Гөлия гөлләр ярата. Авылда
әнисе дә күп итеп өйдә – гөлләр,
бакчада чәчәкләр үстерде. Кыз
шәһәргә укырга килеп, тулай то-
ракка урнашкач та тәрәзә төбен
матур-матур гөлләр белән тутыр-
ды. Пенсиядәге ялгыз әнисенең
генә кызын шәһәрдә укытырга
акчасы җитми иде, шуңа Гөлия
чәчәк кибетенә сатучы булып ур-
нашты. Матур-матур гөлләмәләр
ясау, чәчәкләрне карау аның
күңеленә рәхәтлек тә бирә иде.
Курсташ кызлары дискотека,
паркларда һәм башка күңел ачу
урыннарында йөргәндә Гөлия
чәчәкләре янында кайнашты.
Берчак кибеткә 25 яшьләр
тирәсендәге озын буйлы матур
гына бер егет килеп керде.
– Миңа иң матур гөлләмә кирәк
иде, – диде ул кызның күзләренә
туп-туры карап.
Гөлия бер мизгелгә югалып
калды. Кара керфекләр арасын-
нан аңа баккан матур коңгырт
күзләр серле дә, шаян да, шул
ук вакытта аз гына уйчан һәм са-
гышлы да иде.
– Матур гөлләмәләр күп бездә.
Якын кешегезгә чәчәкләр белән
нәрсә белдерергә телисез? Яра-
тумы, ихтираммы, әллә рәхмәт
хисеме?
– Нууу.... – Егет бераз сүзсез
торды. – Шул хисләрнең бары-
сын да белдерә торган берәр бик
матур гөлләмә эшләгез әле.
Күңелен биреп, бик тыры-
шып эшләгән искиткеч матур
чәчәкләр бәйләмен алып чыгып
киткән егеткә кыз тәрәзәдән озак
карап торды.
– Гөлназ, мин гашыйк булдым... –
Гөлия дәрестән кайтканда
иптәш кызына күңелен бушатыр-
га булды.
– Ооо! Ниһаять! Кем инде ул
бәхетле кеше?
Кыз чәчәкләр алырга кергән
егет хакында сөйләп бирде.
Гөлназ барган җиреннән туктап
калды да:
– Гөлия, син шул гөлләрең
янында саташа башладың, ахры.
Ничек инде бер тапкыр күргән,
исемен дә белмәгән егеткә
башыңны югалтып гашыйк бу-
лырга мөмкин? Аның сөйгәне
барлыгы да көн кебек ачык –
чәчәкләр кемгә алынган дип
уйлыйсың? – диде күзләрен шар
итеп ачып.
– Беләм, беләм, аның йөрәге
буш түгел икәнен шунда ук
аңладым инде, ул бит чәчәкләрне
шундый сөю белән сайлады....
Тик йөрәккә боерып булмый бит...
– Дааа... Сине коткарырга кирәк!
Һәм кызлар Гөлияне шимбә
көнне “коткарырга” булды –
үзләре белән үгетләп дискотека-
га алып китте. Кыстап биергә чы-
гардылар, күңел ачтылар. Матур
кызлар белән танышырга теләүче
егетләр дә күп булды. Соңыннан
Гөлияне дә Айдар исемле бер
егет озатып куярга теләде. Кыз
каршы килмәде. Егетнең аны
көлдерергә тырышып, юк-бар
сөйләвен тыңлый-тыңлый акрын
гына тулай торакларына таба
атлады. Кайтып җиткәндәрәк Ай-
дар кызның иңнәреннән кочарга
теләгән иде, Гөлия дертләп ки-
теп, читкә тайпылды.
– Гафу ит, минем сөйгән кешем
бар, – дип, тиз генә кереп китү
ягын карады.
Бүлмәсенә кергәч, караватына
капланып, түгелеп елады Гөлия.
Хәтта чит кулларның аңа кагылуы
да теге, күңеленнән һич чыкмаган
коңгырт күзле егеткә хыянәт ке-
бек тоела иде...
Ә коңгырт күзләр иясе чәчәк
кибетенә атнасына бер-ике
тапкыр кереп йөри башлады.
Гөлиянең күзләренә туп-туры
карап сөйләшә, көлдерә, шая-
ра иде. Кыз җавапсыз мәхәббәт
диңгезенә көннән-көн тирәнрәк
чумганын аңлады. “Сөйгәнен ни-
чек еш чәчәкләр белән сөендерә,
бик яратадыр, күрәсең”, – дип са-
гышланып уйлады ул.
Бервакыт егет югалды. Бер атна
үтте, ике... Гөлиянең төсе качты,
хәтта ябыгып китте. Егетне бик
сагынды ул, күрәсе, сөйләшәсе
килә иде. Инде өметен өзгән кыз-
ны сискәндереп, беркөнне ишектә
коңгырт күзләр иясе күренде.
– Исәнмесез! – Гөлияне егет
бик шатланып сәламләде.
– Исәнмесез... – Кыз чиксез дул-
кынлануын яшерергә тырышып,
карашын аска төбәде.
– Гөлия, миңа дөньядагы иң
матур гөлләмә кирәк иде.
– Һәрвакыттагычамы? – дип ел-
майды кыз.
– Бу юлы үзегез яраткан иң ма-
тур чәчәкләрне сайлагыз әле.
– Сөйгәнегезнең зәвыгы үзгәрдеме,
әллә башкага күзегез төштеме?
– Гөлия үзендә шаярырга
көч тапты.
– Теге гөлләмәләр хастаханәдә
яткан авыру әнием өчен иде бит.
Аны инде ике атна элек чыгарды-
лар. Бүгенге гөлләмә, чынлап та,
күңелемне яулаган бер матур кыз
өчен.
– Аңлашылды, – диде Гөлия
йөрәк януларын сиздермәскә ты-
рышып һәм иң матур чәчәкләрдән
гөлләмә ясап, егеткә сузды. –
Уңышлар телим!
– Рәхмәт, – дип елмайды
егет, тик китәргә ашыкмады,
киресенчә, кыз янына якын ук
килеп, чәчәкләрне сузды: – Бу
гөлләмә Сезгә, Гөлия!
– Миңа?..
– Әйе, күңелемне яулаучы
зат Сез ул. Шундый ачык, матур
күңелле гүзәл кызны минем бер-
кайчан да очратканым булма-
ды. Әнием савыгып чыккач, Сез
эшләгән кибеткә кереп йөрергә
сәбәп бетте. Сезне күрмәгәч,
миңа бик күңелсез. Әгәр мөмкин
булса, бүген кичен бергәләп ки-
нога барырга чакырыр идем.
Гөлия уттай янган битләрен бе-
разга учлары белән каплап тор-
ды да, бөтен батырлыгын җыеп,
егетнең күзләренә туп-туры ка-
рап елмайды:
– Мин риза...