Барлык яңалыклар
Дөнья бу
7 ноябрь 2024, 22:45

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сөюгә киртә юк?!

Лариса, эшкә чыгу белән, иренә үч итеп, үзе ирләр белән типтерә башлады. Эштән эчеп кайта, төн уртасында чыгып китә иде.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сөюгә киртә юк?!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сөюгә киртә юк?!

Лариса – Марат тарихы

 

Марат базадан үзбәкләрнең яшелчәләрен базарга ташый. Җиде ел яшәп балалары юк иде, хатыны Лариса, ниһаять, авырга калды. Шатланып бәләкәчне көтәләр иде. Ларисага 27 яшь, ә Маратка инде 35. Беркөнне Марат кайтмады. Сатучы хатын Наташаның туган көне иде, шуны билгеләделәр дә, хатын Маратка үзен кайтарып куюын үтенде. Өйгә кайткач, иреннән аерылган хатын Маратны өстәл артына чакырды, аракы чыгарды, үзе, песи кебек, аның янында сырпаланды. Бер-ике укталган иде дә Марат кайтырга, шушы тыгыз тән, ачык изү, юан балтырлар кире туктатты. Бу хәл көнаралаш кабатлана башлады. Азгынлыкның тәмен татып алган Марат, Лариса декретка чыгып, авылга кайтып киткәч, бөтенләй Наташада гына ятты. Көтелгән бәбиләре дөньяга килгән көнне Наташа Маратны хатыны янына  дәваханәгә юри җибәрмәде, ул инде аны хатыныннан көнли башлаган иде. «Бәбидән яңа котылган хатынның сине күрәсе килеп торамы, бүген йөрмә!» – дип юхалап, эчертеп, үзе янында калдырды. Никадәр ялгышканлыгын Марат бүген аңлый инде, әмма соң. Кызларына бүген 11 яшь. Боларны бик авыр кичергән Лариса, эшкә чыгу белән, иренә үч итеп, үзе ирләр белән типтерә башлады. Эштән эчеп кайта, төн уртасында чыгып китә иде. «Үзем боздым хатынны, кызыбыз гына юньле инәй күрмичә, интегеп үсә», – ди Марат. Ул инде эчә дә алмый, «гулять салдыра» да алмый, бер-бер артлы ике инфаркт кичерде. Инвалидлыкта, чак йөри, картайган. Ә Ларисага әле кырык та юк... Ул кайчандыр үз өстеннән көлгән иргә үч итеп типтерә. Мескенләнеп калган ире яныннан матур итеп киенеп, шак-шок басып чыгып китүеннән тәм таба. Ул хәзер берни дә эшли алмый, тиргәшергә дә хәле юк. «Бар, сыпырт Наташаң янына!» – дип кенә авызын яба аның Лариса, ире канәгатьсезлек белдерә башласа. Менә шулай, яхшылык яхшылык алып килә, ә яманлыкның арты да яман шул...  

 

(Дәвамы бар.)

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: