(Ахыры.)
– Мин бармыйм, əнə күрше кызлары кергəн, алар белəн
йөреп кайтыгыз! – диде ул.
– Кичə без бер аклан таптык, урманда əле җилəк
пешмəгəн, – диеште күрше кызлар. Алар бездəн чак кы-
на өлкəнрəклəр, шулай булса да, үзлəрен генə яланга
җибəрəлəр.
И, яланга чыгарга дисəң безгə генə куш инде! Кему-
зардан чабышып, тəкмəчлəп, кычкырышып, Чагыл тавы-
на таба юнəлдек. Безнең кыланыш кырга сыймыйдыр.
Ə өйдə аягына да баса алмаган, су да йота алмаган
картəни калды. Чагыл тавын урап үтеп, урманга бик тиз
барып җиттек. Урман читеннəн бер юл белəн зур аклан-
га килеп кердек. Монда минем бервакытта да булганым
юк иде. Бу кадəр җилəк тə күргəнем булмагандыр. Тукай
əкиятендəгечə, күз ачып йомганчы, һичшиксез җыярсың
бер чилəк. Башта басылып кына бераз җыйдык, ан-
нан минем ике сеңелкəш, эре җилəк эзлəп, алдыма
төштелəр. Җилəкле акланыбыз тиз үк туплауга əйлəнде.
Бермəл, акланның җайлы җирен сайлап, кем ераккарак
сикерə дип, ярышырга тотындык. Кызып китеп, күрше
кызы Зөлфиянең җилəкле чилəген аударгач кына уеннан туктадык.
Шулвакыт акланга безнең күрше апалар килеп керде.
Алар:
– Менə кайда икəн бу балалар. Барыгыз инде кайтыгыз.
Анда картинəгез дə китеп барды, – диде берсе.
– Кая китте? – дип сорады кече сеңелем.
– Үлеп китте!
– Юк, юк! Ул йоклап кына калды бит!
– Барыгыз кайтыгыз, балалар! Чилəклəрегез дə тулган,
түгə күрмəгез. Монда акланны да таптап бетергəнсез.
Без елый-елый кайтырга чыктык. Күрше кызлары да
безгə кушылып елыйлар. Алар, берсен-берсе бүлеп, ке-
ше үлгəч нəрсə эшлəгəннəрен, нəрсəлəр буласын сөйлəп,
куркытып, безнең елауны көчəйттелəр генə. Җилəктəн
кайтып килгəндə картəнинең мине аркамнан иркəлəп
сөюен, аның кулларының җылысын тойгандай булдым.
Алар бер дə карт, шыр сөяк булып түгел, ə шулкадəр
җылы, йомшак булып тоелдылар.
Без кайтканда өй тулы кеше иде. Картəнинең тагын
ике улы, киленнəре, башка оныклары, бөтен күрше-күлəн
җыелган. Өйгə əле берсе керə, əле берсе чыга. Хатын-
кызлар бар да чиста матур күлмəклəрен кигəннəр, баш-
ларында ак яулык. Һəрберсе əкрен генə елый. Олырак
яшьтəге əбилəр картəни тирəли утырып дисбе тарта.
Əни белəн Мəгърифə зурəнинең елаудан күзлəре шеше-
неп беткəнлеген кайтып кергəч тə сиздем. Ə үзем, өйгə
кергəч тə, картəни яткан почмактан теге ак нурны барла-
дым. Əйе, һаман ул анда иде. Ул мине бик тынычландыр-
ды. Йорт алдына чыгып киттем. Тавыкларга җим бирүче
булмаган, бакчадагы су мичкəлəре дə буш. Без булмагач,
кем су ташысын инде. Чилəклəр алып суга бармакчы бул-
ган идем – кемдер чилəклəремне алып куйды:
– Буш чилəк шыгырдатып йөрмə, ике көндə
яшелчəлəреңə берни булмас, бар, сеңеллəреңне ка-
ра, тавышланып йөрмəсеннəр, – дип, бакчадагы өстəл
янына кертеп җибəрде. Анда самавыр кайнап чыккан.
Торбасын гына күтəреп алып куючы юк икəн. Өйдəн чы-
наяклар алып чыктым, картəни белəн пешергəн ипине,
пычак əзерлəдем, шикəр таптым. Əниемне эзлəп табып,
сеңелемнəрне чəй эчердек.
– Үстең инде кызым! Хəзер хуҗалыктагы бар эш синең
өстеңə төшə инде, балам. Картинəң олы булса да,
һəрнəрсəгə күз-колак иде. – И бу өлкəннəр сөйлəшə дə
инде. Ничек инде ул үзе күз, үзе колак булсын?!
Кичке якка, картəниемне күрəсем килеп, ишеккə бар-
дым. Өчебез дə елашып килеп кердек. Өйгə керү белəн
əбилəр сөйлəнеп алдылар:
– Монысына бигрəк якын инде картинəсе. Картəтəсе
үлгəч, гел аның янында торды лəбаса.
– Менə карап калыгыз картинəгезгə. Нинди матур, ты-
ныч ята. Ул күптəн инде һəммəгезгə дə бəхиллеген бир-
де, – дигəне Миңсара апа булды, ахрысы. Минем башым
əйлəнеп китте, картəни янында кемнəр утырганын ачык
кына күрер хəлдə түгел идем.
– Бигрəк җиңел генə китеп барган бит картинəгез, тор-
мышта да ул фəрештə иде. Киткəндə дə беркемгə авыр-
лыгын салмаган. "Ясин" чыкканнан соң, йоклап киткəн
дə, уянып та тормаган, мəрхүмəкəем. Урыны оҗмахта,
җəннəтнең түрендə була күрсен инде!
– Ул балалары тəүфыйклы, ул оныклары! Күзлəр генə
тимəсен!
– Амин! Амин! – дигəн сүзлəрне ишетеп, күңелем тулып
чыктым мин өйдəн.
Сеңелкəшлəрне кем куна алып киткəндер, мине
Миңсара апа үзлəренə алып керде.
– Соңрак Мəгърифə зурнəң дə кереп ятып алыр. Кайта-
сы кеше булмаса да, картинəңне бер төн өегездə саклый-
быз инде. Курыкмыйсыңмы, кызым?
– Юк! – Догалы өйдə куркалар димени инде.
Икенче көнне иртə белəн Мəгърифə зурəнисе һəм бер
күрше апа чиста чилəклəр белəн тау астындагы коедан
су алып кайттылар. Чилəклəрнең өстен ак тукыма белəн
каплап, аятьлəр укып бəйлəделəр. Аларның артыннан
бер көтү бала-чага иярдек. Без судан кайтучыларның
юлын бүлəргə, тавышланырга тиеш түгел идек. Зур кай-
гы килгəнен аңлапмы, минем шаян, усал сеңелкəшлəр дə
тыңлаучанга əйлəнгəннəр иде.
Мəгърифə зурəни белəн Миңсара апа теге сандыкны
ачып, картəнинең əйберлəрен барладылар да, өйгə кереп
югалдылар. Аяк астында буталып йөрмəгез, ишеккə якын
килмəгез дип, безне бакча якка чыгарып җибəрделəр.
– Картинəгезне юалар, аннан зиратка алып менеп
китəбез, – дип, əтинең абыйсы арбага салып кабык алып
кайтты.
Картəнинең уллары, шул исəптəн əтием дə, йөзлəрендə
үзгəреш булса да күз яше күрсəтмəделəр. Һəркем тыныч
кына үз эшен башкарып йөрде. Эчтə нидидер авырлык
булса да, мин кешелəрнең сүзлəрен ачык ишетə, хəтта
кирəкмəгəнне дə ишетə торган булдым. Менə өйдəн бер
əби чыкты да:
– Сөбханалла, бу зур кыз, картинəсе үлгəнгə бер кай-
гырганга ошамаган, шатлана инде əллə, чыр-чу килеп
тавык-чебеш ашатып йөри! Инəсе генə бик бетеренде.
Ни дисəң дə Гөлзифа йортка гына түгел, бала-чагага да
күз-колак, зур терəк иде. Хəзер аяксыз-күтсез ул өч бала
белəн нишлəр инде?!
– Мəгърифə кайта ди түгелме соң? – Менə шундыйрак
сүзлəр колакка чалынып калды минем. Бик кечкенə бул-
сам да, аларның сөйлəшүлəренə ачуым да килеп китте.
Мин үстем бит инде. Хəтта ипи дə əвəлəп мичкə тыктым.
Менə картəниемне ирлəр кабыкка салып, кабык-
ны ниндидер зур носилка белəн күтəреп зиратка, алып
киттелəр. Капка төбендə бөтенебез елашып, аларны оза-
тып калдык. Əнием сандыктан яулыклар алып, хəергə
таратырсың дип, əтиемə тоттырып җибəрде.
Шул көннəн башлап өебез бушап калды. Өйдəн кеше
өзелмəде, лəкин картəнием җитми иде шул. Лəкин аны
алып киткəч тə, теге ак нур шунда тора иде.
Кем нишлəгəндер, ни сөйлəшкəндер, мин кечкенə
чилəклəремне алып, тау астындагы коега төшеп киттем.
Кое суының тəмен берни белəн дə аңлатып биреп булмый.
əмма үзе бигрəк ерак инде өйгə. Ике тау менəргə кирəк.
Əле җəй көне мин аннан су ала алам, кеше дə еш йөри. Ə
кыш көне чишмəгə картəнием белəн генə йөри идем. Кое тирəли боз, тай-
гак, суы тирəндə. Мин кечкенə, буй җитми. Ыргак белəн əле булса алыр-
га өйрəнə алмадым. Хəтта тəҗрибəле өлкəннəр дə кайчак чилəклəрен кое-
га төшереп җибəрəлəр. Əнə былтыр картəниемнең дə бер чилəген кое
"йоткач", ул бер хəйлə уйлап тапты.
Чилəкне арканга бəйлəп су алдык. Ай-һай, тартып чыгаруы үлем дə соң!
Картəнием дə карт булгач, мин дə һаман үсеп җитə алмагач, көч-хəл
белəн икəүлəп тартып чыгара идек.
– Балакаем, берүзең кое янына килə күрмə. Чилəкле су сине коега
тартып төшерер, – дип, картəнием йөз əйткəндер инде.
Менə əле кое янына килдем дə, шулай бөтенесен искə төшереп, озак ба-
сып тордым. Беренче сыйныфка барган елымны картəни миңа сигез литр
сыешлы чилəклəр алды. Аның бер гадəте бар. Кичтəн бөтен су савыт-
ларын бушатып, аларны чайкатып каплап куяр иде. Иртəн бит юарлык
кына гына су кала. Иң беренче эш итеп, чилəк-көянтəлəр асып, икəүлəп
суга төшəбез. Нинди эш башласак та, картəнием əйтə иде:
– Өйрəн, балам! Эшең кеше өчен булса, өйрəнүең үзең өчен! Адəм ба-
ласы өйрəнə алмаган эш юк ул. Ул күтəрə алмаган авырлык та юк!
Чəй куябыз да, тагын коега китəбез. Хəзер иртəн кем белəн суга төшəрмен инде?
Бик күңелсез уйлар белəн өйгə кайтып керсəм, бөтен халык əле булса
бездə утыра. Өйне юып чыгарганнар. Əтилəр дə картəниемне зират-
та калдырып кайткан. Лəкин минем юанычым бар: өйгə керү белəн теге
ак нурны таптым. Күңелсез уйларым башымнан чыгып киттелəр. Мине
ачулансалар да, эшлəрем күбəеп китеп өлгерми башласам да, мин
шул ак нурларны табып тынычлана торганга əйлəндем. Картəниемне са-
гынып елыйсым килсə дə, ул бик еш төшемə керсə дə, бу нурлар миңа
озак еллар тынычлык китерделəр.
Лəкин мин беркемгə дə серемне сөйлəмəдем. Күрше-тирə əбилəребез бəлəкəйрəк чакта безгə күз-колак
булдылар. Хəтта ипи салышучыбыз да, ачыксак, тамак ялгып чыгарыр
əбилəребез дə булды. Бу əллə "Ясин" укыганда түшəмебезгə кунган ак нур
тəэсире, əллə картинəебез белəн картəтиебезнең исəн чакларында
укыган догаларының Аллаһыга барып ирешеп, аның безгə җибəрелгəн
ярдəме булдымы...
Фото: Freepik.