Барлык яңалыклар
Дөнья бу
8 апрель , 20:37

Мөнир ВАФИН. “Яр буенда ялтырап ят!”

Мин, нечкә күңелле кеше буларак, кармакка эләккән балыкның күзгә карап кычкыра-кычкыра җан бирүен һич кенә дә күтәрә алмыйм.

Мөнир ВАФИН. “Яр буенда ялтырап ят!”
Мөнир ВАФИН. “Яр буенда ялтырап ят!”

Мин  балыкчы түгел. Үз гомеремдә бары берничә тапкыр гына балык тотып карадым. Башкача бу шөгыльгә вакытым да, мөмкинлегем дә җитмәде. Шулай да балыкчыларга сокланып карыйм. Һичьюгы аларның үзара җыелып, шешә корытуларына булса да. Мин үзем, нечкә күңелле кеше буларак, кармакка эләккән балыкның күзгә карап кычкыра-кычкыра җан бирүен һич кенә дә күтәрә алмыйм. Балык кычкырмый, дисездер, кычкыра ул, аны ишетүчеләр генә сирәк. Табигатьтә балыклар гына түгел, чәчәкләр дә, үләннәр дә, барысы да җанлы...

Шулай да, балык тотарга яратмасам да, балык ашларын үлеп яратам. Әлбәттә, аларны кибеткә чыгып “тотам”. Ә балык тоту, иленә карап, үзе бер сәнгать икән. Миңа Германиядә яшәүче бер танышым баш җитмәслек хәлләр турында сөйләде:

– Мин үзем, синнән аермалы буларак, Русиядә балык тоту белән хроник авырый идем. Балык тоту өчен бездә проблемалар юк иде. Германиядә яши башлагач, чәчләр үрә тормалы тәртипләр белән очраштым. Баксаң, моның өчен махсус курсларда укырга, таныклык алырга, салымнар һәм взнос түләргә, башка күп кенә  кагыйдәләрне үтәргә кирәк икән.

Русия кешесе буларак, башта мин качып кына балык тотып карадым, ләкин тотылган очракта җаваплылыкның  каты икәнлеген искә алып, канун буенча эш итәргә булдым. Мюнхенда берничә ай телне ныгытканнан соң, “Мюнхен балыкчысы” исемле оешмага бардым. Мине теркәп, махсус курсларга яздылар. Анда мин өч ай буе балык тоту серләрен өйрәндем. Әлбәттә, аның өчен  акча түләргә туры килде. Ул сезнең акча белән ун мең сум тирәсе була. Өч ай укыганнан соң, имтихан тапшырдым. Бу Русиядәге Бердәм дәүләт имтиханыннан күпкә катлаулырак. Анда сулыкларда көн күрүчеләр, балыкларның чире, су өстендәге һәм астындагы тереклек, юриспруденция буенча имтихан бирдем.

Шуннан соң махсус кием сатып алдым. Баштанаяк махсус киемгә төрендем. Шулай итеп, мин канунлы балыкчыга әйләндем.  Кибеткә барып әллә күпме җайланмалар: батыргычлар, алдавыч җимнәр, фонарьлар, пычак-пәкеләр, кармаклар  сатып алдым. Ул гына да түгел, махсус келәшчә һәм линейкада алырга, туры килде. Линейка – 40 сантиметрдан кечерәк балыкны җибәрү, келәшчә андый вак балыкларның тәннәренә зыян китерми генә кармактан ычкындыру өчен кирәк.  Сатып алган әйберләрем сезнеңчә алты мең сум тирәсе булды.

Балыкның рөхсәт ителгәнен  генә тотарга мөмкин. Аның да 40 сантиметрдан озынрак булганын. Кечерәк балык эләксә, махсус келәшчә белән иренен ертмый гына ычкындырып суга җибәрәсең, тоткан балыкның зурлыгын һәм нинди төргә каравын, кайсы сулыктан тотуыңны махсус кенәгәгә язып куясың. Аларның кайсы төргә каравын ачыклау өчен махсус китап йөртәсең. Анда балыкларның төсле рәсемнәре һәм белешмә бирелгән. Тоткан балыкны өйгә тере килеш алып кайтырга да ярамый. Аның өчен махсус чүкеч сатып аласың. Тере балыкны шул чүкеч белән башына сугып үтерергә кирәк.

Немец халкы юләр түгел. Дөньядагы “Порше”, “Бентли”, “Мерседес”, “БМВ”, “Ауди” кебек иң шәп машиналарны җитештерә алган ил мондый балык тоту кагыйдәләрен юкка уйлап чыгармаган. Балыкчыларның мәгълүматлары компьютерга кертелә. Аның буенча кайда нинди балык яшәве, аларның яше, зурлыгы, саны билгеләнә. Шулар нигезендә сулыкларга вак балыклар җибәрелә. Алар безнең взнослардан сатып алына. Менә шулай итеп, немецлар бездәге кебек табигатьне корыту түгел, ә аны яклау, карау белән шөгыльләнә.

Балыкчылар җәмгыяте  елына берничә тапкыр  өмәләр оештыра. Анда сулыкларның тирә-ягын чистартабыз. Балык шулпасы пешереп, мәзәкләр сөйләшеп, җырлашып күңел ачабыз. Ел ахырында балыкчылар җәмгыятенең утырышы уза. Анда ел буе җыелган документларыңны тапшырасың, киләсе елга яңасын аласың. Утырышта балык тотуга, табигатьне саклауга кагылышлы яңа кануннар белән таныштыралар. Ел барышында иң зур балык тотучыны тәбриклиләр. Менә шулай, балык тоту Германиядә үзе бер сәнгать.

Русиядә тишек казнаны тутыру өчен халыкның кесәсен тазарту кануннары чыгып кына тора. Бердәнбер көнне бездә дә балык тоткан өчен штрафлар, зур салымнар кертелүе бик ихтимал. Тик аларның табигатькә ярдәм итү өчен булуы шикле.

 

Башкортстан ГИБДДсы фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: