Көтүче, тəрəзəгə чыбыркы сабы
белəн шакып:
– Сəмига, сыерларыңны чыгар, –
дип эндəште дə ары китте.
– Бəй, килен йоклап калдымы икəн
əллə? – дип, түти җəһəт кенə торып,
ишеккə юнəлде. Сыерлар кичтəн аб-
зарда ничек бəйлəнгəн булса, шунда
ук күшəп тора. Сөт чилəклəре дə уры-
ныннан кузгалмаган. Түти, аптырап,
улы белəн килене йоклаган келəткə
юнəлде.
– Килен, димен, тор əле. Балам, көтү
китте лəса. Əйдə, икəү тиз генə тартка-
лыйк та, Мансур сыерларны куып кай-
тыр, – дип, ишеккə тотынды. Тавышка
улы торып чыкты.
– Фəния өйдə юк. Кичтəн əбилəргə
киткəн иде, нишлəптер, кайтмады.
– Миңа кереп əйтсəң булмый идеме-
ни?
Сəмига түти, йөгерə-атлый, абзарга
таба ашыкты. Сыерларны сауды да
аларны куып маташкан Мансурга ачу-
ланып:
– Бар, өйгə кер, малларны үзем ку-
армын, – дип, җилкапканы ачты. Ихата
уртасында нишлəргə белми басып
торган Мансур, кулын селтəп, киредəн
келəткə кереп ятты.
Сəмиганың исəбе – көтү куып кай-
тышлый кодагыеның “кирəген биреп”
чыгу иде. Болай да нечкə иреннəрен
кысып, үткəн-сүткəннəргə күз дə
салмыйча, эченнəн генə иң ачулы
сүзлəрен əзерлəп барды. Кызын ку-
нак итеп яткырасы килгəч, нигə кияүгə
биргəн? Шулай үзалдына ярсып атлый
торгач, кодагыеның йортын чак узып
китмəде.
Ул барып кергəндə Шакирə кар-
чык бер ноктага текəлеп, кулларын
тезлəренə куеп, өнсез генə утыра иде.
Əйтерсең, ниндидер сəер төш күреп
уянып киткəн. Кодагыеның исəнлек
соравына борылып карамыйча гына
баш какты. Җиңел холыклы, тиз кабы-
нып китүчəн Сəмига, аны-моны абай-
ламыйча:
– Син, кодагый, алай кызыңны бик
яраткач, ник баласы булганчы тоттың?
Бөтенлəй кияүгə бирмəскə иде! – дип,
Шакирəгə авыз ачарга да мөмкинлек
калдырмыйча тезде генə. Кодагые
кайтарып бер сүз дə əйтмəгəч, сагая
төште. Барып, чаршауны ачты – киле-
не дə, оныгы да юклар.
– Бəй, килен кая соң? – дип,
хуҗабикəгə сораулы карашын төбəде.
Шакирə, аякларын көч-хəл белəн
сөйрəп, ишеккə юнəлде. Борылгандай
итеп:
– Ишетмəдеңмени? Ишетерсең əле,
– диде, туры карамыйча гына. – Хур
итте карт көнемдə. Ничек адəм күзенə
күренермен! Мине уйламаса, атасын,
баласын уйлар иде, битсез!
Берни аңламаган Сəмига таптанып
торды-торды да кайтыр якка юнəлде.
Нəрсə булган, кем хур иткəн, килене
кая киткəн? Кайтып керү белəн улын
уятты.
– Мансур, хатының кая китте?
Нишлəп һаман йоклап ятасың?
Шулвакыт күрше хатынының кычкы-
рып көлгəне ишетелде.
– Хəзер аларны эт белəн эзлəсəң дə
таба алмыйсың инде.
Сəмига тəмам аптырап калды. Тик
күңеле генə, нидер сизенеп, сыкрап
əрни башлады. Кинəт тыны куыры-
лып, хəле беткəнен тойды. Əкрен генə
атлап, өенə керде дə түшəгенə ауды.
Күпме яткандыр, ишек ачылганга
күтəрелеп караса, төенчек күтəргəн
кызы Мəдинə!
– Нишлəп ачы таң белəн төенчек
күтəреп йөрисең?
Кызы җавап кайтармады.
– Бер-бер хəл булдымы əллə? – дип,
ана кеше урыныннан кузгалды.
– Мин кайттым, – диде дə сандык
өстенə капланып еларга кереште
Мəдинə.
– Нигə кайттың, Хəсəн кияү
рəнҗеттеме?!
Мəдинə, бер сүз дə əйтə алмыйча,
тагын да үксебрəк еларга тотынды.
Шул арада тавышка Мансур килеп
керде.
– Нигə елый? Хəсəн белəн сүзгə
килешкəннəрме əллə? – дип, əнисе
янына барып утырды.
Мəдинə, елавыннан туктап, башын
күтəрде.
– Сез нəрсə, чынлап бернəрсə дə
ишетмəдегезмени? Качканнар бит!
Уйнашчылар!
– Ни дисең, балам? Иплəбрəк сөйлə.
Кемнəр ул?
– Əнкəй, бөтен авыл белə бит,
киленең белəн киявең төнлə качып
киткəннəр! – диде əрнеп Мəдинə.
Бу хəбəр ана белəн ул өчен аяз
көнне яшен суккандай булды.
– Ни сөйлисең, балам? Киленнəн
андый эш булмас. Баласы бар. Талип
балакаем хакына булса да юньсез-
лек эшлəмəс, – дип, кызыннан бигрəк
үзен юатмакчы булды Сəмига. Əмма
иртəнге хəллəр күз алдына килеп:
– Кодагый юкка өзгəлəнмəгəн икəн,
– диде. Аннары: – Нишлəп тора-
таштай катып утырасың, бер сүз дə
дəшмисең? – дип, улына ябырылды.
Мансур башын түбəн иеп утыра
бирде. Бу “мəхəббəт”нең тамырла-
ры шулай тирəнгə киткəндер дип
уйламый иде ул. Җае чыккан саен
хатынының Хəсəнне сөйлəвенə, бергə
туры килгəндə бала-чагадай шаяры-
шып китүлəренə исе китмəде. Шулай
да Яңа ел төнендə икесе дə сəер
күренделəр: көлмилəр дə, шаярмый-
лар да, нибары күзлəре генə серле
елмая. “Нигə авызыгызга су капкан-
дай утырасыз? Башка чакта ничегрəк
көлешə идегез?” – дигəн иде Мансур.
Бу сүзлəрдəн соң Фəния кинəт кенə
кайтырга җыенды. Унике тулганны да
көтмичə кайтып киттелəр. Лəм-мим,
сөйлəшмəделəр. Фəния төне буе бор-
саланып чыкты. Мансур да ниндидер
хəвеф барын сизенде шулчак.
Димəк, бу адым алдан уйланыл-
ган булган. Мəхəббəтлəре, əгəр
мөнəсəбəтлəрен шулай дип атар-
га яраса, күптəн башланган. Берсе
– кияү, берсе – килен. Лəкин бу бит
тормышның язылмаган кануннары-
на каршы бару. Ничек кеше күзенə
күренерлəр?! “Их, Фəниям, хур иттең
авыл алдында!” – дип пошырынды
Мансур.
Ничек матур итеп яратышып
өйлəнешкəннəр иде, югыйсə. Фəния
аз сүзле Мансурга тиз иялəште. Ул
бер сүз əйтсə, кычкырып көлеп җибəрə
торган иде. Башын артка ташлап, тигез
тешлəрен ялтыратып көлгəнен ярата
иде аның Мансур, ирексездəн үзе дə
кушыла иде.
Гөрлəтеп туй үткəрделəр.
Дөньяларын ямьлəп, ир бала туды.
Ике яктан да беренче онык! Сəмига
түти дə киленен төшкəн көненнəн
үк яратты. Күз алдында үскəн бала,
уңган, шат күңелле. Мəдинə белəн дə
тиз арада уртак тел тапты Фəния –
серлəшеп серлəре бетмəде. Хəсəннең
яучы җибəрəчəген дə Фəния хəбəр
иткəн иде түгелме соң əле кайнана-
сына. Ана, кияү булачак кешене бик
үк ошатып бетермəсə дə, ризалаш-
ты. “Хəлле нəсел, кызымның да яше
җиткəн", — дип уйлады.
Ике яшь гаилə аралашып яшəде.
Нинди бəйрəм булса да, Мəдинə
җиңгəсе белəн абзыйсын чакырып ала.
Сөйлəшеп утыра торгач, таң атканын
да сизмилəр. Хəсəн өздереп гармунда
уйный башлауга, Фəния җиңгəсе ты-
пырдап биеп китə.
Тал чыбыгыдай Фəниянең биегəнен
клубта авыл яшьлəре сокланып карый
иде. Килешле генə китереп басула-
ры, куе кашларын сикертеп, гəүдəсен
боргалаулары күңелне əллə нишлəтеп
куя.
Гармунчы егеткə тартылганын сиз-
ми дə калды яшь хатын. Электəн үк
гашыйк иткəн иде аны Хəсəн. Лəкин
Фəния хəзер Мансурныкы...
Баштарак Фəния Хəсəн хакын-
да уйламаска тырышты. Эштə баш
күтəрмичə, аяктан егылганчы эшлəде.
Тик йөрəккə киртə куеп буламы?!
Клубка чыксалар, дəртлəнеп бии-бии
җырлыйлар да, карашлары белəн
яшерен генə серлəшəлəр. Хəсəннең
шомырт кара күзлəренə кереп чумган-
дай була Фəния.
Аларның беренче аңлашуы Яңа ел
кичендə булды. Каенсеңлесе белəн
табын əзерлилəр иде. Мансур килеп
җитмəгəн. Кинəт, Талип бəлешкə са-
ласы майны ялгыш идəнгə төшереп
җибəрде. Мəдинə:
– Уф, җиңгəчəй, кайнар су мунча-
да гына инде. Идəнне юып алмасаң,
йөреп булмас, – дигəч, Фəния мунчага
юнəлде. Хəсəн мал арасында булаш-
кан икəн, бастырып диярлек артын-
нан килеп керде. Сукыр лампага ут
алып маташкан Фəния сискəнеп китте.
Башта күзгə-күз карашып өнсез калды-
лар. Аннары, əллə ниткəн көч этəреп
җибəргəндəй, бер-берсенең кочагына
ташландылар. Беренче булып Фəния
аңына килде:
– Уф, Хəсəн, җибəр! Нишлибез?
Берəрсе килеп керсə?
– Төкер барысына да, син барыбер
минеке. Урлыйм мин сине!
– Əле түгел, соңыннан, – дип, Фəния
ни əйткəнен дə белештермичə, тыш-
ка атылды. Нəрсə сөйли ул, кайчан
"соңыннан"? Баласы, ире бар бит. Ул,
йөгереп барып, ишек алдындагы ка-
енны кочаклады. Йөрəге сулкылдап
тибə, куллары калтырый, иреннəре
туктаусыз: “Юк, юк, юк!” – дип ка-
батлый. “Əле бу башы гына, кызый.
Туктасаң, туктарга соң түгел”, – дип,
кемдер кисəтте кебек шул чакта. Йə,
Раббым, Хəсəннең үзəк өзгеч сөю
тулы йөрəгенə каршы торырлык көч
юк шул Фəниядə! Ул көчне кайдан
табасың? Уйларга күмелеп торганда
өйдəн Мансур килеп чыкты. Башта
абайламады, аннары бичəкəен күреп
калды да, аптырап:
– Нишлəп торасың, сеңел су көтə, –
дип, Фəниясен кочагына алды.
Фəния бераз тынычланып китте дə:
– Хəсəн алып чыга, анда караңгы,
керергə курыктым, – дигəн булды.
Хатынының “куркам” диюен шая-
руга алып, кычкырып көлеп җибəрде
Мансур. Иренең шаяруына дəртлəнеп
китеп, Фəния кар йомарларга кереш-
те. Ире чит түгел Фəниягə, аның янын-
да тормышның ачы җиллəре бернигə
тормаячак. Тик Хəсəнгə карата бул-
ган кебек ярсулы, утлы мəхəббəт юк.
Мансур Хəсəн кебек тəвəккəл холы-
клы, таш кыядан баштүбəн ташланыр-
дай бөркет түгел шул.
Өстəл артына утырышкач, гаебен
тоеп, үзен кая куярга белмəде Фəния.
Хəсəннең утлы карашы йөрəген өтеп
ала. Кечкенə Талибы да тынычсыз-
лана. Хəсəн, гармунын алып, төрле
көйлəр уйнап караса да, аңа кушы-
лып, җыр башларга Фəния үзендə көч
тапмады. “Чирлим, ахрысы, башым
авырта”, – дип, кайтырга җыенды.
Ул кичтəн соң алар көн саен дияр-
лек очраша башладылар. Фəнияне
вөҗдан газабы җəзаламый түгел,
əмма: “Юк, башкача чыкмыйм”, – дип,
үз-үзенə сүз бирə дə, тəрəзə чиртүгə,
комган тотып, тышка йөгерə. Шулай
көн артыннан көн үтте.
Өйдəгелəр сизмəсə дə, авылда
имеш-мимеш таралды. Ир-ат, җаен
туры китереп, Хəсəнгə төрттерде.
Ул эшне сузарга ярамаганлыгын,
Мансурга ишетелгəнче нидер уйларга
кирəклеген аңлый иде.
Соңгы тапкыр очрашканда:
– Китик, җаным, күпме түзəргə
була, кешедəн курыкма, сөйлəрлəр-
сөйлəрлəр дə, арыгач, туктарлар.
Баштагы мəлне барып торырга урын
таптым, эш синең ризалыгыңны алуда
гына, – дип иркəлəде. Фəния, исенə
килеп:
– Бала чирлəп тора бит əле, бераз
терелсен инде, – дигəн булды.
Кифая ХӘКИМОВА.
Дүртөйле шәһәре.
(Дәвамы бар.)
Салават ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ рәсеме.