Барлык яңалыклар
Дөнья бу
8 апрель , 09:28

Һәр баланың әнисе – иң кадерле кешесе

Әни һәрвакыт әйтә килде: “Эшләгән эшегез миңа булса, өйрәнүегез үзегез өчен. Эшләгән эшегезне җиренә җиткереп эшләгез”...

Һәр баланың әнисе – иң кадерле кешесе
Һәр баланың әнисе – иң кадерле кешесе

“Тулпар” журналының “Бәйләнештә” (“ВКонтакте”) төркемендә (https://vk.com/club147944323) “Әнием-бәгырем” фотоконкурсы үткәрелгән иде. Иң күп тавыш җыеп чыгучы хакында журналда язма бирергә вәгъдәләгән идек. Конкурста җиңеп чыккан Кәримә апа Кәримованың кызлары Венера һәм Илмира язып җибәргән  җылы ихлас мәкаләне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

 Безнең газиз әниебез – Кәримә Лотфрахман кызы Кәримова бүгенге көндә Стәрлебаш районының Яңгырчы авылында гомер итә. Авылыбызның 400 елдан артык тирәнлектәге тарихы бар. Яңгырчы авылы элек Өршәк суының башланган урыныннан ерак түгел, аның сул як ярына утырган булган, шуңа күрә “Яңгырчы-Өршәкбаш” дип аталган. Аксакаллар сөйләвенә караганда, беренче йортны төзүче Яңгырчы карт булган. Революциядән соң авыл “Яңгырчы” дип кенә йөртелә башлаган. Соңрак халык елга буйлап аскарак, уң як ярына күчә башлаган. Менә шундый бик матур урында, ике тау арасына урнашкан безнең туган авылыбыз.

 Әниебез 1938 елның 23 ноябрендә Стәрлебаш районының Әмир авылында Сәхипҗамал һәм Лотфрахман Халиковлар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга туа. Балачагы Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Картәтиебез Лотфрахман 1941 елда сугышка китеп эзсез югалган. Картәниебез берсеннән-берсе бәләкәй сигез бала белән тол калган.

Әниебез бу чор хакында болай дип хәтерли: “Әмир авылында җиделлык мәктәпне бетереп, Стәрлебашка 8нче сыйныфка укырга бардым. Аякта – чабата, өстә – бишмәт, җәяү йөрибез укырга. Сыйныф җитәкчем Әнисә апа Мәхмүтова бик игътибарлы, ярдәмчел булды. 9нчы сыйныфта укыганда Стәрлебашта медсестралар курсы ачылды. Мин шунда укырга бардым. Өч ай укыганнан соң имтихан бирдем һәм мине практикага алып калдылар. Укол, перевязка ясарга, банка салырга өйрәттеләр. Шәфкать туташы эшен яхшылап өйрәнгәч, мине туган авылыма эшкә кайтардылар. Ул заманда Стәрлебаш районы дәваханәсенең баш табибы Вафир абый Сәйфетдинов иде. Бу вакытта халык арасында трахома, корчаңгы һәм башка чирләр бик таралды. Шул чирләр белән медицина уңышлы көрәште. Аллагуат, Айтуган авылларында эшләргә туры килде. Шуннан мине 1961 елның гыйнварында Яңгырчы авылына эшкә җибәрделәр”.

 1962 елның мартында ул Яңгырчы авылы егете Гали Габделвәли улы Кәримовка кияүгә чыга. Әтиебез “Урал” колхызында автомеханик булып хаклы ялга чыкканчы эшләде. Колхозда булган һәр техниканы яхшы белә, ватылганын җайларга кулыннан килә иде. Ерак төбәкләргә командировкаларга да еш йөреде. Кызганычка каршы, 2011 елда вафат булды. Ул киң йомшак күңелле, олы йөрәкле кеше иде.

 Әниебез үзенең сайлаган һөнәренә тугры калып, 32 ел буе шәфкать туташы булып эшләде. Ул вакытта биш авылга бер медпункт булган. Яңгырчы, Каранай, Гөлем, Ирекле, Яшел күл авылларына күп вакыт җәяү йөреп эшләргә туры килгән. Әлеге көндә дә аның хезмәтен искә төшереп, рәхмәт әйтүчеләр күп.

 Әниебез белән әтиебез тату гаилә корып, төп нигездә өй салып, биш бала тәрбияләп үстерделәр. Безне тәрбияләүдә, әлбәттә, Маһисәрвәр һәм Сәхипҗамал картәниләребезнең өлеше зур булды. Әти белән әни картәниләребезне тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Иңгә-иң терәп, 49 ел тату гомер иттеләр.

Аллаһыга шөкер, әти-әни кочагында без, дүрт кыз һәм бер малай – Нәфисә, Әлфия, Илдус, Венера, Илмира – рәхәтлектә иркәләнеп, шау-гөр килеп үстек. Һәркайсы үз гаиләсе белән балалар тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә әниебезнең сигез оныгы, сигез оныкчыгы бар.

Безнең әни бик тырыш, җитез, уңган, тәвәккәл, гадел кеше. Һәрберебезне бәләкәйдән үк йорт-кура эчендәге эшләргә җәлеп итә иде. Һәр эшнең рәтен-чиратын аңлатты. Өй җыештыру, ризык әзерләү, камыр ашлары пешерү, тегү, чигү, оекбаш, бияләй, шәл бәйләү серләренә өйрәтте. Шул ук вакытта, мал-туар, кош-корт карарга, бакча үстерергә төшендерде. Олы яшьтә булуына карамастан, әле дә бакча үстерә. Бакчабызда җиләк-җимеш, кавын-карбыз, яшелчә  мул уңыш бирә. Шулай итеп, гаиләдә безгә хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләделәр. Әни һәрвакыт әйтә килде: “Эшләгән эшегез миңа булса, өйрәнүегез үзегез өчен. Эшләгән эшегезне җиренә җиткереп эшләгез”.

 Әниебез әдәби әсәрләр укырга ярата. Бигрәк тә шигырьләрне хисләнеп укый. Аның яраткан шагыйрьләре – Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин. “Тулпар” , “Диләфрүз” журналларын күп еллар инде һәрдаим укып бара.

Безнең һөнәр сайлавыбызда әти-әниебезнең йогынтысы зур. Һәркайсыбызны белемле, һөнәрле итәргә тырыштылар, шуңа да файдалы һөнәрләргә ия булдык.

 Безнең әни талантлы кеше дә әле. Авыл клубында Яңа ел кичәләрендә, 8нче март бәйрәменә багышланган “Ягез әле, хатын-кызлар” конкурсларында катнашып, гел призлы урыннар ала иде. Бу эшләр белән генә чикләнмичә, үзлегеннән умартачалык серләрен өйрәнеп, хаклы ялга чыккач, озак еллар умарталар үрчетте.

 Әниебезнең Әминә картәнисе заманы өчен бик укымышлы кеше буларак, оныкларына кечкенәдән үк догалар өйрәткән. “Алты яшьтә белгән – алтмышта да онытылмый”, дигәндәй, күпме еллар үтүенә карамастан, күңелендә шул догаларны саклап килеп, әниебез дин тота башлады. Бүгенге көндә уразасын, фарыз намазларын – берсен дә калдырмый. Йортыбыз тагын да якты нурга күмелде. Җайлап кына безне дә, оныкларын да дин серләренә өйрәтә килә.

 Безнең әни үзенең һәм әти яклап туганнар арасында иң өлкән кеше буларак, барыбызны туплап тора. Мөмкинлекләре булганда, бәйрәмнәрдә бик еракларда яшәүче туганнар да килеп хәлен беләләр. Мәсәлән, Мәскәү, Сочи, Салават, Уфа, Екатеринбург шәһәрләреннән Казахстаннан безнең йортта еш кына кунаклар була.

 Кадерле әниебезгә 85 яшь тулды. Без аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларына, оныкларына, оныкчыкларына көч-куәт, үгет-нәсыйхәт биреп, олы терәк булып, озак еллар яшәвен телибез. Алдагы көннәрдә дә әниебезнең догалары белән тыныч тормышта яшәргә насыйп булсын.

Стәрлебаш районы.

 

 

Һәр баланың әнисе – иң кадерле кешесе
Һәр баланың әнисе – иң кадерле кешесе
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: