Барлык яңалыклар
Дөнья бу
31 октябрь , 09:07

Наҗия ГӘРӘЕВА. Әти кешегә кул күтәрергә ярамый

Әнием дә бу сүзне гел кабатлый иде: «Улы әтисенә кул күтәрсә, кыска гомерле була», – ди иде ул...

Наҗия ГӘРӘЕВА. Әти кешегә кул күтәрергә ярамый
Наҗия ГӘРӘЕВА. Әти кешегә кул күтәрергә ярамый

Бервакыт ирем нык кына эчә башлады. Эчкән кешене күрми генә үстем дип әйтә алмыйм, тик исерек абый-апалар миндә тискәре хисләр тудыра торган булды: күрәсем килми иде. Ничек тә алар яныннан китеп котылырга тырыша идем. Ә үз иреңнән кая китеп котыласың? Кешегә сөйләве оят, тизрәк аны кеше кыяфәтенә кайтару ысулларын эзлисең. Ләкин ул чирдән тиз генә котылып булмавын, ярдәм кирәген аңлыйсың. Балалардан да ярдәм сорарга туры килә.

Быел бигрәк тә авыр булды, чөнки сәламәтлегем какшап  операция ясаттым, хуҗалыкта, бакчада эшләргә хәлем юк. Шулай да акрын гына аякка басам, ашарга әзерли ала башладым, мунча керә алам. Ирем авыр эшләрне үз өстенэ алып, андый авырлыкларны, гомумән, тормышыбызда киметү ягын карый башладык.

Каян килеп чыкты бу аракы эчү дигән бәла, каян ничек башланды – үзем дә хәтерләмим инде. Котылу чарасын эзләп карыйм, үгет-нәсихәт керми икән эчкән кеше башына. Ярдәмгә олы улыбызны чакырдым, бәлки, аның акылы җитәр дип. Уйлыйбыз бергәләп, тик без уйлаган ысулларны әтисе дә, безнең тормыш та кабул итми. Тагын уйлыйбыз.

Беркөнне Уфадан иптәш хатын шылтыратты, аның да проблемасы шул ук икән. Сөйләшеп киттек. Аның уенча, эчүен ташласын өчен малае әтисенә кул күтәрергә, хәттә тәпәләп алырга тиеш. «Безнең әтине энем кайтып ярса, озак кына эчми тора, әниебезне рәнжетми яши иде ике-өч ай», – диде ул.

Юк, бу Аллаһ кабул итми торган эш. Шулай икәнен мин тормыш тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам. Әнием дә бу сүзне гел кабатлый иде: «Улы әтисенә кул күтәрсә, кыска гомерле була», – ди иде ул.

Үз туганнарымның тормышына күз салам: Кәшфелгыйлем абыйның иң яраткан һәм иң чибәр улы Гыйлем абый иде, әтисе исемне дә аңа үзенә охшатып кушкан булган. Ә Гыйлем абый, үсеп җиткәч, әтисен эчсә гел кыйнаган икән. Әнисен кызганып шулай иткән диләр, чөнки Кәшфелгыйлем абый җиңгине нык яратса да, эчкән вакытында бик холыксыз булган. Гыйлем абый чынлап та кыска гомерле булды. Уллары әтисез үсеп балигъ булдылар.

Иптәш хатынга Гыйлем абый турында сөйләмәсәм дә, аның шул әтисен кыйнаган энесе, ишетүемчә, дүрт ел элек дөнья куйды бит, яшь иде эле ул – шул исемә төште. Күрәсең, аларның гаиләсендә бу акылны балаларга җиткерүче кеше булмаган. Тагын да әниебезнең акыл хәзинәсе булуын исбат итәм бит мин, аның белән ифрат горурланам.

Балалар, бигрәк тә ир балаларга мөрәҗәгать итеп әйтәм: әтиегезгә бервакытта да кул кутәрмәгез! Ул нинди хәлдә булуга карамастан, түзегез.

Эчкечелек – дәверләрдән безнең көнгә кадәр килгән авыр чир бит ул. Акыл белэн эш итәргә, чирне дәваларга кирәк.

Наҗия ГӘРӘЕВА. Әти кешегә кул күтәрергә ярамый
Наҗия ГӘРӘЕВА. Әти кешегә кул күтәрергә ярамый
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: