Сиринә – Артур тарихы
Сиринә икенче баласына авырлы чагында аның йөрәк чирле икәнлеге ачыкланды, яшь хатынга хәтта йөклелекне өзәргә дә тәкъдим иттеләр. Әмма Сиринә бу адымга бармады, барысы да яхшы булыр дип өметләнде.
Артур Сиринәне ярата иде. Уллары Айнур өчен дә бик рәхмәтле иде ул аңа. Әле менә кыз алап кайтырга җыеналар... Төнге сменада чагында напарник хатын белән бер-ике тапкыр якынлык кылудан бернәрсә дә булмас әле дип уйлый иде ул. Яратмый бит ул аны, бары тик төннәрен генә бергә үткәрәләр, назланалар. Иртән ул ашкынып өенә кайта....
Әмма без капчыкта ятмый шул. Бу мөнәсәбәтләр турында Сиринәгә җиткерделәр, хәтта бер акыллысы төнге «күңел ачуларның» фотосын да төшереп салган. Телефоныннан боларны караганда Сиринәнең аяк астыннан җир убылган кебек булды.
Кичен ул иренә бу турыда җиткерде. Артур бернәрсә дә дәшмәде. Йокларга яткач та Сиринәнең мыш-мыш елавына йоклап китә алмады, әмма юатырга, аңлатырга үзендә көч тапмады. Иртәгә сөйләшербез әле дип уйлады. Ә иртән... иртән ул хатынының яртылаш суынып беткән гәүдәсен күрде. Ул кан эчендә ята иде. Кан китеп күп кан югалтса да, Сиринә тере иде әле, табиблар аның гомере өчен көрәшеп карады, әмма ни 34 яшьлек хатынны, ни 8 айлык баланы алып кала алмадылар.
Хатынының киемнәрен чыгарып биргәч, ул аның халат кесәсеннән телефонын алды. Анда үзенең пычрак фотоларын күреп, гарьләнде. Шушы ничә секундлык хайвани рәхәтлек өчен ул ничә кешене харап итте, улын ятим калдырды, хатыны белән тумаган да баласын гүргә илтеп тыкты!
(Дәвамы бар.)
Автор фотосы.