Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 апрель , 11:05

Альфира ЗƏЙНЕТДИНОВА. Үги әти

Өйгə кайтып керү белəн əнисеннəн: “Нишлəп мине аңа охшаталар Ул минем əтием түгел лə, əтием − башка кеше. Шулай дип күршелəр əйттелəр. Минем үз əтием кайда?” − дип сорады...

Альфира ЗƏЙНЕТДИНОВА. Үги әти
Альфира ЗƏЙНЕТДИНОВА. Үги әти

Урам буйлап кечкенə кызын
җитəклəгəн киң җилкəле, кара чəчле,
ыспай гына киенгəн яшь ир китеп
бара. Əтисеннəн калышмаска тыры-
шып, кызу-кызу атлаган ефəк күлмəкле
кызчыкның, ак бантлар белəн үрелгəн
коңгырт-кара толымнары сикергəлəп-
сикергəлəп алалар. Читтəн караган-
да, ул тере курчакны хəтерлəтə. Гүя,
кибет киштəсендə утырып арыган
да, урамны əйлəнеп керергə булган.
“Кызыгыз бигрəк үзегезгə охшаган −
чибəр, акыллы!” − дип, юлда очраган
һəрбер кеше аларга елмаеп карап үтə.
Кыз олыларның һəр сүзен колагына
сеңдереп барган, күрəсең. Өйгə кайтып
керү белəн əнисеннəн: “Нишлəп мине
аңа охшаталар Ул минем əтием түгел
лə, əтием − башка кеше. Шулай дип
күршелəр əйттелəр. Минем үз əтием
кайда?” − дип сорады.
Шуны гына көткəндəй, ире хатыны-
на мəгънəле карап, тəмəке тартырга
чыгып китте. Ишек ябылу белəн əнисе
кызын кочагына алды.
− Кызым, синең үз атаң еракта, ул
безнең белəн яшəми. Хəзер сиңа Фəрит
абыең əти була, − диде ул, сабыеның
коңгырт күзлəренə тутырып карап.
Əлеге сүзлəрнең мəгънəсенə төшенеп
бетмəсə дə, кыз баланың иңнəренə ка-
натлар үскəндəй булды. “Ура! Минем дə
үз əтием бар... Хəзер мине: “Үги бала!”
− дип кимсетмəссез, − дип уйланды ул
шатлыгы эченə сыймыйча.
Икенче көнне подъезд яныннан
үткəндə: “Минем үз əтием еракта.
Ул кайталмый!” − дип əйтеп салгач,
эскəмиядə утырган хатыннарның бары-
сы да тынып калды. Ə кыз шул арада,
яңалыгын җиткерер өчен, иптəшлəре
янына йөгерде.
Əмма, аның күңеленə салынган ятим-
лек ярасы уңалмыйча, юк-юкта гел үзен
сиздереп торды.
Барча балалар кебек үк, Айгөл дə
яслегə бармас өчен, əллə нилəр уйлап
таба. Əтисенең дə аны көйлəп-чөйлəп
торырга вакыты юк, ул эшкə ашыга.
Абалан-кабалан гына ашап, киенəлəр
дə, чыгып йөгерəлəр. Айгөл аяк терəп
карышканга күрə, өйдə башланган
əреплəшү подъезд төбендə дə туктал-
мый. Сүз көрəштереп җиңə алмагач,
кызчык əтисенə:
− Җибəр кулымны, мин синең белəн
бармыйм, син минем əтием түгел! − дип
кычкырынырга тотына.
Нишлисең, Фəриткə, уртларын
тешлəп булса да, түзəргə туры килə
инде. Баланы тукмап булмый бит. “Үсə
төшкəч, холкы утырыр əле” − дип үз-
үзен юатып атлый бирə. Хəер, баланы
да аңлап була... Əллə ялгышлык, əллə
яман уй белəн əйтелгəн сүзлəр ярчык
булып йөрəгенə кадалып калганга ул
гаепле түгел. Шул рəвешле, көн артын-
нан көн, атналар, еллар үтте.
Ул бүтəн кызлар кебек əтисенең ал-
дына кереп утырып, аны кочаклап,
битеннəн сыйпап иркəлəнə дə алмый!.
Ни дисəң дə, Фəрит абыйсы − аңа чит
кан. Үги ата! Иптəш кызлары əтилəре ха-
кында үзара сөйлəшкəндə дə, ул читкə
китеп, боегып басып тора. “Кайда соң
син, əтием? Нишлəп соң, бер дə мине
күрəсең килми? Телəгəндə, ун гына ми-
нутка булса да килеп китəлер идең бит...
Мин үстем, быел мəктəпне бетерəм, ə
син мине бар дип тə белмисең!” − дип
əтисенең кечкенə фотосурəтенə карап
моңсуланып утырудан башка бер чара-
сы да юк шул аның.
Берчак əнисе Айгөлне кырына утырт-
ты да дулкынланып сөйли башла-
ды. “Үткəн атнаны Уфага баргач, бер
тукталышта мин əтиеңне очраттым.
“Кызыбыз үсəме? Ничек укый? Кемгə
охшаган?” − дип, гел синең хакта со-
рашты, балам. Бер арада килеп чыгар-
га да вəгъдə итте”.
Əмма, əтисе биргəн вəгъдəсендə тор-
мады... Килмəде!
“Ерактагы кояш яктырак!” − дилəр. Хак
икəн. Фəритнең “Кызым!” − дип өзелеп
торуына карамастан, Айгөл барыбер үз
əтисен көтте. Күрəсең, кан тартуы шу-
лай була торгандыр.
Əнисе үги əтисе белəн кушылганда,
Айгөлгə биш яшь иде. Яшьлек язында
берəүдəн алданып калып, бер мəртəбə
авызы пешкəннəн соң, Динə ир зат-
ларына башын да күтəреп карамады.
Иргə барса, ул гел кызын кыерсытыр
төсле иде.
Ə Фəритне тəү күрүдəн ошатты.
Никахлашып яши башлагач, ир Айгөлгə
“Кызым” дип кенə торды. Мəрхəмəтле,
ихлас булды. Уллары тугач та, бала-
ларны аермады, тигез күрде. Тик менə
шул эчүе генə инде... Юк, ул исереп,
тавыш куптармый иде. “Кызым, Динə
ачуланмагыз! Хəзер мин сүнəм!” − дип
сөйлəнеп ята да, йоклап китə. Əмма,
шул начар гадəте аркасында зур бəлагə
юлыкты да шул инде.
...Бер елны чатлама суыкта урамда
исереп йоклап, кулын туңдыргач, барма-
кларын кистелəр. Нəтиҗəдə, хатынының
иңенə ике бала гына түгел, гарип ир дə
өстəлде. Юньле хатын рəхəт мəллəрне
бергə кичергəн ирен авыр чакта ташла-
мый. Үзен язмыш каты сынаганда да,
Динə ирен бала урынына тəрбиялəде.
Тик Фəрите генə һаман тəүбə итмəде,
һаман эчте... Гадəттə, кыен чаклар-
да, җəллəп, эчеңə-бавырыңа кергəн
булып, күңелеңə коткы салып чыгучы-
лар күбəеп китə. Кайбер эчкерлелəре:
“Нигə син җаныңны ашатып, ул беткəн
бəндə белəн торасың?” − дип ирен таш-
ларга котырттылар. Айгөленə кадəр:
“Аерылышыгыз!” − дип богаз киерергə
маташты!
Андый чакта Динə берни хакында да
уйлый алмый, югалып кала.
Берарада сабырланып, үзен кулга
ала да: “Ул бит минем ирем, синең дə,
энеңнең дə əтисе... Ничек ташлыйм соң
мин аны? Əлегə син гамьсез, балам.
Үсеп, акыл утыргач, аңларсың əле!”
− дип, кызына дөнья хакыйкатьлəрен
аңлатырга керешə иде.
Ə Айгөл əнисен тыңлаган сыман то-
елса да: “Ə мин беркайчан да эчкəн
ир белəн тормаячакмын!” − дип үз
фəлсəфəсен сатуын белə. Əнисе:
− Амин! Шулай булсын, балам! Дөнья
ак белəн кара төслəрдəн генə тормаган
кебек, əтиеңнең дə уңай яклары бар.
Сине ул үстерде, шуны да онытма, −
дип сөйлəнə башласа, Айгөл:
− Ул мине үстермəде, мин үзем үстем.
Ул минем əтием түгел! − дип дорфа
гына кырт кисə иде.
Шул мəллəрдə Динəнең йөрəге тук-
тардай булды.
Ə Фəритне язмышы һаман сынавын
белде. Улларын унике яшендə авыр
чир якты дөньядан алып киткəннəн соң,
хатынын паралич сугып, ул да түшəккə
егылды.
Гаилə хəллəре кискенлəшүгə кара-
мастан, Фəрит студент кызына укуын
ташларга рөхсəт итмəде. Ул ике ел
буе хатынын берүзе тəрбиядə тот-
ты. Лəкин, рəхимсез чир белəн күпме
генə көрəшсəлəр дə, ул чигенмəде.
Нəтиҗəдə, Динəне дə җирлəп, алар
кызы белəн икəү генə торып калдылар.
Фəрит Айгөлне ялларда көтеп ала,
озатып кала. Туган йортында үзен
көтəр кешесе булмаса, югалтуларны
ничек кичерер иде икəн кызы? Ялларга
кайтканда, алар əнисе белəн энесенең
каберен зиярат кылырга баралар.
Айгөл, күз яшьлəрен сөртə-сөртə, ка-
бер тирəсендəге чүплəрне утый, сирень
агачларына су сибə. Əтисенең “Тыныч
йоклагыз, без киттек инде, ачуланма-
гыз!” − дигəн хушлашу сүзлəренə янə
күңеле тула.
Ниһаять, гаилəле булгач, үзе дə
тормышның чын асылына төшенде кыз.
“Өйлəнергə кирəк сиңа, берүзеңə дөнья
көтүлəре кыен бит!” − дип əтисен үгетли
башлады. Тик Фəрит сабыр гына:
− Юк инде, кызым. Юньлесе миңа
килми, ə юньсезлəре миңа кирəкми дə.
Сез үзегез мине ташламасагыз, кайтып
йөрсəгез, миңа шул җиткəн! − дип һаман
үз җаена, берүзе яши бирə. “Ялгызмын!”
− дип, һичберкайчан да тормыштан ваз
кичмəде ул.
Кияве белəн кызында еш кунак бул-
ды... Оныгы тугач, гел аларда гына
торды. Хəзер “иде” − дип сөйлəргə генə
калды. Чөнки, Фəрит үткəн көзне якты
дөнья белəн бəхиллəште.
Язлар җиткəч, туган ягына кай-
тып, Коръəн укыткач, зияратка ба-
рып, газизлəрдəн-газиз кешелəренең
баш очында үсеп утырган сирень куа-
кларына караса, Айгөлнең колагына
əтисенең:
− Саумы, кызым! − дип эндəшкəне
ишетелгəн сыман...

Фото: freepik.

Альфира ЗƏЙНЕТДИНОВА. Үги әти
Альфира ЗƏЙНЕТДИНОВА. Үги әти
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: