Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 апрель , 15:11

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Гыйбрәтле хәл

Милициядә эшләүче Фәрит исемле егеткә яратып тормышка чыкты. Никахларына бер ел да үтми, аның тормышы чын тәмугка әйләнә. Ир актыгы Әнисәгә кул күтәрә башлый, сугып җибәрергә дә күп сорамый, тора-бара аякларына ирек бирә, берәр нәрсә ошамаса, хатынын типкәли башлый.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Гыйбрәтле хәл
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Гыйбрәтле хәл

Ап-ак йөзле, зур зәңгәр күзле бу кыз әти-әнисе бер-берсен хөрмәт иткән гаиләдә, иркә бала булып үсте. Милициядә эшләүче Фәрит исемле егеткә яратып тормышка чыкты. Никахларына бер ел да үтми, аның тормышы чын тәмугка әйләнә. Ир актыгы Әнисәгә кул күтәрә башлый, сугып җибәрергә дә күп сорамый, тора-бара аякларына ирек бирә, берәр нәрсә ошамаса, хатынын типкәли башлый. Җансыз, кансыз бу бәндә яшь хатынны тукмаудан үзенә тәм таба, күрәсең, аның тәнендә тәмәке төпчекләрен сүндерә, «мин эштә чакта ирләр белән йөрисең» дип тукмый, ашатмый тота, җылыту торбасына бәйләп куя. Хәтта бер йотым су да бирмичә  өч көн тоткач, Әнисә һушын югалта. Ул вакытта да кабахәт ир судан коры чыга, төрле юлын табып, дәваханәдән хатынын алып чыга, хокук саклау органнарына бер кәгазь дә китми.

Иң куркынычы – шушы барлык хәлләр балалар алдында үтә, куркудан 6 яшьлек малай белән 2 яшьлек кыз почмакка посалар, әтиләре чыгып киткәч, әниләрен кызганып кычкырып елыйлар. Аларның психикасына әйтеп бетерә алмаслык зыян килә. Бервакыт Әнисә ире белән мәчеткә хәер салырга  кергән вакытта авылдаш кызның учына алдан әзерләнгән хат сала. «Фәрит өйдә юкта мине ничек дә эзләп тап!» – дип язылган була анда. Авылдашы, бергә уйнап үскән Зәлия Фәрит эштә вакытта Әнисәне эзләп өйләренә бара һәм ул аңа барысын да түкми-чәчми сөйләп бирә. Әнисәне коткару буенча план корыла: тәүдә танышлары белән сөйләшеп, фатирга камера куела, ул ун көн дәвамында Фәритнең Әнисәне ничек мыскыл итүләрен язып бара. Хатынның: «Болай яшәгәнче, үлеп котылуың мең артык» дигәненә Фәрит: «Мин сине обязательно үтерәм, но әле вакыты җитмәде! Уйнап туймадым бит әле!» – дип хатынның каршында пычак биетә. Әнисәне Зәлиянең ялгызы яшәүче ахирәте фатирына яшерәләр, Әнисәнең улы укыган мәктәптән, кызлары йөргән балалар бакчасыннан документларын алалар. Ике ай буена хатынын табалмаганга ачуы кайный Фәритнең, тапсам, ни эшләтергә беләчәкмен, дип зәһәрләнә.

Ә Әнисәнең язмышы бөтенләй башка борылыш ала: икенче бер шәһәрдә яшәүче бик дини бер егет белән таныша ул. Хатынның  ачы язмышы турында белсә дә, Илдус аңа тәкъдим ясый. Фәрит белән аерылырга гариза биргәндә ЗАГС хезмәткәрләренә барысын да аңлата Әнисә, аларны икесен бергә очраштырмыйча гына аералар. Шулай итеп, акыллы, тыныч, итагатьле бу кешегә тормышка чыгып, икенче шәһәргә күчеп китә хатын. Пропискага керү белән, аның һәм балаларының кайда икәнлеген ачыклап, бу шәһәргә җенләнеп Фәрит килеп җитә. Әмма аның нинди ният белән киләсен белеп, «әзерләнеп» көтәләр. Илдус Фәриткә теге язмаларны күрсәтә, яхшылык белән сыпырт, башкача Әнисәгә якын килмә, дип кисәтә. Ачуыннан шартлар чиккә җиткән Фәрит ул вакытта балаларын алып кайтып китсә дә, суд аларны кире әниләренә кайтара. Әнисә бүген дүрт бала әнисе, Илдус белән менә дигән яшәп яталар. Ә Фәрит төрмәдән чак котылып кала. Эшеннән куыла, бүгенге көндә шәхси бер фирмада каравылчы булып эшли.

– Мондый хәлгә тарысагыз, ничек тә аннан чыгу юлын эзләгез, кайда булса да, кемгә булса да үзегезнең кайгыгыз турында хәбәр итәргә тырышыгыз. Чит-ят кешегә булса да адресыгыз язылган кәгазьне тоттырып китегез, анда ярдәм кирәклеге турында языгыз. Мине дә Фәрит айлар буе урамга чыгармый иде, әмма чыксам, ничек качарга, кемгә хәбәр итәргә, дип гел каранып, эзләнеп йөри идем. Бу дөньяда беркем дә тукмалып яшәргә тиеш түгел! – ди Әнисә.

 

 

Фото: Мунир ВАФИН

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: