар иде. Бу хәтта башкалар күзенә дә чалынды кебек. Беркөнне урамнан узганда Вәлия исемле кыз тәрәзәләреннән кычкырып калды.
– Рәгьдия, Рәгьдия, сәрмәк кызы Рәгьдия, – дип тамаклый.
Гарьләнеп үләрсең, җиде яшьтә нинди гашыйклык инде ул. Малай кеше кызларны яклаша инде, бары тик шул. Ә яклашырга туры килә. Бу хәл бер айлап вакыт үткәч булды. Камил чын-чыннан елга буе баласы. Ә менә Рәгьдияләр ялан ягыннан килгән кешеләр, шуңа, ахры, кыз тиз агымлы судан курка. Шулай да нигәдер елга ярына төшеп утыра. Менә бүген дә Камил балык кармаклап маташа, ә Рәгьдия аңардан шактый читтәрәк агымсуга карап утыра. Тик утырмый, җырлый ул. Басалкы гына, моңлы гына әллә нинди көйләр көйләгән була. Аның мондый гадәтен Камил бик өнәп тә бетерми, карчыклар кебек кылана, дип үзенә нәтиҗә дә ясап куйды, ләкин кызга алай сүз тидергәне юк. Киресенчә, бәләкәчнең кәефен күрергә теләп шаяртып алырга булды.
– Рәгьдия, син кемгә дип җырлыйсың? Балыкларның сине тыңларга колагы юк. Тәбрикләргә куллары юк, файдасызга утырасың бит.
– Әлләче, – диде кыз җиңел генә. – Утырам инде. Нигәдер шулай суга карап уйланырга яратам. Кайчак миңа менә шушы елга өсте зур сәхнә булып тоела. Аръяктагы олы чыршыларны кара син, алар минем тыңлаучыларым кебек. Күр, басып тыңлыйлар кебек, әллә алкышлыйлармы?
Камил ник сүз катканына кыенсынды, бу кыз әллә тиле инде. Зур сәхнә, алкышлар, театр... Урман арасындамы? Я инде, кем булып үсәр дә, ничек яшәр бу.
Шул чагында икенче урамда яшәүче Кәрим белән Сәлим күренде. Болар усал малайлар, хулиганнар. Кайбер авылларда килгән кешеләрне болай да бик яратмыйлар, Рәгьдиягә бәйләнә күрмәсеннәр. Ләкин болар “бәйләнеп” тормады, килешли үк күбәләк кебек кенә җиңел кызны суга төртеп төшерделәр. Ай, Рәгьдия йөзә белми бит, агым көчле, хәзер агызып алып китәргә мөмкин. Уйланып торыр мәл түгел, Камил йөгереп барып суга сикерде. Ярый сай урын, кызны тиз генә кулыннан эләктереп алып ярга сөйрәде.
Балалар бәләсен кәмит итеп карап авызларын ерып торган малайлар шуның белән эшне тәмам итмәде, алар Камилны егып салып тукмарга тотынды. Ярый әле Рәгьдия елый-елый өенә йөгерде, Камилның мәсхәрәгә калуын карап тормады.
Әйе, тукмалган кеше сүз белән генә аңлатып булмый торган мәсхәрә кичерә, бер үк вакытта нәфрәте дә кайный. Андый чакта бичара калучы ачуыннан кеше үтерергә дә әзер. Тик шул көчсезлек, мескенлек минутын гына юк итәсе иде. Тукмалган Камил тешен кысып торып басты. Тегеләр сындырып ташлаган кармак сабы бик шәп таякка әйләнгән. Шуны гына эләктереп алды да ул, авырткан җирләрен дә онытып, явызлар артыннан йөгерде. Кизәнеп торып бар көченә Кәримнең аркасына сыдырды. Анысы хәтта авртудан сыны катып дәшәлми торды. Сәлимгә кизәнгән иде, “батыр” малай кинәт кенә җил өргәндәй таеп җибәрде. Бу хәл бәләкәй Камилгә беренче егетлек сыйфаты өстәде. Ул шуны аңлады: көчледән куркырга ярамый. Ә Рәгьдиягә килгәндә, ул бу очрак турында сүз кузгатмады, Камилнең бигрәк тә инде әйтер сүзе юк иде. Тиешле фикер, барлыкка килгән хисләр эчләрендә калды.
Бәхетле балачакның сигез елы үтте дә китте. Бермәлне Камилнең әнисе: “Хөсәеннәр китәләр икән, төянеп яталар иде. И-и бахыркайлар, безнең якта берничек тә ямь тапмадылар шул. Нәрсә җитмидер инде, болай үзләре яхшы кешеләр кебек иде”, – дип сөйләнеп алмасынмы.
Камил чынаягын шык итеп өстәлгә куеп урамга чыгып йөгерде.
– Китәсезме? – диде ул Рәгьдиягә.
– Китәбез, – диде анысы.
Әгәр боларга ундүрт түгел, егерме дүрт яшь булса, берсе әйтер иде каласыңмы дип, икенчесе әйтер иде аласыңмы дип. Юк шул, язмышларының ике төрле булуы бик тә ачык иде. Юкка гына Камилне “Рәгьдия, сәрмәк кызы Рәгьдия” дип үртәделәр. Болар бөтенләй икесе ике төрле кеше иде. Хәтта ике мохит, ике дөнья вәкилләре булды.
Машинаны төяп беттеләр. Шоферның ниндидер эше бар икән, бер сәгатьтән килермен дигән. Бер сәгатьтән? Бик күп вакыт бит бу. Камил Рәгьдиягә ымлады.
– Киттек.
– Әйдә.
Су буйлары. Рәгьдиянең сәхнәсе, тамашачылары. Ничек була инде бу, ятимләнеп калырлармыни?
– Әти шәһәрдә эш тапкан икән. Балаларым урман арасында калмасын, ди.
Кызның сүзләре Камилнең мин-минлегенә тиде. Ә без? Без шул урманны яратып яшибез ләса. Хәтта горурланабыз. Әнә урманнарыбыз башкала төзелешенә йөзәр мең кубометр агач бирә. Әгәр сезгә анда агач өй бирсәләр, бел, Рәгьдия, сез безнең әтиләр кискән урман бүләгендә яшисез булыр.
Шулай да Рәгьдия моңсу. Сирәк-мирәк сүзләр әйтелә. Буш сүзләр. Чөнки алар үткәнне яңартмый, киләчәкне юрамый. Шулай вакыт үтте. Бер сәгать бик кыска вакыт икән ул!
– Кайттыкмы? – диди кыз.
– Кайттык, – диде малай.
* * *
Һәр көн саен йөрәк итем өзелә
Һәм нечкәрә күңел кылларым.
Сыкрап алам, ерагая һаман
Сиңа бара торган юлларым.
Коры үлән бөрешкәндәй, нигә
Сулган кебек минем яшәеш?
Нигә генә яшәп булмый икән
Мәхәббәтле һәм дә яшь килеш?
Сине эзләп барган юлларымда
Өзелмәсә иде сулышым.
Җир баласы – кеше түгелмендер,
Сөю минем барлык булмышым.
Беләм, күрәм, сизеп торам ласа,
Мин табалмам сине, табалмам.
Хыялымда йолдыз эзләмәсәм
Үзем йолдыз булып кабынмам.
Җыр тәмам. Оркестрның соңгы аккордлары тынуга зифа буйлы, мөлаем йөзле артистка итәгатьле итеп кенә баш иде. Халык гөрләтеп кул чаба башлады. Сәхнәдә халык артисткасы, халыкның яраткан артисткасы, республика горурлыгы үзе иде. Концерт тәмам. Әлбәттә, мондый чакта аерым бер шәхесләр гөлләмәләрен күтәреп, йөзләренә бар булган зыялыкларын чыгарып, сабыр гына кыланып сәхнә артына юнәлә. Шуларга ияреп Камил дә алга таба күчә барды. Дөрес, аңа сәерсенеп караучылар да булды, ләкин эндәшүче табылмады.
Камил ишек шакуга эчтән “керегез” дигән тавыш ишетелде. Менә нинди икән ул милләтебезнең мактанычы, сөекле былбылыбыз, гүзәл тавыш иясе.
– Хөрмәтле Рәгьдия ханым, сезнең концертыгыз искиткеч булды, гомергә онтылмаслык бәйрәм бүләк иттегез безгә. Рәхмәт билгесе итеп шушы кечкенә бүләкне кабул итеп алсагыз иде.
Тамашачы керткән бүләкне күргәч данлыклы артисткабызның сөрмәле күзләре зур ачылып китте. Чөнки гадәттәге гөлләмә түгел, ә курчак бүләк итә иде бу кеше. Җитмәсә, магазиннан алынган түгел, ә чүпрәктән тегелгән. Ә башына ялан чәчкәләреннән үрелгән такыя кидерелгән. Артистка гаҗәпләнеп Камилгә карады.
– Сез кем, мин сезне кайдадыр күргән кебекмен дә, бик күптән, ахры, исемә төшерә алмыйм. Очрашканыбыз бармы әллә?
– Очрашканыбыз бар. Хәтта көн саен һәм унике ел буена.
Инде артистка чын-чыннан гаҗәпләнеп җентекләбрәк карады һәм тавышында шатлык яңгырады.
– Камил? Синме бу?
– Әйе, бу мин Рәгьдия. Күптәнге бурычымны кайтарырга дип килгән идем. Бәләкәй чакта мин синең курчагыңны суга ыргыткан идем бит.
– Хәтерлим, әйе, усал идең шул.
– Их Рәгьдия, Рәгьдия, һаман да аңлап җиткермәгәнсең икән. Безнең якта шундый йола, язгы ташу вакытында кызлар чүпрәк курчак төргәкләп ала да, боз акканда суга ташлый. Шулай итсәң алдагы тормыш бәхетле була. Син хәзер бәхетле бит, әйеме?
– Әйе, мин бик бәхетле.
– Шулай дип ышанабыз инде без. Авыл халкы сине онытмый, горурланбыз.
– Рәхмәт.
– Рәгьдия, мөмкин булса, бер сорау бар иде, безнең якны искә аласыңмы соң, тәүге җырларың яңраган Салкын елгабызны сагынмыйсыңмы?
– И Камил, әле генә бик бәхетлемен дидем. Шулай да балачакны сагынмый буламы соң. Ул бит серле, гаҗәеп бер дөнья, зур өметләр мизгеле.
– Ә миңа ачуланмыйсыңмы соң, мин бит моны сорамый калдым.
– Хәзер инде ачуланмыйм, – дип актрисса якты елмаеп җибәрде. – Син бит миңа яхшылык эшләгәнсең. Ә бу курчакны мин кадерләп саклармын. Балаларга рәхмәт. Үзеңә дә рәхмәт. Халкыма зур рәхмәт!
Заһит МУРСИЕВ фотосы.