(Дәвамы.)
Талипны үзе белəн алыр дип, башы-
на да китермəгəн икəн Хəсəн.
– Əлегə атасы белəн калдырып
торасыңмы əллə, соңыннан кайтып
алыр идең.
– Юк, ансыз ике аягымның берсен
дə атламыйм. Бала ташлап качкан ха-
тын исемен күтəрəсем юк. Соңыннан
аны миңа кем бирсен!
Фəниянең болай кырт кисеп
сөйлəшүе Хəсəнне чыгырыннан чы-
гарды. Əмма ул, үз-үзен кулга алып:
– Ярый, ничек телəсəң, шулай бу-
лыр, – дигəн булды. Исəбе – бераз
вакыт үткəч, малайны атасына озату
иде.
Иртəгəсен кояш баегач, зират янын-
дагы олы юлда Хəсəн машина белəн
аны көтəчəк, дип сүз куештылар.
Фəниянең көн буена кулына эш бар-
мады. Уйларында буталды. Əллə бар-
маска гына микəн? Бөтен нəселне хур
итү бит бу. Кеше күзенə ничек күренер?
Əнисе гафу итсə дə, əтисе мəңге
кичермəячəк! Əмма бармый түзə ал-
маячагын күңеле сизə иде. Əйтерсең,
кемдер, кулыннан җитəклəп, шул юлга
этəрə.
Көн кичкə авышкач, Талипның
киемнəрен ындырдагы печəн күбəсе
астына илтеп куйды. Үз киемнəрен,
төйнəп, чүп чилəгенə тутырды. Янəсе,
чүп түгə. Мансур эштəн кайтып,
келəткə кереп ятты.
– Без Талип белəн чүп түгəбез,
кайтышлый əнилəргə керəбез, безне
югалтма, — дип, улын җитəклəде дə,
адымын кызулатып, ындыр ягына ат-
лады.
Хəсəн, дусты Фəйзел белəн, колхоз
машинасында көтеп торалар иде.
Алдан сөйлəшеп куйганча, Фəйзел
аларны урманда умартачы йортын-
да калдырып китте. Икəү калгач,
Фəниянең йөрəге янə əрнеп тибə баш-
лады. “Нишлəдем мин, нишлəдем?”
– дип уйланып, берни аңламый йокла-
ган сабыена күз төшерде.
Əмма Хəсəннең дəртле сүзлəре, на-
злы кочагы барысын да оныттырды.
Төн аларныкы.
Ямьле җəй иртəсе ике гашыйк җанга
гөнаһлы булса да шатлык китерде, ə
туганнарына хурлык, хəсрəт өстəде.
Берəрсе күреп калганмы, Фəйзелнең
эченə сер сыймаганмы таң атуга бөтен
авылга хəбəр таралды. Мансур өчен
бигрəк гарьлек иде. Ул, бер-ике көн
лəм-мим дəшмичə йөрде дə, районга
барып, документлар юнəтте. Өченче
көнне иртүк чемоданына киемнəрен
тутыра башлады. Улының җыенганын
күзəтеп утырган Сəмига түти акрын
гына:
– Бик еракка җыенасыңмы, улым? –
дип, сүз башлады.
– Белмим, əнкəй, берни белмим.
Бəлки, берəр заман хат язармын. Үзең
аңла, авылда яшəр хəл юк.
Аңламый буламы соң ана! Шуңа да,
“китмə, балам”, дип, юлына аркылы
төшмəде. Ындыр капкасына кадəр
озатты, кысып кочаклады да:
– Исəн генə йөр, балам. Анаңны
онытма, – дип пышылдады калты-
ранган иреннəре белəн. Күз күреме
җиткəнче карап торды, улы бер тап-
кыр да борылып караш ташламады.
– Бу дөньяда соңгы очрашып ае-
рылышу, – дип, кайтыр якка борылды
Сəмига түти. Өенə кергəч, җан ачуы
белəн килененең бирнəсен бер өемгə
өя башлады. Сандыкка киемнəрен
тутырды. Чилəк-көянтəлəрен атып
бəрде. Бəлəкəй арбага төяргə кече
улы булышты. Барысын да кодасының
капка төбенə илтеп ыргытты. Тавышка
Хөсни йөгереп чыкты:
– Нигə монда китереп тордың инде?
Чүплеккə ташлар идең, – диде.
– Сезнең чүбегез, сез ташлагыз, –
дип, Сəмига кырт борылып китеп бар-
ды.
Көн буена əйберлəргə кагылучы бул-
мады, Сəмига ничек калдырса, шулай
яттылар. Кичке уенга җыелган яшьлəр
бу хəлне кызык итеп сөйлəделəр.
Арадан берəү: “Нишлəп торабыз,
əйдəгез, килен төшерəбез”, – дигəч,
барысы да Хөснилəр йортына таба
атлады. Егетлəр тиз генə Салихҗан
картның бəлəкəй арбасын алып
чыкты. Шаярышып-көлешеп, җирдə
аунап яткан əйберлəрне төяргə то-
тындылар. Хəсəн башка чыккан йорт
ихатасына килделəр. Йорт буш тора.
Кызлар, алдан йөгереп кереп, “туй”ны
каршы алырга җыенды. Килен итеп
бер егетне киендерделəр. Төн буе
“килен төшереп”, “бирнə сатып” мəш
килделəр. Күрше-күлəн дə, йокламый-
ча, бу “театр”ны тамаша кылды.
Фəния белəн Хəсəн исə үзлəренчə
бик бəхетлелəр иде. Фəния бөтен ур-
манны яңгыратып җырлап җибəрə.
Кайчагында, кечкенə Талип: “Əти кай-
чан килə? Нигə килми?” – дип сораша
башласа гына, Хəсəннең җен ачулары
чыга, шуңа Фəния тиз генə баласын
күтəреп, урманга кереп китə. Артыннан
Хəсəннең: “Əйттем мин сиңа, калды-
рып торыйк, дидем, тыңламадың”,
– дигəне ишетелə. Лəкин үпкəлəшү
озакка бармый.
Дүртенче төнгə кергəндə ишектə
кинəт Фəйзел пəйда булды.
– Əйдəгез, кайтыгыз, өегез бушады.
Торырга урыныгыз бар, – дип, булып
үткəн төнге маҗараларны сөйлəргə
кереште. Хатын, тəүдə башын түбəн
иеп, кызарып утырса да, “туй” сүзен
ишеткəч, кычкырып көлə башлады.
Ачуыннан шартларга җитешкəн Хəсəн
дə, гаҗəпсенеп, төнге кунакка карап-
карап торды да шаркылдап җибəрде.
Качып киткəн төндəге кебек, дөм
караңгыда авыл урамына килеп
керделəр. Ут алмыйча гына урын
җəйделəр. Яткач, Хəсəн сөйгəнен ко-
чып алды да:
– Иң авыры иртəгə иртəн башлана,
Фəния. Нəрсə əйтсəлəр дə, түзəргə
тырыш, – диде.
Бу сүзлəрдəн хатын калтыранып
китте. Хəсəнгə барыбер, барысына
да төкереп карый, туганнарыннан сүз
əйттермəячəк, дип уйлый иде. Юк,
алай түгел икəн шул.
Өч көннəн соң гына дөбердəтеп
ишек кактылар. Бу – колхоз бригади-
ры иде.
– Ярар, энекəш, озак кияүлəп йөрдең,
җитəр. Хəзер эшкə. Бар, машинаңны
кабыз, районга ягулык артыннан чап,
– диде дə эре-эре атлап чыгып та кит-
те.
Авылда шоферлар икəү генə.
Иренең ерак юлларда кунып калуы-
на Мəдинə өйрəнеп беткəн булса да,
Фəниягə бу ягы караңгы иде. Шуның
өчен дə Хəсəннең муенына сарылып:
– Төшкə кайтып җитəрсең бит,
җаным? – дип сырпалануына ир кеше
аптырап китте.
– Белмим. Бар, тиз генə чəеңне
өлгерт. Нəрсə булса да əзерлəп җибəр,
– диде, киенə-киенə.
Көн артыннан көн үтте, Фəния
күнегə төште. Əмма ирнең Талипны
үз итмəве борчый иде аны. Үз итмəү
генə түгел, чын-чынлап көнлəшə иде
аңардан. “Мансур көчеге” дип кенə
җибəрə. Фəния улын алдына алып
иркəли башласа:
– Əллə иреңне хəтерлəтə, сагы-
на башладыңмы? – дип битəрлəргə
керешə. Баланың берни аңламыйча
зур күзлəрен тагын да ныграк ачып
торуына: – Кара əле, кара, бəрəнгə
охшаган, əйе бит? Хас бəрəн, та-
нымыйча яңа капкага карап тора, –
дип, сабыйны мыскылларга тотына.
Аннары сыны катып көлə башлый...
Кифая ХƏКИМОВА,
Дүртөйле шəһəре.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.