Барлык яңалыклар
Дөнья бу
15 июль , 09:13

Луиза СƏГЫТДИНОВА. Күрше хакы – Тәңре хакы

Мин олыгайган көнемдə ялгызмын, шушы яшемə җиткəнче үз оямны корып, гаилə бəхетенə тиенə алмаганга күрə, күңелемнəн “Ходаем туганнарымнан, күрше-күлəннəрдəн аера күрмəсен иде инде берүк”, дигəн курку китмəде...

Луиза СƏГЫТДИНОВА. Күрше хакы – Тәңре хакы
Луиза СƏГЫТДИНОВА. Күрше хакы – Тәңре хакы

Җəйлəрем Уфа читендəге бакча-
да үтə. Күршелəрем барысы да ти-
гез, пар канатлы... Искиткеч сабыр,
түземле, туган җанлы. Барысын да үз
күрəм. Үземне дə какмыйлар. Шөкер,
тату яшибез. Алардан якын туганна-
ры, балалары, дус-ишлəре дə өзелми.
Кайчан карама, дача-бакчалар тирəли
иномаркалар тезелгəненə шатланып,
күршелəремнең сөенеченə сөенеп,
алар өчен горурланып яшим.
Мин олыгайган көнемдə ялгызмын,
шушы яшемə җиткəнче үз оямны ко-
рып, гаилə бəхетенə тиенə алмаганга
күрə, күңелемнəн “Ходаем туганна-
рымнан, күрше-күлəннəрдəн аера
күрмəсен иде инде берүк”, дигəн курку
китмəде.
Бакча күршелəрем белəн 1991нче
елдан бирле танышмын. Һəр елны
яз көне сагынышып очрашабыз,
хəл-əхвəллəр сорашабыз, вак-төяк
бүлəклəр дə бирешəбез. Үзем сезон
ачылу белəн бакчага очсызлы гына,
матур тышлы исле сабыннар алып
барып куюны гадəткə алдым. Ул вак
əйбер саналса да, кирəге еш чыга:
кул юсаң да, мунчага куйсаң да, аннан
күршелəреңə хəергə өлəшкəндə дə
бик кулай бүлəк. Тагын, бүлəккə каршы
бүлəк рəвешендə бирергə – кулъяулы-
клар, ə күчтəнəчкə – төрле тəм-том то-
там. Аны су буенда паром көткəндə үк
юлыма очраган əби-чəбилəргə, сабый-
ларга өлəшə башлыйм. Шулай итсəм,
һəр телəгем кабул була, юлым уңа.
Бер туган тиешле кешем гел: “Үзеңнəн
олыны – олыла, кечегə – кешелекле,
кечелекле бул!” – дия иде. Аның шушы
сүзлəре миңа һəрвакыт тормыштагы
авырлыкларны җиңелəйтергə булыш-
ты, кешелəр белəн уртак тел табуда
ярдəмгə килде.
Шулай итеп, бакчада яшелчə-
җимешлəр үстереп, каралты-
кураларны да төзəткəлəп, ярдəм
кирəктə дə, болай да бер-беребезгə
йөрешеп, кара көзгə кадəр туганнар-
дай булып яшибез. Буш вакытта чəй
табыннары оештырып, рəхəтлəнеп
дөнья хəллəрен сөйлəшеп, бер-
беребезне сыйлашабыз, Коръəн ашы-
на алганнар да бар. Үзара очрашып,
үткəннəрне хəтергə төшерə калсак, иң
тəүдə күңел түрендəге əрнүлəр яңара.
Күбебезнең əтилəре сугышта ятып
калган, һəркайсыбыз аның каһəрле
афəтен кичергəн дияргə була. Шул
сəбəпле, бу сөйлəшү-гəплəшүлəрнең
ахыры сагышланып, елашулар белəн
төгəллəнə. Ə кайчакта, эш арасында
күтəрмəдə уйланып утырам, гəзит-
журналлар да караштырган булам.
Əле менə үткəн атнадан бирле гəзит
укыган юк иде, нинди яңалыклар бул-
ды икəн? Тəк... тəк...
...Азык-төлеккə, электрга бəялəр
арта, дигəннəр. “Таң атты исə шул бер
сүз” – дип авыр сулап куйдым. Менə
бер хатын, исерек иреннəн зарланган,
“əнə карагыз, сездə юк андый ирлəр”
димəкчеме?! “Зарланма, апакаем” –
дип мыгырданам, һəм “ире булмаса,
апам кемнəн зарланыр иде икəн?” –
дигəн нəтиҗə чыгарам. Кыскасы, ирлəр
“теща”ларын, ə яшь киленнəр биана-
ларын нишлəтергə белми аптырый-
лар. Ə берəүгə менə бакча күршелəре
ошамый икəн. “Көпə-көндез акыртып,
ачыктан-ачык талыйлар”, – дигəн.
Шуны җентеклəбрəк укырга тотынган
гына идем, койма аша күршем сөрəн
сала:
– Кайчаннан бирле кергəнең юк?
Əллə шул бакчаңнан чыгарга тыелган-
мы, əйдə, чүп утаган арада булса да,
кереп тын алып,чəй эчеп чык,– ди, ча-
рага куймый, ашыктыра.
...Ярый хуш, минекелəр менə шун-
дыйлар, үз татарым белəн түгел, башка
миллəттəн булганнары белəн дə үзара
сүзгə килешкəн, ямьсезлəшкəн юк,
шөкер. Нəрсə дип сүз көрəштерергə:
бер як күршелəрем – җитмеш яшьтəге
əби белəн бабай – үз халык, алар-
га ызандаш булып, илле яшьлəр
тирəсендəге, Казахстаннан күченеп
кайткан ир белəн хатын тора. Алты-
җиде ел тирəсе хуҗалыкларыбызны
бергə алып бардык. Бакчалары
һəрвакыт караулы, ул яшелчə-
җимешлəре уңа, җəйлəрен шау
чəчəктə.
...Кызыклы хəллəр дə булгалый.
Бервакытны исəнлек сорашмакчы
булып, уң яктагы күршелəремнең
ишегенə тотынган гына идем, койма
аша сул як күршем эндəшə:
– Анда керергə ярамый, бүген
аларның иртəннəн бирле ишеклəрен
ачканы юк, – ди, үзе шаяртып күзен
кыса.
Шулай итеп, ишек шакырга базма-
дым, юкса, һəрвакыт саубуллашып
кайтып китə торган идем. Икенче
шимбəдə кереп: “Беркөнне саубулла-
шып китмəкче идем, күренмəдегез” –
дигəч, күрше əбием балкып китте: “И,
ишеттем мин синең тавышыңны”, – ди
бу кеткелдəп. Аннан: “Башкалар ишетə
күрмəсен берүк!” – дигəн кебек башын
уңга, сулга боргалап, хəбəренə кереш-
те: “Безнең халыкның шулай бит, ка-
мыр баскан җиреңнəн туктап булса да,
җəмəгатеңне көйлəргə кирəк: абыеңда
радикулит, бик сызлана, укол салып,
дарулап булашканмындыр”, – дип,
җиңел сулап куйды. Аннан, пышылдау-
га күчеп: “Болай яшьтəн ару, нык булды
– чит ирлəргə карарлыгымны калдыр-
мый иде”, – дип өстəп, əллə миңа мак-
танасы килде, əллə болай гына кызык
булсын өчен генə əйтте.
Ярый, хуш, уены-чыны бергə булган-
дыр, дип уйлыйк.
...Шулай бервакыт кызынырга
исəплəп, шорты-майкадан йөргəн
килеш, сул як күршем Вика белəн
сөйлəшеп тора идем, ире Виктор
килеп чыкты, һəм мин шунда ук,
яшеренмəкче булып, ахирəтем артына
бастым. Вика кыенсынуымны сизенеп
калып: “Борчылмагыз, күзе начар күрə
аның”, – диде. Икенче тапкыр ерак
арадан Викторга исəнлек биргəн идем,
Вика тагын: “Колагы каты аның” – ди,
үзе көлгəн була. Миңа инде “əйтəм,
тату яшисез” диюдəн башка сүз калма-
ды. Көлештек тə, шуның белəн бетте.
Гел генə җитди булырга димəгəн бит!
Аяк очындагы күршелəремне миңа
яшьтəшлəр, замандашлар дисəк тə
була. Күршелек стажыбыз да зур гына.
Галя һəм Николай белəн – унике елга
якын. Минем кебек, алар да гади генə
тормыш көтə. Бары тик тамагы тук
булып, кайгы-хəсрəтсез яшəүне генə
алга куялар. Минем карашка аларның
өстенлеге шунда: бакчаларында бар
да электрга корылган, хəтта су да ток
ярдəмендə сибелə. Шулай итеп, ике як
күршелəрем белəн өч хуҗалыкны бергə
алып барып, матур итеп, гөрлəтеп
яшəп ятабыз. “Үзеңнең кемлегеңне
белəсең килсə, күршеңə кара”, – ди
халык. Мин бакча күршелəремне “ми-
ровой” əбилəр һəм бабайлар рəтенə
куям. Шулай булгач, үзем дə бигүк на-
чар күрше түгелмендер, мөгаен.

Фото: freepik.

Луиза СƏГЫТДИНОВА. Күрше хакы – Тәңре хакы
Луиза СƏГЫТДИНОВА. Күрше хакы – Тәңре хакы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: