Барлык яңалыклар
Дөнья бу
22 март , 09:59

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (21)

Бу минем өчен зур сабак булды. Нидер сөйләр алдыннан тәүдә ныклап уйларга кирәк икәненә төшендем. Шифоньер-себерке вакыйгасын бервакытта да онытмадым.

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (21)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (21)

(Дәвамы.)

300 данә себерке
Көннәрдән бер көнне редакциягә Чакмагыш район финанс бүлегенең ревизоры
Ирам ага Сабиров килде һәм бездәге бухгалтерның язуларын тикшерә башлады.
Гөлбостан апа белән бер бүлмәдә булгач, ревизиянең барышы безгә дә билгеле иде.
Редакторыбыз бар эшне дә белүче, искиткеч намуслы дип әйтеп киткән идек.
Исәп-хисап эшләрендә ул бервакытта да хилафлык кылмады. Шулай да чокына
торгач, ревизор редакциядә финанс тәртибен бозуны
тапкан бит. Ул бухгалтерга болай дип белдерде:

– Сез универмагтан 300 данә себерке сатып алгансыз.
Бер себерке 20 тиен тора. Сез барлыгы 60 сум акча сарыф
иткәнсез. Ни өчен бу кадәр себерке кирәк булды сезгә?
Ул себеркеләрнең ничәсе тузды, ничәсе исән, алар складта
сакланамы? Тузган себеркеләргә акт яздыгызмы?
Шулчак минем тиктормас телем әйтеп салмасынмы?!
–  Нинди себерке булсын инде, себерке дип язып,
редакциягә шифоньер алынды бит.
Ул чагындагы финанс законнары буенча бюджет
учреждениеләренә кулдан акча түләп, бары тик өч сумга
кадәр генә әйбер алырга ярый иде. Өч сумнан артса, бу инде финанс тәртибен бозу
булып исәпләнде.
Шул ук вакытта редакциягә шифоньер да кирәк иде. 60 сумлык шифоньерны
300 данә себерке дип язарга туры килгән.
Ревизор бу фактны үзенең актында язды, бухгалтерны искәртергә, диде.
Ул киткәч, Гөлбостан апа бар ачуын миңа чыгарды:
–  Мин сезнең өчен уңайлы булсын дип шифоньер алдым. Арытаба алырмын
менә мин сезгә! Теленең кисәрлек нәстәкәй. Нигә аны лыкылдап утырасың?
Бу минем өчен зур сабак булды. Нидер сөйләр алдыннан тәүдә ныклап уйларга
кирәк икәненә төшендем. Шифоньер-себерке вакыйгасын бервакытта да онытмадым.


Учка сыйган плащ
1960 еллар уртасында болонья плащлар модага керде. Аның эшләнә башлаган
җире Италиянең Болонья шәһәре дип сөйлиләр иде. Синтетик тукымадан эшләнгән
бик юкка материалны тәүдә төрле техник максатларда, әйбер төрүдә файдаланган-
нар. Аннары кием-салымга туймаган илләр өчен плащ-курткалар тегә башлаганнар.
1966 елда Уфада мин дә бик матурын, диңгез төслесен сатып алдым. Чакмагышка
кайткач, бик тыгыз итеп төрдем һәм учыма кысып, гәзитнең җаваплы сәркәтибе
Мәсрүрә Мостафина янына кердем.
–  Мәсрүрә апа, котларга мөмкинсез, мин үземә бик шәп плащ сатып алдым.
–  Кая? – ди ул.
–  Менә, –  дип учка сыеп беткән плащны күрсәттем.
–  Кит инде, шаяртмагыз, плащ бит ул кульяулык түгел, учка сыеп бетми.
–  Техник прогресс заманы бит. Учка сыйган плащлар да була икән, - дим.
Учымны ачып, төргәкне сүтеп җибәрдем. Мәсрүрә апа шаккатты, плащны
тотып, кулы белән сыйпап карады. Мин яздан-көзгә кадәр ул плащны киеп йөрдем.
Шул чорда бу товар Чакмагышка да кайтты. Аны киючеләр күбәйде. Озак та
үтмәде, Мәсрүрә апа да заман киемен алып киде.
Берничә елдан болонья плащлар модадан чыкты. Ак плащлар кия башладык.

Кемнәрне тешләргә?
Рифир абый Мөхәммәтов белән без озак еллар “Игенче” гәзите редакциясендә
бергә эшләдек. Ул үз эшен яхшы белүче, уңган, булдыклы кеше иде. Район
тормышыннан кызыклы вакыйгалар, тапкыр сүзләр сөйләргә дә ярата иде.
Шундыйларның берсе хәтердә калган.
–  Безнең авылда бер агай бар иде. Көннәрдән бер көнне аны котырган эт
тешләгән. Ул чагында авылда фельдшер пункты ачылмаган, врачка бару, укол ка-
дау мөмкинлеге юк иде. Эт тешләгән урынны аракы белән юып төшергәннәр дә
бәйләп куйганнар.
Күршеләрендә бик шаян бер егет яши икән. Ул тегенең хәлен белергә кергән
дә: «Болай булгач, син котырасың инде, Ходай ярдәм бирсен дип», –  абзыйның
күңеленә шом салган. Эт тешләгән абзый мондый сүзгә нык борчылган. Аннары
тынычланган. Бу хәлне үз файдасына борырга уйлаган.
–  Ярый алайса. Котырсам, Алла боерса, иң башта күршедә яшәүче Мәкасимне
тешлим. Начар кеше ул. Мин эчеп кайтып, өйдә тавышлана башласам, хатыным
гел аны алып керә. Ул бик көчле, мин дулаганда озын куллары белән кочаклап ала
да, беркая да җибәрми. Кайчагында авырткан җиремә төртеп та ала.
Икенче күршем Габделхайны да тешләргә кирәк. Бигрәк саран кеше. Үткән
атнада балта сорап кергән идем, бирмәде. Аптырагач, үземнең балта белән нык
ботаклы агачны юынырга туры килде. Балтам чыршы сагызына батып, үтмәсләнеп
бетте.
Кодам Гайнетдинне дә тешләрмен, Алла боерса. Очрашкан саен мине тирги.
Эчеп йөрисең, мал кадере белмисең, булган акчаңны аракыга бетерәсең, ди.
Бетерсәм соң, аның акчасы түгел бит, үземнеке.
Хатынны җиңел генә тешләргә кирәк. Ныклап котырмасын, югыйсә өйдәге
эшләрне мәшәкатьләрне кем алып бара?
Тагын да кемнәрне тешләргә икәнен ныклап уйлармын әле. Бу форсаттан
файдаланып калырга кирәк. Барлык яратмаган, үч тоткан кешеләремә өлеш
чыгарырмын, Алла боерса. Мин генә түгел, алар да котырсын.

(Дәвамы бар.)

Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (21)
Хәйдәр БАСЫЙРОВ. Гөл чәчеп җиргә (21)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: