Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 Май , 09:25

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Күңелләрең күбәләк... (2)

– Ә-ә-ә! – диде Хәмидә. – Сез ачуланышкансыз икән. Син риза булмагансыңдыр.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Күңелләрең күбәләк... (2)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Күңелләрең күбәләк... (2)

(Дәвамы.)

***

Алар ачуланыштылар. Зиннәт ишекне каты ябып чыгып китте. Ә Дилә ут эчендә торып калды. Йөрәккенәм, юкка сызланмагансың икән. Алдан сизә торган гадәтең бар шул синең!

Болай килеп чыгуына көенсә дә, сер бирмәскә булды. Ата күркә кебек кабарынып-тузынып үзе чыгып китте ич. Ул үзе үкенсен, дип уйлады. Янына барасы, дәшәсе килсә дә, күрмәмешкә салышты.

Ахрысы, Зиннәт үкенгән булса кирәк. Иртәгәсенә, өстәл янына килеп, иелеп:

– Ашлар тәмле булсын! – диде.

Капитан формасын киеп алган. Сылу гәүдәсенә шундый килешеп тора. Азак тагын аңа кагылып үтте. Ә Дилә күрмәмешкә салышып утыра бирде. Кара син аны! Әллә кем булып чыгып киткән иде. Үзе бөтерелә түгелме? Күбәләк!

Күп тә үтмәде, Зиннәт кабаттан килеп керде. Хатын, әлбәттә, үпкәләгән кыяфәт чыгарды. Әмма алар тиз килештеләр. Бер-берсенең күзләренә карау булды, елмаешып көлеп җибәрделәр. Яңгыр булып яварга торган кара болыт таралды да куйды. Бергәләп кино карап кайттылар.

Дилә “баяныңны алып кил”, дигәч, Зиннәт аның теләген үтәргә йөгерде. Залга төшеп, башкаларга кушылып, җырлашып утырдылар. Аны бүлмәсенә кадәр озатып куйды.

Ишек төбендә:

– Дилә, бер генә үп инде! – дип бәйләнде.

Хатын, үбә белмим дип, йөзен читкә борды. Аның шулай оялып йөзен читкә борып кызарынуы аеруча ошады. Бер сүз әйтергә уйладымы, Зиннәтнең авызын каплап әйттерми, кызарып тик тора, күз карашын яшерә. Әдәбият-сәнгать, театр, хәтта сәясәт турында әллә күпме сөйләшергә әзер, бәхәсләшеп бетә, кызып-кызып та китәләр. Җырга да оста, белмәгән көе юк. Сүзләрен белеп бетермәсә дә, көен ишеттеме, шунда ук эләктереп алып, беренче булып башлый. Тавышы көчле түгел, тик моңлы, җырның һәр нечкәлеген җиренә җиткереп башкара. Җыр-музыка, баян аның иң яратканы булып, башка теләсә нинди ләззәтләрдән баш тартырга әзер ул.

 Зиннәткә аның моңлы тавышы, көйләрне бозмыйча дөрес җырлавы бик ошады, эчкерсезлеге, сафлыгы күңеленә ятты, мәхәббәтен яулады. Ул үзенең торган саен бу затка ныграк тартылуын тойды. Әмма үзләре һичбер вакыт тату була алмады. Тыштан караганда тату кебекләр, көн дә бергәләр. Ә үзләре көненә әллә ничә тапкыр эләгешеп, үпкәләшеп, сүзгә килешеп бетәләр, аннан тагын тиздән килешеп китәләр.

 

***

Икенче көнне алар тагын үпкәләште. Әлеге дә баягы егетнең иләс-миләс күңеле сәбәпче булды моңа.

Алар бергәләшеп биюгә барырга сөйләшкәннәр иде. Дилә аны байтак көтте-көтте дә киенеп залга төште. Анда түгелме? Әмма залда биш-алты кеше сөйләшеп утыралар. Капитан юк иде. Зиннәтнең дусты Зөфәр янына китте. Ләкин ишек бикле булып чыкты. Алдап качканынмы? Ах, юньсез, ах, җилкуар! Берәр бичә артыннан чапкандыр.

 Хатын ялгызы гына үзе яраткан кулга төшеп китте һәм үзеннән-үзе җыр чыгарып, кояшны мактап, җырлар җырлады. Таудан бер төшеп-бер менеп йөрде. Бүлмәгә кайтып, чишенеп йөргәндә, күзе тәрәзәгә төште һәм Зиннәтне күреп алды. Ул бер хатын-кыз заты белән аллеядан китеп бара иде.

Биш минут та үтмәде, Зиннәт атылып килеп керде:

– Син кайда йөрдең? Мин сине бөтен җирдән, үзебез йөргән җирләрдән эзләдем! – диде, еш-еш тын алып.

– Ә мин әле генә шул җирләрдә булып кайттым. Анда сезне очратмадым. Үзебез йөрергә яраткан кулда йөрдем. Сез бит, хәзер киенеп чыгабыз да сине алырга киләм, дип киттегез. Көттем-көттем дә урамга чыктым.

Зиннәт хәйләкәр елмайды:

– ­Мин Зөфәрне озаттым. Нигә озатырга килмәдең?

– Ә нишләп мин барыйм? Килеп алабыз, дидегез ич.

– Ә мин магазинга барып килдем. Аннары Зөфәрне озатырга киттем.

– Ә нигә мине кереп алмадыгыз? Кереп алам, дип әйтеп, көттерергә кирәкмәс иде. Мин дә барган булыр идем.

– Сиңа анда җыен ирләр арасында ни бар? – дип, ул кычкырып ук җибәрде.

Дилә гаҗәпләнеп аңа карады.

– Ә мин сезгә озатырга барам, тегеләй-болай, дип әйтмәдем. Үзегез менеп алырмын, дигәнгә генә. Бик барасы килеп тормый иде әле.

– Ну, ярар инде. Ачуланма, яме. Гаеп миндә. Без биергә бергә барырга тиеш идек. Юкка кәҗәләнмә. Ярый, мин баян алып киләм. Син утырып тор, биш минут.

Әмма хатын аңа ышанмады. Тагын сыпыртыр әле, дип уйлады. Шулай да утырып калды, көтәргә булды. Чыннан да, биш минут үткәндерме, юкмы, Зиннәт баян тотып килеп тә керде. Зыңлатып уйнап та җибәрде, кушылып җырлый да башлады. Диләгә каршы утырып, аңа күз кыса-кыса, төрттереп җырларга тотынды:

 

Онытмамын сине мәңге,

Гүрләргә кергәндә дә.

Ташламамын, бердәнберем,

Җаным чыкса да тәннән...

 

Ул гел шундый мәхәббәт җырлары җырлый инде. Ике арада килеп чыккан аңлашылмаучылыкны юарга теләдеме, әллә үзенең юньсезлегенә үкенүе булдымы, әллә инде борынлый башлаган сереме – ул бирелеп, чын күңелдән җырлады.

Диләнең күңелен эретергә ниятләгән булса, теләгенә иреште. Хатын аның иртәнге хыянәтен онытты, баянга кушылып җырлап җибәрде:

 

Җир җиләге ачы була

Җыймагыз, кызармыйча...

Һәрвакытта сезне уйлыйм,

Исемнән чыгармыйча.

 

Җырның ертыгы юк дигәндәй, бу җыр Диләнең йөрәк серен әйтеп бирергә мәҗбүр итте. Ул дөресен җырлады. Алар шулай җырлашып озак утырдылар.

 Аннары Фәнүр килеп керде, ул – Зиннәтнең авылдашы, җырга ул да кушылды. Һәм алар күмәкләп җырлады. Бу кич Диләнең йөрәгенә май булып ятты. Аңа рәхәт, күңелле иде. Ул үзен бик бәхетле хис итте. Әйе, бәхетле иде. Хатын-кызларны йокысыз иткән шаян капитан аның өчен уйный, аңа җырлый. Аның күңелен табарга тырыша иде, әйтерсең, ул иртәнге мутлыгы өчен гафу үтенә.

Алар биюгә дә, кинога да бардылар. Әмма шул кичне алар тагын бик каты ачуланыштылар. Моннан соң килешү мөмкин түгел. Өзелештеләр.

Зиннәт кинодан кайткач, аның янына кереп утырган иде. Хатын бүлмәдә берүзе иде. Егет шаярды, көлде, Диләне кысып-кысып сөйде, үпте. Ә аннары аны күтәреп караватына салды, ә дигәнче ишекне бикләп, утны сүндерде. Дилә аңына килгәнче аны үбәргә, кочарга тотынды. Хатын тәмам коелып төште. Аның кочагыннан ычкынырга тырышты, үпмәсен дип, битләрен, иреннәрен яшерде. Ә биленә тотынгач, ул аны төртеп төшерде, чалтыратып яңагына сугып җибәрде. Һәм, битен куллары белән каплап, күзләрен йомып, аның сугуын көтте, йөрәге туктагандай булды. Әмма Зиннәт аңа кагылмады. Ишекне шарт иттереп ябып, чыгып та китте.

Хатын сикереп төшеп, ишекне бикләде дә чишенеп ятты. Ул берни уйлый да, тиз генә тынычлана да алмады. Колагында Зиннәтнең сүзләре яңгырады:

– Синең белән этләнгәнче, беткәнме миңа башкалар? Ичмасам, кыз булсаң иде! – диде. Ул, ачуланса, гел шулай ди. Балалы хатын була торып, кызлар кебек кыланасың, имеш.

 

***

Дилә сәгать ярым чамасы йоклады, аннары төн буе йоклый алмый газапланды. Гарьлегеннән йоклый алмады. Керфек тә какмады. Тот та кешегә шулай бәйлән, имеш. Кеше ни дип әйтер?

Күрүчеләр, сизенүчеләр булган икән. Төрттереп үк торалар. Ай белән кояш та күрде микән?

– Ә-ә-ә! – диде Хәмидә. – Сез ачуланышкансыз икән. Син риза булмагансыңдыр.

– Кая? Кем әйтә? – дип борчылды Дилә.

– Шулай сизелә.

Иртән Фәнүр абыйсы да аңардан көлде. “Дилә, чәчең агара башлаган бит!” дип, ак чәч өзеп алып бирде. Ә Зиннәтнең маңгаенда ике бөртек чәче агарган иде. Аны Дилә азак кына күрде.

Иртән алар сөйләшмәделәр. Хатын караңгыда гына юынды. Киенде, бүлмәсен җыештырды. Нишләр Зиннәт? Керерме, юкмы? Уты булмагач, бәлки, уятмакчы булыр? Горур бит ул. Хатын-кызлар, үзләре аның артыннан йөгереп, бозып, аздырып бетергәннәр. Һич кенә үзе йөгерәсе түгел.

Күрәсең, ут кабынмавы аны борчыгандыр. Ул каты итеп ишек шакыды да ачып: “Тордыгызмы?” – дип, каты гына дәште. Диләнең караватына күз ташлады. Ул җыелган иде. Зиннәт, алданганын аңлап, ишекне шап иттереп ябып куйды. Хатын көлеп җибәрде.

Алар бер-берсен күрмәмешкә салышып йөрделәр. Бүген ял итүчеләр бергәләп фотога төшәргә тиешләр иде. Чыгаргамы-юкмы дип икеләнеп тора иде, Фәнүр аны көчләп диярлек алып чыгып китте. Дилә, фотога төшмәсәм дә, карап торырмын дип, чыгарга булды.

Халык әллә кайчан җыелган, ә Зиннәт юк иде. Аның икенче корпуска кереп киткәнен абайлап кына калды. Ул да булмый, Фәнүр белән Зиннәт тә килеп чыкты. Алар да фотога төштеләр. Дилә Зиннәткә карамыйча булдыра алмады. Ул да аңа карый, тик икесе дә карашларын яшерәләр, караганнарын сиздермәскә тырышалар. Шулчак Зиннәт Фәнүргә нидер әйтте. Фәнүр Диләгә, монда кил дип, кул изәде. Хатын бармаска уйлаган иде дә, булдыра алмады – китте. И Ходаем! Бу нинди бәндә булды, гафу итәм дә куям мутлыкларын. Үзен күрсәм, бөтен үпкәләр дә, ачулар да онытыла, дип уйлап куйды. Әмма алар үзләрен чит-ят кеше кебек кенә тоттылар. Дилә дә дәшмәде, егет тә эре генә кыланды.

– Фәнүр абый, фотога төшәсезме? – дигән булды хатын. Ни дә булса әйтмичә тору уңайсыз иде.

– Кешеләр төшкәнне карап торабыз. Соңгарак калганбыз. Төшеп беткәннәр бугай?

– Юк, сез дә эләктегез.

– Ә син төштеңме?

– Юк, төшәсе килми...

– Без Фәнүр белән икәү бергә төшәбез, – дип сүзгә кушылды Зиннәт.

– Юк, өчәү төшәбез. Диләне уртага бастырып төшәбез.

– Юк, мин Дилә белән төшмим.

– Сез нәрсә, әллә тагы үпкәләштегезме? Чит кешеләр кебек торасыз, – дип, икесенә дә сынаулы карап алды Фәнүр.

– Шулайрак, безнең мәхәббәт бетте, – диде Зиннәт.

Ләкин Диләгә бу сүзләр куркыныч булмады. Ул аның борчылуын, тыштан гына горурланып маташуын, ялындырырга исәпләвен тойды. Чынында исә. ул кәефсез, араны ничек төзәтергә белми иде.

Алар өчәүләп атлап киттеләр.

– Без икәү генә төшәбез. Арада хатын-кыз заты булырга тиеш түгел, – дип, Зиннәт чәбәләнде, селтәнде.

Ул арада Фәнүр аларны калдырып, каядыр китеп барды. Дилә белән Зиннәт янәшә киттеләр. Кичәге хәл турында бер сүз әйтелмәде. Ул арада Фәнүр әйләнеп килде. Өчәүләп фотога төштеләр. Аннары Зиннәт белән Дилә аллея буйлап китте. Халык фотога төшеп калды.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Күңелләрең күбәләк... (2)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Күңелләрең күбәләк... (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: