Бу иртəдə мин өйдəге чыш-пыш сөйлəшүлəргə уянып
киттем. Бик иртə иде, ахрысы, тəрəзəдəн яктылык сүрəн
генə төшə. Нəрсə булганын чамаларга тырышып, шым
гына ятам. Менə бер чилəк су күтəреп, Мəгърифə зурəни
ишектəн килеп керде. Чишмəгə суга төшкəндер инде, таң
сарысы белəн, картəнием əйтмешли. Əни, картəнинең ту-
стаганына су салып, аның караваты янына килде. Аларга
сиздерми генə мин дə, яланаяк булсам да, рəттəн килеп
бастым. Əнилəрнең тыз-быз килүеннəн нəрсəдер булга-
нын бəлəкəй йөрəгем сизенгəн иде инде. Картəниемнең
башын сак кына күтəрттелəр. Ул көч-хəл белəн бер йо-
тымдай гына су капты. Кипкəн хəлсез иреннəрен кый-
мылдатып ялагандай итте дə, зур авырлык белəн:
– Рəхмəт, балалар! – Соңгы сүзе ишетелер ишетелмəс
кенə чыкты. – Миңсара... – Əнием белəн зурəнием бер-
берсенə карашып, аны ярты сүздəн аңладылар булса
кирəк. Əнием чыгып китте. Картəнием көчсез тавышы
белəн: – Улым, – дип, бик мөһим сүз əйтергə җыенгандай,
безнең əтине чакырып алды. – Кызларың җилəккə бар-
сын. – Бу сүзлəр дə көчкə генə əйтелде. Лəкин алар
əтиемə иң зур боерык булып яңгырады, ахры.
– Бар, кызым, туганнарыңны уят, юынып алыгыз да
картəниегез янына килегез. Миңсара апа кергəч, бергəлəп
сүрə тыңларбыз, аннан картəниегезгə җилəк җыеп алып
кайтырсыз. Мин, ун-унбер яшьлек сабый, əле алда ни
буласын күз алдына да китермичə, шатланып, почык бо-
рыннарны уяттым. Мəгърифə зурəни безне картəни яны-
на алып килде. Ул хəлсез куллары белəн безне аркабыз-
дан сөйде.
– Зурəни, нигə картəни тормый? Ник иртүк Миңсара апа
кирəк?
– Кызым, тыныч кына утырыгыз. Күп сораулар бирмəгез.
Картəниегезнең хəле авыр.
Нишлəп авыр булсын, кичə генə безнең белəн бəрəңге
күмүне оештырып, үзе дə берни булмагандай йөгереп
эшлəп йөрде лəбаса. Кичə генə əле: "Кызым, артык
иелмə, билең авыртыр", "Мəгърифə, син шəһəр кешесе
булып киткəч, авыл эшенең рəтен онытып бетергəнсең
икəн! Менə болай тирəнрəк, бигерəк ит, түгəрəклəп өй!",
"Кызым, син бик көчлесең, ай рəхмəт!" – дип, үзенчə
өйрəтеп, дəртлəндереп йөргəн картəнигə нəрсə булды
икəн? Кечкенə күңелем шушы капма-каршылыкны кабул
итə алмый.
Кичə кич сандыгындагы əнигə йөз тапкыр күрсəткəн
əйберлəрне тəртипкə салып, тагын Мəгърифə
зурəниемə дə күрсəтеп маташа иде. Зурəни ел са-
ен безгə Үзбəкстаннан кайта. Картəниемнең бертуган
сеңелесе ул. Алар болай да ул сандыктагы əйберлəрне
ел саен җиллəтеп, һəрбер нəрсəсен урынына куялар
иде. "Үлемтеккə!" дигəн сүзлəрен балалыгыбыз белəн
аңламаганбыз инде.
Əллə, əстəгъфирулла, тəүбə, тəүбə, картəнисе үлə
микəн? Ансыз бик күңелсез булыр бит? Əле өченче көн
генə аның белəн икмəк салдык. Əни икмəккə баш ясап, из-
еп, басып китте дə, картəни өйрəтеп торды, мин икмəкне
əвəлəп, сеңеллəрем майлаган калайга түгəрəклəп сала
бардым. Бер сеңелем, мич эченə кереп дигəндəй, мич-
не кипкəн утыннан бушатты. Мин гомеремдə тəү тапкыр
шырпы сызып, мич ягып җибəрдем.
– Ярдəмчелəрем минем, – дип, картəни үзенең ябык
йомшак куллары белəн безне сөйде.
Кайчагында эшебездəн бигрəк зыяныбыз да күптер
инде. Мичтəн чыккан сеңелебезне корымнан тазарта-та-
зарта елашып беттек, утын керткəндə төпчегебез аягына
утын төшерде. Тавышыбыздан картəнинең колагы тонып
бетə, кайчак, башым авырта дип, урынына барып ята.
Ипине мичкə ул үзе генə куя, безгə рөхсəт итми, "ипине
төшерəсез" ди. Мин башта идəнгə төшерүдəн курка икəн
дисəм, хəзер аңладым инде. Сеңеллəремнəн өлкəнрəк
бит мин. Ə иң күңеллесе – пешкəн икмəкне мичтəн чыга-
рудыр. Ике сəгатьлəп вакыт үткəч, картəни йомшак ястык-
ны күпертеп, өстенə ашъяулык җəя дə, һəрберебезгə
чиста тастымал биреп, үзе кисəү агачы белəн ипилəрне
мичтəн тартып чыгара башлый. Без аның янына чират
торып басабыз. Кемузардан йөгертеп икмəклəрне ашъя-
улык өстенə ташыйбыз. Икмəкнең хуш исе борыннарны
кытыклый.
Инде бу хəллəрдəн соң ни күпме гомер үткəн, ə менə
шушы күренешлəр балачагымның иң сагынып искə ала
торган мəле булып истə калган. Бу күренешне берни
белəн дə чагыштырып булмыйдыр. Мичтə алты икмəк,
биш калай, бер таба. Тавышсыз гына эшлə дə бит инде,
юк шул. Аннан бала-чага буламыни! Шунда берəребез
түзми инде. Пешə-пешə, ашъяулыкта яткан икмəкне
тешлəп ала. Калганнарыбыз кычкырып җибəрə: "Яра-
мый, бирəн!" Тагын картəнигə безне тынычландырырга
туры килə.
Шушы картəнием урыныннан күтəрелə алмый ятсын
инде, кеше көлəр. Менə хəзер, Миңсара апа кергəч, ул
аякка басар əле, Аллаһы боерса. Əнə теге елны үлə
дигəн бозау да уйнаклап йөри əле булса, күрше апа нин-
дидер су гына бирде. Миңсара апаның кулы да, теле дə
шифалы, дилəр өлкəннəр.
Күңелсез уйларны бүлеп, ишектəн əнием килеп керде:
– Ходаем, кичə башына əрекмəн яфрагы да япкан иде.
Кызу сукты микəнни? – дип көялəнеп, картəнием янына
үтте. Аның артыннан иң матур күлмəген, ялтыравык га-
лушын кигəн, ак яулыгын матур итеп бəйлəгəн, Миңсара
апа килеп керде. Əти-əни аңа "апа" дип дəшкəч, без дə
аны туксан дүрт яшенə кадəр "апа" дип əйтəчəкбез əле.
Миңсара апага əле ничə яшь икəнен мин балалыгым
белəн əйтə алмыйм, лəкин бер нəрсəне белəм: ул бик
укымышлы, бөтен сорауга да "Коръəндə болай язылган"
дип җавап таба. Əнилəрнең сөйлəвен тыңлап торганым
бар, авылда аннан башка беркемнең дə Коръəн китабын
яттан белүче юк икəн.
Башка вакытларда көр тавыш белəн кычкырып сəлам
бирүче Миңсара апа өйдəгелəр белəн баш кагып кы-
на исəнлəште дə караватта чалкан яткан ак яулыклы
картəнием янына үтте.
– Əссəламегалəйкүм, Гөлзифа түти, авырып киттеңме
əллə? Бу арада бик шəп йөгереп йөри идең, лəбаса.
– Вəгалəйкемəссалəм, күрше, əйдə үт... Менə
өйдəгелəрнең хəлен, минем үлемемне җиңелəйтеп бер
"Ясин" сүрəсен укып җибəр əле. – Картəниемнең тавы-
шы бик əкрен генə чыкты. Ул бу сүзлəрне əйтеп тə бетерə
алмады бугай, əле менə күп еллардан соң ул нəкъ шулай
əйткəндер кебек тоела.
Артык сорау биреп тормастан, күрше апа өй
эчендəгелəргə күз йөртеп чыкты да (Без һəммəбез
картəниебезне уратып алып утырышкан идек), матур,
көр, моңлы тавыш белəн "Ясин" сүрəсен укырга кереш-
те. Мин, тын алырга да куркып, күрше апаның сихри, ят
сүзлəрне аңларга телəгəндəй катып калдым. Як-ягыма
күз салдым. Таныш булмаган сүзлəрдəн, сихерлəнгəн ке-
бек, барысы да картəниемə текəлгəннəр иде.
Миңа башта ничектер куркыныч булып китте. Нинди-
дер тирəн чокырга егылып төшкəн кебек булдым. Ты-
ным кысылган сымак тоелды. Шуннан картəниемнең
ак яулыгына күзем төште. Ниндидер ак нур чыкты да
аның баш очына түшəмгə менеп кунаклады. Тын алуы
рəхəт булып китте. Җилкəне басып торган ниндидер йөк
төшеп, эчтə бертөрле җиңеллек барлыкка килде. Яңадан
картəниемнең йөзенə, яулыгына күзем төште. Яулык-
тан ак нур чагылып аның йөзен яктырта иде. Сиксəнне
узган картəнием унсигез яшьлек кызлар кебек япь-яшь,
чибəр, йөзендə ник бер сыр булсын. Йөзе шундый тыныч,
моны сурəтлəп бетерерлек сүзне əле дə таба алырдай
түгелмен.
Миңсара апа укып бетергəч, һəркем кулын күтəреп дога
кылды. Мине иң сискəндергəне: "Шушы адəм баласының
əҗəлен җиңелəйт, Раббем!" – дигəн сүзлəр булды.
Картəнием йоклап китте, ахры. Минсара апа аның ку-
лын тотып карады да:
– Йөрəге əкрен генə тибə, йоклый. Тынычлап йокласын.
Төшкə тагын бер кереп урармын, – диде.
Бүген əти белəн əни дə эшкə бармадылар. Əти түбəн
очта яшəгəн абыйсы белəн энесе янына китте. Гомердə
булмаганны, уттай эш өстендə əти белəн əни эшкə бар-
масын əле! Кечкенə күңелгə бу сыймый иде, ике сеңелем
дə тынычсызлана башладылар:
– Əйдə инде тизрəк җилəккə, – дип, Мəгърифə зурəнине
тарткалый башладылар.
(Дәвамы бар.)
Автор үзе турында
Мин, Гаскəрова (Сираева) Гөлүзə Нуриман кызы, 1965нчы елның 9нчы декабрендə Чакмагыш районы Калмашбаш авылында колхозчы гаилəсендə беренче бала булып туганмын.
1983нче елны урта мəктəпне тəмамлагач, БДУга, филология факультетының татар теле һəм əдəбияты бүлегенə укырга кердем. 1988-1994нче елларда Тайняш урта мəктəбендə татар теле укытучысы булып эшлəдем.
Тормышка чыктым, ике улыбыз туды. Ул еллар хезмəттə бик уңышлы булды. Китап укучылар конференциялəре, күрше авыллар буйлап спектакльлəр куеп йөрүлəр күңелдə уелып кал-
ган. Бу чорда укытучы иң хөрмəтле һөнəр иясе иде, əдəбият та хөрмəттə: кызлар-малайлар ярыша-ярыша китап укыган чак. Үземнең өч укучым БДУның һəм БДПУның татар теле
һəм əдəбияты бүлеклəрен тəмамлап, бүгенге көндə ана телен һəм əдəбиятын укыталар.
Ирем яшьли вафат булгач, балаларым белəн Уфа шəһəренə күчеп килдем. 1995нче елдан Уфа шəһəренең 34нче мəктəбендə татар теле, əдəбияты һəм Башкортстан мəдəнияте, тарихы дəреслəре укыттым. Әле хаклы ялдамын. Өлкән яшьтәге әтиемне карыйм.
Кеше язмышлары турында уйлануларымны чагылдырган мəкалəлəрем, хикəялəрем гəзит-журналларда даими басылып килде. Ничек кенə булмасын, Аллаһы Тəгалə миңа ихтыяр көче дə, тырышлык та биргəн. Нинди генə эшкə тотынсам да, ахырына кадəр ерып чыгарга омтылам. Лəкин һəрчак миңа нидер житми кебек, нəрсəнедер дөрес эшлəми кебек идем. Күңел тынычлыгы югалган, сабырлыкның чигенə чыккан мизгеллəр дə булгалады, сəламəтлек тə какшап алды. Олыгаям, ахры, дип, барысына да кул селтəргə уйлаганда, мəчет ишеген ачып керергə мөмкинлек килеп чыкты. Шунда үземнең язмышыма да, тирə-яктагы хəллəргə дə икенче күз белəнрəк карый башладым. Коръəн һəм хəдислəргə нигезлəнеп вəгазь укыган мөгаллимəнең фəрештəлəр турында сөйлəгəнен тыңларга туры килде. Фəрештəлəр балаларга нур яки яктылык булып күренергə мөмкин икəн. Бу хакта элек тə кемнəндер, каяндыр ишеткəн, укыган булсам да, колакка элми генə үткəреп җибəргəнмендер. Ə бу юлы келт итеп балачагымда күргəннəрем күз алдыма килде. Йортыма канатланып кайттым! Бер дəрестə мине гомерем буена озатып килгəн сорауларыма җавап таптым бит! Кайту белəн шул балачак хатирəлəремне, сəйлəннəр тезгəндəй, дəфтəр битенə язып та куйдым. Нинди генə эшлəр башкарсам да, мондый тизлектə башкарган эшемне белмим. Аллаһым сабый чагымда ук миңа үзенең рəхмəт фəрештəлəрен нур итеп җибəргəн икəн! Мин генə туры юлга төшə алмый адашып-каңгырып йөргəнмен лəбаса.
Хөрмəтле укучылар! Һəммəгезгə дə тəн сəламəтлеге, җан тынычлыгы телим. Аллаһы Тəгалə сезне бəла-казалардан, сакласын, сабырлыклар бирсен, адашканнарыбызны, ялгышканнарыбызны туры юлга төшерсен.