Барлык яңалыклар
Дөнья бу
28 октябрь , 10:11

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Яшьлеккә кайту мөмкин түгел. Нәсер

Йөри торгач, үзем укыган җирләргә барып чыкканымны сизми дә калдым. БДУның үзәк корпусы каршында ирексездән тукталып калдым. Шушы тирәләрдә үткән биш елның һәр көне искә төшкән кебек булды...

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Яшьлеккә кайту мөмкин түгел. Нәсер
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Яшьлеккә кайту мөмкин түгел. Нәсер

...Менә ел буе көтелгән көн дә килеп җитте. Соңгы вакытта әллә нигә иләс-миләсләнгән йөрәк “менә чыгам, менә чыгам” дип ярсып тибә. Җәйнең бер матур көнендә мин башкалабыз Уфага таба җилдерәм. Мин утырган автобус минем генә хыялый дөньямда диңгездәге кораб кебек алга ашкына. Гади генә китеп бару түгел бу минем өчен, бу сәяхәт – яшьлегемә кайтып барышым кебек. Тирә-ягымдагы кешеләрне күзәтәм: иртәнге сәгать булганга, кайсы йокымсырап, кайсы уйланып баралар. Бер генә сөйләшкән кеше дә юк, автобус эче әйтерсең лә әкияттәге йокы патшалыгына чумган, тып-тыныч. Һәркем үз дөньясының бетмәс-төкәнмәс уйларына баткан, тормыш мәшакәтьләрен барлап, бүгенге көнгә дә, алдагыларына да план төзеп, үз юллары белән китеп баралар.

Кызык бу адәм дигәнең. Барысы да бертөрле кебек: ике кулы, башы, ике аягы, гәүдәсе. Ә чынында, һәрбер кеше – үзе бер дөнья, аның ни уйлаганын, ни кичергәнен бер алла үзе белә. Менә мин дә, Аллаһы тәгаләнең газиз бер баласы, үз уйларымны бер җепкә тезеп, автобус тәрәзәсеннән безнең якларның җәйге матур табигатен күзәтәм. Мине яшьлегемә таба озатып, сап-сары көнбагыш басулары, кечкенәдән күңелгә бик якын катнаш урманнары, тавык та йөзеп чыгарлык зур булмаган елгалары арттан йөгерәләр. Кайчандыр биш ел буе кайтканда-киткәндә ятланып беткән авыллары артта кала.

Кызык бу кеше хәтере, онытылган дип уйланган нәрсәләр дә, кабат күрүгә, шундук искә тәшәләр. Әйтерсең лә егерме биш ел үтмәгән дә, гомернең икенчерәк, моңсурак чоры башланмаган да кебек. Ике сәгатьлек юл сизелмичә дә үтелде.

Әнә инде Агыйдел күперен чыгып, Салават Юлаевны сәламләп, башкалага килеп тә кердек. Таныш урамнар, йортлар бик якын кешеләрем кебек мине шатланып каршыладылар кебек тоелды миңа. Шәһәрнең һәрбер почмагы үтереп сагындырган, шуңа да урамнарын җәяүләп тә, трамвай, автобусларда да бик озак чарлап йөрдем. Й

өри торгач, үзем укыган җирләргә барып чыкканымны сизми дә калдым. БДУның үзәк корпусы каршында ирексездән тукталып калдым. Шушы тирәләрдә үткән биш елның һәр көне искә төшкән кебек булды. Ишегеннән туганнарымдай якын булып беткән группадашларым килеп чыгардай тоелды. Ләкин, күпме генә катып басып торсам да, берәү дә күренмәде. Моңсуланып, ары киттем. Аякларым үзләреннән үзләре Салават Юлаев һәйкәле ягына алып киттеләр.

Тирә-якта шундый матурлык! Аны сөйләп-аңлатып кына булмас кебек. Безнең Башкортстан кешеләренең иң яраткан җире бу, дисәм, һич ялгышмам. Тирә-яктагы төз каеннар миңа яшьлегемдәге дус егетләрне-кызларны хәтерләттеләр. Ул агачларның яфраклары акрын гына әллә мине, әллә җан дуслары җәйге җилне кайнар сәламләделәр. Аларның шаулавын аста сылу Агыйделкәй дә ишетте бугай. Бу тавыш елганың теге ярындагы агачлар шаулавына тоташты да  бергәләп искиткеч матур моңга әверелделәр. Бу моң монда йөргән һәр кешегә ишетелде сыман.

Иң уртада горур башын артка чөеп, таш атында таш Салават ничәмә ничә еллар утыра. Аның янынамы, әллә шушы хозур табигатькә сокланыргамы агылган кешеләр уйлары белән бер дөньяга, бер заман кешеләренә әвереләләр. Ирексездән, тирә-яктагы халыкны күзәтәм. Әле көндезге эсселек сүрелмәгәнгә, кеше күп түгел. Ә шулай да күбрәк балаларын ияртеп килгән әти-әниләр, әбиләр, бабайлар очраштыра. Алар барысы да бик шатлар, якыннары белән бергә фотога төшәләр, көлешәләр, үз ара сөйләшәләр. Тагы ни кирәк адәм баласына!

Мондый матурлык чорнап алган җирдә күңелсез уйлар да беркемнең башына да килмидер. Ә бәлки монда йөргән кеше урлаша да, кеше рәнҗетә дә алмый торгандыр, чөнки бу җир – изге җир, монда тик яхшы күңелле кешеләр генә киләдер, дигән уйга киләм.

Мин дә, уйларыма чумып, урадым да урадым шул сукмакларны, текәлеп-текәлеп минем кебек йөргәннәрнең йөзләренә карадым, тик яшьлегемдә бергә монда килгән дусларымны очратмадым. Арып-талып, буш урыннарның берсенә барып утырдым да, тагы хатирәләргә чумдым.

Уйларымны кесә телефонымның шылтыравы бүлде. Улым кайдалыгымны сорый, хәлемне белешә. Аның тавышы мине җиргә төшергәндәй булды. Нәрсә саташып-адашып йөрим әле мин? Тиз генә урынымнан тордым да, апамнар яшәгән төбәккә юнәлдем. Исәбем бер кич кунарга да, иртән үк өемә, якыннарым янына кайтып китәргә иде. Өч көнгә дип киткән җирдән бер көндә үк әйләнеп тә кайттым. Булмаган нәрсә артыннан йөргән кеше кебек сиздем мин үземне. Шуңа да ул җирләрдән тизрәк китәргә, качарга тырыштым.

Бик кызганыч, әмма ләкин яшьлеккә юл юк икән бит. Ул юлны кеше таба да алмый, табарга теләми дә, үткәннәргә бер мәл генә үкенеп борылып карый да, үз язмышын үзе дәвам итә икән шул.

***

Автор турында

 1962 елның 6 гыйнварында Туймазы районының Бишкурай авылында дөньяга килгән. Мәктәптә укыганда ук мәкалә, парча, нәсерләре район һәм республика гәзит-журналларында дөнья күрә. 10нчы сыйныфта Туймазыдагы “Алтын башак” әдәби түгәрәгенә йөри башлый. Ул вакытта түгәрәк белән Халисә Шәмсетдинова җитәкчелек итә.

Урта мәктәпне 1979 елда тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегенә укырга керә. 1984 елда диплом алып, Туймазы районы Түбән Сәрдек авылы мәктәбендә рус теле укытучысы булып хезмәт юлын башлый. Ике ел - Ярмөхәмәт, 26 ел Кандра 4нче мәктәбендә рус теле, әдәбиятыннан белем бирә. Бер ел Октябрьский шәһәре “Туган як” гәзитендә журналист булып эшли. Шәхесләр турындагы һәм проблемалы очерклары, нәсерләре, парчалары, мәкаләләре  “Туймазы хәбәрләре”, “Туган як”, “Өмет”, “Кызыл таң”, “Тулпар”, “Юлдаш”, “Татарстан яшьләре”, “Диләфрүз” гәзит-журналларында даими басыла. 2015нче елда “Өмет” гәзитенең лауреаты исемен яулады. 2017  елда “Гомер көзләремә кергәндә”, 2018 дә “Ата-ана хакы”, 2022 елда “Балачак сукмаклары” дигән җыентыклары үзнәшер юлы белән дөнья күрде. Якташлары иҗатын туплаган җыентыклары да чыкты.

2018 елдан Башкортстан һәм Россия Журналистлар берлеге әгъзасы.  Берничә ел “Туймазы хәбәрләре” редакциясе каршындагы “Алтын башак” әдәби берләшмәсенең татар төркемен җитәкләде.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Яшьлеккә кайту мөмкин түгел. Нәсер
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Яшьлеккә кайту мөмкин түгел. Нәсер
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: