Барлык яңалыклар
Дөнья бу
7 Май , 13:05

Юнир САЛАВАТОВ. Исәп белән

Мунчалар кереп чəйлəп утырган чакта бабай: “Минем беркемем дə юк. Үлəр вакытым да якынлашып килə. Миңа кияүгə чыксаң, шушы йортны бар хуҗалыгы белəн сиңа язып калдырыр идем, – дип сүз башлады...

Юнир САЛАВАТОВ. Исәп белән
Юнир САЛАВАТОВ. Исәп белән

Коммунизм чорында исəп белəн
өйлəнүне, кияүгə чыгуны əхлаксызлык
дип таныдык. Лəкин тормыш авыр-
лыклары, каршылыклар аркасында,
кайберəүлəр исəп белəн кияүгə чы-
гарга, өйлəнергə мəҗбүр. Сүзем шул
хакта.
...Нəсиха, икенчегə кияүгə чы-
гып, ике бала тəрбияли иде. Лəкин,
көтмəгəндə аның тормышын яшен ат-
кан кебек булды. Ни сəбəптəндер, яңа
ире дə ташлап чыгып китте. Алимент
та юк, эш тə юк.
Ичмасам, авылдагы йорты да
үзенеке түгел. Чарасызлыктан күрше
авылда җимерек өй табып, шунда
яшəргə булды. Лəкин авыл җирендə
мунча белəн сарай-фəлəнсез
нишлəмəк кирəк? Артык зур хезмəт
хакы вəгъдə итмəсə дə, эше табылгач,
Нəсиханың күңелендə тормышының
яхшы якка үзгəрəчəгенə өмет уянган
кебек булды. Бер көнне аның янына
күршедə берьялгызы гына яшəүче ба-
бай килеп керде дə:
– Мунча яктым, Нəсиха күрше,
балаларың белəн керегез, – диде.
Мунчалар кереп чəйлəп утырган чак-
та бабай: “Минем беркемем дə юк.
Үлəр вакытым да якынлашып килə.
Миңа кияүгə чыксаң, шушы йортны
бар хуҗалыгы белəн сиңа язып кал-
дырыр идем, – дип сүз башлады.
Нəсиха əлеге тəкъдимнəн тынсыз кал-
ды. Хəер, яшь аралары 35 ел тирəсе
булгач, икелəнерсең дə...
Бабай каршында итəгать саклап,
балалары белəн киңəшлəшкəч, риза-
лашты.
Икенче көнне үк Нəсиха бабайның
матур, төзек йортына күченеп кил-
де. Карт исə сүзендə торып, биргəн
вəгъдəлəренең барысын да үтəде.
Ике елдан ул дөнья куйгач, Нəсиха
аны зурлап, кадерлəп соңгы юлга
озатты. Кабер ташын да затлы таштан
эшлəтеп, тəрбиялəп кенə тотты.
Янə бер вакыйга. Соңгы арада
урамда йөргəндə бер күптəнге та-
нышымны гел ялгыз очратам. “Гел
берүзеңне күрəм, əллə синең əбиең
юкмы?” – дип сорап куйдым бер-
чак. Танышым моңсу гына елмаеп:
“Дөрес чамалыйсың, берүзем яшим.
Минем беркемем дə юк. Картайгач,
үзем ялгыз яшəргə булдым. Яшьтəн
үк өйлəнергə ашыктым, карчык белəн
карт көнебездə терəк булырлар дип,
ике бала үстердек. Əйбəт акчалы
эштə эшлəгəч, аларны тəрбиялəү кы-
ен булмады, билгеле.
Тик менə, акча күп булгач, нəфсем
котырып, бер яшь кызга чынлап торып
гашыйк булдым. Яңа мəхəббəткə исе-
реп, хатынымнан бөтенлəй суындым.
Аерылыштык. Теге кыз белəн бераз
яшəгəннəн соң, аның исеменə фатир
сатып алдым. Нəтиҗəдə, ул шуны бе-
леп алу белəн өйгə кайтмый башла-
ды. Аның миңа исəп белəн кияүгə чык-
канын белгəч, янə аерылышырга туры
килде. Ул яңа фатирда яшəп калды,
мин үз исемемдəге иске фатирыма
күчтем”.
Икенче бер таныш бабайның əбисе
үлеп калды. Ул: “Юнир туган, син ар-
тист, кешелəрне күп белəсең, мине
берəр əби белəн таныштыр əле”, – ди-
де. Берничə хатынга бу хакта əйткəч,
аларның барысы да бер сорау бирде:
– Аның фатиры бармы соң, бəбкəм?
Булса, кемгə язылган?
Мин: “Фатирын балаларына яз-
ган”, – дигəч, əбилəрнең җавабы кат-
гый булды: “Алай булгач берүзе генə
яшəсен, картайган көнемдə бабай ка-
рап ятар хəлем юк əле...”
Берсенə юри генə: “Фатиры өч
бүлмəле. Үзенə кияүгə чыгарга
телəгəн əбигə бер бүлмəсен привати-
зацияли”, – дигəн идем, шундук риза-
лашты, төлке!
Тормыш булгач, төрле хəллəр бу-
ла...
Авылында кыскартуга элəккəч, бер
кызый эш юллап шəһəргə килə һəм
тиз генə яшь егет белəн танышып ала.
Хəзерге кызлар ачыгавыз егетлəрне
“яуларга” гына торалар бит! Бу кыз
егетнең җенси якынлык кылырга дигəн
телəгенə дə бернинди дə каршылык
күрсəтми, җиңел генə риза була.
Вакыт үтə... Яшь хатын бала туды-
ра. Ə егет кеше, закон хатын ягында
булгач, кая барсын? “Ык-мык” итсə дə,
бəби аныкы!
Нəтиҗəдə, шул “мəмилеге” арка-
сында егет əнисе белəн əтисенең
ярлы гына фатирына хатынны алып
кайта. Ə анда бала кровате куярлык
та урын юк.
Кыскасы, хəзер исəп белəн ирле
булганнар, бик күп, җəмəгать. Шул
сəбəпле, кайбер ата-аналар уллары-
на: “Авыл кызларыннан сак бул!” – дип
көн дə искəртеп кенə торалар икəн.

Фото: garetsvisual; Freepik.

Юнир САЛАВАТОВ. Исәп белән
Юнир САЛАВАТОВ. Исәп белән
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: