Безнең бригада апрель азакларыннан
башлап ерак тайгада җиңел кулдан ике
нефть скважинасы бораулап алгач, җəйге
эссе бер кичтə буровой манарасын,
җиһазларын сөйрəтеп, дизель моторла-
ры белəн шаулап бер авыл янына якын-
лашты. Мастерыбыз – аюдай таза
гəүдəле ир уртасы кеше Кузьма
Христофорович əйткəнчə, биредə без
яңа скважина ачарга, димəк, ике-өч
айлап гомеребезне уздырырга тиеш
идек.
Мин тирəн буразналар сызып чайкала-
чайкала авыр гына шуган вышка баскыч-
ларыннан өскə үрмəлəдем. Кызыксынып
авыл ягына текəлдем. Гөмбəзендəге
тəрəзəлəре белəн кояшта ялтырап иске
чиркəү күзгə ташланды. Иркен чəчелеп
утырган йортлар, озын урам күренде.
Күзлəремне дулкынланып яткан аксыл
иген басулары, куе яшел болыннар
иркəлəп алды. Утрау-утрау үскəн камыш-
лар арасыннан күл ялтырады. Күл
өстендə кыелып-кыелып, канатлары
белəн бер суга тия язып, бер һавага
ыргытылып, акчарлаклар оча иде.
Кешелəргə, ыгы-зыгылы тормышка
якынаю күңелдə җиңеллек уятты. Эшлəве
дə кызык булыр монда. Караңгы тайга,
аюлар туйдырган иде инде.
Бораулау манарасын геологлар
билгелəгəн урынга, калкулыкка китереп,
як-ягыннан трослар белəн ныгыта баш-
лауга, тирə-юньне карга көтүедəй бала-
чага каплап алды. Биек манарага төртə-
төртə нидер сөйлилəр, кычкыралар. Ə
кайбер əтəч йөрəклəр якын ук килеп
тимерлəрне капшап карарга, егетлəр
белəн сүз алыша башларга да
өлгерделəр.
Беркетəсен-беркетеп, тегесен-
монысын карагач һəм мастер, “инде
бүгенгə җитəр, егетлəр”, дигəч, бераз
сулыш алырга, тəмəке көйрəтергə утыр-
дык. Əкəмəт күрергə бала-чага гына
түгел, олылар да килгəн икəн... Күзлəрем
яшь-җилкенчəклəр төркемендəге ак
күлмəкле бер кызда тукталып калды.
Унбиш-уналты яшьлек иде ул. Яшен
чамалавым буй тартып инде рəвешкə
кереп барган гəүдəсенə һəм əле һаман
да балалык сыйфатларын җуймаган
йөзенə багудан килə, билгеле. Əнə нинди
гаҗəпсенеп, үтə самимилек һəм кызык-
сыну белəн манарага карый.
Сабырсызлык белəн барысын күрергə,
карап калырга ашыга. Əледəн-əле кулын
каш өстенə куя, күзлəрен кичке кояшның
кызгылт нурыннан күлəгəли... Талгын
җил, иркəлəп, аның җилкəсенə таралган
дулкын-дулкын сары чəчлəрен, нəфис
гəүдəсенə сыланган кыска күлмəк итəген
селкеткəли.
Мин янымда утырган Данилның янты-
гына төртəм. Лəкин аның миндə гаме юк,
бригаданың көлке капчыгы җирəн
Гаврошның мəзəген тыңлап эче катып
көлə.
– Йə, Данилушка, шайтан кытыкла-
мыйдыр бит? – дим, ак күлмəкле кызга
ымлап. – Күр, чибəрме?
Данил, көлүеннəн тыелып, мин ымла-
ган тарафка күз сала. Йөзендəге елмаю
дикъкать, кызыксыну белəн алмашына.
“Һəйбəт” дип, баш бармагын тырпайта.
Аннан өстəп куя:
– Əллə шобага салабызмы? Буровоена
соклангач, егетлəренə дə гашыйк бул-
мый түзмəс ул.
– Син чибəррəк, Данилушка, сиңа бул-
сын.
– Ну, Гəрəй, шəп тə егет соң син!
Тəмəкелəр тартылып бетте. Мастер
кызыл чырайлы авыл Советы рəисе
ярдəме белəн безне фатирларга урнаш-
тыру хəстəрен күрə башлады. Фатирга
Данил белəн икебезне бер карт йортына
төшерделəр.
– Картның өе иркен, бер генə кызы
бар. Əйбəт яшəрсез, – диде рəис.
Зур кыргый алмагачларга күмелеп
утырган, эче пөхтə җыештырылган өй
һəм аның хуҗасы – ягымлы чырайлы
тəбəнəк карт – үзебезнең күңелгə дə хуш
килде. Юл капчыкларын, чемоданнарны
алып, урнаша башладык.
Бераздан сабын-сөлгемне алып
юынырга чыгыйм дип, ишек бавына
тотынган гына идем, ишек үзе ачылып
китте... һəм каршыма буровой янында
күргəн кыз үзе килеп басты. Йөзгə-йөз
бəрелə яздык. Бая төсмерли алмаган
идем. Күзлəре аяз күк йөзедəй зəңгəр
икəн. Əллə нинди серле, сирəк очрый
торган күзлəр...
– Саумысыз... – дидем мин,
уңайсызлана да, каушый да төшеп.
Гаҗəп! Ничек бу кызның өенə туры кил-
дек соң əле без?
Нəрсəдер эзлəп капчыгында казынган
Данил да күтəрелеп кызга карады. Куе
кара бөдрəлəрен селкетеп елмаеп
куйды:
– Исəнмесез, чибəркəй! Сездə яшəп
торырга исəп, ачуланмыйсыңмы?
Лəкин кыз безнең сүзлəргə аз гына да
илтифат итмəде. Кергəч, карават
тимеренə тотынды да, аптыраулы
күзлəрен əле миңа, əле Данилга күчереп,
тик торды. Берəр сүз əйтсен иде, ичма-
сам. Балигълык яшендəге кызның
йомышка кереп, сүзен əйтергə оялган
яшь бала кебек кылануы ничектер бик
сəер иде. Яңадан сүз катарга
уңайсызланып, аптырашып калдык. Əллə
безне өнəми, шуңа сөйлəшмиме икəн?
Хəлне өй хуҗасы коткарды.
– Ə, кызчыгым кайткан, – диде ул,
ишектəн керə-керешкə. – Менə шул инде
минем кыз. Таныштыгызмы əле? Юкмы,
аңлашып булмадымы? Юктыр шул. Теле
башка шул минем балакайның, үзенчə...
Картның сүзлəре безнең өчен аяз
көндə яшен сугу белəн бер булды. Əлеге
сылу – телсез, чукрак...
Бабай иркəлəп кызының чəчлəреннəн
сыйпады, ишарəлəр белəн нəрсəдер
сөйлəп алды. Кыз кинəт елмайды һəм
кулы белəн кызу-кызу хəрəкəтлəр ясап,
бабасына нəрсəдер аңлатты.
– Сезнең килүегезгə кызым бик сөенə,
– диде карт. Бабай тагын кызына нидер
ымлады. Кыз баш какты, шундук җитез
адымнар белəн өйдəн чыгып китте.
Тиздəн ул зур табакка салып эре-эре
кыярлар, кызара башлаган помидорлар
алып керде. Өстəлгə зур түгəрəк ак май,
кечкенə тəпəн белəн бал китереп утырт-
ты, шкафтан ипи алып кисте.
Юынып кергəндə, самавыр да кайна-
ган, табын да көйлəнгəн иде. Карт безне
өстəл янына чакырды. Безгə дустанə
елмаеп, ниндидер мəшəкатьлəр белəн
ишекле-түрле йөргəн кызына карап,
карт:
– Нарасыем телсез шул... Бəхете китек,
– дип куйды.
– Безгə дə бəхет тəтемəде алайса, –
диде Данил шыпырт кына.
* * *
Киң күңелле, мөлаем Афанасий карт-
ка без тиз иялəштек. Аралашучан кеше
буларак, ул үзе дə безгə бик шат. Эштəн
кайткач, кичлəрен, караватка кырын
ятып, аның белəн еш кына фəлсəфə
куертабыз. Зур, саллы трубкасын тəмлəп
суыра-суыра, ашыкмый гына мəгънəле
итеп сөйлəгəн картны тыңлавы күңелле
безгə. Афанасий бабай – сунарчы, гоме-
ре тайгада узган. Сугышта да снайпер
булган. Башыннан əллə нинди хəллəр
кичергəн икəн.
Бабай кызы турында да сүз кузгата:
– Сез, егетлəр, пешекчебезнең ни атлы
икəнен дə сорамадыгыз бит əле, – ди ул
бераз шелтəле төстə һəм мич янындагы
табуреткага утырып безне күзəткəн кызы-
на ымлый. – Теле булмагач, əллə исеме
дə юктыр дип уйлыйсызмы? Бар аның
исеме, бар. Бер генə дə түгел, икəү
хəтта. Колагына Серафим дьяконыннан
кычкыртканы Валя, Валентина була. Тик
хəзер анысын телгə алмыйм. Согданелла
дип йөрим. Согданелла!.. Исем күпне
аңлата ул, егетлəр. Дөрес, кызның үзенə
нинди исем дə барыбер. Ишетми бит. Тик
миңа барыбер түгел. Кешелəргə дə
шулайдыр. Син, Гəрəй улым, кызыңа
нишлəп Согданелла дип куштың
дисеңме? Сорау чынлап урынлы. Тик,
уйламагыз, исем алмаштыру кыз игə
килмəсме, теле ачылмасмы дип
өметлəнүдəн түгел. Хорафат иясемени
мин юк-барга ышанырга? Согданелла...
исеме җисемгə бик ятышлы шул.
Карт сүнгəн трубкасын кабызып
җибəрə. Зəңгəр төтен алкаларын очы-
рып суыра да сүзен дəвам иттерə:
– Сез, егетлəр, йөреп шомарган таш
күк инде, бəлки, ишеткəнегез бардыр,
дөньяда согданелла атлы чəчəк бар бит.
Роза гөле сыман бик матур кызыл чəчəк
ул. Тау якларында үзем күрдем аны.
Əмма сəер дə чəчəк инде. Сəерлеге
нəрсəдə? Син башта менə кайчан тере-
клек итə, кайчан чəчəк ата ул дип сора.
Шул, шул менə. Хикмəте дə нəкъ шунда
аның. Əле яз дигəнең, үги бала сыман,
кыюсызланып табигать-ананың ишеген
генə шакый. Əле һаман салкын, суык.
Тауның төн ягында зəһəр җиллəр уйный,
буран туза, ə кояш караган якта – кайчан
шыткан да, кайчан чəчəк атарга өлгергəн
диген – согданелла балкый... Могҗиза,
чынлап могҗиза! Шулай булмый ни, кар
өстендə күз явын алырдай кып-кызыл
чəчəк үссен əле?! Акылга сыймаслык эш
бит бу... Мосафирлар, сунарчылар,
очратсалар, матур булса да, чəчəкне
өзмилəр үзе. Берəүнең дə кулы бармый,
бозлы карда шытып яшəү даулаган
гөлнең гомерен чиклəргə җөрьəт итми.
Икенчесе исə бу чəчəктə ниндидер сер
бардыр, өзсəм, яман эш килеп чыгар дип
шиклəнə, тими уза. Табигатьнең бер
гөнаһсыз гөле булса да, кешене
сəерсендерə согданелла...
Согданелла бик кыска гомерле. Суык
белəн көрəшеп, тарткалашып
яшəгəнгəдер, мөгаен. Җир кардан арына,
тау битлəре аллы-гөлле назлы чəчəклəр
белəн каплана. Берсен-берсе уздырып,
Ходайның кошлары сайрый. Тирə-якта
хозурлык, ямь... Тик бу чакта телəсəң дə
согданелла чəчəген очрата алмыйсың
инде. Табигатьнең бəйрəмен үзенə чит
тоеп, тормыштан читлəшкəн була бу
чəчəк...
“Согданелла!.. Кара, нинди серле чəчəк
үсə җирдə. Нинди матур исем бар!”– дип
уйлыйм мин əсəрлəнеп.
Картның хикəяте Данилның да күңелен
кузгаткан:
– Əйе, кызыңның исеме бик мəгънəле
икəн. Тик үзе генə белми...
Афанасий бабай кабалана-кабалана
трубкасына тəмəке төя. Аны яндырып
тартып җибəрə, моңсуланып уйланып
тора.
– Бала чагында кызым ишетə дə,
сөйлəшə дə белə иде бит, – дип сүзен
дəвам иттерə ул. – Улым солдаттан кайт-
ты да, Христинага өйлəнде. Үзебезнең
очтагы Сəлəнтəй кордаш кызы. Бик акыл-
лы, бик игелекле булды. Ире белəн
чөкердəште, атай дип өзелеп тора иде...
Инде килен Согданелланы тапкач, безнең
өй тагын да ямьлəнеп, тулыланып китте.
Малаем шофер булып бик зур маши-
нада эшлəде, ерак-ерак калаларга
йөрде. Бик гаилə җанлы иде. Өйгə ашкы-
нып кайта. Кайта да өйне күчтəнəчлəр
белəн күмеп, безнең белəн гөрлəшə,
шау-шу күтəреп, кызын сөя. Согданелла
нечкə, көмеш тавыш белəн өйне
яңгыратып көлə...
Берчакны улым хатынын да утыртып
китте. Шəһəргə барабыз, кирəк-яраклар
алып кайтырбыз, дип киттелəр. Тик кайта
алмадылар шул, бахыркайларым...
Сагынып сөйлəргə сүрəтлəре генə калды
əнə...
Афанасий карт өй түреннəн безгə
карап елмайган хөр рухлы яшь кенə ир
һəм иренə сыеныбрак төшкəн, оялчан-
рак карашлы мөлаем хатын рəсеменə
ымлады. Бездəн күреп, Согданелла да
рəсемгə таба башын борды. Җəһəт кенə
урыныннан торып түргə узды һəм, бер
сүрəткə, бер күкрəгенə төртə-төртə, дул-
кынланып, үзенчə нəрсəдер сөйли баш-
лады. Билгеле, ачык төшенмəсəк тə,
кызның сүзе əти-əнисе турында булуы
мəгълүм иде.
– Шулай хəллəр... Согданелланың əти-
əнисенə əйлəнеп кайтырга насыйп бул-
мады, – ди Афанасий бабай сабыр,
хəсрəтле тавыш белəн. – Ул көн бик боз-
лавык иде. Машиналары авариягə юлы-
гып, икесе дə гүр иясе булды...
– Согданелланы алып, һəлакəт урыны-
на килеп җиткəндə, машина пыскып ята
иде. Малай белəн киленнең канланып,
көеп беткəн гəүдəсен җиргə куйганнар...
Согданелла аларны күргəч, яннарына
йөгереп барып, “əтием-əнекəем” дип үзəк
өзгеч тавыш белəн кычкырды да һушсыз
хəлдə кулларыма ауды.
Бер бəла икенчесен ияртə икəн шул.
Үземнең дə хата зур инде. Фронтта бул-
сам, кан күрсəм дə, бəгырем өзелде. Ə
Согданелла – əтəч суйганны карарга да
курыккан нечкə җанлы бала бит. Нарасый
йөрəгенə шундый фаҗиганең берəр шау-
кым китерəсен белергə тиеш булганмын
бит мин?! Күзлəрен капларга иде...
Башына кайгы килгəндə кеше шулай
тəмам югалып кала икəн ул, егетлəр.
Шул көнне Согданелла телдəн язды.
Айлар буена тəненнəн эссе китмəде,
саташты. Үзен зур табибларга алып бар-
дым, профессорларга да күрсəттем.
Тырышсалар да, телен ача алмадылар
шул. Кызыгызның авыруы – тирəн психик
кичереш нəтиҗəсе, бəлки, терелер дип
тынычландырдылар да бит, уңай якка
үзгəреш юк шул, – диде карт, авыр сулап.
Һəр уен үз кадагы белəн ныгытып куярга
күнеккəн Афанасий карт əле дə
түзмəде:
– Сез, егетлəр, сөбханалла-мəшалла,
күз тимəсен, икегез дə матур, төзек
санлы, таза кешелəр, ач хəлен тук белми
дигəндəй гарип-горəбə каян килə, дип
аптырыйсыз да булыр. Əмма гариплек,
хаста кешедəн сорап тормый шул. Кар
сыман, адəм башына килə дə төшə икəн
ул. Ходай сезнең үзегезне шул афəттəн
сакласын, оланнар!
(Дәвамы бар.)