Барлык яңалыклар
Дөнья бу
3 июнь , 12:58

Заһит МУРСИЕВ. Барыбер

Кичен яшь гаилә йокларга ятты.  – Карале, синең колак артыңда миңең бар икән, моңа кадәр күргәнем юк иде,  – диде Гаяз...

Заһит МУРСИЕВ. Барыбер
Заһит МУРСИЕВ. Барыбер

Яр буенда учак яна. Төнге учак, оялчан ай – мәхәббәт символлары. Ләкин бүген биредә егет белән кыз түгел, ә бары тик Таштапкан авылыннан берничә егет җыелган. Бик мөһим эш буенча киңәшмә үткәрәләр икән. Сүзне Гаяз башлап җибәрде.

 – Их, егетләр, минем эшләр бигрәк хөрт бит әле. Шуңа сезне аулакка чакырдым, бәлки, берәр киңәш бирерсез.

 – Киңәш бирергә була ул, тик эш кенә кушма, эш дигәндә минем җилкә тамырым тарта,  – дип куйды авыл мәзәкчесе Адаш.

 – Туктале, сүз бүлдермә, хәлләр начар, дуслар.

 – Син башта сөйләп аңлат, аннары уйлашырбыз.

 – Сазбаткан авылындагы игезәк кызларны беләсез бит инде, әйеме, шуларның "Былбыл" исемлесенә гашыйк булып йөрүемне дә беләсез.

 – Әйе, беләбез.

 – Беләсез шул. Әтиләре мине төп башына утыртмакчы икән. Кызларыма авыл егетләре якын да килмәсен, Мин аларны читкә чыгарып җибәрәм, гомерләре фермада узмасын, дип әйтә ди, имеш.

 – Былбылың оча икән, Гаяз. Ә без нишли алабыз соң?

 – Кызларның ябышып чыгу гадәте дә бар бит әле,  – дип куйды йомры баш Җәмил.

Гаяз уйга калды.

 – Юк, егетләр, ябышып чыгу кызлар өчен хурлык бит ул, теге, ни, авырга калган кызлар шулай итә, ә минем Былбылым ал да гөл.

 – Алай булгач урларга кала инде,  – диде янә Җәмил.

 – Син нәрсә сөйлисең, бу сиңа спектакль түгел, тормыш дип атала.

 – Димәк, бердәнбер юл кала.

 – Нинди юл?

 – Былбылны озатып капабыз, читкә чыгып китсен, ә Гаяз ялгыз башы калып сагынып-саргаеп үлсен.

 – Шаярмәле, Җәмил, кеше ут эчендә, ә син көлеп утырасың.

 – Көлеп яшәргә кирәк. Гаяз дус кара кайгыга батып утырмасын, урлап алып кайтып бирик шул Былбылын. Менә ичмасам шатлык булыр.

 – Шулай да соң, ләкин барыбер үзе риза булса, тиешле урынга чыгып торса, яхшы булыр иде. Юкса, Сазбатканда Былбылга күз салган егет бар, ул йоклап ятмас,  – дип тәкъдим кертте Мәҗит.

 – Вәт монысын дөрес әйтәсең, Мәҗит. Синең дә сөйгән кызың Сазбатканда, шуның аша Былбылга хәбәр әйттер дә, риза булса, эш уңды дигән сүз.

 – Әгәр риза булмаса? – дип хафаланды һаман да Гаяз.

 – Вәт көйсез кияү, сиңа ничек тә ярамый,  – дип көлде Адаш. – Риза булмаса да урлыйбыз инде. Буш кайту юк.

 – Чыннан да, кыз урларга барып буш кайту ул инде бөтен авыл өчен хурлык булыр иде. Алай ярамый. Алайса, килештек, шулай бит,  – дип сүз ныгытты Адаш. – Ә ничек барабыз?

 – Берсекөн җомга була. Изге эшкә кулай көн. Ә кемнең машинасын алабыз?

 – Юк, егетләр, булгач булсын борынгыча, ат тарантасы җигәбез,  – дип Гаяз үзе тернәкләнеп китте.

 – Чыннан да, – дип команда бирә башлады Адаш. – Җәмил, син фермер Габдулла абзый белән ат турында сөйләш, ул сиңа туган кеше. Ә син, Мәҗит, иртүк Сазбатканга оч, барсын да яхшылап аңлатып бир. Аллага тапшырдык.

 – Амин,  – дип куйды яшьләрдән берсе.

Шушы аминнан соң бисмилла башланып китте. Ягъни, егетләр дәррәү эшкә тотынды. Мәҗит таң сарысы сызылу белән Сазбатканга элдерде. Хәтирәсенең фермада сыер савып беткәнен көтте дә, озата чыкты. Шунда йомышын сөйләп бирде. Уңган кешенең уе да йөгерек, Хәтирә ә дигәнче әмәлен уйлап та тапты.

 – Ярый, бер кызык булсын әйдә. Югыйса, авыл тормышы гел бер төрле. Тыңла, егеткәем, клубта кичке уен беткәч, мин Былбылны шул тирәк астына алып килермен. Тик сез уяу булыгыз, кызны урлап күз ачып йомганчы юк булыгыз. Югыйсә, тешләрегез Сазбаткан урамында коелып калыр, безнең егетләр усал ул, белдеңме?

 – Белдем.

Җинаять төркеме тәмам оешып өлгерде, җиң сызганып яман эшкә кереште, тик, тәҗрибә җитмәгәнлектән хаталанып куялар иде. Җомга көнне Гаяз үз йортына кара айгырга җигелгән тарантаста утырып кайтты.

 – Ни кыланышың бу, улым? Байлар аты җигеп кая бармакчы буласың? – диде аптырап Гайшә түти.

 – Еракка, кызлар тотылган җиргә.

 – Аңламадым. Юньләп сөйлә.

 – Вакытыннан алда әйтмәскә иде дә бит, я, ярар инде, барыбер күп калмады. Әни, мин бүген кич сиңа килен алып кайтам. Белеп, җыеныбрак тор, яме.

 – Аллакаем, чынлап әйтәсеңме? Зур шатлык ласа, балакаем. Кем соң үзе, ата-анасы бармы, нәселләре әйбәтме?

 – Әйбәт кешеләр. Тик алар берни дә белми.

 – Нәрсә, әллә урларга җыенасызмы?!

 – Шулайрак, әни.

 – Я Аллаһым. Соң, утыртып куйсалар?

 – Юкны сөйләмә инде, барысы да килешенгән.

 – Шулай диң башта. Ничектер куркыныч кебек тә бит. Алайса, ярар инде. Улым, менә бу кыңгырауны нигә тактыгыз?

 – Соң, кыз алып киләбез бит инде, әни.

 – Урлап кайтабыз дигәнеңә әйтәм инде...

 – Их, атаң башы! – дип Гаяз кычкырып ук җибәрде. – Адаш җиккән иде, бизәгән шул атны, вәт ахмак.

Ә Сазбатканда шундый сөйләшү булды. Кич, ярымкараңгы фойеда яшьләр танцевать итә башлаганнар иде инде.

 – Былбыл,  – дип эндәште ахирәтенә Хәтирә.

Тегесе ялт итеп борылып карады да елмаеп җибәрде.

 – Әллә танымый башладың инде син безне. Менә кара, минем яулыгым зәңгәрсу төсле, ә Былбылныкы яшкелтрәк. Белеп кал.

 – Былбыл килмәдемени?

 – Юк, иренәм дияргә дә иренәм, диде. Минәйтәм, иренсәң иргә бар. Торып калды. Ә сиңа нигә кирәк?

 – Әйтергә сүзем бар иде шул.

 – Соң, миңа әйт тә куй инде, барыбер түгелмени?

Хәтирә икеләнә калды.

 – Белмим инде. Сер шул, Былбыл колагы өчен генә.

 – Алайса әйтмә, бик кирәге бар иде.

 – Ашыгыч сүз шул.

 – Алайса, әйт. Ике нарат арасында адашма. Мин туганымның серен кешегә сатмыйм.

Бераз уйланып торганнан соң кыз риза булды һәм Сөмбелгә барысын да сөйләп бирде. Тиздән кызлар бер-бер артлы клубтан чыгып та шылдылар.

Төн тыныч үтте, кыңгыраулар чыңгырдамады, этләр өрмәде, каравыл кычкыручы булмады. Хәтирә дә иртән имин уянды. Былбыл дип уйланды, кияүдә дип куанды, эшкә барырга чыккан иде чынбарлык котын алды.

 – Былбыл! – дип кычкырып җибәрде ул ферма ягына китеп барган ахирәтен күреп. Тегесе шундук борылып карады.

 – Нәрсә булды,  – диде, аптырап,  – саташып уянган кеше шикелле нигә бакырып адәм куркытасың?

 – Син Былбылмы?

 – Мин Былбыл. Әллә чынлап саташасыңмы?

 – Сөмбел кайда?

 – Кичә клубка киткән иде, сездә кунмадымыни?

Хәтирә ыңгырашып куйды, аяклары сыгылып юл тузанына ава язды. Моны күреп Былбыл ахирәте янына йөгереп килде.

 – Нәрсә булды соң?

 – Харап булдык. Харап булдык. Харап булдык. Хәтирә өч тапкыр шулай кабатлады да, үкереп елап җибәрде.

Аны сөйрәп диярлек алып барып бүрәнә өстенә утыртырга туры килде. Юатып, сораша-төпченә торгач инде Былбылның башы әйләнеп китте. Лып итеп бүрәнәгә утыруы булды күз яшьләре атылып чыкты.

 – Әйдә, барып сыерларны савып килик инде. Бәлки, шул арада Ходай күзебезне ачар да, Сөмбелнең кайдалыгын күрсәтеп куяр,  – диде Былбыл. Йөрәге януын ул юктыр, ялгыш хәбәрдер, дигән уйлар белән басарга тырыша иде. Фермадан кайтканда инде Хәтирә акыл өйрәтә башлады.

 – Барырга кирәк.

 – Ничек, нәрсә дип? Туганымны кире бирегез дипме?

 – Юк, хәл белергә килдек диярбез. Шунда алышынырсыз, беркем дә белми калыр. Ничек булса да җае чыгар әле, үзең әйтмешли, Ходай күрсәтер.

 – Гарьлек бит.

 – Синең гарьлегең беркемгә дә күренми, Былбыл. Әйдә, юынып, киенеп чыгыйк та, хәзер үк китик. Җизни машинасында илтеп куяр.

Бер сәгать үтүгә Сазбаткан авылының ике чибәре Таштапкан авылындагы Гаяз исемле егетнең өенә таба атлый иде. Йөзләре кырыс, хәтта усал. Кулларына сәнәк тә тотып алсалар, бигрәк тә килешер иде. Тик андый кыяфәт урынсыз, алар бит яу белән түгел, дуслык-туганлык визиты белән йөриләр иде.

Гайшә түти тәрәзәдән үк күреп йөгереп чыкты.

 – Хуш киләсез, кадерле кунаклар, хуш киләсез. Әле генә ашым пешеп чыкты, мактап йөрисез икән,  – дип башлады ул кызларның алдында җәймәдәй җәелерлек булып.

 – Шулаерак иде шул,  – дип сүз башлады кыюрак Хәтирә. – Сөмбелнең хәлен белергә килдек, берәр нәрсә кирәкмиме, барысы да тәртиптәме?

 – Нинди Сөмбелне сорыйсың?

Хәтирә ы итеп калды.

 – Ә, юк инде, Былбылның хәле әйбәтме димен. Сөмбел менә бит, янымда басып тора. Кайчан шуларны бутыйм да куям.

 – Әйе шул, бигрәк тә охшашканнар икән.

 – Янына керергә буламы? Ә теге Гаяз дигән егеткәй, әллә җизни, әллә кияү кайда, ул да һаман исәнме?

 – Гаяз ул тиз кайтыр. Берәрсе минем тракторда эшли торсын иде дип китте. Үзе кәләше янында булырга тиеш бит инде.

 – Дөрес, Гайшә апа, безне үткәрәсеңме дибез?

 – Ни бит әле, нишләп урланып килдең, әйдә кайтабыз, дип котыртмассызмы?

 – Син нәрсә, Гайшә апа-кодагый, без юләрме әллә? Мин үзем дә сезнең авылга килен булып төшәм әле, Мәҗит атлы егеткә.

 – Ә-әй, шулаймыни, бик әйбәт, бирсен Ходай. Мәҗит начар егет түгел, безгә туган да әле. Үтегез алайса, үтегез, рәхим итегез.

 – Үтәбез, Гайшә апа-кодагый, болай булгач син безнең икебезгә дә туган булдың лабаса. Вәт Алланың рәхмәте яугыры, – дип тел осталыклары күрсәтте Хәтирә. Ләкин ул чыбылдык эченә кермәде, калганы игезәкләр эше иде.

 – Әйдә, тиз генә алышыныйк, бир миңа яулыкны, ки минем күлмәкне,  – дип ашыктырды Былбыл Сөмбелне.

 – Юк, булмый.

 – Ничек булмый?

 – Теләмим.

 – Соң, син бит минем урынга ялгыш килгәнсең.

 – Юк.

 – Нәрсә “юк”?

 – Ялгыш түгел.

Бу җаваптан Былбылның башлары әйләнде. Бүген инде икенче тапкыр түгелеп елыйсы килде. Ул чак һушына килеп сорарлык көч тапты.

 – Ничек болай булды соң?

 – Хәтирә сиңа дигән хәбәрне сөйләгәч, башыма уй килде. Тирәк астына бардым да бастым, алдылар да киттеләр, менә шул. Беләсеңме, миңа бу эш бик ошады бит әле. Айлы төн, сандугачлар сайрый, тирә-якта кара урман. Ә мин принц янында фаэтонда утырам. Алда аның кучеры Адаш, ул саф алтыннан киенгән. Артта принцның иң якын дуслары, батырлар Мәҗит белән Җәмил. Аларның да очлы башлыклары, кулларындагы кылычлары шау алтыннан, озын сөңге очларында ат кыллары җилферди. Ә аргамалары нинди, су сөлеге сыман елкылдап торалар, җайдаклары тыймаса күккә очып китәрләр иде.

 – Тыел, дивана! Әйдә алмашынабыз димен.

 – Булмый шул.

 – Тагын да “булмый”. Нишләп булмасын, Гаяз минем егет бит?!

 – Менә шул шул. Синең егетең иде, ә минем ирем. Ул миңа тиде бит...

 – Ах... Я Хода, хәзер нишлибез соң? Оят!

 – Оят Мәскәүдә кыйбат. Нишлибез дип, туйга килерсең инде, чакырам. Гаязның дус егетләре бер өер, күз салырсың, сайларсың, тик тагы да йоклап калма.

 – Кызлар! – дип кисәтте чаршауның бу ягындагы Хәтирә. Күрәсең, игезәкләрнең бәхәсе тавышланып китеп Гайшә карчыкка ишетелерлек булган. Нишләсен инде, күз яшьләрен чак тыеп Былбыл зур якка килеп чыкты. Гайшә кодагый-апаның сүзен егарга базмыйча тиз-тиләмән ашандылар да, мең рәхмәт әйтеп, йортка иминлек, яшьләргә бәхет теләп койрыкларын сыртка салдылар.

Кичен яшь гаилә йокларга ятты.

 – Карале, синең колак артыңда миңең бар икән, моңа кадәр күргәнем юк иде,  – диде Гаяз.

 – Мин Сөмбел,  – диде кыз.

Өй эче тынлыкка чумды. Чебен дә очмый ичмаса. Шактый вакыт узгач кына кияүнең өне ачылды.

 – Барыбер инде.

Моңа кадәр тын алырга да куркып яткан кыз иркен сулап җибәрде һәм әйтеп куйды:

 – Барыбер инде...

Тик Сазбатар егетләренә генә барыбер түгел икән. Алар, үч итеп, Таштапкан авыл кызларын уптым-илаһи урларга ант иткәннәр, имеш. Ләкин монысы безгә барыбер.

Заһит МУРСИЕВ. Барыбер
Заһит МУРСИЕВ. Барыбер
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: