Барлык яңалыклар
Дөнья бу
22 Май , 09:25

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Күңелләрең күбәләк... (3)

Диләгә ымлап, әнә, Зиннәтнең кәләше диләр. Усалрак теллеләре: “Зиннәт типтергән кызыкай шулмыни?” – дип тә җибәрәләр...

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Күңелләрең күбәләк... (3)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Күңелләрең күбәләк... (3)

(Ахыры.)

***

Алар озак кына сөйләшеп йөрделәр. Зиннәт Диләне култыклап алды. Алар үзләре йөрергә яраткан кулга төшеп китте.

Ир:

– Син бик катысың, нык торасың. Беренче тотыну белән сыгылып барган хатын-кызны яратмыйм. Син берәү генә. Ошаучылар күп тә. Әмма иң яхшысы син! – дип, аны күкрәгенә кысты. Аннан уңайсызланып ычкындырды. Ахры, Дилә тагын сугып җибәрер, дип курыкты.

Алар бик озак сөйләшеп йөрделәр. Караңгы төшкәч кенә кайттылар.

Хатын, тынычланып, кичке аштан соң душ керде. Зиннәт тә душ кергән иде. Кинога бармаска сөйләштеләр.

Душтан соң яланбаш утырып, башына салкын тидергән иде Дилә, колагы белән башы сызлап уянды.

– Кызыйны йокыдан яздырганнар икән, – диде Хәмидә. – Төнне йокысыз, йончулы үткәрдең.

Әйе, Диләнең кичерешләре йөзенә язылган иде. Әмма ул сер бирә торганнардан түгел. Чирләвенең дә, йокламавының да сәбәбе Зиннәт булса да:

– Башым авыртып уяндым. Аннан йоклый алмадым, – диде.

Кайнар су белән чылатып, башына сөлге урап куйды. Ул үзен-үзе шулай дәвалый.

– Хәзер синең баш авыртуың басыла. Әйе бит, Диләкәй.
– Нихәл, карчыгым! – дип килеп кочаклады шулчак Зиннәт.

– Ә менә үзе үк әйтеп тора, танмый, – дип төрттереп алды Хәмидә.

– Хыялый! Әллә акылдан яздыгызмы, Зиннәт абый! – дип, егетне этеп җибәрде Дилә.

– Бетте, бетте!

Зиннәт кич белән киенеп биергә китте. “Бүген кич синең белән биербез”, –диде ул. Ә Дилә өстен алыштырып калды.

Дилә килгәндә ул бер читтә басып тора иде. Хатын башта сиздерми генә үтеп китәргә уйлаган иде дә, аннан, кире уйлап, Зиннәткә әкрен генә төртте. Ул әйләнеп карады да баш кагып елмаеп куйды. Һәм шуның белән вәссәлам. Кич буена килеп тә әйләнмәде, башка бичәләр белән биеде.

“Үчеңне алдың. Ачуымны китермә. Исермәсәм, исемдә булсын”, – диде Дилә эчтән генә. Биюләр тәмамланып, ял итүчеләр тарала башлагач, Зиннәт килеп җитте. Хатын аны күрмәгәнгә салышып чыгып китте. Ул елар дәрәҗәгә җиткән, тәмам хәтере калган иде.

– Әйдә тизрәк! – диде Зиннәт, аны куып җитеп, тизрәк кымыз алырга омтылып.

Дилә дәшмәде. Зиннәт аңа кымыз алып бирде, аннары стаканны алып та куярга туры килде.

– Әйдә, безгә керәбез, – дип дәште аңа Дилә.

 Егет: “Хәзер!” – дип кереп китте дә шуннан югалды.

Икенче көн Зиннәт иртән иртүк ишек артына посып, аны шаяртып куркытмакчы булды, әмма хатын эре генә үтеп китте.

– Ничек йокладың, Диләкәй? Нинди матур төшләр күрдең? – дип сайрап барды.

Әмма ул дәшә алмады.

– Үпкәләгән әле нигәдер. Минем белән сөйләшми! – дигән булды, аптырагач Зиннәт.

– Сандугач, тасма тел! – диде түземе беткән Дилә.

– Әйттем мин сиңа, Дилә, ымсынма дидем. Ул бит иләс-миләс күңелле кеше. Һәр чибәр бичәне сыйпап карамаса, аның күңеле булмый. Синең янда да күбәләк кебек бөтерелә. Башкаларны да күздән яздырмый, – дип, элеп алды, селкеп салды Хәмидә.

Үпкәләшеп йөри торгач, Зиннәт билет алып кинога икенче бер хатын белән китте.

 

***

Дилә аның киткәнен күңеле белән сизеп торды. Урамга чыгып, яраткан кулына барып, имән төбендә рәхәтләнеп елады. Аннан җырлады. Һәм катгый карарга килде. Юк, киноның икенче сериясенә алар бергә барачаклар!

Аш-су залыннан бергә чыктылар. Дилә Зиннәтне беләгеннән чеметеп-чеметеп алды. Әллә күпме үпкә сүзләре әйтте. Ә егет:

– Үзең бит. Сөйләшмисең! Инде мин дә адәм баласы, җаным бар. Күпме шулай үпкәләшеп йөрергә була, – дип акланды.

– Син ничә тапкыр сүздә торам, дидең. Ә үзең бер дә сүзеңдә тормыйсың.

Менә ул аның янына керде. Аның ике кулыннан алып, үзенә тартып китерде дә күкрәгенә кысты.

– Син бик гарьчел икән. Алай булмый бит инде, – диде тавышы, күзләре белән иркәләп. Дилә башын аның иңенә куйды. Аңа җиңел һәм рәхәт иде.

– Икенче сериягә бергә барабыз! – диде хатын, икеләнергә урын калдырмый торган тавыш белән.

Зиннәт аны яхшы белә. Билетларны әвеш-тәвеш китерергә туры киләчәк. Тик Зәйнәпне ничек кисәтеп өлгерергә? Килеп туган уңайсыз хәлдән котылу юлын эзләп, ярый, Фәнүр белән ничек тә килешербез, дип уйлады.

– Әйдә Фәнүр янына керик әле. Билет табып булмасмы.

– Зиннәт, җанкисәгем! Ничек итсәң ит, тик мин синнән калмыйм! – диде Дилә.

Ир аның шулай күндәмгә әйләнүенә шатланды. Аңа булган кайнар хисләре күпме йокысыз төннәр, борчулы сәгатьләр алып килде. Юк, көнчеллек белән алдырып булмый. Берәрсе белән күрдеме – бетте. Сине күрми дә, эндәшми дә. Әле әнә нинди күндәм. Димәк, ярата, дип куанды Зиннәт.

– Ярар, сез Фәнүр белән барыгыз. Мин бармыйм, – дигән булды Зиннәт, көлеп.

– Сез бармасагыз, мин дә бармыйм. Икебез дә бармыйбыз алайса! – диде хатын.

Юк, барырга, җаен табарга кирәк. Зиннәт кесәләрен актара торгач, әллә ничә билет килеп чыкты. Өчәүләп киттеләр. Зиннәт Диләне шуның өчен дә ярата, ахры: ул аның нәрсә эшләгәнен дә, ни уйлаганын белеп тора. Ә кирәк чакта барыбер телен тыя белә. Күрмәгән дә, белмәгән дә төсле йөри. Зиннәт ул киенгән арада тиз генә йөгереп менеп Зәйнәпне кисәтеп чыкты:

– Менә сезгә билет. Икенче сериядә шунда утырырсыз, – диде дә чыгып йөгерде.

Баскычтан төшеп килә, алдында мут елмаеп Дилә басып тора. Ул Зиннәткә карады да тыела алмый көлеп җибәрде. Зиннәт белән Фәнүр шул арада күз кысышып алдылар. Янәсе, эш җайланды. Ике урында өчәү утырдылар. Күбрәк Фәнүргә басып торырга туры килде. Кинодан соң сәгать буена урамда йөрделәр. Ниһаять, араларында татулык урнашты.

Зиннәт акылга утырды, күрәсең. Ул башка хатын-кызга күтәрелеп тә карамады. Гел Дилә янында булырга, аны үпкәләтмәскә тырышты.

Иртән иртүк кереп хәлен белде, кымыз китереп бирде. Ашарга бергә бардылар, бергә кайттылар.

 

***

Бүген Дилә өенә кайтып, әнисенең хәлен белеп килергә булды. Хат юк та юк. Әнисе чирләбрәк калган иде. Әллә нык чирләп китте микән дип, ут йотып, борчылды хатын.

 Зиннәт бу хакта белгәч, аңа: “Әниеңә минем хакта сөйлә. Миннән сәлам әйт. Кайтканда мин сезгә керермен. Дилә, мин сине чынлап яраттым. Көтмәгәндә, кинәт яраттым да куйдым”, – диде.

Хатын аның бу сүзләреннән соң бер сүз дә әйтә алмый торды. Аның күңелендә бәйрәм иде. Шундый рәхәт.

Шундый хисләр белән хатын юлга җыенды. Иртән Зиннәтнең бүлмәсенә күз салса, ул шундый тәмле итеп йоклый, борчыйсы килмәде. Әйдә йокласын, диде.

Зиннәт шулай да йокысыннан торып аны озата китте. Менә хәзер шул йокы мичкәсе аркасында автовокзалга атлый-йөгерә барырга туры килә.

 

Ялгыш кына яр сөйдем

Ул да йокы мичкәсе... –

 

дип көлде хатын.

– Ух, сине! – дип куйды Зиннәт. – Усал да соң үзең.

Әмма Дилә әнисе яныннан урап килүгә, Зиннәт аны каршы алырга иртән поездга төшмәде. Яратса, килер иде. Яратмый, дип ярсыды хатын. Үзе сер бирмәскә булды.

– Эх, Дилә, мин сине каршы алырга бара алмадым инде. Шәфкать туташы керде, табиб чакырып алды, аннан үлчәнергә бардым. Бушамадым, – дип акланды Зиннәт.

– Әйбәт иткәнсең. Мин үзем дә бик шәп килдем. Нәрсә дип сезгә мәшәкатьләнеп йөрергә ди, – диде тегесе йомшак кына.

Зиннәт аптырап калды. Менә сиңа, мә. Ул аны үпкәләр, тиргәшер дисә, Дилә елмаеп тора.

– Я, шуннан, ничек кайтып килдең?

– Уңышлы юлга чыкканмын. Бар да җай туры килде.

–  Нинди яңалыклар?

– Сагынган булганмын, туган шәһәргә кайткач, рәхәт, җиңел булып калды, –  дип тезеп китте хатын. – Сулышларым иркенәйде. Монда килгәч, яңадан тыным кысыла башлады.

Зиннәтнең башка нәрсәләр беләсе килгән булган икән. Бу җаваплар гына аны тынычландырмады. Ул:

– Ашап алгач та прогулкага чыгарбыз әле! – диде.

Дилә аның кереп алганын көтеп утырды да, һаман күренмәгәч, аптырап аска төште. Зиннәт тышта баскычта көтеп тора иде.  Сөмсере коелган. Әйдә, дигәндәй, баш какты ул.

– Сезгә ни булды, Зиннәт абый?

– Кәефем юк.

– Нигә? Бик күптән көтәсезмени?!

– Сәгать бардыр инде. Шундук чыгабыз дип сөйләштек бит!

– Шулаймыни?!

Дилә озак көттерүен һәм Зиннәтнең шуңа кәефе кырылуын аңлады. Каршыларына бер төркем хатын-кыз очрады.

 – Ниһаять, табыштыгызмы? – дип чәнчеп китте усал телле Хәтирә.

– Әйе, – дигән булды Зиннәт. Һәм Диләне култыклап алды. Әллә ничә төрле шөбһәле уйлардан соң сөйгәненең үз янында булуы аны тынычландырды. Үзен борчыган уйлардан арынгандай булды.

– Я, әйт инде, әниеңә әйттеңме? Нәрсә диде? – дип, үзен кайчаннан бирле кызыксындырган сорауны бирде.

 

***

...Көннәр әкрен генә акты да акты. Дилә ишек тавышына сискәнеп, дертләп китә торган булды. Ишектән гел Зиннәт кереп киләдер кебек тоела иде. Менә-менә шат елмаеп ул пәйда булыр, аның хәл-әхвәлен сорашыр, күз карашы белән иркәләр кебек. Юк, юк, юк шул, Зиннәт китте. Хатын аны озатып куюын хәтерләп, үзен-үзе тиргәде. Һәм ул аны тагын күрә аламы әллә юкмы – билгеле түгел,

Ә шулай да аңа рәхәт. Диләгә ымлап, әнә, Зиннәтнең кәләше диләр. Усалрак теллеләре: “Зиннәт типтергән кызыкай шулмыни?” – дип тә җибәрәләр. Күп танышлары: “Зиннәт ничек китте? Озатып калдыңмы?” – дип тә сораша. Ул аларга Зиннәттән сәлам тапшыра һәм аны озатып калуын да яшерми.

Бу көннәрдә барлык булмышы, уе, күңеле Зиннәт белән тулы, гүя аның белән сулый, яши. Аның исеме белән йоклап китә, аның исеме белән уяна һәм эчтән генә исемен кушып җырлый. Аларны бит җыр дуслаштырды түгелме соң?

– Ну, Зиннәтне озаттыңмы?

– Озаттым.

– Кайчан китте? Сезгә кердеме? – Бу Фәнүрне иң кызыксындырган сорау иде.

– Керде...

– Бик әйбәт. Тату яшәгез!

– Фәнүр абый, сезгә зур рәхмәтлемен. Чын күңелдән әйтәм.

– Арагызда буталып, сезне килештереп йөрдем инде. Рәхмәт әйтүеңә рәхмәт.

– Сез булмасагыз, аңлаша алмас идек, мөгаен. Ул да горур. Минем дә баш иясем килми. Кем белә, бәлки, мин-минлекләребезне җиңә дә алмас идек...

 Төшләрендә гел Зиннәт булды, еш саташты. Ә бер төшендә ул  аңа таба йөгерә, имеш, кешеләрне этә-төртә килә, ә үзе “Дилә!” – дип ачыргаланып кычкыра. Хатын туктап аны көтә, имеш. Шул тавышка уянып китте. Бәлки, ул да юксына, үзенә урын таба алмый торгандыр, дип уйлап юанды.

Һава суларга чыкканда гел үзләре бергә йөргән юллардан йөрде. Аның белән бергә булган бәхетле минутларын искә төшерде. Аның исеме белән атаган уйсулык – Зиннәт уйсулыгы – белән барып, тау итәгенә басып, аны сагынып җырлар җырлады. Үзенең көтмәгәндә шулхәтле әсәрләнүенә гаҗәпләнде. Ике-өч атна элек кенә ул аның дөньяда барлыгын да белми иде түгелме? Хәзер инде аннан башка яши алмас кебек.

 

***

Шифаханәдән кайткач, өченче көнне (ял көне иде) Зиннәт аларга килеп керде. Алар кочаклашып күрештеләр. Бер-берсен нык сагынганнар, карашып, сөйләшеп туя алмадылар.

– Әби, мин бит кызыгызны алып китәргә килдем. Ризасызмы? Мин ансыз яши алмыйм. Кырыкны узып барсам да, өйләнмәгәнмен әле. Әнием белән икәү яшибез. Теләсәгез, дүртәү бергә торырбыз. Улын үземә уллыкка алам. Улыбыз белән бишәү булырбыз. Мин алдагы тормышымны Диләдән башка күз алдына да китерә алмыйм. Ризамы сез?

– Риза. Тату-матур яшәгез! Бәхетле булыгыз! Мин әлегә үземнең өемдә калып торырмын. Тора-бара күз күрер.

– Рәхмәт, әби! Дилә, әйдә җыен! Әни көтә безне... Әби, син дә җыен. Минем әнием – кодагыең белән танышырсыз. Безнең тормышны күреп китәрсез. Кунак булырсыз. Нәҗипне алып кайтырга бездән бергәләп барырбыз.

– Шулаймы?! Яхшы. Мин хәзер!..

Хатын шунда гына аңлады: ул бу йорттан озакка китә. Ә, бәлки, гомергә.

Аңа Зиннәтнең әнисе бер күрүдә үк ошады. Үзләре кебек гади, ихлас күңелле кеше икән.

– Әйдүк, кызым, әйдүк! Төкле аягың белән! – дип, колачын җәеп каршы алды ул булачак киленен. – Рәхим ит, кодагый!

Алар ике куллап күрештеләр.

– Килен күрми үләм икән, дип курыккан идем. Аллаһыга шөкер, киленле булдым. Минем улым да ниһаять башлы-күзле булды, – дип шатланды Зиннәтнең әнисе.

Фото:  freepik.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: