Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 апрель , 22:28

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Җан өшеткеч хәл

Этнең чак-чак эләгеп торган 19 тешен суырып алырга туры килгән, тешләре шул хәлгә килерлек кыйнаганнармы? Әллә интектерүләренә, тереләй кискәләүләренә түзә алмыйча, тешләрен шулкадәр кысканмы бичара? Теле булса, канга баткан мескен эт  ниләр сөйләр иде микән?!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Җан өшеткеч хәл
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Җан өшеткеч хәл

“Мин бер көнне эштән кайтканда коточкыч хайван күрдем. Караңгы төшеп килә иде, шунлыктан аның кем икәнлеген дә аңламадым – эт дисәң, ул эткә дә охшамаган, төлке яки бүре дияр идең, үзе йонлач. Кыскасы, адымнарымны кызулаттым, ә икенче көнне социаль челтәрләрдә гарип этне волонтерлар табуы һәм дәваханәгә озатулары турында укыдым. Фотосурәте дә бар иде – мин аны таныдым. Шуннан соң берничә көн юньләп ашый да, йоклый да алмадым. Бичара хайван күз алдыннан китмәде”, – дип сөйләде киленебез җомга көн очрашкач.

Кызыксынып, бу эт турында мәгълүмат эзли башалдым. Ана кадәр инде бар социаль челтәрләр дә гүли иде.

Аягында тырнаклары йолкынган, җенси органнары һәм танавы киселгән этне Кәчәү микрорайонында волонтерлар табып алган. Кеше кулыннан җәзаланган этнең хәле бик авыр, табиблар аның ничек исән калуына аптырый. Әлеге вакытта волонтерлар аны Пермь шәһәрендәге ветеринар клиникага озаткан. Шундый каты мәсхәрәләнсә дә, эт кешеләрдән өркеп бармый, диләр, күрәсең, аларның яхшы күңелле булын аңлыйдыр. Бәлки инде карышырга да хәле юктыр, алынган яралардан аның тәне бозылган, урыны белән чери башлаган, диләр. Этнең чак-чак эләгеп торган 19 тешен суырып алырга туры килгән, тешләре шул хәлгә килерлек кыйнаганнармы? Әллә интектерүләренә, тереләй кискәләүләренә түзә алмыйча, тешләрен шулкадәр кысканмы бичара? Теле булса, канга баткан мескен эт  ниләр сөйләр иде микән?!

Бичара хайваннан кем шулкадәр ачы көлгән – билгесез. Хуҗасы дисәң, бу кадәр явызлык эшләргә олы кеше алынырмы? Бала-чага, үсмерләр дияр идек, мондый кансызлыкка алар сәләтлеме? Сәләтле булса – без кемне, нинди буын үстерәбез? Рухи кыйммәтләргә төкереп биргән акча колларынмы? Зоояклаучылар хайванны мондый көнгә төшергән вәхшиләрне эзләргә ниятли – закон алдында алар җавап бирергә тиеш. Без, җәмәгатьчелек тә, моңа ышанабыз: явызлар җәзасын алырга тиеш.

Пермьдә эткә Ричард дип кушамат биргәннәр. Аның борын урынын, гомумән, үзен антибиотиклар белән дәвалыйлар. Берничә операция таләп ителер, диләр. Әлегә этне, үзләренә алучы кеше – яңа хуҗалар –табылганчы, приемникта тотачаклар.

Ричардка арытаба киң күңелле хуҗаларга тап булуын һәм бу коточкыч вәхшилекне тизрәк онтыуын телик. Хәер, шулкадәр газаплауны, мыскыллауны онытып буламы икән? Мондыйны беркемгә дә Ходай күрсәтмәсен!

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: