Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 октябрь , 22:04

Нәдhәт ФӘТХИЕВ. Үлек тә милек

Әнисен күмеп  каберенә багана утыртканнан соң, беркайчан да зиратка менмәде. Әнисенең кабере исемсез калды. Зират калкулыкта урнашкан, урамнан күренеп  тора. Таймас зиратка таба карарга да курыкты. Караса, әнисе йодрык күрсәтер кебек тоелды.

Нәдhәт ФӘТХИЕВ. Үлек тә милек
Нәдhәт ФӘТХИЕВ. Үлек тә милек

Таймасның әнисе Корбанбикә дөньядан китәр алдыннан  улына үзен авылда җирләтергә васыять әйтте:

– Улым, әтиең, барлык туганнар авыл зиратында төпләнделәр, мине дә шунда илтерсез инде. Һәркемне үз туфрагы үзенә тарта, минем дә ата-бабалар җирендә ятасым килә, – диде.

– Әнкәй, hич тә борчылма, аягыңа баса башладың, терелерсең, үлем турында уйлама, – диде Таймас, әнисенең авыруы унлата көчәйсә дә. Бераз уйлап торгач, дәвам итте:

– Әнкәй, hәммәбез дә бу дөньяга вакытлы гына килгәнбез. Вакыты җиткәч, мин дә әтием янына барырмын.

Бу сүзләр әнисенең васыятен үтәячәген аңлата иде.

Иртәнгә таба Корбанбикә якты дөнья белән хушлашты.

Таймаска әнисен авылга илтергә кирәк. Китәр алдыннан күршеләре Зөлкәбирә апасына керде.

– Зөлкәбирә апа, әнкәй авылга кайтырга сорый, илтеп куям әле, рәхәтләнеп авыл табигатенә сыешып ял итсен. Мин юкта син безнең ишеккә күз-колак булып тор инде, – диде.

– Таймас улым, бик яхшы, Корбанбикә күп еллар авылда яшәде. Авылда туган кешегә шәhәр бик килешми шул.

Таймас анасын кайтару өчен махсус машина яллап җәфаланмады, киендереп машинасының арткы утыргычына утыртып, каеш белән бәйләп тә куйды. Сул кулбашы ишеккә терәлгән, буш урынны төрле әйберләр белән тутырды. Нәкъ йокымсырап утырган  кебек.

Авылга тиз кайтып җиттеләр. Кунакларны туганнары бик җылы каршы алды. Таймас тупсаны атлау белән  апасы Шәмсинур:

– Кунак бар икән, абайламадым да. Чакырылмый килгәннең хакы олы, әйдә, уз, Таймас. Кая әнкәй?

– Әнкәй машинада калды.

– Бар, тизрәк алып кер.

– Әни авылга кайтып җитмәде. Ярты юлны да үтәлмәдек, борылып карасам, әнинең башы алга ауган. Машинаны туктатып арткы ишеген ачсам, әни чак аумады, тотып калдым. Күзләре йомык,  йөзендә тереклек төсе сизелми, куллары салкынайган иде, – дип алдый башлады.

– Әй, Аллам, үлдемени? Юл газабы гүр газабына әйләнгән ич. Нинди күңелне сыкраткыч хәбәр! Авыл түшәгенә кайтып җитмәгән, ичмасам. Май кебек түшәге, терелеп тә китәр иде. И әҗәл, иткән игелекләре өчен генә булса да әнкәйгә бер юлга тими торсаң булыр иде бит.

– Әҗәлдән көт игелек. Икебез дә анасыз калдык, Шәмсинур апа. – Шәмсинурның әле генә нур сипкән күзләре томаланды, елмаюлы иреннәре салынып төште, аяклары калтырады, чак егылмады, Таймас кына тотып калды, үксеп елый башлады. – Апа, үксеп үлекне тергезмәссең, тынычлан әле. Кырык ел балалар дөньясында яшәде. Еш кына безгә булган мәхәббәтен ятим балаларга бүлеште.  Төннәрен  ятим балалар турында уйлап, саташып уянганы турында беләсең. Көндез үзалдына балалар белән сөйләшә иде. Болар барысы да эзсез калмагандыр.

– Әйе, тормыш нык бөкте әнкәйне, күпме кайгылар йотты ул безнең өчен! Аның җан сызлавы тән әрнүеннән күпкә көчле булды. Бик кече күңелле булды шул. Гомере буе бәхетен хезмәт чишмәсеннән тапты, – дип өстәде Шәмсинур.

Мәетне өйгә керткәч ике урындыкка такталар куеп, шуның өстенә  салдылар. Таймас машинасына утырып күрше авылдагы хастаханәгә  китте. Табиб Зөбәрҗәт  белешмә язып Таймаска тоттырды да, шәhәргә кайткач ЗАГСка тапшырырга кушты.  

 Корбанбикәнең үлү хәбәре авылда тиз таралды. Икенче көнне мәет урнашкан өйдә ире-хатыны, карты-карчыгы, баласы-чагасы, килене-кызы, егет-җиләне – бар халык җыелды. Зөбәрҗәт тә килде. Ул Таймас белән бер сыйныфта укыды.

Корбанбикә авылда кырык елдан артык балалар укытты, атказанган укытучы исеменә лаек булды. Авылда ул атламаган тупса калмады. Пенсиягә чыгып берничә ел эшләгәч, мәгариф министрлыгы ярдәмендә фатир алып, калага күчте. Таймаска әнисенең ышанычы балачагыннан ук зур булды.  “Таймас минем өчен ышаныч та, таяныч та”, дия иде Корбанбикә.

Таймас әтисе кебек кыскачарак буйлы, тулы гына яңаклы, соры ябалак күзле, тере кыланышлы, уенчак малай иде. Сөйли башласа, уены-чыны бер булды. Бәләкәй чакта бөтерелеп йөрде. Үсә төшеп борынына  ис кергәч, гыйшыкчан булды, авылда Таймас күз ташламаган кыз калмады. Малайлык шуклыкларын ташлаганчы ук, яшь чыраена олылык төсмере керә башлады. Хак Тәгалә аңа таш ярырдай тавыш биргән. Мәктәптә укыганда Таймас ярым-йорты укыса да, укытучыларының да, әнисенең дә йөзенә кызыллык китермәде.

Мәетне озатыр көнне мәктәптә ике генә дәрес булды. Директоры Зәмфир Зәки улы укытучыларны, укучыларны Корбанбикәне соңгы юлга озатырга барырга чакырды. Күпләр данлыклы укытучыларын озатырга дәрес ташлап та барырга ниятли иде.

Озату чарасы авыл читендә урнашкан мәктәп янәшәсеннән үтә. Мәктәп янында тукталыш ясадылар. Мулла вазифасын үтәүче Сабит җеназа намазы укыды. Укытучысының тәкъдиме буенча педагогия институтын тәмамлап, үз авылына эшкә кайткан Зәмфир Зәки улы беренче булып сүз башлады:

– Хөрмәтле авылдашлар, укытучылар, укучылар! Бөтен авыл кешеләренә белем биргән укытучыбыз Корбанбикә Мирхәйдәр кызы соңгы тапкыр безнең мәктәп белән саубуллаша, мәктәп аның белән хушлаша.  Күзләре яшькә тулган апалар, ант саклаучы абыйлар, башларын түбән игән балалар – барысы да Корбанбикә апаның укучылары. Корбанбикә апа, сез безне белем ташлары чүпләргә өйрәттегез. Без ул мирасны сакларга, сездән калган белем hавасын суларга тырышабыз. Сезнең күзләрдән hәрвакыт гөнаhсыз җан, пакь йөрәк күренеп торды. Ул уллаган, кыз кызлаган анага, безнең укытучыбызга Хак Тәгалә оҗмах түреннән урын бирер, дип ышанам. Тыныч йокла, Корбанбикә апа!

Искә алу сүзләренә әрвахның укучысы, дүрт бала анасы Фәрзәнә кушылды.

– Мин сигезенчедә укыганда күрше сыйныфтагы егет белән йөри башлаган идем, әнием белән әрләшү булды. Теләк үргә тарта, гөнаhы  кирегә тарта дигәндәй, үзем дә сизмәстән тотанаксыз булдым, дәресләргә игътибар сүнде. Корбанбикә апа моны сизеп, бер көнне безгә килде. Әнкәй өйдә юк иде. Ул мине авыл читендәге чишмә буена алып барды. Чишмә кырындагы ташка утырдык. Әрәмәдә төрле күләгәләр уйный, авазлар ишетелә. Чишмәгә кулларын, тамырларын сузган талларда сандугачлар сайрый, баш очында безне тургай күзәтә. Чишмә тирәсе иртәнге чык белән алмазланган. Корбанбикә апа үзенең яшь чагында булган вакыйганы сөйләде. Шул очрашудан соң мин әнием белән килештем, дөньяга, кешеләргә карашым үзгәрде, дәресләргә бирелеп әзерләнә башладым. Корбанбикә апа, минемчә, изгеләр сафыннан. Изге Рамазан аенда туып, изге Мәүлит аенда дөньядан киткән. Юк, китмәгән, ул hәрчак безнең белән булачак. Авыл туфрагы Корбанбикә апаны кочагына алып, мәрхәмәтле ана, безнең шәфкатьле укытучыбыз  итеп саклаячак.

Җеназа урыныннан кузгалгач, укучы малайлар мәрхүмәне алмашлап күтәреп барырга омтылдылар. Олылар моңа каршы килмәде. Биш-алты үсмер алмаша-алмаша олылар белән бергә мәрхүмәне күтәреп, зиратка кадәр бардылар.

Кабер әзер иде. Ап-ак кәфенгә төрелгән мәетне җып-җылы ләхеткә яткырып, ләхетне тап-таза агач такталар белән яптылар. Каберне япкач, Шәмсинур елаулы тавыш белән:

– Әнкәй, рәнҗеткәнбездер дә, зинhар, бәхиллә, – дип, каберне кочаклады.

Әнисенең җидесен уздыргач, Таймас калага кайтты.

Кайтыр алдыннан апасы Таймасның бавырына керердәй булып үзенең киңәшләрен бирде:

– Таймас, гаиләңнән колак кактың, әнисез калдык, тормышыңны тәртипкә салырга тырыш. Акыл белән эш ит, эчүеңне ташла. Хатыннар килер дә китәр, туганнарыңны онытма. Әнкәйнең хәер-догаларын онытма, балаларыңны ташлый күрмә, – дип калды.

Кайткач та  Таймас Зөлкәбирә апасына керде. Авыл әнисен ничек каршылаганын сөйләде.

– Улым,  бик игелекле эш кылдың. Монда чирләсәң, гел дару эчерәләр, гадәтләнеп китәсең дә, файдасы да бетә. Туган авыл hавасы, көмеш суы булганда, даруларың читтә торсын. Безгә тән даруыннан бигрәк, җан даруы, күңел даруы кирәк...  

Таймас очын очка бәйли алмаган чакларда әнисенең пенсиясенә яшәде. Әнисенең картасы белән банкоматтан акча  ала иде.

Шәhәрдәге күршеләре, танышлары өчен Корбанбикә авылда яши. Анда күпме яшәячәген беркем дә белми. Белмәгәннең башы да авыртмый. “Әниемне берникадәр вакыт исән итеп тоярга буладыр бит. Документлары кулда, справка кесәмдә, пенсия картасы миндә”, дип уйлады, үзенең уңышлы карар кабул итүенә канәгатьләнеп.

 

* * *

Таймас соңгы елларда бик үзгәргән иде. Уйлары икеле-микеле булды. Ике кабат эш урынын алыштырды, барыбер җитәрлек акча алмады, хатыны белән тыныша алмый башлады. Гаиләсендә эш пешмәгәч, торырга әнисенә күчкән иде.

Көзгә таба Таймас гаиләсенә барды. Аерган хатыны, ике баласы өйдә иде. Ишектән керү белән балаларына ташланды. Өстәлгә бер тартма кәнфит куйды. Кызын кочаклап үпте, малаеның башыннан сыйпады.

Хатын балаларының атасын салкын каршы алды. Чырае балан капкан кешегә охшаган иде. Бераз тыныч кына утыргач, кухняга кереп китте. Таймас аның артыннан ияреп кухняның ишеген япты.

– Япма, нигә ябасың? – диде хатыны.

– Сөйләшик әле, Сания. Дүрт ай инде балаларга ярдәм итә алмадым, гафу ит. Хәзер, Аллаһка шөкер, мөмкинлек туа башлады, сезне ярдәмсез калдырмам, кыенсынмасаң, ешрак килеп тә йөрермен, балалар сагындыра. – Таймас хатынга күпмедер акча сузды. Сания башын күтәреп, аптырап Таймаска карады, юеш кулларын алъяпкыч итәгенә сөртеп, акчаны алды. Кулындагы акчаларны санады да:

– Рәхмәт инде, балаларыңны онытмагач, Нәгыймне мәктәпкә әзерләргә җитәр кебек. Инәкәй нихәлдә калды? Авыл hавасы шифалы булсын инде.

– Әй, Саниякәем, авыл әнкәйне бик канәгать каршы алды, туганнар ифрат сөенде, әнкәбез ялгыз булмаячак. Мин анда чакта безнең өйдән кеше өзелмәде. Укытучылар, мәктәп директоры килде. Төрле күчтәнәчләр белән суыткычны, шкафларны тутырдылар. Бер-ике айдан үзем тагын кайтып әйләнәм әле, – диде.

Чәйдән соң бераз сөйләшеп утыргач, Таймас кайтырга  юнәлде.

Күңеле көр, йөзенә шатлык төсе кергән,  хатыны куып чыгармады, артык зарланмады да, балалары да канәгать калды.

Аның кая да булса барасы килде. Күптән очрашмаган  танышы Иделман исенә төште һәм кибеттән коньяк алып, җилфер-җилфер атлап, танышына юнәлде.

Иделманда озак кына утырдылар. Уртак сүзләр җитәрлек иде. Тышта караңгылык куера башлагач, Таймас кайтырга булды. Урамга чыккач  исерүе җитмәгәндәй тоелды. Кибет аша сумкасына тагы бер ярты тыгып өенә кайтты. Кунактан соң күңел капчыгы көр, үлеп ашыйсы килә, тамак ялгарга булды. Кухняда өстәл әзерләде. Беренче тостны бушату белән  чебен йөдәтә башлады. Чебен, башта  үзенең барлыгын белдереп, Таймасның баш очында тыз-быз очып йөрде дә, маңгаена кунды. Таймас  чебенне чабаклаганчы,  тегесе өстәлгә төшеп бии башлады.  Безелдәве  йорт чебененекенә охшамаган, әллә кигәвен, әллә май кондызы. Кулына чебен үтергеч алу белән, шунда ук тегесе юк булды. Кухняда сап-сары күбәләк зыр-зыр килеп оча башлады. Шкаф башына кунды да Таймасны күзәтә. Күбәләк чебен түгел, сугып үтерәсе килми.  Өстәлдәге нигъмәтләрен тотып залга күчәргә мәҗбүр булды. Ишекләре ябык булса да, күбәләк аннан да алда залга очып керде. Таймас күбәләкнең әрсезлеген әрләргә сүзләр тапмады. Теленә сүгенү сүзләре килде.  Шулвакыт: “Син исән чагында, мин дә исәннәр санында”, дигән тавыш ишетелгән кебек тоелды. Таймасның  зиhене таралды, ясаган чәен эчеп тә бетерми урамга атылды. Урам кичке томан пәрдәсенә төрелгән, кешеләр күренми.

Бераз махмырдан арынгач, кайтып йокларга ятты. Азмы-күпме вакыттан ишектә звонок шалтырады. Ишекне ачса,  каршында ак кәфен ябынган әнисе Корбанбикә басып тора. Кәфен эченнән:

– Син исән чагында, мин дә исәннәр санында, – дигән сүзләр ишетелде. Таймасның башы әйләнеп тупсага ауды. Бераздан бәрелгән җире авыртудан уянып китте. Ишек бикле, беркем дә юк…Төш ич бу дип уйласа да тынычлана алмады. Таймас төне буе йокылы-уяулы булды. Иртә булса да эшкә җыена башлады. Кухняга чыкты. Анда тавышсыз-тынсыз теге сап-сары күбәләк очып йөри. Ашыкканда күбәләк кайгысы булмады,  чәй дә эчми, торып эшкә китте.

Үз вакыты белән көз дә  килде. Таймас атна-ун көн хәмерне исенә дә китермәде. Эшендә дә аны игътибарга алмадылар. Соры көннәр башланды.

 

* * *

Таймас эшен ташлап пенсиягә чыкты, дөресрәге, ташларга мәҗбүр иттеләр. Элек тә  ташчы  һөнәрен сөймәгән Таймаска әнисенең пенсиясен ала башлагач,  эшнең кызыгы бөтенләй калмады. Хезмәт хакын да вакытында бирмиләр.

Җәй көне авылга кайтып йөрде. Әнисен күмеп  каберенә багана утыртканнан соң, беркайчан да зиратка менмәде. Әнисенең кабере исемсез калды. Зират калкулыкта урнашкан, урамнан күренеп  тора. Таймас зиратка таба карарга да курыкты. Караса, әнисе йодрык күрсәтер кебек тоелды.

Көннәрдән бер көнне Таймасның фатирына район  мәгариф бүлегеннән  шалтыраттылар.

– Исәнмесез, район мәгариф бүлеге, Әхмәтнурова Зөлфия Шәрифовна шалтырата, Корбанбикә Мирхәйдәр кызы кирәк иде. Сез кем буласыз?

– Мин аның  улы, Таймас.  Әнкәй  авылда яши.

– Кайчан кайтыр икән?

– Әлегә җыенмый иде.

– Сез барып йөрисезме?

– Әйе.

– Район мәгариф бүлеге Корбанбикә Мирхәйдәр  кызын олы юбилее белән котларга тели. Әниегезне алып кайтсагыз, әйбәт булыр иде. –  Әнисенә туксан яшь икәне Таймасның исенә төште.

– Бер дә рәтем юк шул әле, сырхаудан арына алмыйм, бара алмам, ахры, гафу итегез. – Трубканың теге башында тавыш тынды. Телефоннан сөйләшкәнгә кадәр сау-таза Таймасның йөрәге кага башлады, сулышы кысылды, караватка менеп ятты… Әнисен күз алдыннан уздырды һәм аңын югалтты.

Аларның авылы калага якында гына. Мәгариф бүлеге түрәләре республикадагы атаклы укытучы Корбанбикә Мирхәйдәр кызын авылга барып котларга булдылар.

Шәмсинур әнисенә туксан яшь тулу уңаеннан, хәзрәт чакырып, әрвахлар рухына Коръән укытырга ниятләде. Кунаклар чакырды.

Капка төбенә җиңел машина килеп туктады. Машинадан купшы киемле ике хатын-кыз төшеп Шәмсинурга керделәр. Берсенең кулында  чәчәкләр бәйләме, икенчесе ниндидер тартма тоткан. Аш-су белән мәшгуль Шәмсинур сораулы караш белән кунакларга карады. Янәсе, сез кем буласыз, нинди йомыш белән… Сүзне тартма тоткан кырык-кырык биш яшьләрдәге мәгариф бүлегенең өлкән инспекторы башлады:

– Корбанбикә Мирхәйдәр кызы монда ял итә диделәр, сез кем буласыз?

– Корбанбикәнең кызы Шәмсинур.

– Шәмсинур апа, бер дә кыенсынмагыз, таныш булыйк, без әниегез яшәгән каладан мәгариф бүлеге инспекторлары Лилия Хәйдәровна һәм Зөлфия Шәрифовна. – Сөйләүче  Лилияне уң кулы белән ымлап,  үзен  кулын күкрәгенә куеп күрсәтте. – Без Корбанбикә Мирхәйдәр кызын туксан яшьлек юбилее белән котларга килдек. – Кунаклар көтү, өстәл әзерләү белән мәшәкатьләнгән Шәмсинур котлау белән искә алу төшенчәләрен  аерып өлгермәде.

– Бик вакытлы килгәнсез, хәзер авылдашлар җыелачак, хәзрәтне чакырдым, әнкәй белән әткәйнең  истәлегенә  Коръән укытырга җыенам, түрдән узыгыз, – диде Шәмсинур.

– Нәрсә сөйлисез, Шәмсинур апа!   Кая әниегез?

– Әнкәй вафат булганына ике ел инде. – Бернәрсә дә аңламаган инпекторлар, аптырашка калып, бер-берсенә карады.

Тиздән кунаклар җыела башлады. Инспекторларның күңелендә  төер калса  да, мәшәкатьле  мәҗлеснең зур халык йоласы икәнен аңлап, мәҗлесне ташлап китмәскә булдылар. Шәhәр кунаклары яулыксыз иде. Шәмсинур сандыгыннан алып бизәкле яулыклар бирде.  Зөлфия башта шаяру катыш яулыкны әбиләрчә бәйләп карады.

– Шәмсинур апа, ничегрәк килешер икән? – дип сорады. Әбиләр яшенә җиткән Шәмсинур Зөлфиягә карады да:

– Почмакларын кара-каршы китереп артка бәйләсәгез, матур да, уңайлы да булыр, – диде.  Сүзгә Лилия кысылды:

– Яулык эшләпә түгел, аны бәйли белергә кирәк, – диде.

Данлыклы укытучыны изге теләкләр белән  тәбрикләргә җыенган  Зөлфия Шәрифовна авыр тойгы кичерде. Кайтып бернәрсә дә әйтмәү урынсыз. Нәрсә әйтергә? Күңеленә төен утырды. Илтифат күрсәтепме, инспектор Таймас әйткәннәр турында берничек тә төпченмәде. Хәзрәт Коръән сүрәләре укыгач, мәгарифнең рәсми вәкиле буларак, Зөлфия Шәрифовна болай диде:

– Районның данын күтәргән укытучы Корбанбикә Мирхәйдәр кызы укытучылар өчен үрнәк булды. Ул кулланган методик, алымнар укыту процессына зур ярдәм итте. Авылыгызда Корбанбикә Мирхәйдәр кызы яшәгән йортка мемориаль такта эләргә карар ителде. – Бу сүзләрне кунаклар алкышлап каршы алды.

Мәҗлестән соң инспекторлар Шәмсинурга ияреп зиратка барды. Котларга алып килгән чәчәкләр бәйләмен Корбанбикәнең җир белән тигезләнеп барган кабер өстенә салдылар.

 

* * *

Берничә көннән полиция Таймасның фатирын ачып керә. Алар Таймасның таркала башлаган гәүдәсенә тап булалар, буш шешәләр арасыннан васыятьнамәсен табалар. Васыятьнамәдә аны авылга алып кайтарып җирләү үтенече  язылган була...

 

Фото Мунира ВАФИНА.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: