Барлык яңалыклар
Дөнья бу
19 апрель , 09:25

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (4)

Көтүне куып килəм, маллар, бичаралар, кычкыралар, безне кая алып килдең, дилəр бугай. Алар бик арыдылар, йончыдылар, кайсысы барган җиреннəн авып китəргə итə йə чүгеп куя. Шулай барганда, ике кеше килеп чыктылар да мине ике яклап кыстылар, “Отдай одну корову!” – дип акыра башладылар.– Корова не мой, это государственный, – димен...

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (4)
Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (4)

(Дәвамы.)

Кəнсəлəрдə
Без җыеласы көн килеп җитте. Кəнсəлəр тулы халык: укы-
тучылар, бригадирлар, бухгалтер, кибет сатучысы, сыер са-
вучылар, картлар... Араларында нишлəптер Əмирхан белəн
Вəлинең əнилəре генə юк. Өстəл артында Əмирхан утыра,
икенче ягында – колхоз рəисе белəн сельсовет рəисе.
Сүзне Гариф абзый башлады:
– Җəмəгать, мин Əмирханның сыерларны исəн-аман биреп
кайтуына бик шатмын. Түлке жəл, Вəли чирлəп калган. Аны
эзлəргə, ярдəм итəргə бүген үк Халик китə, – диде. – Хəзер
Əмирхан безгə бар интеккəннəрен сөйлəп бирсен əле.
– Мин алай сөйли алмыйм, лучше миңа сораулар бирегез,
ə мин җавап кайтарырга тырышырмын, – диде Əмирхан.
Сүзне авыл советы рəисе Фаяз агай алды:
– Менə нəрсə сорыйсым килə: ашау яклары ничек булды,
бик интекмəдегезме?
– Ашаумы? “Тишек тамак ач торас”, дилəр бит, шул
дөрестер инде. Акбаш агач арасында йөргəндə, тары ярмасы
салынган капчыкны ботакка элəктереп ерткан, яртысы дияр-
лек агып беткəн. Ярый əле, энə белəн җеп алган идек, тегеп
куйдык. Дөресе, азыгыбыз ярты юлга да җитмəде. Безгə шул
Акбашның сөте хəтсез ярдəм итте, аннан үлəн: какы, бал-
тырган, юа, кузгалак ашадык.
– Кеше бакчаларының да ярдəме тигəндер? – дип сорады
Сарьян карт.
– Булгалады инде, “тамак тəмугка кертə”, дилəр. Акча бар-
ганда ук бетте бит.
– Ə ничек кайттың акчасыз? – диде кемдер.
– Украинада, сыерларны тапшыргач, бер чилəк куырган
кукуруз бирделəр.
– Нəрсə белəн кайттың соң?
Əмирхан тəүдə Вəлине ничек больницага озатуын,
соңыннан Белгородта эзлəп йөрүен сөйлəде.
– Өч больниста булдым, – диде ул. – “Вали есть?” дип
сорыйм, ə алар “Как его фамилия?” дилəр. Мин белмим,
онытканмын. Вокзалга килсəм, анда йөк поездлары тукта-
мый икəн, алар туктый торган җиргə бер ун чакрым барырга
кирəк. Киттем тимер юлы буйлап. Килсəм, милиционерлар
йөгерешеп йөрилəр. Жуликлар бер вагонны талаганнар
икəн. Болар миңа да килеп ябыштылар.
– Ты тоже участник, зачем воровал? – дип, миңа кычкы-
ралар. Мине берсе алып китте дə бер бүлмəгə ябып куйды.
Минем ни паспорт юк, ни Сəвəде кешесе булуым турында
справкам. Сыерларны сдавать итте дигəн справка бар, тик
аны бирсəм, йə ышанмыйча ертып ыргытырлар. Алар шун-
дый усаллар, баскан җирлəрендə биеп торалар, берсе миңа:
“Дөресен сөйлə!” – дип, җилкəгə сугып та алды. Ə мин урысча
алама белгəч, һич аңлаталмыйм. Бер сүз əйтсəм, “Врешь!”
дип акыралар.
Бераз утыргач, болар мин сөйлəгəннəрне урысчага
əйлəндерер өчен бер татар апасын чакырып китерделəр.
Теге апа урысча əйтеп биргəч, тегелəр, проверим дип, теле-
фонга тотынган булдылар. Украинага шылтырата башлады-
лар, ул җимерелеп беткəн авылларда, калаларда кем аларны
тыңласын инде. Теге апа миңа үзенең адресын əйтте, “болар
җибəргəч, үземə кереп кит, юлга ашарга бирермен”, диде.
Бер-ике сəгатьтəн, чынлап та, мине чыгарып җибəрделəр.
Ə теге апаның адресын онытканмын, язып алмагач ни. Йөк
поездының бер вагонына кереп утырдым да тəүлек чамасы
кайттым.

Поезд бер авыл кырына килеп туктады. Мин тəүлек
ярым юньлəп ашамаган. Киттем авыл буйлап хəер сорашып.
Кайсысы бер-ике бəрəңге, кайсысы берəр кəлҗемə бирə. Бер
апа пешкəн бəрəңге бирде, шуларны ашадым да станциягə
киттем. Бер бабайдан сорадым: “Куда на Уфу ехать?” – дип.
Ул кулы белəн күрсəтте кайсы якка кайтырга икəнен.
– Украинада ничек таптың ул сыерларны сдавать итə тор-
ган җирне? – дип сорады Фазыл агай.
– Аларны табу бик кыен булды. Бердəн, мин берүзем,
малларны ташлап китеп булмый. Безгə өчəү барасы калган,
берең чирлəп эштəн чыкса, икəү калыр идек. Украина чигенə
кергəч, сорарга кеше юк, өйлəр бары да җимерек, тирə-як
чокыр-чакыр, урманнар, өйлəр янган, мичлəре генə утырып
тора, малларга ашарга юньле үлəн дə юк. Хатыннар очрый,
алардан “Где Солнечный район?” дип сорыйм, берсе дə
əйтми, кул селтилəр дə китəлəр. Бер хатын гына: “На юге
Солнечный район”, дип китте. Бу башта миннəн көлгəн икəн
дип уйладым, ə соңыннан, “тукта əле, Солнечный булгач, як-
тырак якта булырга тиеш” дип, көньякка бордым сыерлар-
ны.
– Жуликлар очрамадымы?
– Очрады шул. Кайсысы акча таптыра, кайсысы ашарга
сорый. Берсендə мине чак үтермəделəр, солдатлар гына
коткарып алып калды.
Көтүне куып килəм, маллар, бичаралар, кычкыралар,
безне кая алып килдең, дилəр бугай. Алар бик арыдылар,
йончыдылар, кайсысы барган җиреннəн авып китəргə итə,
йə чүгеп куя. Шулай барганда, ике кеше килеп чыктылар да
мине ике яклап кыстылар, “отдай одну корову!” дип акыра
башладылар.
– Корова не мой, это государственный, – димен.
– Нам наплевать на государство, – дилəр болар. Тотып
бир дип, бер танага күрсəтəлəр.
– Не буду! – дип əйткəн идем, мине кыйный башлады-
лар. Шулвакытта мылтык аскан өч солдат килеп чыкты.
Чыбыркылы икəнемне күргəч, көтүче дип белделəр, ахры,
мине тегелəрдəн араларга тотындылар. Берсе:
– Вы что пастуха бьете? – дип кычкырып, һавага атып
җибəргəн иде, теге жуликлар торып чаптылар, ватык вагон-
нар арасына кереп югалдылар.
Аларның бит тагы килеп чыгулары бар. Шуның өчен мин
көтүне шəп кенə куып, бер бəлəкəй елга аркылы чыгардым
да, туплап куйдым. Сыерларның күбесе ятты, үзем ашарга
үлəн эзлəп йөри идем, бер бабай белəн портфель тоткан бер
хатын килеп чыкты. 
–  Откуда идешь, что за ко-
ровы? – дилəр.
– Башкирия дает корова Украина.
– Кому ты должен их сдать?
– Солнечный район.
– Там никого не найдешь, давай нам отдай, мы тебе справ-
ку дадим, что приняли, – дилəр болар.
Мин əйтəм:
– Нам печать нужна.
Хатын портфеленнəн чүпрəккə төргəн пичəтен чыгарды
да:
– Вот печать, – ди. – По всем правилам мы тебе оформим
справку, – ди.
Мин əйтəм:
– Печать стукни бумага, я глижу, – дим.
Теге хатын бер бит кəгазь алды, шунда пичəтен сукты да
миңа суза:
– На, посмотри, какая хорошая печать получается.
Мин кəгазьне алдым да карыйм, анда Украина дигəн сүз
бар, ə Солнечный дигəн сүз юк.
– Тут “Солнечный” слово нет, коровы не отдам.
Теге ир əйтə:
– Тогда подожди один день, вот тут находись с коровами,
мы тебе привезем завтра справку с печатью, где будет на-
писано слово “Солнечный район”.
Болардан ничек котылырга? Ризалашкан булдым.
– Ладно, только один день!
– Все, договорились, – диде дə хатын, болар китеп бар-
дылар.
Минем башыма: “Болар да жуликлардыр, пичəт ясый ал-
гач”, дигəн уй килде. Көтүне икенче якка бордым да тиз-тиз
кудым.
– Тагын нилəр очрадың? – дип сорады Ибрай абзый.
– Тагын ни дип, икенче кием чабата да тузды, оек белəн
йөри башладым. Соңрак оеклар да тишелделəр. Шулай ки-
теп бара идек, дүрт зур эт килеп чыкты. Хуҗалары юк, кыр-
гыйланган этлəр булды, ахры. Болар сыерларга ташланды-
лар. Сыерлар мөгезлəре белəн сөзəргə маташалар. Мин
башта якын барырга курктым. Малкайлар каршы торгач, мин
дə йөрəклəнеп киттем. Чыбыркыны, мылтыктан аткан кебек
шартлата-шартлата көчкə куып җибəрдем. Аларның бер-
се тəки кызыл сыерның янбашын теше белəнме, тырнагы
белəнме ярып алган. Ярасы бармак озынлык, кан ага, йод
юк. Уйлап тордым да искə төште: без бəлəкəй чакта ярага
туфрак сибə идек. Мин дə сыерның ярасына бер уч туфрак
сиптем дə куйдым. Шуннан каны туктады.
– Ничек сыерларны биргəнеңне дə сөйлə инде, – диде
Гайшə апа.
– Ничек дим, килə торгач, күренде бер янган авыл.
Якынрак килсəм, тəгəрмəчле вагон тора. Түбəсенə кызыл
флаг элгəннəр. Эченə керсəм, анда биш-алты ир белəн бер
хатын мəжлес корып утыралар. Мине күргəч, бары да торып
басты. Бер зур мыеклы абзый:
– Ты, пастух, откуда? – дип сорады.
– Башкирия, – дидем.
– О, хорошо, мы тебя ждем, где коровы? – диде бу.
– На улица, – дидем.
Барыбыз да чыктык. Карасам, сыерларның күбесе дияр-
лек яткан. Теге хатын миннəн сорый:
– Чего они лежат, больные что ли?
– Нет, устали, два тыщща километр ходил.
Бер ир əйтə:
– Скажи спасибо, что дошли. Ты на мальчика посмотри, –
ди. – Один, босой, в рваной рубашке, без еды, это же подвиг!
– дип, минем аркадан сөйде.
– Бүрелəр күп очрадымы? – дип сорады Шакирҗан,
Əмирханның сабакташы.
– Хəтсез очрадылар. Бигрəк тə Волганың бу ягында, ягъ-
ни безнең якта һəм Тамбов урманнарында бик уладылар.
Алар йə икешəр, йə дүртəр, бишəр йөрилəр. Көтүне күргəч,
читтəн карап торалар да, арттан ияреп килəлəр. Бүрелəрне
күрсəк, гел чыбыркы шартлатабыз. Безгə аласы булган бер-
ике шешə солярка йə керосин.
Сазга баткан сыерны тракторы белəн тартып чыгарган ха-
тын бер шешə солярка, бер кап шырпы биргəн иде. Бүрелəр
күренсə яисə якында улыйлар икəн, бер таякка чүпрəк урап
солярка тамызабыз да, көтүнең əле бер, əле икенче ягын
урап йөрибез. Бүрелəр уттан куркалар бит.
– Сыерларны паромга кертүе кыен булгандыр, алар бит
өйрəнмəгəн? – дип сорады Мансаф.
– Анысы гына чепуха, арт якларына суккач, керəлəр.
Төрле хəллəр булды. Килдек бер елгага, паром белəн чыга
торган җирне эзлəп таптык. Паромны йөртə торган агайлар
кертмилəр, “сыер башыннан” түлə дилəр. Анда бер сыерын
җитəклəгəн бабай да тора иде. “Əнə, бабай түлəде бит”, –
дилəр.
– Нам Сталин велел, нет платы, – дим.
Ə алар шаркылдап көлəлəр. Шунда бик озак торырга туры
килде, ярты көн булыр. Шуннан килде кырандас җиккəн, шəп
атлы бер агай, сораша башлады. Мин аңа аңлатып бирдем:
“Башкирия корова дает Украину, нам туда надо”, дип, кулым
белəн суның теге ягына күрсəттем. Ул шундук кычкырып
җибəрде теге паромчыга:
– Немедленно перевози! – диде. Менə шулай итеп, ул юлы
да чыктык.
Икенче мəртəбə, инде Вəли юк, мин берүзем, сыерлар
белəн килдем бер паром янына. Паром бəлəкəй, алтышар
гына сыер ала. Нишлəргə, теге якка чыккан сыерларны кем
карый? Шуннан, бик озак уйлап торгач, ике бəлəкəй малай-
ны ялладым. Шул малайлар сыерларны чыгарышты, анна-
ры бер ун чакрым булыр, куышып бардылар. Мин аларга
Вəлинең чыбыркысын бүлəк итеп бирдем.
Шушы урында Гариф абзый сөйлəшүне туктатты да:
– Җəмəгать, бүгенгə җитəр. Хəзер эшкə тотыныгыз. Иртəгə
кич клубта сүзне дəвам итəрбез, – диде. Һəм клуб мөдиренə
карап:
– Син иртəгə концерт кебек нəрсə əзерлə, – диде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (4)
Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: