Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 Май , 20:48

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Күңелләрең күбәләк... (1)

– Юк, әлбәттә! – дигән булды егет. Ә шулай да Дилә сизенде, чәчелгән агу эзсез генә үтми шул.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Күңелләрең күбәләк... (1)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Күңелләрең күбәләк... (1)

Дилә төнлә саташып уянды. Нәрсәдәндер куркып: “Коткарыгыз!” – дип кычкырып җибәрде. Аннары озак йоклап китә алмый җәфаланды. Моңа сәбәп тә юк шикелле. Ул бит эреп изелеп йокларга тиеш иде кебек.

Бөтен хатын-кызның күзе төшкән егет асылы булган Зиннәт аның тирәсендә күбәләк урынына бөтерелә. Үтсә дә, китсә дә, Дилә дип өзелеп-өтелеп тора.

 

Күңелләрең күбәләк.

Йөрмә минем тирәләп...

 

дип, хатын гына бик сикереп төшмәде.

...Ул бик авырлык белән генә торды. Хәле бетеп, калтырана, йөрәге ярсып тибә, атылып чыгарга тора. Шулай да гимнастикага барган булган иде. Күнегүләрне җиренә җиткереп эшли алмады, күбрәк басып торды, башкаларга ияреп өлгермәде. Ашавының да рәте-чираты юк. Арлы-бирле процедураларын алды да палатага кайтып, яңадан караватына ятты. Зиннәт кереп, хәлен сорашып чыкты.

Бүлмәдәше Хәмидә Диләне чәнчеп алырга да өлгерде:

– Сез бигрәк инде. Зиннәтең тиздән: “Дилә, әйдә, бәдрәфкә бергәләп чыгыйк”, – дия башлар әле. Хи-хи, ха-ха! Үтә кызыл тиз уңа. Тиз генә уңып куймагыз. Зиннәткә әйтим әле, кереп хәлеңне белсен. Ә нигә? Ашарга монда гына алып килсен, – дигән булып, чыгып китте.

Әйткән икән, кычыткан тел – Зиннәт килеп тә җитте.

– Чирләп киттегезмени? – дигән булды. Янына утырып, башын тотып-сыйпап карады. – Кай җирегез авырта? – дип сорашты, байтак сөйләнеп торды.

Төшке ашка барганда егет аны ишек алдында көтеп тора иде. Дилә Зинаида Тимофеевна белән сөйләшә-серләшә бергә килә. Алар ашханәдә икесе бер өстәлдә утыра. Зиннәт аның ялгыз түгел икәнлеген күреп, алдан кереп, урындыкны тартып чыгарып, аңа утырырга җайлап көтеп тора иде. Диләнең сүзгә мавыгып, аңа игътибар итмәвен күреп, китеп барды. Үпкәләде шикелле. Үпкәләсә үпкәләр, Дилә Зинаида Тимофеевнаны ташлап китә алмый бит инде. Ни дисәң дә, олы кеше, җитмәсә укытучы, үтә тәртипле, әдәпле кеше. Техникумда укыта ул.

 

***

Төшке аштан соң Зиннәтне гүя алыштырып куйдылармыни! Дилә шаккатты. Егетне зәһәр елан чагып өлгерүен ул башына да китермәде. Ә Хәмидә дигән еланбикә агуын чәчеп өлгергән иде инде. Ник ул алар арасына керә микән? Кысыла да тора бит. Ире, диярсең. Туганы да түгел.

– Эй, знакомая! – дип ишектән башын тыгып кычкырды Зиннәт. Хатын эсселе-суыклы булып китте. Шулай да үзен кулга алды.

– Әйдә, үтегез, – диде.

 Дару эчкәч, Дилә стаканын урынына куймаган булган, имеш. Хәмидә стакандагы суны түгеп, алып куйган булды. Үзе шул арада да төрттереп сүз кыстырды:

– Аның нәрсәсен юасың инде, – дигән була. – Суын түгеп, алып куясы гына. Әмма Дилә стаканын чайкатып алып куйды.

Ир кереп тормады, ишекне ябып китеп барды.

Дилә табибка барып килде. Аннары Зиннәтләрнең бүлмәсенә сугылды. Бергә барырбыз, керерсең безгә, дигән иде бит. Бүлмәсендә юк. Хатын урамга чыкты. Аллеяга төшеп, әзрәк йөрештереп керергә булды. Әмма тыны кысылды, йөрәге дарсылдап типте. Кире борылды. Зиннәт каршы килә иде, ул кул болгады. Ул ял вакыты тәмамланып, кайтырга юл тоткан пианист Сания апаны озата чыккан икән. Бергәләп киттеләр. Юл уңай Хәмидәгә тап булдылар. Ул да Сания апаны озата бара, имеш.

Сания апа – Диләнең күршесе. Хатын, үзендә хәлсезлек тоеп, ары табан бармаска булды. Әнисенә сәлам әйтүен үтенде. Хәмидә белән Сания апа бергә киттеләр. Зиннәт тә алар белән иде. Хәмидә – көнчел хатын, гайбәтче, Диләнең шуңа эче пошты. Сәгатьтән артык ике бите ут янды. Хәмидә юл буена аны сөйләп кайткандыр, күрәсең. Барын-югын, берне бишкә арттырып, бәйнә-бәйнә сөйләгәндер, дип әрнеде Дилә. Гайбәтне яратмый ул.

 

***

Табибтан кайтканда, Зиннәт белән үпкәләшеп алдылар.

– Дилә, син әллә кайда озак йөрдең?

– Пальтомны ала алмый тордым. Гардеробта эшләгән хатын бикләп киткән, килми дә килми. Ә син китеп тә баргансың. Нигә мине көтмәдең?

– Мин көтеп тордым да киттем. Сания апаларда утырдык без.

Әлбәттә, анда эчкәннәр, җырлашып утырганнар инде, дип уйлап куйды хатын.

Иң кызыгы кич булды. Сүзгә сүз ияреп, озак кына сөйләшеп, серләшеп утырдылар. Зиннәт аңа хатыннарның нинди гайбәт сүзләре җиткерүләрен әйтте. форсаттан файдаланып, Хәмидә аларның арасын бутарга тырышкан. “Ул сине алдаган. Кыз түгел ул. Аның баласы бар. Әллә ирдән аерылган, әллә бөтенләй кияүгә чыкмаган. Баласын йөреп тапкандыр әле. Бер йөремсәк хатын инде. Көн дә бер ир белән йөри торганга охшаган”, – ди. Кыз кешегә шундый яла яга. Мине шуңа ышандырырга тырышты. Мин беренче кергәндә аңа кергән идем бит. Сине күрү белән әллә нишләдем. Йөрәгем кагып куйды. Бүлмәгә нигә кергәнемне дә оныттым. Хәмидә минем өчен юк иде инде. Мин сине генә күрдем. Менә шулай.

– Мин сиңа кызмын дип әйтмәдем. Ирдә булып аерылдым. Улым барлыгын да әйтмәдем. Син сорамадың, мин әйтмәдем. Бөтен кешегә, мин ирдән аерылган хатын, дип сөйләп йөри алмыйм бит инде.

– Мин үзем юләр. Сине кыз дип уйлап ялгышканмын. Эй, мин тилекәй, тилекәй.

Дилә кычкырып көлде. Хәмидәнең арага керәчәген сизенгән иде инде ул. Әйтәм, бүген көн буе ишек төбен сагалады. Зиннәтне тотарга, агуын чәчәргә җай эзләп, көтеп йөргән икән.

– Йөремсәк, имеш. Югыйсә, мине яхшы белә диярсең. Ике-өч кич бер бүлмәдә кунганбыз, имеш. Сине дә, мине дә имеш-мимешләр кызыксындырмады бит. Мин дә синең гаилә хәлең белән танышырга онытканмын. Ничек булса, шулай йөреп киттек.

Хатынның башыннан йөз төрле уй үтте. Ни белә ул Хәмидә? Минем ни кичергәннәремне, күргәннәремне беләме?! Ничек шулай сөйләү мөмкин? Зиннәт минем белән танышканыңа үкенә микән? Һе, исең киткән икән. Китәр дә барыр. Кендеге ябышмаган. Әле соң түгел.

Шулай да ул елмаерга үзендә көч тапты. Күзләре ут булып яна иде.

– Син шуңа ышандыңмы?

– Юк, әлбәттә! – дигән булды егет. Ә шулай да Дилә сизенде, чәчелгән агу эзсез генә үтми шул.

(Дәвамы бар.)

Фото:  freepik.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Күңелләрең күбәләк... (1)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Күңелләрең күбәләк... (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: