Барлык яңалыклар
Дөнья бу
16 апрель , 09:17

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (1)

Аптырагач, колхоз рəисе əйтə:– Кояшка карап, көнбатышка таба барыгыз. Гел сорап барыгыз: Ульянов шəһəре кайсы якты, Киев кайсы якта? Украина чигенə кергəч, "Солнечный районы кайда?” дип сорагыз. Сыерларны шул районга тапшырырсыз, сыерларны тапшырганга справка алып кайтырсыз, – ди.

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (1)
Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (1)

Озын юлга əзерлəнү
Фронт СССР чиген үтеп киткəч, ил хөкүмəте Украинаны
аякка бастыру хəстəрен күрə башлады. Шул планның бер
чаткысы безгə дə килеп җитте. Югарыдан килгəн əмер бу-
енча безнең колхоз Украинага егерме баш сыер җибəрергə
тиеш иде. Бу безнең хуҗалар өчен бик зур кайгыга əверелде.
Бердəн, колхозда юньле сыер калмаячак, икенчедəн, ничек
илтергə? Күп уйлый торгач, көтү итеп куып илтергə булды-
лар. Сыерларның иң тазаларын, барып җитəрлеклəрен сай-
ладылар. Ə менə кем алып бара? Берəү дə риза түгел. Үгетли
торгач, “өеңнең түбəсен яңа салам белəн ябып бирəбез”
дигəч, Əмирхан риза булган. Аңа ул чакта яңа уналты тулган
иде. Əмирханга ярдəмче итеп аның икетуган абыйсы Вəлине
күндергəннəр. Тагы ике малайны – мине һəм Əслəмне – ча-
кырып:
– Сез бер утызлап чакрым, ягъни Башкортстанны чыккан-
чы озата барасыз, чөнки башта, беренче көннəрне, сыерлар
кире кайтырга тырышачак, – дип əйттелəр. Безгə хуҗаларның
əйтүе əллə ни түгел, Əмирханнар жəл иде, аларга ярдəм
итəсе килде, риза булдык.
Кəнсəлəргə җыелып, бик озак баш ваттылар бара торган
юл турында. Карта юк. Аптырагач, колхоз рəисе əйтə:
– Кояшка карап, көнбатышка таба барыгыз. Гел сорап
барыгыз: Ульянов шəһəре кайсы якты, Киев кайсы якта?
Украина чигенə кергəч, "Солнечный районы кайда?” дип со-
рагыз. Сыерларны шул районга тапшырырсыз, сыерларны
тапшырганга справка алып кайтырсыз, – ди.
Башкортстанны чыгар өчен Шаранга таба китəргə дип уй-
лаштылар. Кемнең Шаранга барганы бар, нинди авыллар
үтəргə кирəк дип сораштылар. Һəркем үзенекен сөйли, үз
тəкъдимен кертə. Туймазыга таба барырга кирəк дип əйтə
башладылар.
Сугыштан имгəнеп кайткан Хаҗгали абзый да бар иде. Ул
Мəскəүдəн алып Житомирга хəтле сугышып барган да шун-
да кулбашы бик нык җəрəхəтлəнгəн. Хəзер, көянтə күтəргəн
кебек, бер якка бөгелеп йөри.
– Син, Хаҗгали, Мəскəүдəн Украинаның яртысына хəтле
җəяү барган кеше, əйт əле, кайсы авылларны һəм калалар-
ны үттең? – дип сорыйлар аңардан.
– Мин үтүен үттем, иллə авыллар күрмəдем. Авыллар, ху-
торлар бөтенлəй янып беткəннəр. Аларның исемнəрен кем
караган, аның кайгысы булмады бездə, – дип җаваплады
ул.
Озак сатулашкач, дөньяны күп күргəн Сарьян карт əйтеп
куйды:
– Урысның бер мəкале бар, “Язык до Киева доведет”
дигəн, юк өчен көялəнмəгез, табарлар. Шуны гына əйтəсем
килə: сез, улларым, “сездə кояш кайсы турда байый?” дип
белешегез, алар күрсəткəн якка таба барырсыз, аннан зур
шəһəрлəрне сорагыз.
Рəис:
– Сез өйрəтəсез лə ул, ə безнең малайлар ипилек-тозлык
та урысча белмилəр. Менə сез, кадерле агайлар, урысча су-
палыйсыз, берəрегез Əмирханга ярдəмче булып барсагыз
иде,– дигəн булды.
– Булмый шул, без чирек юлны да үтəлмəбез, – диде
Сарьян карт.
– Шул-шул, йə юлда үлəрсез дə, бəлагез булыр. Егетлəр
чос, башкарып чыгарлар, Аллаһы бирсə.
Фазыл абзый сүз алып:
– Җəмəгать, урыс теленнəн укыта торган Маһира сеңлекəш
пусть егетлəрне берəр атна өйрəтеп алсын, иң кирəклесен
генə, – диде.
Рəискə бу бик ошады.
– Иртəгə үк укыта башлаячак. Ə мин үзем, иртəгə Күзəйгə
барып, география укытучысы белəн сөйлəшеп карыйм,
бəлки, картасы бардыр, ул белергə тиеш, кайсы шəһəрлəр
кырыннан үтəргə икəнен,– диде.
Икенче көнне безнең дүртебезне һəм Маһира апаны Гариф абзый чакырып
алды. Маһира апага:
– Син, сеңелем, бу егетлəрне урысча сөйлəшергə өйрəт, алар ерак җиргə, бик
җаваплы эш белəн сəфəр чыгалар, – диде.
– Мин үзем дə урысча юньлəп сөйлəшə белмим, – димəкче булды апа.
– Юкны сөйлəмə – дип, рəис кырт кисте, – син – урыс теле укытучысы. Иң кирəкле
җөмлəлəрне генə өйрəтергə кирəк. Мəсəлəн, “Куда садится солнце?”, “Где город
Киев?”.
– Абый, ə без Украинага бармыйбыз бит, – дидем.
– Юкны сөйлəмə, коль Рəсəйдə яшисез икəн, бер кирəкмəсə бер кирəгер, укырга
йөрисез – и все! – дип, өзеп куйды Гариф абзый. Аннан ул татарча төрле җөмлəлəр
əйтə башлады, ə Маһира апа яза барды. Шуннан без мəктəпнең бер бүлмəсенə
кереп, урысча сөйлəшергə өйрəнə башладык.
Маһира апа җөмлəлəрне укый:
– Сорыйсыз болай: “Нам нужно идти в Солнечный район, который в Украине”.
Икенче җөмлə – “Көнбатыш кайда, кояш кайда байый?”
Ул бу җөмлəне үзенчə “Где запад, куда солнышко садится?” дип, урысчага
əйлəндерде. “Продай хлеб или сало”, “Как реку перейти?”, “Помоги, корова забо-
лела” дигəннəрне дə өйрəндек.
Без шулай бер атна урысча өйрəнеп йөрдек. Кичлəрен кызлар янына баргач,
үзебезнең белгəн сүзлəрне кыстырып, урысча сөйлəшəбез. 
Гариф абзый күрше Күзəй авылыннан кайткач безне тагын җыйды да, кесəсеннəн
бер кəгазь чыгарып:
– Менə монда нинди шəһəрлəр кырыннан үтəргə кирəклеге күрсəтелгəн.
Шəһəрнең үзенə якын килмəгез, – диде.
“Сəвəде – Туймазы – Бөгелмə – Мəлəкəс – Ульяновск – Пенза – Тамбов –
Воронеж – Солнечный район – Харьков” дип язылган иде анда. Бу маршрутны
алар Күзəйнең география укытучысының иске картасыннан күчереп алганнар.
Рəис Маһира апага карады да:
– Нəрсə, егетлəр урысчага өйрəнделəрме? – дип сорады.
– Нишлəп өйрəнмəсеннəр ди, сез сорау биреп карагыз, белерсез ничек
сөйлəшкəннəрен.
– Əмирхан улым, сыерың чирлəсə нишлисең, əйдə, сөйлəп бир əле.
– Минме, мин, Вəлине сыерлар кырында калдырам да, үзем якындагы авылга
ярдəм сорап китəм.
– Юк, якын авыл мужет безнең Ярдəм кебек бəлəкəй булырга, мужет анда врач
та юк, чурт та юк. Син, еракмы-түгелме, зур авылга йөгерергə тиешсең. Зур авылга
килдең ди, шуннан нишлисең?
– Мин кем очрый, шуңа “корова балит, помоги”, дип əйтəм.
– Дөрес түгел, сиңа ул кеше ярдəм итəлми, син “где ветеринарный врач” дип
сорарга тиеш.
– Мин “ветеринарный” дигəн сүзне əйтəлмим.
– Алайса, “где скотину лечат, скажи пожалуйста”, дип сорарга кирəк.
Гариф абзый:
– Юк əле, егетлəр өйрəнеп бетмəгəннəр, тагын бер-ике көн заниматься итегез,
– дип, чыгып китте.
Без тагын тотындык урысча өйрəнергə.
* * *
Бер-ике көннəн безне тагын җыйдылар.
– Əйдə, үтегез, егетлəр, тагын бер мəсьəлəне чишəсе бар, – диде Гариф абзый.
– Монысы ашау мəсьəлəсе. Сез, егетлəр, ничек уйлыйсыз, башта сезне тыңлап
карыйк.
– Безгə ни, күп итеп акча бирсəң, башка əйбер кирəкми, – дип шаяртып алды
Вəли.
– Акча кеше башына бишəр йөз, колхоз кассасында башкача акча юк. Аллаһы
бирсə, исəн-аман барып җитсəгез, бу акча сезгə кайтканда кирəк булыр, билетка-
мы, ашаргамы, үзегез карарсыз. Ибрай абзый ни əйтер?
– Мин ни, сыерлардан башлар идем. Əле май ае гына, алар шул үлəн ашый-
ашый барып җитəрлəр инде.
Аның сүзен бүлеп, рəис:
– Мин җигүле ат та бирер идем, но бит безнең Украинадан урап кайтырлык ат
юк. Ат ул үзе бер бəла булачак, – диде.
Ибрай абзый тагы:
– Мин əйтəм, анда савардай ике генə сыер – Акбаш белəн Бурьян гына бар,
саудырсалар əле. Калганнарында юньлəп сөт юк, и алар егетлəрдəн саудыртмая-
чаклар да. Иң мөһиме, сез, малайлар, сыерларны кыйнамагыз, алар болай да чит
якка китəлəр, – диде бригадир. Тавышына караганда, ул сыерларны бик жəлли
иде шикелле. – Малайларга хəзинəдə барын бирергə кирəк, – дип тə өстəде.
Рəис склад мөдире апага төбəп:
– Гайшə, син нəрсə тəкъдим итəсең? – дип сорады.
– Мин бернəрсə дə тəкъдим итмим, складта нəрсə барын
гына əйтəм. Бераз борчак, бераз тары ярмасы, бер-ике чилəк
арыш оны бар – ясле балаларының ризыклары.
– Аңлашылды. Алайса болай эшлибез: сез, малайлар,
бер чилəк борчак һəм бер чилəк тары ярмасы аласыз.
Мин, əлбəттə, күбрəк тə бирə алам, тик аны ничек күтəреп
йөрерсез соң?
– Юк, башка кирəкми, безгə шул сыерларны илтеп
җиткерергə генə, ə кайтканда үлəн булса да ашап кайтыр-
быз, – диде Əмирхан.
– Алай димə, “азыклы ат арымас” дилəр, азыкны мул
алыгыз, борчак белəн тары ярмасын ике капчыкка салып
бəйлəгез дə “Акбаш”ның сыртына атландырып салыгыз. Ул,
мəхлук, алып барыр, көчле ул, былтыр берүзе бер сабанны
сөйри иде, – диде Ибрай абзый.
– Гайшə, егетлəргə тагы икешəр кило арыш оны бир,
əнилəре юлга ипиме, кəлҗемəме пешерсен. Ел да бодай
үстерəбез, онын күргəнебез дə юк. Бодайны токтан келəткə
дə керттереп тормыйлар, турыга элеваторга озаттырталар,
нишлисең бит, елы шундый, сугыш бара, – дип уфтанды
Гариф агай.
– Егетлəр, иртəгə капчыклар алып, сəгать сигезгə складка
килегез, – диде дə Гайшə апа, Гариф абзыйга карап алды,
– нəрсə, егетлəргə ярты кило булса да бал да бирик инде,
былтыргы бал əзрəк бар бит, – дип өстəде.
– Өстəгелəр килсə, нəрсə белəн чəй эчерербез?
– Нигə, анда чəй эчəрлек кенə калыр əле.
– Алайса бир, банкага салып бир, алар чəйнек һəм кружка-
лар алалардыр бит, чəй эчəрлəр.
– Əлбəттə, чəйнеклəр алабыз, – диде Вəли.
Без кəнсəлəрдəн чыктык та Əмирханнарның капка төбенə
килеп утырдык. Ике көннəн китəргə, диделəр, ул җомга көне
була. Иртəн иртүк кузгалырга уй кордык. Əмирхан белəн
Вəли ике чыбыркы, ике таяк əзерлəп куйдылар. Чəйнекне,
кружкаларны, кашык ларны əнилəр əзерлəгəн иде инде.
– Əмирхан, сез пычак онытмагыз, чакматаш, филтə алы-
гыз, ут ягарга кирəк булыр, – дидем мин.
– Минем хатын, – ди Вəли, – барысын да əзерлəде инде.
– Иртəгə əзерлəнегез, хəл җыегыз, берсе көнгə таң белəн
күрешербез, – диде Əслəм.

(Дәвамы бар.)

Автор турында.

Ким Ямалиев 1928 елның 18 декабрендә Үзбəкстанның Кəттə-Курган шəһəрендə, укытучылар гаилəсендə туган. Əти-əнисе озакламый үз туган якларына күчеп кайтырга карар кыла.
Җиденче сыйныфны Ким Бүздəк районының Сəвəдебаш мəктəбендə тəмамлый. Күзəй урта мəктəбендə укый башласа да, аңа укуны ташларга туры килə. Чөнки, əтисе һəм абыйсы фронтка алынгач, алты баланы тəрбиялəү əнкəлəре Рабига өстенə кала. Төрле урыннарда эшлəп алган яшүсмердə белемгə омтылыш көчле була. Ул Бəлəбəй Авыл хуҗалыгын электрификациялəү техникумына укырга керə, армиягə алына, анда урта мəктəп тəмамлый. Хəрби хезмəттəн кайткач Свердловск шəһəрендəге Урал дəүлəт университетының физика факультетына керə. Мəскəүдə аспирантура үтə.
Ким аганың 70 елга якын ел хезмəт стажы бар. Шуның 61 елы фəнгə багышланып, 38 елы Уфадагы Энергия ресурсларын транспортлау проблемалары институтында үткəн.
Хəлəл җефете Тəскирə Гаделша кызы палеонтолог булып эшлəгəн. Уллары Рəмил Мəскəүдə ВГИК (Бөтенрусия дəүлəт кинематография институты) тəмамлаган, Наил Мəскəү дəүлəт физика-техника институтында белем алган, физика-математика фəннəре кандидаты.
Техник фəннəр докторы, профессор, нефтьчелəрнең академик И.Губкин исемендəге премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган фəн эшлеклесе Ким Мəсгуть улы Ямалиев – бар күңеле белəн əдəбиятка гашыйк кеше иде. Аның үзнəшер юлы белəн чыгарган ике  дистəлəп китабы бар. Шигырьлəре туган якка, аналарга, яшəешкə мəхəббəт хисе белəн сугарылган, фəлсəфи уйлануларга бай. Чəчмə əсəрлəренə юмор, маҗаралылык хас. 
Ким ага 2012 елның 8 мартында Уфада вафат булды.

Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (1)
Ким ЯМАЛИЕВ. Көтү сукмаклары. Булган хәл (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: