Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 апрель , 09:35

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (3)

Килдем, бер ападан: “Милиционер есть?” – дип сорадым.– Есть, зачем он тебе нужен? – ди.– Корова умер, волки кушал, – димен...

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (3)
Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (3)

Əмирхан белəн Вəлинең күргəннəре
Əмирхан авылга биш ай дигəндə кайтып керде. Ул ябыккан,
ялан аяк диярлек – оекчан, чалбары ертык, бик нык арыган.
Аны күргəч, əнисе елап та җибəргəн. Тиз генə мунча ягып,
юынып чыккач, ашап та тормый сəкегə ауган. Ул икенче көнне
төш алдыннан гына уянды. Шуныңчы əнисе аны уятырга
бирмəде. Ихатада Гариф белəн Ибрай абзый, Əслəм белəн
мин, тагы бер-ике кеше аның уянганын көтеп, сөйлəшеп тора
идек. Ə Вəлинең хатыны төнлə килеп, Вəлинең чирлəгəнен,
бер урыс шəһəрендə больницада калганын белеп, елап кай-
тып киткəн. Ниһаять, без барыбыз да өйгə кердек.
– Ничек, сыерларны сдавать итəлдеңме? – диде рəис.
– Итəлдем.
– Барысын дамы?
– Юк, түлке унҗидесен. Берсен Тамбов урманында
бүрелəр тотып ашаганнар, карар җире дə калмаган иде,
җыртык тире дə сөяклəр генə. Без аны ике көн эзлəп, көчкə
таптык. Мин районның милициясен алып килеп күрсəттем,
ул менə справка бирде бу турыда. Əмирхан, кесəсеннəн ике
кəгазь чыгарып, рəискə сузды. – Ə менə монысы сыерларны
тапшырганлыкка.
– Милициядəн алмасаң да булыр иде, без сиңа ышанабыз
бит, – диде Гариф агай.
Аннан хуҗалар Вəли турында сораша башладылар.
– Ул егылып аягын имгəтте. Шуннан ике көн чатанлап йөрде
дə бөтенлəй йөри алмас булды. Мин олы юлга чыгып, көчкə
бер йөк машинасын туктатып, Вəлине больницага озаттым.
Кайсы больница икəнен белмим. Шофер Белгород дигəн
сүзне генə əйтте. Кайтканда Белгородка кереп, берничə
больницаны йөреп чыктым, таба алмадым. Үзе кайда икəнен
əйтеп хат язар əле дип уйладым.
Гариф абзый, халыкка карап:
– Мин Халикны җибəрəм, эзлəп тапсын да Вəлине алып
кайтсын. Кирəк икəн, Күзəй йə Бүздəк больницасында ятар, ə
без барып хəлен белеп торырбыз, ярдəм итəрбез, – диде.
Өлкəннəр чыгып киттелəр, ə без Əслəм белəн икəү торып
калдык. Əмирханның əнисе кабыклы бəрəңге пешергəн.
Əмирхан торып юынгач, өчəүлəп ашарга утырдык. Ул бездəн:
“Сез ничек теге чирле Чегəн белəн кайтып җиттегез?” – дип
сораша башлады. Без түкми-чəчми сөйлəп бирдек.
– Үзең дə барганыгызны, нилəр күргəнегезне сөйлə əле.
– Барысын да берьюлы сөйлəп бетереп булмас. Кəнсəлəргə
баргач, хуҗаларга сөйлəрмен, ə əлегə кешегə əйтми торган-
нарын гына сөйлим сезгə.
– Ярар, без берсенə дə əйтмибез.
– Теге сыерны бүрелəр ашаганны сөйлим. Бер калын ур-
ман кырына килеп туктадык. Ерак түгел бер авыл күренə.
Маллар да азрак хəл алсыннар дидек. Үлəн бик əйбəт үскəн,
куе, яшел. Мин əйтəм:
– Син авылга барып кил, Вəли, ашарга берəр нəрсə сатып
ал, бəрəңге булмасмы, – дим. – “Продай картошка”, диген дə
акча күрсəт, – димен. Ул китте, ə мин, бəхетсезлеккə каршы,
йоклап киткəнмен. Бер-ике сəгатьтəн Вəли килеп мине уятты.
Мин шунда ук сыерларны саный башладым. Саныйм, Соня
исемлесе юк, кая киткəн, билгесез. Тотындык эзлəргə. Бер
тəүлек эзлəгəч, урман эчендə тиресе белəн сөяклəрен генə
таптык. Итен кем ашаган, бүрелəрме, əллə усал караклар-
мы? Тиресен ертып бетергəннəр, сөяклəре канлы балчыкка
буталган. Йə караклардан соң бүрелəр дə килгəннəрдер.
– Шуннан нишлəргə булдыгыз?
– Нишлəргə? Ташлап китсəк, ул сыерны бездəн таптыр-
талар бит. Аптырап, мин киттем теге авылга. Бер зур авыл,
“Атаново” исемле. Килдем, бер ападан: “Милиционер есть?”
– дип сорадым.
– Есть, зачем он тебе нужен? – ди.
– Корова умер, волки кушал, – димен.
– Милиционер зачем нужен, он не поможет, – ди бу
марҗа.
– Нужен, скажи, – дигəч, бер зур өйгə төртеп күрсəтте. Мин
бардым, этлəре кертми, чыкты бер түти.
– Вася, выйди, пастух пришел,– ди.
Мин, ышансыннар өчен, чыбыркыны үзем белəн йөртə
идем. Чыкты бер таза абзый, зур мыеклы, өстендə күлмəк,
милиция киемендə түгел.
– Что, парень, тебе нужно? – ди бу.
– Милиционер нужен, – дидем.
– Я – милиционер.
– Корова умер, волки кушал!
– А я причем, волки же мне не подчиняются, – дип көлде бу.
– Я Башкирия корова Украинага гонял. Волк корова кушал,
справку дай!
– А зачем тебе справка?
Мин сөйлəгəндə, гел куллар, бармаклар белəн күрсəтеп
сөйлəдем. Корова дигəндə ике бармак белəн мөгезлəр
күрсəтəм... Əле бу соравына, мине асалар сыер өчен
дип, муенга бау салганны ишарəлəп күрсəттем. Ул тагы
көлеп җибəрде. Безнең яктан Украинага маллар куганны
милициялəр, елгадагы паромчылар, зур күпердə дежур тор-
ганнар барысы белəлəр һəм ярдəм итəлəр икəн.
Милиционер, ниһаять:
– Где корова, которую волки задрали? – дип сорады.
– Лес лежит, – дидем.
– Я пошлю мальчика, ему покажете, потом дам справку, –
диде бу.
Килеп чыкты бер яшь кенə малай. Без бу малай белəн икəү
киттек сыерлар янына. Барганда сорашып белдем, Тамбов
урманнары кырына килеп туктаганбыз икəн. Мин Һади
Такташ шигырен искə төшереп, җанланып киттем.
– Наш Такташ Тамбов жил, – дим Мишага, ул аңлаган
төсле башын селкеп куйды.
Без килгəнче Вəли Акбашны сауган. Берəр стакан сөт
эчтек, Мишага да салып бирдек. Аннан соң сыердан кал-
ган нəрсəлəр янына киттек. Миша яшь булса да, бик җитез
малайга охшаган. Ул шундук бүре эзлəрен эзли башлады.
Үлəннəрне актарып карый торгач бер кисəк тире тапты. Аны
бүрелəр сөйрəп барганнар. Читтəрəк эзлəре дə күренде. Бу
чынлап та бүрелəр эше булып чыкты. Чөнки караклар булса,
пычак белəн кискəн җирлəре тигез булып калыр иде итнең.
Карап беткəч Миша əйтə:
– Это волки задрали, у нас такое уже было, – ди.
Киттек авылга. Милиционерга хəлне сөйлəп бирде. Теге
тыңлап торды да:
– Ладно, я вас выручу, – дип, бер бит кəгазь алды, ручка
белəн “Действительно, волки задрали корову, серого цве-
та из башкирского табуна, которого гнали два человека –
Амирхан и Вали”, дип язып, пичəт басты, число, кул куйды
һəм миңа бирде.
– Этегез бүрелəр килгəнен сизеп, өрмəдемени?
– Акбай юк иде инде.
– Кая булды?
– Без аны асып куйдык.
– Нигə?
– Теге котырган эт тешлəгəч, ул да чирлəде, сыерларның
койрык очларын тешли башлады. Шуннан Вəлигə ябышты,
ярый, тешлəп өлгермəде. Вəли ике колагыннан элəктереп
алды да, бер агачка асып куйдык. Атып үтерергə мылтык юк.
Аның чирлəгəнен бер-ике көн алдан сизенгəн идек инде –
авыз читлəре күбеклəнə башлады, күзлəре кызарды. Соңрак
бер хуҗасыз этне иярткəн идек, анысын сыер сөзеп, эчəгесен
чыгарган. Ул төнлə үлгəн.
– Əмирхан, ə кайда күпер, кайда паром барлыгын ничек
белдегез соң сез?
– Менə бу мəсьəлə иң кыены булды да инде. Елгага килеп
төртелəбез. Яр биекме, сөзəкме, батамы, юкмы – сыерлар
карап тормыйлар, су эчəргə дип керəлəр дə китəлəр. Елга
кырына килгəч карыйбыз: зурмы ул, бəлəкəйме, тирəнме,
саймы? Зур булса, сайрак җирен эзлəп китəбез, сыерларны
керткəнче үзебез чыгып карыйбыз. Əгəр елга тирəн икəн,
елга буйлап пароммы, күперме очраганчы барабыз. Без
егермелəп елга аша чыктык, күбесен күпердəн. Бер тапкыр
Мокша дигəн елганы кичеп бара идек, Пычкы дигəн сыеры-
быз баткан (аны сырт сөяге пычкы теше кебек сырлы булып
торганга шулай атаган идек).
– Нəрсə, баткач, чыгалмый торамы?
– Корсагына чаклы лəмгə кереп баткан, кыймылдамый да.
Нишлəргə, теге якка чыккач, сыерлар таралыша башлый бит,
шуңа күрə беребез аларны җыеп саклап торырга тиеш. Вəли
саклап калды. Мин Пычкыны чыгарырга дип, чишенеп сазга
кер дем. Төрлечə кыландырып карыйм, юк, кыймылдамый
да. Нишлəргə, калдырып китеп булмый бит. Шуннан киттем
ярдəм эзлəп. Бер кеше дə күренми. Йөри торгач, бер трактор
очрадым, ул басу тырмата иде. Тракторчысы бер яшь апа,
үзе чибəр генə. Мин килдем дə сөйли башладым.
– Корова грязь попал, не ходит, помоги, – дим.
– Что она, завязла что ли?
Мин нəрсə əйткəнен аңламадым: “Да, да”, дип җавап бир-
дем.
– А как мы вдвоем вытащим, сил не хватит же, – ди.
Чынлап та, икəү чыгара алмыйбыз, əгəр трактор белəн
тарттырсак, ничек булыр, дип уйладым. – Давай трактор та-
щит пусть, – дидем.
Ул көлеп җибəрде:
– Давай, только я за последствия не отвечаю, – ди.
– Ладно.
Аның тимер тросы бар икəн, шуның бер башын тракторга,
бер башын сыер мөгезенə кидерде. “Əкрен генə тарттыр” дип
əйтергə итəм, ə урысча аны ничек əйтергə белмим. Шуннан
теге хатын тарттыра башлады, мин сыерны куып карадым.
“Шалт” итеп калды сыерның мөгезе, төптəн сынды да чык-
ты. Кан күренде, без бик курыктык. Теге хатынның йоды бар
икəн, шуны чүпрəккə манып, мөгезнең сынган җиренə сал-
дык. Бичара Пычкы нишлəргə белми. Аннан сыерның муены-
на пинжəкне урап, муеныннан тарттырырга булдык. Мин кул
белəн күрсəтəм, əкрен тарттыр дип. Ул тарттыра башлады,
мин артынннан этəм, бер метр ярым тарткан иде, сыер үзе
дə чыкты. Ул чыгып та бетте, гөрселдəп егылды да. Буылган.
Без тизрəк бауны чишəргə тотындык. Көчкə сыерны баудан
азат иттек. Ул бераз ютəллəде дə сикереп торды, аннан
əкрен генə башка сыерлар янына китте. Шулай итеп Пычкы
бер генə мөгезле булып калды.
Шушысын сөйлəп беткəч:
– Малайлар, əйдə кайтышыйк, бүгенгə җитəр, мин арыдым,
əзрəк ятып алам, – диде Əмирхан. – Мин сөйлəгəннəрне
беркемгə сөйлəмəгез, – диде азактан.
Без Əслəм белəн саубуллашып кайтып киттек. Кайтканда:
“Вəт болар интеккəннə-əр”, диештек.

(Дәвамы бар.)

Салават ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ рәсеме.

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (3)
Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: