Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 апрель , 09:25

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (6)

Идел елгасын үтеп бераз баргач, безнең арттан атка атланган ике кеше чаптырып килеп җитте. Болар безгə “сез безнең сыерны урлагансыз” дип, чат ябыштылар.

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (6)
Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (6)

(Ахыры.)

– Китеп барабыз, авыл-фəлəн күренми. Бер яшь бозау ки-
леп чыкты. Чабып килде дə көтүгə кушылды. Аны куып кал-
дырырга итəбез, һич калдырып булмый, көтү артыннан чаба
да чаба. Адашкан булган, күрəсең. Нишлəргə инде, хəтсез
ара үттек. Бəлки, аның авылы алдадыр, шунда калдырыр-
быз, дибез. Ул көнне авыл очрамады, яланда кундык. Икенче
көнне иртəн уйлашабыз: нишлəтергə бу бозауны? Суйсак,
итен кая куясың, сасып кына бетəчəк. Төрлечə уйлый торгач,
сатарга булдык. Бер авылга якын килгəч, йөрим урам буй-
лап, берəр кеше очрамасмы дип. Карыйм, бер бабай килə.
Тегене туктаттым да:
– Теленок продам, возьми, – дим.
– Какой теленок, где он, а ты где его взял? – ди бу миңа.
– Корова принесла, мы далеко идем, теленок не может.
Без бабай белəн көтү янына килдек, бозауны тоттык, ба-
бай карый.
– Это большой, когда отелилась корова? – ди.
– Два месяц назад, – диде Вəли.
Бабай ышанмыйча башын селкеп торды да:
– Черт с вами, возьму, – диде.
– Сколько за него просите?
Без бу турыда сөйлəшмəгəн идек. Мин тоттым да əйттем:
– Шестьсот рублей.
– Еще ведро картошка, – диде Вəли.
– Две пары лаптей, – дип өстəдем мин.
– Все, или еще что нибудь, – ди карт.
– Все, – дидек икебез бер юлы,
– Пошли ко мне домой, – дип, Вəлине алып китте. Без
сораганнарның барысын да биргəн бу.
Əмирхан залга карап торды да:
– Тагы бер вакыйга булды əле, – диде. – Идел елгасын
үтеп бераз баргач, безнең арттан атка атланган ике кеше
чаптырып килеп җитте. Болар безгə “сез безнең сыерны ур-
лагансыз” дип, чат ябыштылар.
– Какой корова, что ты говоришь, мы не украл, – дидем.
– Как не украл, вон же она дип, кызыл сыерга күрсəтəлəр.
– Ты что, эта наш Зур колак дибез.
Болар, чынлап та, сыерларын югалтканнар икəн.
Аналарына хəл белергə килсəлəр, инде икенче көн тегенең
сыеры кайтмаган. Кемдер боларга əйткəн, əнə урман буенда
чегəннəр, шулар урлаган дип.
Берсе бездəн сорый:
– Вы кто?
– Мы татары, из Башкирии.
– Куда эти коровы гоняете?
– На Украина, приказ Сталина.
Икенчесе:
– Ну что, если они не цыгане, не могут что ли украсть?
Могут! – ди.
Болар аттан төштелəр дə:
– Покажи документ, – дилəр. Мин моннан алган кəгазьне
күрсəттем, анда “19 коров” дип язылган. Болар чутлый баш-
ладылар, унсигез генə килеп чыга.
– А где одна корова?
– Забалил, домой ушел, – дидем.
– Мудрите, мальчики, вы своих коров растеряли, а сейчас
чужими заполняете.
– Не правда, чужой не надо.
Боларның берсе икенчесенə əйтə:
– Ты поезжай домой, запряги лошадь, посади маму, при-
вези сюда. Если она узнает, то эту корову мы и отберем. А я
их задержу, – ди.
Шулай дигəч, тегесе торып чапты. Бер сəгать үтмəгəндер,
əбине утыртып алып та килде. Əбигə Зур колакны
күрсəттелəр. Əби башта куанып китте:
– Неужели моя корова нашлась! – ди. Шуннан əби əйтə: –
Можно поближе посмотреть.
– Можно.
Мин сыерны исеме белəн чакырып, бугазын кашып, муе-
нына чыбыркы белəн муенчак ясап элəктереп алдым. Əби
сукыррак икəн, килде дə сыерның колакларын тота башла-
ды.
– Нет, эта не моя корова, у моей правое ушко разрезано
было, – ди.
Шулай дигəч, безнең эчкə җылы керде. Алар кайтып
киттелəр. Без Вəли белəн уйлап куйдык: чыгар алдыннан
бар сыерга да бертөрле тамга салырга кирəк булган икəн.
Əмирхан сөйлəп беткəч, колхоз рəисе аңа тагы бер тапкыр
рəхмəт əйтте, маладис, синең кебек егетлəр белəн дөнья
көтеп булачак, диде.


Вəлине алып кайту
Клубтагы җыелышның икенче көнендə авыл һəм колхоз
активы җыелып, Вəлине ничек алып кайту турында киңəш
кордылар. Юлга Халикны җибəрергə булдылар.
Аңа өч мең сум акча, өч кило арыш оны, бер банка бал
бирделəр, пичəтле хат тоттырдылар.
Халикка егерме биш яшьлəр тирəсе. Күзе начар күрү ар-
касында армиягə алмадылар. Җиде класс беткəн, бик ипле,
сүз тыңлаучан егет. Əлеге сөйлəшүдəн соң ул өенə кайтты да
əнисе белəн киңəшлəшеп утырды. “Курыкма, түлке җыйнак
йөре”, – дип киңəш бирде əнисе.
– Ничек инде “җыйнак йөре”?
– Уяу булырга кирəк, җебеп төшмəскə, артыңны-алдыңны
карап йөрергə кирəк, телəсə кем белəн сөйлəшергə ярамый,
– диде əнисе.
Халик кичен урыс теле укытучысы Маһира янына барып,
татарча-урысча сүзлек тə алды.
Иртəн таң белəн Хаҗгали җиккəн атта Бүздəккə чыгып
киттелəр. Барып җиткəч Халик Хаҗгали белəн саубуллашты
да туп-туры вокзал начальнигына кереп китте, үтенеч хатын
бирде, үзе дə үтенечен җиткерде. Аны көчкə Уфа-Мəскəү по-
ездына утыртып җибəрделəр. Мəскəүгə баргач ул шулай ук
вокзал начальнигы ярдəме белəн Белгород ягына бара тор-
ган поездга утырып китте.
Белгородка барып җитеп, горздравка керде. Шылтыратып
эзли торгач, Вəлинең Шебекино дигəн поселокта булу их-
тималын əйттелəр. Чынлап та, Шебекинода Халик Вəлине
эзлəп тапты. Караса, авылдашының уң аягы юк. Тегесе,
Халикны күргəч, елап та алды, куанды да. Алар бик озак
сөйлəшеп утырдылар. Вəли аңа нəрсəлəр булганын, нилəр
күргəнен сөйлəде.
– Мин, – диде ул, – машинага утырып бер аз баргач,
шофер əйтə: “Йөк машинасы белəн шəһəрнең уртасына
кертмилəр”, – ди. Килеп җиттек шəһəргə – милиция йөк ма-
шинасын шəһəргə үткəрми, урамны ремонтлыйлар икəн.
Шəһəрне урап китегез, дилəр. Шунда шофер əйтə, менə
Шебекинода больница бар ди, мин сине шунда калдырам,
ди. Больницага салдылар. Аяк шешкəн. Врачлар карыйлар
да сары май сөртеп китəлəр, икенче көнне карыйлар да кара
май сөртəлəр. Ə аяк үлекли башлады. Шунан соң чакырды-
лар Белгородтан бер бригада врачларны. Алар карадылар,
үзара сөйлəштелəр, мин “пузно, гангрина” дигəнне ишетеп
калдым. Шуннан көйли башладылар: “Син молодой, тебе
надо жить, если нога не отрижем, ты умрешь”, дилəр.
Уйлап-уйлап яттым да, алар белəдер инде дип, ризалык
бирдем. Чөнки аякның авыртуына чыдарлык түгел, хəтта
бəдрəфкə дə барып булмый.
– Шуннан ничек булып бетте?
– Ничек булсын, наркоз биреп йоклаттылар да аякны
тездəн аста кискəннəр. Уянып китсəм, уң аяк юк. Башта бик
сызлады. Хəзер əзрəк тынды инде.
– Ну, Вəли, мин бит сине алырга килдем.
– Мин, бер караганда, очып кайтыр идем, ə икенче кара-
ганда, миңа оят аяксыз кайту. Кемгə кирəк аяксыз кеше?
– Син юкны сөйлəмə, син бит моны үзең телəп алмаган.
Əнə сугыштан Гадрахман агай кайтты – бер кулы, бер аягы
юк. Гариф агайның кулы юк. Сиңа җайлы эш табарлар.
Протез эшлəтербез. Аягыңның юклыгын сизмəслəр дə. Əнə
Əхкəм абый малае Риф аяксыз көйгə машина йөртə.
Үгетли торгач, Вəли кайтырга булды. Чыгару кəгазьлəрен
əзерлəгəн арада Халик, фатирга кергəн бабайдан такта со-
рап алып, култык таяклары ясады. Аптекада белешкəн иде
дə, “өч йөз” дигəч, кыйбатсынды, үзе ясарга булды. Станция
начальнигына ялынып-ялынып, Мəскəү поездына утырып
китə алдылар.
Уфага билет булмагач, алар бер-ике көн вокзалда кунган-
нар. Акча ягы да бик такырайган. Өйгə якыная торыйк дип,
поезд белəн Ульяновскига киткəннəр. Анда бер татар агае
белəн танышып, ул аларны пароходта Казанга утыртып
җибəргəн. Яхшы кешелəр кайда да бетмəгəн икəн. Дүртөйле
пристанена килеп төшкəннəр. Аннан Халик Сəвəдегə берүзе
кайтып киткəн. Авылга кайткач инде, колхоз рəисе Вəлине
алып кайтырга ат җибəрде.
Вəли кайткач, барысы да аның күңелен күрергə тырышты-
лар. Əмирхан белəн Вəли кочаклашып елаштылар.
Вəлигə колхоз хисабыннан протез, култык таяклары ясат-
тылар, аны колхозга счетовод итеп эшкə алдылар.
Украинага сыерлар илтү маҗарасы шулай тəмамланды.

Фото: Freepik.

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (6)
Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: