Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 апрель , 09:25

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (5)

Больницага кергəч, ак халат кигəн кешелəрдəн сорыйм:– Вəли есть тут? – димен.– А как его фамилия? – дилəр. Ə мин фамилиясен онытканмын. Без бит авылда исем белəн генə, дөресе, исеме һəм кушаматы белəн генə йөртəбез кешене.– Не знаем, – дилəр дə китəлəр.

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (5)
Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (5)

(Дәвамы.)

Сүзгə авыл советы рəисе дə кушылды:
– Мин əзрəк фронт хəллəрен, башка яңалыкларны сөйлəп
алырмын. Халык бит гəҗит укымый, авылга бер генə бөртек
килə, ул да атнасына бер мəртəбə. Радио юк. Нинди хəлгə
килеп җиттек бит. Бүздəкнең теге ягында солдатлар пушка-
дан атарга өйрəнəлəр, шуңадырмы, кемдер “сугыш килеп
җиткəн, тавышы ишетелə” дип, хəбəр тараткан. Кайберəүлəр
шуңа ышанып, куркып качарга җыенганнар, ыстырам бит.
Фронт хəзер Германиягə җитеп килə. Аллаһы бирсə, без оза-
кламый əбизəтелне җиңəбез, – диде.
– Дөрес, но хакы күпме тора, – диде Фазыл абый. – Сугыш
ул бетəр, ярты елданмы, бер елданмы, бетəр ул, лəкин
интегү бер ун елсыз бетмəячəк. Кемнеңдер ире, əтисе, ту-
ганы кайталмыйча үлеп калса, йə безнең Габдрахман кебек
аяксыз-кулсыз кайтса, андыйларга бигрəк тə кыен булачак.
Менə нəрсəгə без əзер булырга тиешбез, җəмəгать.
Икенче көнне кичке сəгать сигезлəрдə клубка җыелдык.
Безнең клуб – манарасын кисеп төшергəн мəчет. Эченə
озын такта эскəмиялəр тезелгəн, кыш ягып җылытырга ике
миче бар. Түрдə сəхнə. Аның өстендə кызыл чүпрəк белəн
япкан озын өстəл. Сəхнə түренə Сталинның рəсеме эленгəн.
Трибуна дигəн нəрсə юк, чыгыш ясаган кеше өстəл арты-
на басып сөйли. Спектакль кебек нəрсəлəр булганда ябар
өчен чаршавы бар. Тик мин аның ябылганын бер мəртəбə
дə күрмəдем.
Бу юлы клубка күбесе бала-чага да картлар һəм хатын-кыз
җыелган иде. Без – Əмирхан, Əслəм һəм мин – өчəүлəп ки-
леп кердек. Безгə, сəхнəгə үтегез дип, авыл советы секретаре
кул изəде. Бу юлы клубка Əмирханның əнисе белəн Вəлинең
хатыны да килгəн иде. Алар алдагы рəттə утырдылар.
Сəхнəдə бездəн башка хуҗалар утыра иде, тагын да Ибрай
абзый белəн бер чит кеше. Анысы комсомол райкомының
инструкторы икəн, авылларда йөргəндə, Əмирханның кайт-
канын ишетеп, безгə дə сугылган.
Гариф абзый мəҗлесне ачты, Əмирханга сораулар бирергə
кушты. Кайбер сорауларга ул кəнсəлəрдə җавап биргəн иде
инде. Аларны монда да кабатлап сөйлəде.
– Минем бер сорау бар, – диде Мəсгуть. – Зур шəһəрлəрне
ничек үттегез, бик җайсыз булгандыр бит?
– Зур шəһəрне көтү белəн урау бик җайсыз. Əгəр ул киңрəк
елга яисə зур урман кырында урнашкан булса, бигрəк тə. Без
андый вакытта, барыбер берəр җирдə күпер яисə паром бу-
лырга тиеш дип, эзлəп китə идек. Ə менə Тамбов шəһəрен
аша үтəргə туры килде. Без шəһəргə килгəн яклап тоташ
кара урман. Шунда безнең сыерны бүрелəр ашады да инде.
Сыерлар белəн урман эченнəн үтəргə курыктык. Уйлап-
уйлап тордык та, ни булса да булыр дип, киттек шəһəргə
кереп. Бераз баргач, милиция туктатты. Сыерлар урам-
да “көлчə”лəрен сала башладылар, милиционерлар:
“Безобразие, нагадили улицу”, дип акыра. Ə без “Украина”
дип кычкырабыз. Бик озак сатулашкач, сыерларыгызны менə
бу урамнан тиз генə куыгыз дип, бер бəлəкəй урамга кертеп
җибəрделəр.
Бара торгач, шəһəрнең икенче ягына килеп чыктык.
Тамбовны икенче яклап əйлəндек, анда урам юк, вак-төяк
агачлар гына.
– Минем дə бер соравым бар, – диде Асия апа. – Сез,
улым, икмəк басулары кырыннан да үткəнсездер, мал лар
икмəккə зыян итмəделəрме?
– Нишлəп итмəсен ди. Керделəр инде, кермичə буламыни,
мал бит, əйткəнне аңламый. Безне бер тапкыр тотып та ал-
дылар. Ахрысы, чувашлар булды. “Апа перхəли” дип үз-ара
сөйлəшəлəр. Без аңламыйбыз, ə алар татарчаны аңлый.
Бер җирдə туктаган идек, ары-бире иткəнче, ике сыер ба-
суга кереп тə киткəн. Ул арада ат менгəн бер малай килеп
чыкты.
– Вы что, хлеб портите, коровы ваши пшеницу топчат, –
дип кычкырып җибəрде.
Без:
– Где, где, – дип калдык, ул аты белəн теге ике сыер янына
чабып барды да берсен чыбыркысы белəн кыйнап чаптыр-
тып куып алып та китте.
Мин артларыннан йөгердем. Бер чакрым булыр, тау
төшəргə кирəк. Төшсəм, безнең сыер ята, аягын имгəткəн.
Теге малай сыерның аягы сынган дип уйлаган, ахрысы, кур-
кып качкан.
Кире килдем дə, бəлəкəй балтаны алып, урманга йөгердем.
Анда бер карт юкəнең кайрысын каезлап алдым да, сыер
янына чаптым. Ярый, юлда тапкан тимерчыбык бар иде.
Юкə кабыгын сыерның имгəнгəн аягына кидереп, бəйлəп
куйдым. Бер-ике сəгать яткач, сыерны торгызып, көтүгə алып
килдем. Мин килүгə Вəли янында ике бабай басып тора иде.
“Зачем коров пускаете на хлеб!” – дилəр. Минем бик ачу
килгəн иде:
– Зачем нога сламал, как нам Украина дойти! – дип кычкы-
рып җибəрдем.
Болар үзлəренчə нидер сөйлəштелəр дə, сыерлар ашаган
җиргə барып карагач, китеп бардылар.
Сыер, ахрысы, бəкəлен каймыктырган булган, бер-ике көн
аксаклап йөрде. Украинага барып җиткəндə дə чатанлый иде
əле. Йөрергə кыен булгач, без аңа ашарга үлəн йолкып бирə
идек. Үлəн йолкканда, “их, урак булса иде”, дибез. Менə,
озын юлда күп нəрсə кирəк икəн шул.
Бермəлне ашарга бетте. Киттем якында күренеп торган
бер авылга. Пинжəкне салдым да өй саен кереп йөрим.
Барысына да кереп булмый, йə этлəре кертми, йə ихатда
эчеп утыралар. Йөри торгач, бер əбигə килеп кердем.
– Пиджак надо? Дай картошку, пиджак отдам.
Əби пинжəкне əйлəндереп-əйлəндереп карады да:
– У меня внук есть, ему нужен пиджак,– диде, – сколько
картошки просишь?
– Ведро.
– Ладно, вон погреб, спускайса, накладывай в ведро.
Шулай итеп, əбидəн бер чилəк бəрəңге алдым да, кап-
чыкка салып, кайттым сыерлар янына. Бу бəрəңге берничə
көнгə җитте. Аның белəн чəйнектə борчаклы аш пешерəбез,
ул безгə ике ашарга җитə иде.
Кемдер залдан кычкырды:
– Колхоз пинжəк алып бирсен!
Аңа башкалар да кушылды.
– Балакай, өшегəнсеңдер бит төннəрен? – дип, Бəдерниса
апа үртəнеп сорап куйды.
– Əйе шул. “Хəерчегə җил каршы” дигəндəй, бермəлне
көннəр яңгырга китте, ява да ява. Без əйтəбез, “вот зон-
тик булса иде” дибез. Аны мин бер кешедə күргəн идем, ул
чүпрəк түбə кебек, яңгырдан саклый икəн. Күшектек, суга
төшкəн тавык кебек булдык. Учак ягарга коры агач юк. Шул
көйгə көне буе бардык. Ярый, көн аязып китте, əйбəт кенə
киптерде. Яңгыр яугач, ялан юллары пычранды, үлəннəр
юеш. Сыерлар өчен əйбəт булды, юеш үлəнне рəхəтлəнеп
ашадылар.
Килеп җиттек бер елга кырына. Карыйбыз, елга ярыннан
ташып чыккан. Хəзер безгə тирəнлеген белергə кəрəк бит.
Вəли чишенеп кереп китте, бераз керде, ə су билдəн дə юк,
сай дип, кире чыкты.
Уйлаштык та сыерлар белəн аша чыгарга булдык. Көтүне
куып керттек. Алар бардылар-бардылар да кинəт кенə батып
киттелəр. Вəли теге ярга барып җитмəгəн икəн. Сыерларның
кайсысы алга йөзə, ə кайсысы артка борылды. Мин тиз генə
сыерлар алдына йөзеп килдем дə, аларны чакырам, ə Вəли
арттан куа. Шулай итеп, көчкə теге якка чыктык. Ярый, елга
шəп ага торган түгел. Берүзем булсам, нишлəр идем, бел-
мим. Сыерлар да маладис, йөзə белəлəр икəн.
Яңгырдан соң мин бик каты чирлəп киттем. Температура
күтəрелде, күпме икəнен белеп булмый, үлчи торган əйбер
бездə юк. Ансы чурт с ним, менə бертөрле дə дару алма-
ганбыз. Баш авырта, үзем янам, үзем өшим, авызлар кип-
те, ютəллим. Ярый, Вəли Акбашны савып, көн дə учак ягып
кайнар сөт эчерə. Шулай итеп, өч көн дигəндə əзрəк арулан-
дым.
Безгə чегəннəр дə очраштырды. Без, аларны сизгəч тə,
икенче якка борылып китə идек. Шулай да бер каптык.
Шулай кичкə таба төнгелеккə туктарга җыенган идек. Чəй
кайнатабыз, ашарга такыр. Бу Воронеж өлкəсе булган,
соңыннан белдек. Бер чегəн ире белəн хатыны яныбызга
килеп туктады. Куып җибəреп булмый бит инде. Сораша
башладылар. Мин, боларны куркытыйм дип: “Сталин велил
корова Украинага отдать. Мы туда идем”, – дим. Алар курку
түгел, ислəренə дə алмадылар. Əллə юри:
– А кто такой Сталин? Мы его не знаем. Мы никого не зна-
ем, – дилəр.
– Как кто, царь, что не знаете? – диде Вəли.
– Не знаю, у нас царя нет, мы вольный народ, никому не
подчиняемся, – дип, ире күкрəгенə сугып куйды. Хатыны
миңа да, Вəлигə дə:
– Давай гадаю, – ди.
– У нас денег нет, – дибез.
– Нам денег не надо, нам вас жалко! – дигəч, мин шунда ук
аңладым: болар нəрсəдер эшлəргə əзерлəнəлəр.
Карыйм, теге ир юк. Мин бер сүз əйтмичə, көтүнең теге ба-
шына йөгердем. Барсам, теге чегəн бер сыерны аерып ал-
ган да урманга таба куып азаплана. Мин артыннан куып
җиттем дə, чыбыркы белəн сыртына сыдырдым. Ə икенче
кулда бəлəкəй балта. Чегəн аны күреп, кычкыра-кычкыра
качып китте. Мин сыерны бордым да көтү кырына килдем.
Карыйм, теге хатын Вəлине алдап маташа. Мин янына
килдем дə, чыбыркы белəн теге хатынга селтəнеп, кыч-
кырып җибəрдем:
– Воры, уходите, убью!
Чегəн хатыны куркып китте дə барды. Алар мондый
хəлне көтмəгəннəр
– Сыерлар белəн ничек саубуллаштың, киткəнеңне
сизделəрме?
– Əлбəттə, сизделəр. Юлда да, йə авылга йомыш белəн
китсəм, йə урманга керə башласам, барысы да миңа карап,
мөгрəп калалар иде. Аерылышканда, кукуруз салган кап-
чыкны кулбашка элдем, таякны таяндым, чыбыркыны казык
башына элеп куйдым да, исемнəре белəн кычкырып, “сау бу-
лыгыз!” дип, артка карый-карый кайтып киттем. Кайтканда
гел төшкə керделəр, əле дə керəлəр.
Кемдер берəү:
– Ə син ул сыерларны нишлəтəлəр дип сорадыңмы? –
диде.
– Сорадым, конечно. Алар əйттелəр, без решать итмибез,
өстəн нинди күрсəтмə килер, диделəр.
– Əмирхан, минем Вəлиəхмəт турында ачыграк сөйлə əле,
– дип еламсырап сорады Вəлинең хатыны.
– Дөресе болай булды. Без ни хəтле ерак китсəк, шуның
хəтле нужа арта барды. Вəли урманны чыккан чакта агачка
элəктереп чалбарының балагын өскə чаклы диярлек ярган.
Ə тегеп куярга җеп юк, беткəн. Ерак түгел бер авыл күренеп
тора иде. Ул шунда китте, энə-җеп бирсəлəр, əзрəк тегеш-
тереп куярмын дип. Бу барган, кое янында бер хатын су ала
икəн. Вəли чалбарның ертыгын күрсəтеп:
– Дай нитка шит, – дигəн.
Теге хатын əйтə икəн: “Менə кер бу йортка, анда хорошая
девка живет, она даже сама сошьет”, дигəн. Кергəн Вəли теге
хатын күрсəткəн өйгə.
– Дай нитка сшить штаный лес порвал, – дип, кыздан энə
белəн җеп сораган. Теге кыз бик чибəр, яшь һəм бик ягымлы
икəн.
– Снимай брюки, сейчас сама сделаю, – дигəн. Вəли ояла-
ояла чалбарын салып биргəн, кыз тегə башлаган. Шул ва-
кытта кызның туганы белəн бер малай кайтып кергəн. Алар
икесе дə исерек булганнар.
– Зачем пришел к нашей девушке? Зачем ты без штанов?
– дип, Вəлигə бəйлəнə башлаганнар.
Ə Вəли юньлəп урысча сөйлəшə белми, аңлаталмый
икəн. Тегелəр моның якасыннан элəктереп, кыйный баш-
лаганнар. Кызның кулыннан чалбарны тартып алганнар да,
читкə ыргытканнар. Вəли тоже карап тормаган, кисəү агачын
элəктереп, берсенең биленə суккан. Аннан чалбарын ал-
ган да чыгып чапкан. Тегелəр аның артыннан йөгергəннəр.
Шулай куышканда Вəли егылган, малайлар ыргыткан күсəк
аягына килеп тигəн. Теге малайлар, моны үтердек дип уй-
лаганнар, күрəсең, куркып качаннар. Кыз бу тамашаны
тəрəзəдəн карап торган. Малайлар киткəч, чыгып, чалбарны
алган да тагын ямый башлаган. Вəли торып карый икəн, ая-
гына басалмый. Бераздан теге кыз, чалбарны чыгарып:
– Бар, кит, – дигəн.
Вəли, рəхмəт əйтеп, башта титаклап, аннары бер таяк та-
бып, шуңа таяна-таяна килеп җитте минем янга. Мин авылга
барып тегелəрнең кирəген бирергə уйлаган идем, аларны ни-
чек табасың. Икенчедəн, көтүне ничек Вəлигə калдырасың,
ул бит йөри алмый. Су җылытып үги ана яфрагы пешердем
дə Вəлинең аягына ябарга булдым. Балтыры кара янган иде.
Бу урында тагын бер тəүлек яшəдек. Икенче көнне иртəн ка-
расак, теге кыз бəрəңге пешереп китергəн. Вəлинең аягына
сөртергə бер бəлəкəй кисəк каз мае алып килгəн. Ул майны
сөртеп карадык – файдасы сизелмəде. Əрекмəн дə ябып ка-
радык, юк, аяк шешə дə шешə. Шул аяк белəн ул ике көн
йөрде. Бөтенлəй атлый алмагач, мин əйтəм, “все, больница-
га ятасың!” дим. Ə ничек?
Көтүне олы юл кырына китереп тупладык та, тотындык
машина туктатырга. Кул күтəрəбез, берсе дə туктамый.
Шулай бик озак торгач, берсе килеп туктады. Шоферга
төрлечə аңлатып карадык, “больницага илт” дигəннəн башка
бернəрсə аңламады, ахры. Вəлине кабинага утырттык, китəр
алдыннан:
– Куда? – дип сораган идем, “Белогород”, диде.
Алар китте, мин берүзем калдым, төнлə нишлəрмен йо-
кламыйча, ничек барырмын, кайсы якка, кыскасы, кырык со-
рау, кырык мəсьəлə килеп басты минем алга.
Украинага ничек барганнарны, ничек сыерларны тапшыр-
ганны сөйлəп бетердем бугай. Хəзер ничек итеп Белгородта
Вəлине эзлəгəнне сөйлим. Килдем шəһəрнең уртасына, оек-
чанмын, күлмəк-чалбар ертык, битлəр пычранган. Болай бе-
ренче милиционерга чаклы гына барып була бит. Хəзер то-
тып алып китəчəклəр. Мине бары аркага аскан капчык кына
тынычландыра, чөнки ул минем юлчы икəнемне күрсəтə.
Хəзер кешелəрдəн сорый башладым. “Где больница?” дип.
"Тебе какая больница нужна, у каждой больницы есть на-
звание”, дилəр. “Любой” димен. “Если любая, тогда иди вон
туда”, дип күрсəтеп, өйрəтеп җибəрəлəр. Больницага кергəч,
ак халат кигəн кешелəрдəн сорыйм:
– Вəли есть тут? – димен.
– А как его фамилия? – дилəр. Ə мин фамилиясен оныт-
канмын. Без бит авылда исем белəн генə, дөресе, исеме һəм
кушаматы белəн генə йөртəбез кешене.
– Не знаем, – дилəр дə китəлəр.
– А где еще больница? – димен. Өйрəтəлəр, трамвай
белəн барырга, дилəр. Ə минем акча юк. Трамвайда тотып
милициягə бирүлəре бар. Китəм җəяүлəп. Анда да Вəлине
сорыйм. Шул ук җавап.
Шулай көне буе йөрдем дə, ярар, үзе хат язар əле адресын
күрсəтеп дип, киттем станциягə. Бер абзый белəн Воронежга
чаклы кайттык. Гел товарный поезд белəн кайтырга туры кил-
де. Бер поезддан икенчесенə күчеп утырганда гел Уфаның
кайсы якта икəнен сораштырдым.
Минем сезгə сөйлəмəгəн тагын бер гөнаһ бар əле, – диде
Əмирхан җыелыш ахырында.
– Йə, йə сөйлə, эчеңдə калмасын, – диде берничə кеше
беравыздан.
Əмирхан ничек башларга дигəн кебек бер аз уйлап торды
ла сөйлəргə кереште.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (5)
Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: