Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 июнь , 21:59

Шәфкать ГАНИЕВ. Әйбәт гадәт тә йогышлы икән!

Беркөн эштән кайтуга, ишектә кыңгырау шалтырады. Ачсам, ике ир басып тора. Тикшерүче таныклыгын күрсәттеләр. “Күршегез җинаять эшендә гаепләнә. Өендә тентү үткәрәрергә җыенабыз, җинаять вакытында кулланылган салкын коралны эзлибез. Сезне пүнәтәй  булырга чакырабыз”, –  дигәч, фатирымны бикләп, күршегә кердем.

Шәфкать ГАНИЕВ. Әйбәт гадәт тә йогышлы икән!
Шәфкать ГАНИЕВ. Әйбәт гадәт тә йогышлы икән!

Тормыш китабымның битләрендә күбесенчә транспортта булган, күргән, ишеткән вакыйлар урын ала. Көндә эшкә барып кайтыр өчен сәгать ярым диярлек вакытны шәһәр транспортында уздырам. Шул вакытта ниләр генә күрмисең, ишетмисең.

Бүген дә кереп урнашуым булды, алдагы тукталышта үземнең яшьләр чамасындагы берсе түбәтәйле, икенчесе кепкалы ике ир кеше  килеп керде. Берсе минем каршыдагы буш урынга утырды. Янәшәсендә утырган яшь кыз икенчесенә урын бирде. Юл буе аларның матур итеп, саф татар телендә аралашуларына шаккатып тыңлап бардым.

– Кара әле, малай, теге юлы сезгә чәй эчәргә кергәч, өеңдәге тәртипне күреп, шаккатып чыккан идем. Хәзер үзем дә гел шуны куам, – диде керүгә үк берсе.

Керүгә үк берсе:

– Аның бит берәгәйле үз тарихы бар, – дип иптәше шул вакыйганы бәян итте.  – Моннан җиде еллап элек, хатын балалар белән отпускага әнкәйләргә кайтып киткән иде. Өйдә бер үзем. Беркөн эштән кайтуга, ишектә кыңгырау шалтырады. Ачсам, ике ир басып тора. Тикшерүче таныклыгын күрсәттеләр. “Күршегез җинаять эшендә гаепләнә. Өендә тентү үткәрәрергә җыенабыз, җинаять вакытында кулланылган салкын коралны эзлибез. Сезне пүнәтәй (понятой) булырга чакырабыз”, –  дигәч, фатирымны бикләп, күршегә кердем. Ике күршем утырып тора иде, мин өченче булдым. Тикшерүнең формаль ягы төгәлләнгәч, тикшерүчеләр метал тапкыч – металлоискатель белән эшкә тотындылар.

Мин ялгыз гомер кичергән күршемдә беренче тапкыр. Тыныч кына фатир эчен күзәтәм: бөтен җирдәге чисталык, пөхтәлек, тәртип мине үзенә җәлеп итте. Китап, савыт-саба шкафларында бернинди тузан әсәре юк, булган җиһазлар зәвык белән урнашкан. Фатир нур чәчеп, көлеп тора. Хәтта кием шкафындагы урын-җирләр, носки, кулъяулыкларга кадәр үтүкләнеп, зәвык белән тезелеп тора. Өелеп яткан бернинди артык әйбер юк. Музейдагы кебек бөтен җирдә идеаль тәртип иде.

Тикшерүчеләр дә гаҗәпләнүләрен яшермәде: “Гадәттә мондый тикшерү берничә көн бара, ә монда рекорд куелды – бер сәгать чамасы! Бөтенләй көтелмәгән нәтиҗә бит бу”, –  диеп, берни дә тапмагач, күршемнән гаепне төшереп, тиз генә китеп бардылар.
Башымнан яшен тизлегендә төрле уйлар сикереште: әгәр дә безгә тентү керсә, мин үземне ничек хис итәр идем икән? Бездә бит шайтан аягын сындырырлык тәртипсезлек, искелек тупланышы! Бездә һичшиксез бер атна эзләгән булырлар иде! Оятымнан ни эшләргә белми кызарынып утырдым.

Мин чыгуга, җиң сызганып, фатирымда ревизия ясарга керештем. Башта балконны денгә керттем, аннан бүлмәләрне, иң соңыннан кухня белән ванна бүлмәсен. Билләһи, бер атна маташтым. Соңыннан безнең фатирыбыз да күршенекен хәтерләтте. Үзем дә ләззәтле рәхәтлек кичердем. Хатын кайткач, өнсез, телсез калды.

Үзем дә, ике танышның гәпләшүен бик кызыксынып, тыңлап кайттым. Юл буе: “Тәртипкә китерүне нәрсәдән башлыйм икән?” – дип кат-кат уйландым. Гадәттә кайту белән, ашау-эчү хәстәрен күрәм. Кая ул ашап тору!? Өйгә килеп керүгә, үземдә берничә көн кунакта булган әнинең хәлен сораштым. Тиз генә балконга чыгып, инде ничә еллар кул да тимәгән нәрсәләрне – чүп-чарларны чыгарып аттым. Фатирымдагы барлык әйберләрне дә барлый башладым...

Ә газиз башымда: “Начар гадәт йогышлы!” – “Дурной пример заразителен” – дигән әйтем бутала. Ә мин аңа: “Әйбәт гадәт йогышлы икән” – дип, уңай төсмер бирдем әле.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: