Барлык яңалыклар
Дөнья бу
17 апрель , 09:25

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (2)

– Сыерларны кич саварбыз, – диде Əмирхан.Əлегə кая барганны белмибез, көнбатыш якны тик кояшка карап чамалыйбыз...

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (2)
Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (2)

(Дәвамы.)

Озата бардык
Май ае башлары. Без торганда таң яңа ата иде. Безне ба-
рыбызны да Ибрай абзый уятты. Ə Гариф абзый аңардан да
иртə торган, əллə бөтенлəй йокламаган да инде.
Сыер абзарына җыелдык. Рəис Əмирханга бер конверт
белəн акча бирде:
– Монда бер мең сум. (Ул мең сум бары алты ярым ипи
буханкасына җитəр иде). Аннан тагы бер конверт сузды: –
Монысы – хат. Солнечный районы башлыгына тапшырырсың,
анда “по указанию Сталина вам передается 19 коров” дип
язылган, югалта күрмə. Ул сезгə “приняли 19 коров” дигəн
справка бирергə тиеш, аңладыңмы? Мин сиңа бирəм, син
бит укыган кеше.
– Аңладым, – диде дə Əмирхан, конвертларны кесəсенə
салып куйды.
Көн яктыра башлады. Ферма кешелəре сыерларны алып
чыктылар. Без Əслəм белəн Əмирханның һəм Вəлинең кап-
чыкларын астык. Əмирханнар сыерларны югары очка таба
куа башладылар. Көтүгə торган халык авылны чыкканчы без-
не озата килде. Сыерлар, саубуллашкан кебек, гел мөгрəшеп
бардылар. Соңыннан апаларның һəм əбилəрнең елап кал-
ганнарын сөйлəделəр.
“Бисмилла” əйтеп, без Бəйгелде юлы белəн урманга кереп
киттек, аннан сулга борылдык. Карасак, Вəлинең эте Акбай
безгə ияргəн. Вəли “бар кайт” дип куып карады – тыңламый,
алдан чаба, читкə киткəн сыерларга өреп бара.
– Ярар, əйдə барсын, мужет файдасы тияр, – дибез.
– Файдасын белмим, иллə зыяны көн кебек, чөнки аны да
ашатырга кирəк, – диде Əмирхан.
– Ерунда, сөт эчерербез, мин үземнең өлешне бирермен,
– дип яклашты Вəли.
– Ə кайтканда ничек, кем аны поездга кертə?
– Əле кайту турында уйларга иртə, кем белə, бəлки без йөк
поезды белəн кайтырбыз, һич тə булмаса Украинада калыр,
йə үзе кайтыр. Шундый ерактан кайткан этлəр бар, дилəр
бит.
Без төшкə чаклы сыерларны ашата-ашата алып барып,
бер куаклыкка кертеп тупладык. Кояш əйбəт кенə кыздыра.
Бер бəлəкəй генə инеш агып ята, шуннан су алып чəй кай-
наттык. Чəй юк, аның каравы, кыздырылган кабак төше бар.
Əслəм белəн мин алтышар кəлҗемə алган идек. Ашап-эчеп
бетеп, "их, йоклап алырга" дип торганда, Əмирхан команда
бирде:
– Егетлəр, китəбез! Озак юанырга ярамый.
Əйберлəрне җыеп, капчыкларны бəйлəп теге Акбаш өстенə
атландырып салдык та, əкертен генə кузгалдык.
– Сыерларны кич саварбыз, – диде Əмирхан.
Əлегə кая барганны белмибез, көнбатыш якны тик кояшка
карап чамалыйбыз.
Атлаган җан атлый инде. Сыерлар, бичаралар, ашауга ма-
выгып, кая китеп барганнарын да белмилəр. Без бара торган
җирлəрдə көтү йөрмəгəн, үлəн куе, күп. Ашлык басуы очраса,
читкə борабыз. Күбрəге урман буйлап барабыз. Урап йөргəч,
юл озыная, кайсыбер сыерлар урманның эченə керергə ты-
рышалар. Мондый чакта Акбай ярдəм итə, өслəтсəң, сыер-
ларны урманнан куып алып чыга. Əмма кайсыбер сыерлар
эткə буйсынмыйлар, курыкмыйлар. Бара торгач, бер олы
юлга килеп чыктык. Карасак, юлдан бер əби белəн бəлəкəй
генə кыз килə. Без туктап сорадык:
– Бу тирəдə нинди авыллар бар?
Əби, кулы белəн артка күрсəтеп, “менə, сырт астында гына
Сабай авылы”, – диде.
– Ə бу юл кая бара?
– Бишкурайга.
– Ничə чакрым?
– Бер утыз булыр.
– Кайсы якта ул Бишкурай? – дибез.
Əби көнбатышка күрсəтте. Шул юнəлештə алга атладык.
Бераздан маллар туган җирлəреннəн аерылып киткəннəрен
сизенə башладылар. Артларына борылып кычкыралар, кай-
тырга чамалыйлар. Без дүртəүлəп һайт-һайтлап куабыз.
Əгəр карап бармасаң, кайберсе борылып чабарга тотына.
Болай булгач, Əслəм белəн миңа иртəгə дə ярдəм итəргə
туры килə, ике-өч көн түздерсəк, бəлки, сыерлар күнегеп
китəрлəр.
Кояш баеганчы бардык та бер тау итəгендə кунарга бул-
дык. Сыерларны тупладык, күбесе ятты, арыганнар, ахры.
Үзебез ут ягып, чəй кайнатып эчтек. Вəли теге Акбашны сау-
ды, ə Бурьян саудыртмады. Сауган сөт бер чəйнек чамасы
булды. Аны эчтек, эткə дə чəйнек капкачына салып бирдек.
Чиратлап сакта торырга сөйлəштек, шулай булса,
һəрберебез дүрт сəгать ярым йоклап алачак.
Иртə таңнан торып чəй эчкəч, юлыбызны дəвам иттек.
Барганда, сыерларның холкына карап, берəм-берəм исем
куша башладык. Бер кара сыерга “Карга”, бер мүклəккə “Ишəк”
исеме бирдек дип куштык. Исемнəр
булгач, көтүчелəргə дə бер-берсен аңларга җиңелрəк. Елга
аша чыкканда сыерлар су эчəлəр. Тик басу очраса җайсыз,
игенгə керергə тырышалар. Араларында башлык та килеп
чыкты, бер олы сыер гел алдан йөри, калганнар аның артын-
нан иярəлəр. Ул сыерны “Җитəкче” дип атадык.
Иртəн кузгалып китүебез булды, каяндыр кинəт кенə бер
зур эт килеп чыкмасынмы. Ул туп-туры безнең Акбайга ба-
рып ябышты. Моны күргəч, Вəли, таягын алып, этен якларга
йөгерде. Ул барып та җитмəде, теге зур эт Вəлигə ташлан-
ды. Əслəм таяк тотып йөгерде, лəкин якын килергə курыкты.
Əмирхан да килеп җитте, ул Вəлинең таягын капкан теге зур
этнең муенына чыбыркысын ураттырды, этне тартып екты.
Шунда ул эт Акбай өстенə килеп менде, тагы аны талый
башлады. Вəли этнең башын пинжəк белəн каплады, Əслəм
өстенə атланып утырды. Мин тиз генə килдем дə чыбыркының
очы белəн эткə муенчак ясадым, ə чыбыркының икенче ба-
шын Əмирхан бер каенга бəйлəп куйды. Шуннан барыбыз да
читкə тайпылдык. Ул эт торып басып, бер тегелəй, бер болай
йөгергəлəп карады, бəйдə булгач, беркая китə алмады.
Китеп барсак, чыбыркы жəл, ул бик кирəк нəрсə, аннан,
бу бəйлəнгəн эт шул көйгə торса, үлəчəк.

Шулай аптырап
торганда бер агай килеп чыкты, кулында мылтык. Ул безнең
янга килде, бəйлəнгəн этен күрде.
– Бу – минем эт, сез аны ничек бəйли алдыгыз, ул котыр-
ган, ахрысы, кəҗəмне үтереп качты, аны только атарга кала,
– диде.
Əйтеп тə бетерде, атып та җибəрде. Эт чинап бөгəрлəнде
дə, сузылып ятты, авызыннан күбек китте, бераз тыпырчын-
ды да тынды.
– Сезнең берегезне дə тешлəмəдеме? Тешлəсə, больни-
цага күренергə кирəк, укол кадатырга, – диде.
– Тешлəсə, Вəлигə элəккəндер инде, – диештек.
– Юк, тешлəп өлгермəде, мин авызына таяк тыктым. Менə
Акбайны тешлəсə тешлəгəндер.
– Мин үзем – ветврач, əйдə, берегез этегезне алыгыз да
минем белəн, мин аңа котыруга каршы укол ясармын, – диде
абзый.
Вəли аның белəн китте, Акбай алар артыннан иярде. Без
чыбыркыны чишеп алдык та, малларны җыеп елга буена
алып киттек. Килсəк, бик матур җир, бəлəкəй генə инеш, сы-
ерлар суга ябырылдылар. Үлəн дə куе. Без дə чəй эчəргə
уйладык. Югыйсə, кайчан əле суга очрыйбыз. Без чəй кай-
натуга Вəли кайтты. Эткə укол ясата алмаган, укол кадаган
чакта ычкынып киткəн дə качкан.
Хəл җыйгач, кузгалырга булдык, Акбай да килеп җитте.
Сыерларны елганың теге ягына куа башладык. Үзебез чаба-
таларны салып, иңбашка элеп, теге якка чыктык. Əмирхан
сыерларны еш кына саный иде. Елганы кичеп чыккач, тагы
санарга тотынды.
– Бер сыер җитми, – ди.
Карасак, без чыккан җирдəн түбəндəрəк, елганың теге
ягында Карга дигəн кара сыер батып калган. Вəли көтүне
карап калды, ə без өчəү баткан сыер янына киттек. Куып та
карыйбыз, мөгезеннəн дə тартабыз – чыга алмый.
– Чыгарга тырышмаганга күрə чыгалмый, – диде дə
Əмирхан, чыбыркысы белəн бер-икене сугып алды. Карга
алай да кузгалмады.
– Бу бит чирлəгəн, – мин əйтəм, – теге эт тешлəмəдеме
икəн?
– Юк, котыру чире ул ун көннəн генə билгеле була, – диде
Əмирхан.
Күтəреп, тартып чыгарырга булдык, Вəлине дə чакырдык.
Без күтəрткəн малларны торгызырга өйрəнгəнбез инде.
Чыбыркы белəн астынан алып, əле алдын, əле артын тартып
өстери торгач, сыерны ярга хəтле китереп, этеп чыгардык.
Карап торабыз, барырлык рəте юк, бу чынлап та чирлəгəн.
– Аның баштук ашавының рəте юк иде, моны без калды-
рып китəбез, сез, Ким, Əслəм белəн əкертенлəп алып кай-
тырсыз, – диде Əмирхан. – Безнең юл озын, без киттек, сау
булыгыз, – диде дə, Вəли белəн икəүлəп, чыбыркыларын
шартлата-шартлата, көтүне алга таба куып киттелəр.
Акбай, безгə таба борылып карый-карый, аларга иярде.
Ахры, “нигə каласыз”, дип əйтəсе килде бугай.
* * *
Без Əслəм белəн, калтырап торган Каргага карап, нишли-
без хəзер дип, аптырап калдык. Сыерның мөгезенə Əслəмнең
чыбыркысын бəйлəдек, Əслəм аны тарта башлады, ə мин
башта суккалап карадым, аннары сыерның артыннан этергə
керештем, ə ул бер-ике атлый да туктый. Болай кайтсак, бер
айда да кайтып җитə алмыйбыз. Сыер тагы ятты. Минем
башка бер уй килде:
– Əгəр теге врач абзыйга барсак, ничек булыр? Йə берəр
дару бирер, йə үзе килер, – дидем Əслəмгə.
– Бик дөрес, – диде Əслəм, – син əйттең, син барасың,
шундый закон.
– Ярар, барам. – Мин таяк таяндым да əлеге авыл ягына
киттем. Авыл башына кергəч тə бер ападан:
– Сезнең мал врачы кайда тора? – дип сорадым.
– Сəлихҗан агаймы, əнə, тимер капкалы өй, – дип күрсəтте
ул.
Барып кердем, болар чəй эчеп утыралар. Матур кызлары
да бар икəн.
– Ни йомыш, энекəш? – ди Салихҗан агай.
– Бер сыер каты чирлəде, безгə аны кире алып кайтырга
туры килə, – дидем.
– Ярар, əйдə, чəй эчəргə утыр, чəй эчкəч, уйлашырбыз.
Мин өстəл артына кызлары янына барып утырдым. Чəй
эчтек. Кызлары Гөлшат исемле икəн, аңа күзем төште ши-
келле.
Ихатага чыккач, Салихҗан агай “сыер кайда калды?” дип
сорашты. Шуннан зур сумкасын күтəрде, таяк таянды да:
– Əйдə киттек, – дип, капкадан чыгып та китте. Мин артта-
рак калдым да, безнең арттан чыккан кызга:
– Мин сиңа хат язармын əле, Гөлшат, ярыймы, – дип пы-
шылдадым.
– Үзең карарсың, – дип калды кыз. Кайткач, хат язарга уй-
лап йөрдем, тик Гөлшатның фамилиясен белми идем, шул
көйгə ул эш барып чыкмады.
Без Салихҗан агай белəн сыер янына килеп җиткəндə,
малкай һаман ята иде. Агай аны тыңлый торган əйбере
белəн төрлечə тыңлап, авызларын, күзлəрен ачып карады,
бер бəлəкəй шешəдəн кружкасына дару салды, сыерның
башын бездəн күтəртеп, авызына агызды. Аннары шприцла-
рын алып, сыерга укол казады.
– Бер унбиш минут ятсын, аннан кузгатып карарсыз, – диде
дə кайтып китте. Без бер егерме минуттан сыерны иплəп
кенə кузгаттык. Ул торды да əкрен генə атлый башлады.
Татар акылы төштəн соң дигəн кебек, шунда Салихҗан
агайдан нинди чир икəнен сорарга һуш җитмəгəн. Сыерны
мөгезеннəн тартып, артыннан этеп, өченче көн дигəндə
авылга кайтып кердек. Авылга кайткач, бер атна чирлəп ят-
кан да Карга, үлгəн, мəхлук.
Без Əслəм белəн күпме интегеп, ач көйгə тартып, этеп
алып кайткан идек ул сыерны, игелеккə язмаган икəн. Гариф
абзый бездəн барысын да җентеклəп сорашты. Правление
əгъзаларын җыеп киңəшлəштелəр, калган сыерлар белəн дə
шулай бумаса ярар иде дип курыктылар.
– Əллə Бишкурайга Салихҗанга кеше җибəрəбезме,
сыерның нинди чир белəн чирлəгəнен белеп кайтыр иде, –
диде Сарьян карт.
– Ат җигеп, Салихҗанны утыртып, көтүне куып җитеп, бар
сыерларның да тазалыкларын тикшереп чыкканда əйбəт бу-
лыр иде, – ди колхоз рəисе, – но булдырып булмас, хəзер
каян эзлəп йөрисең инде ул көтүне. Ана шул Халикны
җибəреп кайту дөрес булыр. Халик, син ат мен дə иртəгə үк
кит! – диде ул үзенең ярдəмчесенə.
Халик икенче көнне кола тайны атланып Бишкурайга,
Салихҗан агай янына юлланды. Икенче көнне кичкə таба
гына урап кайтты. “Ул сыерның бавыры шешкəн иде. Аны
миндə калдырып, бер-ике ай дəвалыйсы булган, – дигəн
Салихҗан агай аңа. – Мин ни, сездəге врачлар карар дип
уйладым”, – дигəн.
* * *
Һəр заманның үз кыенлыгы, үз җитмəгəн җире. Хəзер бул-
са, Əмирханда кесə телефоны булыр иде. Телəгəн вакыт-
та хəбəр алышып торыр идек. Кирəк икəн, ярдəмгə барып
җитəргə булыр иде. Йə үзлəре якын район үзəгеннəн ярдəм
сорап торырлар иде. Көтүне күрше авыллар белəн бергəлəп
куганда да əйбəт буласы иде дə бит, юк, алар үзлəренең сы-
ерларын икенче якка кудылар: Түрешлəр – Белоруссиягə бу-
гай, ə Күзəй белəн Ахун – Уфага гына.
Хəзер авыл хуҗаларына Əмирхан белəн Вəлинең урап
кайтуларын көтəргə генə калды.

(Дәвамы бар.)

Салават ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ рәсеме.

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (2)
Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: