Барлык яңалыклар
Дөнья бу
14 июль , 09:25

Бәрән. Булган хәл (Ахыры)

Сабыйның көн-төн елавы Хəсəннең ачуын кабартты. Еш кына: – Үлсə, яхшырак булыр иде, – дип тə ычкындыргалады. Бөтен үчен Талиптан ала, сугып җибəрергə дə күп сорамый.

Бәрән. Булган хәл (Ахыры)
Бәрән. Булган хәл (Ахыры)

(Ахыры.)

Хəтере калуын Фəния сиздермəскə
тырыша. “Ярар, үз баласы тугач, ни-
чек кадерле икəнен аңлар əле, күп
калмады инде”, – дип уйлый эченнəн.
Серлəрен уртаклашырга беркеме дə
юк бит, ичмасам!..
Беркөнне тəрəзəдəн урамнан үтеп
барган сеңлесе Əлфияне күрде дə
каршысына йөгереп чыкты. Тегесе кур-
кынып кына, як-ягына карана-карана,
апасы янына килде.
– Гафу ит, апа, сезгə керə алмыйм.
Синең белəн очрашканны əткəй белсə,
бəреп үтерəчəк. Əнкəйгə дə синең
белəн аралашмаска кушты. Үзең ки-
леп чыга күрмə, үтереп куяр, – дип,
тиз-тиз генə сөйлəде дə ары йөгерде.
Бу сүзлəрне ишеткəч, Фəниянең
йөрəгенə кызу тимер бастылармыни!
“Йə, Ходай, газизлəремнəн ничек гафу
сорыйм?” Хəсəн эштəн кайткач, шул
хакта сүз каткан иде, тегесе:
– Ничек булыр дип уйлаган идең?
Атаңның холкын белəсең... Ə менə
минеке, аңлы булгач, гафу итте.
“Улым, исəн генəме?” – дип, үзе кул
биреп күреште, – диде, масая төшеп.
Фəния телсез калды. Мəхəббəт
өчен күбрəк түлəп ташлады түгелме?!
Хатынының бөтенлəй сыгылып төшүен
күргəч, Хəсəн аның янына килеп утыр-
ды.
– Бу вакытлыча гына, онытылачак
барысы да, түз əзрəк, – дип, бит очла-
рыннан үбеп алды.
Яз башында Фəния дөньяга кыз
бала китерде. Бала бик зəгыйфь
иде. Фəйрүзə дип исем куштылар.
Сабыйның көн-төн елавы Хəсəннең
ачуын кабартты. Еш кына:
– Үлсə, яхшырак булыр иде, – дип
тə ычкындыргалады. Бөтен үчен
Талиптан ала, сугып җибəрергə дə күп
сорамый.
Тəүге мəллəрдə өзгəлəнеп еласа
да, тора-бара күнекте, яшь чыгармас-
ка тырышып, тешен кысты малай.
Фəния тагын да ныграк үз эченə
биклəнде. Барысына да үзе гаепле.
Лəкин ил өстенə шəхси кайгыларны
оныттырырлык олы афəт килде.
Сугыш башланды. Хəсəнгə дə язгы
бер көнне чакыру килде. Фронтка
машинасы белəн китəчəк. Фəния
бу хəбəрне ишеткəч, нишлəргə дə
белмəде. Ир, хатынының өзгəлəнүен
күреп:
– Кайтам мин, курыкма, берни бул-
мый минем белəн, – дип юатты.
Иртəнчəк машинасына утырганда,
Талипның да башыннан сыйпап:
– Ярар, үпкəлəмə, ни булса, шул
булыр, – диде. Озатырга килгəн ата-
анасына: – Минекелəрне ташламагыз,
– диде.
Сүзлəрендə торды картлар: катык-
сөттəн аермадылар. Фəния колхоз
эшендə йөзде. Талип та сеңлесен ка-
рарга, йортта күз-колак булырга ярый
башлады, зур ярдəмчегə əйлəнде.
Лəкин кызы, өченче яше тулса да, ая-
гына баса алмады.
Талип сеңлесен бəлəкəй арбага
утыртып йөртə. Түбəн оч нəнəсенə дə
алып бара. Тик Фəниянең үзен ата-
сы белəн əнкəсе кичерə алмадылар.
Хөсни, фронтка киткəндə, хатынына:
– Улым килеп йөрсен, əнисен аяк
та бастырма. Мин исəн чакта бу йорт
бусагасын атлап кермəсен. Əгəр үле
хəбəрем килсə, үзең карарсың, – дигəн
икəн.
Карчыгы аның сүзеннəн чыкмады,
Фəнияне күрсə, урап уза торган бул-
ды.
Авылда мəхəббəт маҗараларын
оныттылар. Кешелəрне кайгы ба-
сты. Бергə эшкə йөргəн хатыннар
да Фəниянең үткəннəрен исенə
төшермəскə тырышты.
Хəсəн хатларны еш язды. Һəр ха-
тын да “исəн күрешəчəкбез, көт кенə”
дип, җырлар белəн тəмамлады.
Авылга кара кəгазьлəр килде. Арада
Мансурныкы да бар иде. Бу хəбəрне
ишеткəч, Фəния тораташтай катты,
аннары үксеп елап җибəрде. Ят түгел
иде аңа Мансур! Өенə кайткач, улын
кочаклап елады. Бала əтисе хакында
сорагач, сискəнеп китте.
– Син аны хəтерлисеңмени?
– Əйе, — диде бала. Ике бит алма-
сыннан яшьлəре тəгəри иде сабыйның.
– Ул əйбəт иде, мине ярата иде, – диде
авыр сулап. Фəниянең йөрəге сулкыл-
дап куйды.
Сугыш беткəнен басуда ишеттелəр.
Кемдер тəгəрəп елады, кемдер шат-
лыктан биеп алды. Фəния көн саен
Хəсəнне көтте.
Ул арыш урагы вакытында кайтып
төште. Хатыннар баш та күтəрми эшли.
Машина тавышына сискəнеп китеп,
күтəрелеп карасалар, кабинадан, май
кояшы кебек балкып, Хəсəн төште.
Фəнияне күтəреп алып əйлəндерəəйлəндерə:
– Исəркəем, нəрсə аптырап
торасың? Мин кайттым ич. Бөтенлəйгə!
Ишетəсеңме? – дип, басу-кырларны
яңгыратты.
– Авылдашлар! Менə мин сезгə бер
арба ир-егет алып кайттым, – дип, ма-
шина əрҗəсендəге солдатларга ымла-
ды. – Кызлар, мин сездəн Фəнияне ур-
лыйм инде, ачуланмагыз. Шуның өчен
кичен барыгызны да үзебезгə кунакка
чакырам.
Еллар үтте. Тамак ипигə туя башла-
ды. Фəния янə биш балага җан өрде.
Лəкин үз балаларын яратса да, Хəсəн
Талипны күрəлмады. Гаебе булмаса
да, əрлəп, өйдəн куып чыгара да:
– Син бит бəрəн, бар мал өенə, – дип,
җилкəсеннəн алып, абзарга ыргыта
иде чатлама суыкларда. Фəния ничек
кенə үрсəлəнмəсен, бер сүз дə каршы
əйтə алмады. Əгəр улын якларга дип
укталса, “Нəрсə, элек сөйгəн ярлар
искə төштеме, һаман онытылмыймы?”
– дип, көч кулланырга да күп сорама-
ды. Үлгəн Мансурдан да көнлəде.
Талип үсеп җитте. Əтисенə охшап,
чем кара чəчле, озын буйлы, киң
җилкəле егет булды. Солдатка чакыру
килгəч, и сөенде ана. Үги əтисеннəн
котыла улы, болай булгач! Ул көнне
Хəсəн ерак юлда иде. Бүген генə
əйлəнеп кайтмас дип уйлады Фəния.
Кулыннан килгəнчə тəрбиялəп озата-
сы килде улын. Мунча якты, итен мул
салып, аш пешерде.
Хəсəн төн уртасында кызмача кай-
тып керде. Димəк, Талип өйдə куна
алмаячак. Бу юлы да, мич буендагы
караватта мунчадан соң изрəп йоклап
яткан, иртəгə солдатка алынасы бала-
кайны күреп:
– Бер җиргə китəр хəл юк, мал аб-
зарына əйлəндерəлəр өйне! Бу бəрəн
нишли монда? – дип битəрли башла-
ды.
Фəния, колачын җəеп:
– Иртəгə бала армиягə китə, сабыр,
атасы, – дигəн булды.
– Əйе, Тимерхан кушкан иде шул
районга илтергə, – дип, табын янына
утырды Хəсəн. Үтте бугай, дип уйлап
та өлгермəде Фəния. – Тик шуны бе-
легез, мин бəрəннəр төяп йөрмим, –
дип, тилергəндəй, кычкырып көлəргə
тотынды.
Талип сикереп торып киенде дə чы-
гып китте. Əнисе аның артыннан чы-
гып кычкырды:
– Улым, тукта! Утыртыр, тукта!
– Юк, əнкəй, күп түздем, мин
җəяү генə китəм, исəн бул, – дип,
караңгылыкка атлады егет. Оекчан
гына икəнлеген дə онытып, бик озак
торды Фəния тышта. Ирексездəн, биа-
насын, Сəмига түтине хəтерлəде. Ул
да Мансурны шул юлдан озаткан бит.
Ничек əрнегəндер ана йөрəге!
– Нəрсə, бəрəнне яптыңмы? – дип
каршылады Хəсəн.
– Китте, котылдың инде. Аз үзəгенə
үтмəдең баламның. Хəзер кемне
мыскылларсың? – дип, уналты елга
беренче тапкыр иренə каршы дəште
Фəния. Хəсəн, сикереп торып, сугарга
дип кулын күтəргəн иде, хатынының
зəһəр карашыннан шөрлəп, урынына
утырды. Фəния, кырт борылып, чар-
шау артындагы караватка барып ятты.
“Их, əллə кайчан шулай тəвəккəл бул-
сам, баламны хайван хəлендə асрат-
мас идем”, – дип əрнеште.
Иртəн кəнсəлəр алдына армиягə
китүчелəр, аларны озата килүчелəр
җыелды. Колхоз рəисе егетлəрне бар-
лый башлады. Янында торган Хəсəнгə
карап:
– Талип килеп җитмəдемени? – дип
сорады.
Хəсəн нəрсə əйтергə дə белмəде.
Аннары:
– Ул чакыру алган минутта ук рай-
онга китте. Хезмəт итə башлагандыр,
– диде.
Арадан бер ачы теллесе:
– Бəй, син мал өегезне карадыңмы
соң, бəлки, йоклап калгандыр, – дигəч,
Хəсəн гадəттəгечə мыскыллы көлеп
җибəрде. Аңа иярүче табылмады.
Барысы да нəфрəт белəн аңа төбəлгəн
иде. Кансызлыгын һəркем белə.
Район үзəгенə барып җиттелəр.
Военкомат алды гөрли. Хəрби җитəкче
егетлəргə тезелергə команда бирде.
Шулчак читтə басып торган Талипны
күреп калдылар.
– Кайчан килдең?
– Кем китерде?
Егет берсенə дə җавап бирмəде.
Егетлəр озата килгəн кешелəре белəн
саубуллаша. Талип урыныннан куз-
галмады. Хəсəн, аның ялгыз торуын
күреп, соңгы тапкыр мыскыллап ка-
лырга телəде, ахрысы, янына килде
дə:
– Нəрсə, бəрəн, китəсеңмени? Тагын
күрешмəбез дип уйлыйм. Үзеңне
үстергəн өчен рəхмəт əйтə белмəссең,
мə бишне, – дигəн булып, кул сузды.
Талип сузылган кулны читкə этəрде
дə:
– Барысы өчен дə олы рəхмəт яу-
сын! – дип, киерелеп, Хəсəннең яңак
төбенə берне тартты. Моны көтмəгəн
ир, авызын тотып, машина алды-
на барып төште. Торып басмакчы
булды, авыз-борыныннан кан акты.
Авылдашлары:
– Молодец, егет икəнсең! Əллə кай-
чан кирəк иде аңа, – дип көлештелəр.
Сабыр холыклы, тыйнак егеттəн
Хəсəн, билгеле, мондый “бүлəк”
көтмəгəн иде. Ул, башын иеп, машина-
сына табан атлады. “Нишлəп элегрəк
бер тапкыр да каршылык күрсəтмəде?
Күпме мыскылласам да, башын иеп
торды. Бəлки, бу кадəр кыланмаган да
булыр идем”, – дип уйлады.
Хəбəр озатучылар белəн бергə
авылга кайтты. Ду китереп сөйлəргə
бик əйбəт булды. Дөрестерме,
түгелдерме, бер эчеп утырганда Хəсəн
үзе болай дип əйткəн дилəр:
– Кеше һəрвакыт үзен үзе якларга
тиеш. Көче җитəме, җитмиме, сугыша
икəн, мин андыйларны хөрмəт итəм, –
дигəн имеш.
...Бу хəллəрдəн соң бик күп сулар
акты. Хəсəн дə гүр иясе булды. Аның
сəер холкын гыйбрəт итеп сөйлəргə
генə калды. Шул китүдəн Талип кайт-
мады, хат-хəбəре дə булмады. Олы
кызлары Фəйрүзə дə каядыр чыгып
китеп югалды.
* * *
...Авыл зираты ягыннан ике карчык
атлый. Ахирəте белəн Фəния алар.
Сугыш чорында Ташкент ягына чыгып
киткəн яшьлек дустын Фəния ел саен
кунак итеп ала.
– Фəния... – дип сүз башлады хəтсез
тын гына атлаганнан соң ахирəте, –
бəхетле булдыңмы соң Хəсəнгə ки-
теп?
– Бəхетле дип əйтə алмыйм. Кеше
бəхетсезлегенə корылган бəхетне
бəхет дип атап булмый бит! – дип
җаваплады Фəния.

Кифая ХӘКИМОВА.

Дүртөйле шәһәре.

Фото: freepik.

Бәрән. Булган хәл (Ахыры)
Бәрән. Булган хәл (Ахыры)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: