Барлык яңалыклар
Дөнья бу
11 Май , 23:36

Минҗан ЗАРИПОВ. Бозымы үз башына җитә

Сихер Сәкинәнең үзенә кайта. Авырга калып гарип бала тудыра. Улы үсә төшкәч аттан ташка башы белән егылып мәрхүм була. Үзенең кул-аяклары йөрмәс була.

Минҗан ЗАРИПОВ. Бозымы үз башына җитә
Минҗан ЗАРИПОВ. Бозымы үз башына җитә

Биш-алты яшькә өлкәнрәк булуга карамастан, Гали кызларның берсенә дә өстенлек бирми.  Армиягә киткәч, икесе белән дә хат алышып тора. Һич көтмәгәндә Сәкинә күрше авылдагы колхоз рәисенең улы белән очраша башлый һәм бу хәбәр Галигә дә барып җитә. Хәрби хезмәттән кайткач ул кызга сәлам дә бирми. Хат язган икенче кыз – Гайникамал белән гаилә кора. Бөек Ватан сугышы башлана, егет фронтка китә, хатыны авырлы булып кала. Бер елдан аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Сугыштан соң Сәкинә бер аягын өздереп кайткан Ибраһимга кияүгә чыга. Ибраһим ферма мөдире, хатыны Сәкинә шунда ук хисапчы булып эшли. Гайникамал савучы була, ялгызы улы Вәлине тәрбияли. Сәкинә гомер буе аны көндәш итеп саный,  тол хатыннар белән эшләгән ирен көнли. Март аеннан савучылар чиратлап бозаулыйсы сыерларга күз-колак булыр өчен төнен дежур торалар. Шулай бер төнне Гайникамал дежур торганда таң атканда Ибраһим фермага килә. Ул төнне бер сыер сырты белән утлыкка төшкән була, Гайникамал аны берничек тә чыгара алмый. Ибраһим килгәч, бергәләп сыерны аякка бастыралар. Ул арада фермага башка савучылар да килә башлый, тирләп-пешкән бу икәүне күргәч гайбәт тарала. Сәкинә көнчеллек галәмәте белән күрәзәчегә барып сихер эшләтә. Күрәзәче Сәкинәгә өшкерелгән су бирә һәм шуны көндәшенең чәенә яки ашына салырга куша. Ләкин Сәкинә көндәшенең чәенә дә, ашына да сала алмый, шулай да бирешергә җыенмый. Гайникамал, гадәттә, кичтән сөт чиләген лапас астындагы ыргакка элеп куя торган була. Төнге караңгылыкта Сәкинә сихерле суын шунда сала.

Гайникамал Сәкинәдән сакланып, шөбһәләнеп йөргән була. Ул Аллаһка зикер әйтә, догалар укый. Гайникамалга бозым кагылмый.

Аның каравы, сихер Сәкинәнең үзенә кайта. Авырга калып гарип бала тудыра. Улы үсә төшкәч аттан ташка башы белән егылып мәрхүм була. Үзенең кул-аяклары йөрмәс була. Ире өйгә яшь хатын алып кайта. Сәкинә бик озак урында ятып, газапланып җан бирә.

 

 

Фото: Фреепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: